поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Актаныш

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№48336 / 12.07.2012 20:50:44

ВАЗ-21150 тел.89274558415

№48333 / 12.07.2012 19:38:25

Куплю 2х комнатную квартиру 89053730526 срочно!

№48332 / 12.07.2012 19:27:47

Безнең кызларга читтә ни калган?
"Ватаным Татарстан"ның тугры укучылары Гөлгенә Лотфуллинаны хәтерли булыр. Газетаны тартып барган хез­мәттәшебез 2005 ел ахырында көтмәгәндә (һәрхәлдә, без көтмәгәндә булды бу) АКШка кияүгә чыгуы турында хәбәр итте. Хәзер инде ул ике-өч елга бер мәртәбә туган якларына кайтып китә. Быел да җиләкле һәм Сабантуйлы июнь аенда Азнакай районы Әсәй авылында кызы Камилә һәм улы Данил белән кунак булды. Китешли, редакциябезгә дә кереп, хәлебезне белештеләр. Чәй янында исә менә инде җиденче ел МакКолл фамилиясен йөрткән, "һ" авазын американнарча киң итеп әйтә башлаган каләмдәшебез белән җитди темага әңгәмә кордык. Безнең ил кызларының ни өчен чит илгә кияүгә чыгып китүләре, аларны АКШта нәрсә көтүе һәм... американнарның ни сәбәпле өйгә урам аяк киеме белән кереп йөрүләре турында сөйләштек без.

– Кушма Штатларга киткәнче һәм анда инде алты ел торып, аның гражданына әверелгәч, бу ил турында фикерең ничек үзгәрде?

– Беренче килгән кешегә ул бик чиста, матур, бөтен яктан җи­теш ил булып күренә. Ә инде тора-тора, кимчелекле яклары да күзгә ташлана. Медицина өлкәсе – шуларның берсе. Табиб хезмәтләре анда түләүле. Түләүле генә түгел – бик кыйммәт. Мәсә­лән, теш куйдырырга туры килде, ди. Медицина иминиятенә ия булмасаң, сиңа хастаханә җи­бәр­гән хисап буенча ике мең дол­ларга кадәр түләргә туры ки­ләчәк. Бер теш өчен! "Страховка"ң булса, иминият ширкәте, хастаханә белән сатулашып, шушы түләүне төшерә, ягъни ташлама ясата. Шушы ташлама ясалганнан соң сумманың 80 процентын иминият оешмасы түләсә, калган 20 проценты үзе­ңә кала. Бу – гадәттә, 200-300 доллар дигән сүз, ягъни Россия акчасына күчерсәң – 6-9 мең сум. Страховка булмаса, 1-2 мең долларыңны чыгарып сал. Бу әле теш дәвалау кебек гади генә медицина хезмәте турында сүз бара. Ә ин­де операция ясату, ба­ла табу аннан да кыйммәтрәккә төшә. Бер сүз бе­лән генә әйткән­дә, түләүле медицина шартларында Ходай сәламәтлектән аермасын, дип те­ләргә кала. Хәзерге вакытта Обама хакимияте тарафыннан мәҗ­бүри медицина иминияте программасын тормышка ашырып маташалар. Бу программа нигезендә, АКШта яшәүче һәркем ими­нияткә ия бу­лырга тиеш. Бү­генгә исә илнең миллионнарча халкының сәла­мәтлеге иминиятләштерелмәгән. Күп кенә зур шә­һәрләрдә дәүләт акчасына эшләүче хастаханәләр бар-барын, алар медицина иминияте булмаган хасталарны дә­валыйлар, фәкыйрь гаиләләргә ярдәм итәләр. Ләкин андый хастаханәләр зур шәһәр­ләрдә дә бармак белән генә санарлык.

