Чирмешән
Зелпе,
без синең белән! Держись!
Монда мин, мондааааа....
Сезне укып барам. Язарга вакыт юк. Эш күп. Газ кертеп маташам, эшкә чабам, бәрәңге алам, ирем белән больница юлында чабам... Я Раббым,яягымны сузмасам ярый инде.
Асия, читтә йөрмә. авылга кайт!!!!!!!
АааааУууууу!
Ә мин бүгенге районкада быел безнең укып бетерүчеләрнең 62%ты югары уку йортларына кергәннәр дигәнне укыдым. Бер караганда әйбәт тә шул:әмма син дә мулла ,мин дә мулла, атка печән кем сала булмагае.Әти-әни мескен тырыша инде түләп булса да укытмакчы була.Аларның яртысы я юрист,я экономист-укып бетергәч эзлә син эш,алар б/н дөния тулы.
1 нче сентябрьдэ кулыма очраклы рэвештэ \"безнен чирмешэн\" (татар телендэгесе)газетасы килеп керде. Карасам, матур гына бер кыз \" Букварь\" китабы тотып тэшкэн. Нигэ дип, татар газетасына авыл баласынын \"Элифба\" белэн тэшкэн сурэтен куярга ярамады микэн?Э узебез хаман татар телен устерик дигэн булабыз...
Кэминкэлэр суган саталар,вакытлары юк пока,октябрьдэ шалтыратырсын
Сэлам якташлар, кэминкэлелэр! Хэллэрегез ничек? Берегезне очратып булмый, кайда йорисез сез? Эйдэгез, хэбэрлэшеп торыйк!
Якташлар - мөгаллимнәр,тәрбиячеләр,балалар,әти-әниләр - барыгызны да яңа уку елы башлану белән котлыйм! Укытучыларга сабырлык,түземлек,балаларга тел ачкычлары "5" леләрдән генә торган көннәрнең күбрәк булуын,әти-әниләрнең балалары өчен бары шатланып кына яшәүләрен телим!Беренче тапкыр беренче класска баручы дусларга аерым ЗУР СӘЛАМ!
Уку башлана.балаларга исэнлек-саулык, яхшы гына, укытучыларны тынлап тэртипле булуларын телим.
Иртэгэ эшкэ. Погода бозылырга тора кебек.Жэмэгать нинди эшлэр кырдыгыз?Ял итеп булды кебиме?Узем кыяр тозлыйм эле.Тэмле, сыналган рецептларыгызны языгыз эле,кэбестэ дэ элгерэ,авырсынмасагыз диюем.
Аууу Чирмешәннәр кайда сез ,бәрәңге аласызмы дияр идем бәрәңгесе юк дәрәҗәсендә.Бәйрәмне нишләп туктаттылар икән ,белмисезме?
Килэчэк ял кэннэре белэн.
шайтан таягы,
Главага безнен Якты-Тау халкы да бик рәхмәтле.
Газ керде инде күптән.
Мәңге булмас инде бездә асфалҗт юллар -дип уйлаган идек. Мәскәүдән, Себердән кайтып машиналарны Кадида калдырып кайталар иде. Ике бала, зур сумкалар күтәреп саздан җәю кайткан чаклар бар иде. Булды АСФАЛЬТ ЮЛ, автобус та йөри бугай. Чишмәләрне дә ясатты . Биииик рәхмәтле без аңа.
Аның урынында булсагыз сез дә шулай талар идегез.
Районда барысы да начар дип әйтмәс идем.Газ кергән, һәр авылга асфальт юлдан кереп була.Чирмешән иске абзарны хәтерләткән балчыктан сылап төзелгән иске йортлардан яналарга күчеп бетте дияргә була.Менә дигән мәктәплэр,культура йорты,больнисыбыз бар.Болар барысы да главаның нефтьчеләрдән кергән акчаның саллы өлешен районда калдыру,депутат буларак,Госсоветта бюджет бүлгәндә райлнга яхшы ук калҗа каеруы нәтиҗәсе.Ашаган белми -тураган белә,диләр.Моңа кадәр райком секретарьлары гел читтән булды,халык өчен хәзерге глава кебек җиң сызганып эшли алмадылар бит!Һәр ялтыраган алтын түгел.Главаны үтереп мактарга җыенмыйм.Авылларда эшсезлек,хуҗасызлык,җимереклек хөкем сөрә.Самара ягыннан халыкны чебен кебек кыручы арзанлы суррогат аракысы әле дә,Чирмешән елгасы хәтле үк булмаса да,Тансык чишмәсе суы кадәр генә ага әле...
Боларны бергә тырышканда гына җиңеп була.Уйланыйк әле,якташлар!
- << Первая
- < Артка
- 753
- 754
- 755
- 756
- 757
- 758
- 759
- 760
- 761
- 762
- 763
- 764
- 765
- 766
- 767
- 768
- 769
- 770
- 771
- 772
- 773
- 774
- 775
- 776
- 777
- 778
- 779
- 780
- 781
- 782
- 783
- 784
- 785
- 786
- 787
- 788
- 789
- 790
- 791
- 792
- 793
- 794
- 795
- 796
- 797
- 798
- 799
- 800
- 801
- 802
- 803
- 804
- 805
- 806
- 807
- 808
- 809
- 810
- 811
- 812
- 813
- 814
- 815
- 816
- 817
- 818
- 819
- 820
- 821
- 822
- 823
- 824
- 825
- 826
- 827
- 828
- 829
- 830
- 831
- 832
- 833
- 834
- 835
- 836
- 837
- 838
- 839
- 840
- 841
- 842
- 843
- 844
- 845
- 846
- 847
- 848
- 849
- 850
- 851
- 852
- Алга >
- Последняя >>