Әни кеше буларак, АКШның мәгариф системасы белән дә эш итәргә туры килгәч, мин шаккаттым. Россиядә 2 яшьтән соң баланы бакчага урнаштырып, эшкә ур­наша аласың. АКШта андый яслеләр юк. Аларда түләүле "Дэйкэр" ("көндез карап тору") дигән бакчалар бар. Шундый бер бакчага баласын биргән иптәш кызым атнасына йөз доллар түли. Димәк, айга бер балага – дүрт йөз доллар. Әгәр дә эшкә урнашып, аена бер мең доллар хезмәт хакы аласың икән, аның яртысын диярлек балалар бакчасына тотарга туры килә дигән сүз. Алай җәфаланганчы, күп америкалылар балаларын өйдә үзләре ка­рауны хуп күрә. "Дэйкэр" янында "прискул" дигән мәктәпкә әзерлек бакчалары да бар, аларына исә балаларны өч яше тулгач кына алалар. Балалар бакчаларына сабыеңны үзең илтеп куйсаң да була, яисә махсус ав­тобуслары килеп алырга, китереп куярга мөмкин. АКШ мәгариф системасында биш яше тулган балалар өчен "kindergarten" ("балалар бакчасы") мәҗбүри саналып, аның өчен генә юнь түләү кертелгән. Америкада биш яшькә хәтле бала өйдә торса да ярый ди­гән сүз. Барак Обама алып барган сәясәте белән мин сөй­ләгән медицина һәм мәгариф проблемаларын хәл итәргә тырыша. Әгәр дә икенче тапкыр президентлыкка ирешеп, биргән вәгъдә­ләрен тормышка ашыра алса, әйбәт булыр иде.

– Бәяләрен сумнарга күчереп, күңелемә шом салсаң да, андагы тормыш дәрәҗәсе югарырак икәнен беләбез бит инде. Хезмәт хакларыгыз, керемнәрегез безнеке белән чагыштырырлык түгел ләбаса.

– Әйе, тормыш дәрәҗәсе югарырак. Ләкин салымнар, торак-коммуналь хезмәтләргә тү­ләүләр күпкә артыграк. Америкада хокукларның ни дәрә­җәдә яклануын Россия белән чагыштырып булмый. Сине борчыган проблема килеп чыкса, акча төрт­мичә генә дә аны бик тиз хәл итәргә була.

– Кайсысы әйбәтрәк соң: сездәге кыйммәткә төшкән һәм хокуклары якланган демократик системамы әллә безнең хокукый башбаштаклык хө­кем сөргән "очсыз" тормыш-булмышыбызмы?

– Тегендәге җайга салынган система әйбәтрәк инде. Салымнар югары, ләкин аларны тү­ләүнең нәтиҗәсе күзгә күренә. Менә Россиядә юллар өчен хәй­ран салым түләнә, ләкин яз җиткән саен урамнарда машина белән йөрерлек түгел. Юл хез­мәтләре, тишек-тошыкка сумала агызып, "ремонт" ясаган була. Америкада исә юл катламы ярылса, ул юлны яңабаштан салалар, шуңа ул бик озакка чыдый.

– Бездә көньяктан килгән мигрантларга килмешәкләргә караган кебек карыйлар. Анда да синдәй күченеп килүчеләргә кимсетүле караш сизеләме?

– Андый караш бар, ләкин америкалылар аны сиздермәскә тырыша. Елмаеп кына торалар, эшкә дә алалар. Мин эшләгән җирдә һинд та, филиппин да, румын, руслар да бар. Алар дәү­ләт тарафыннан җирле халыкка караганда да ныграк якланган әле. Эш шунда: закон буенча оешмадагы эш урыннарының ничәдер проценты мигрантларга бирелергә тиеш. Шуңа күрә хуҗа кеше, читтән килгәннәрне эшкә алып, дәүләткә салымнарының күпмедер өлешен киметә. Үземнең мөселман булуымны да яшермәдем. Ураза тотканда без, ике мөслимә, үзебезгә төшке аш тәнәфесен авыз ачу вакытына күчерүне сорадык һәм безнең үтенечне берсүзсез үтә­деләр. Шунысы бар: мигрантларга карьера баскычларыннан менү күпкә кыенрак. Менед­жерлыкка, югары дәрәҗәдәге урыннарга ирешү өчен икеләтә тырышырга кирәк.

– Танышларым арасында чит илгә кияүгә чыгып китүчеләр күп. Ни өчен безнең татар кызлары читтән кияү эзли икән?

– Матуррак тормышка кызыгып китәләр, мөгаен. Америкадагы таныш "якташларым"ның туган илләрендәге тормышлары җайланмаган булган. Аларның яртысы яңа җирдә ярыйсы тормыш кора алды, яртысы, ахыр чиктә, американ кияүләрдән аерылып китте. Бер дус кызым үзеннән күп­кә өл­кәнрәк американга кияүгә чыккан иде. Икесенең тормышка карашлары, фикерләү рәвешләренә кадәр төрле иде. Кыз, ниһаять, гражданлык алды, хәзер исә тегендә яшәүче руска кияүгә чыкты. Икенче дустым да аерылды, икенче бер америкалыга кияүгә чыкты... Беләсеңме, ае­ры­лышамы-юкмы, безнекеләр, бернигә дә карамастан, тырышып-тырмашып, АКШта калуны максат итеп куялар. Ни өчен? Чөнки аларны ватаннарына тартып торучы көч юк, үзләрен Россиядә кирәк дип санамыйлар. Минем белән бер вакытта Америкага күчеп киткән өлкән яшьтәге таныш бер әрмән апа бар. Анда малосемейка кебек кечкенә фатирчыкта яши. Инглиз телен белми, каядыр барасы булса, үзенә нәрсә кирәклеген дә аңлатып бирә алмый. "Нигә Мәскәүдә улыгыз янында яшәмисез соң?" – дип аптырыйм мин аңа. Ни өчендер ул Россиягә кайтырга теләми, АКШтагы тормыш рәхәтрәк тоела.

– Хәзер чит илдән кияү эзләүче кызларыбызга нинди киңәш бирер идең?

– Монда аларның нәрсәләре бар һәм тегендә нәрсә көтә – икесен дә чагыштырып уйларга кирәк. Монда яхшы урынга урнашкансың икән – тегендә ул булмаячак, чәчең белән җир себереп акча эшләргә туры килә­чәк. Монда өең бар, тормышың җитеш икән – анда да шул ук булыр, дип уйлау буш хыял булып калмагае. Фәкыйрь илдә яхшы яшәргә һәм бай илдә мескен хәлдә гомер кичерергә мөмкин. Тулы социаль яклауга анда бары тик гражданлыкка ия булучылар гына дәгъва итә ала.

– Америкада һәм бездә ир – хатын, килен – каенана мөнәсәбәтләре аерыла бит инде. Андагы гаилә алып бару рәвеше сиңа сәер булып тоелмадымы? Сиңа, татар килененә, караш ничек булды?

– Каенана һәм каената белән мөнәсәбәтләребез әйбәт. Без алар­га кунакка барабыз. Дөрес, аларда татардагы кебек бәлеш пешереп, кунак көтү гадәте юк. Авырлык килмәсен дип, балаларны да аларга калдырмаска тырышабыз. Шулай да кунакка кил­сәләр, сыйлап җибәрәм үзләрен. Безнең өчпочмакларны алар бик яраттылар. Ә инде билгеле бер гаилә мөнәсә­бәтләрен сөйләү авыр. Америкада шәхси тормышны урамга чыгып селкү дигән нәрсә юк. Шуңа хәтта туган-тумачаларның тормышлары турында да ирем Джон белән сөйләшмибез. Татар каенаналарының: "Ни­гә мондый кыйммәтле әйбер алдыгыз? Акчагыз күп мәл­лә?" – дип тикшерүләре га­дәти хәл булса, анда мондый сүз­не ялгыш та ычкындырмыйлар... Хәер, АКШта "Honey, do!" ("Сө­еклем, эшлә!") дигән күренеш киң таралганын әйтә алам! Ул американ хатын-кызларының ирләреннән өй эшләрен эшләтүен чагылдыра. Мәсәлән, хатын, өйгә кайтып: "Нигә ашарга пеш­мә­гән?" – дип ирен сүгеп ташларга да мөмкин. Яки: "Душ кергән­нән соң, ваннаны юып, коры чүпрәк белән сөртеп куй", – дип аңа ки­сәтү ясый. Әйе, американ хатыннар баш булырга ярата.

– Былтыр син әти-әниеңне дә кунак иттең бит. Алар Америкада нәрсәгә күбрәк гаҗәпләнде?

– Чисталыккадыр инде. Америкада урамда йөргән аяк киеме белән өйгә керәсең, ак келәмнәр­дән йөрисең һәм өйдә бер җир дә пычранмый. Тузан кунса гына.

– Ничек пычранмый?

– Урамда ачык туфрак юк. Гел асфальт һәм чирәм. Кыш көне ком да сипмиләр. Асфальт­ларны шампунь белән дә юмыйлар. Йортларны салганда ук, төзелеш бетеп, йортны тапшырганда, тирә-янын яшелләндереп, чирәм утыртып китәләр.

– Гөлгенә, Америкага кит­кәнгә үкенмисеңме соң?

– Киткәндә күбрәккә өмет­ләнеп, шуларга ирешә алмасаң, үкенер идең. Мин әллә нәрсәләр турында хыялланмадым да, яхшы һәм начар якларын да уйлап киттем, шуңа күрә үкенмим.

№48331 / 12.07.2012 18:52:51

Тозлы-кулгэ барып ял иткэнем бар. Мина ошады, файдасы да булды. Торуын булмэ алып тордык. Курорттан якын. Хужасы казах апасы иде. Татарча белэ. Кирэк булса ой телефоны: 83533629581. Машина куерга урыны бар. Без август аенда ял иттек. Бу вакытта кавын- карбыз, виноград олгергэн вакыт. Карбызнын килограммы 4 сум, кавын бераз кыйбатрак иде. Андагы кавыннын тэмлелеге хэзердэ искэ тошэ. Минемчэ,берэр атна ял итеп кайтсагыз ,укенмэссез.

№48328 / 12.07.2012 18:01:39

брустан,таштан ойлэр тозим,мунча гараж лапас тозибез.тубэ ябабыз ой тышлыйбыз.телефон номеры 89270401685

№48326 / 12.07.2012 17:33:13

Тозлы- кул турында баручылар- куберэк языгыз эле.Бик кыйммэтлэнгэн дилэр .барырга стоитьмы? остеохандрозларга файдасы бар микэн?

№48325 / 12.07.2012 16:20:26

Куян авылында мэчеткэ йоруче картларга авыл Советы хэм колхоз председателе печэн жире бирдермэгэн. Кая бара бу донья.

№48324 / 12.07.2012 15:39:04

Бозау ите сатыла.89372821315

№48316 / 12.07.2012 12:41:01

Нәрсә келисең суң син? Буыннарың авыртамы,грязьлечение кирәкме?
Буыннарың авыртса барып кара,файдасын тойсаң,кабат барырсың. Файдасын күргәнгә күп кеше кабат бара, ел саен.

Ә болай ял итә торган җир түгел.
Дикии пляж.

"Мертвый море"га барырлыгың булмаса,шунда барып йөзеп кайтасың,бетеңне басып. Урта яштәге хатыннар море... Җаның ниндиен тели,акчаң булсын.
монда бик эссе.

мин дә җыенам,бер иптәш хатын-кыз кирәк,"со своим самоваром" хочу.

№48314 / 12.07.2012 12:09:49

Исэнмесез!!! Кемнен Соль-Илецкка барганы бар??? Барырга стоитмы??? Торле кеше торлечэ сойли. Ничек анда???

№48311 / 12.07.2012 09:52:01

Улгэн кешене юарга су эзлэп йоре инде...Узегез юылмыйча берэр жирдэ домекмэссезме-тэнегезне каргалар чукып бетереп-юар жирегез калмаса ни булыр.Курэзэче тугелмен,но ышаныгыз бик момкин-власть сезнен кулда булса-берегездэ власть белэн гомер озайта алганыгыз юк.Суда табигать ресурсы булып тора.80%судан торган адэм баласы -сусыз нишли ала.Гыйбрэт жыен

№48310 / 12.07.2012 08:16:57

яна элемнен к.маркс урамында 3 кон инде тамчыда су акмый.житмэсэ квитанция килеп тоште.за полив 87сум тулэргэ дигэннэр.кешедэн шул кадэр издеваться иткэн очен ходай шул хатынны узен сусыз интектерсен иде.кесэсеннэн чыгарып бирми бит ул суны.жир астыннан килгэн эйберне сатып бирэлэр.кая бара бу донья????

№48309 / 12.07.2012 08:10:42

Ходай биргэн сугада хужа булып ята инде Актанышбашнын кайберлэре.
Ай ходай узегезне 1 тамчы суга интектерсэ.
Азрак укыган кешелэр булса анларлар иде, может юк шул((((((((

№48308 / 12.07.2012 08:06:26

бу ябрэй эшчелэренэ акча бирергэ уйламый бугай анын дояркалары гына ашый да эшли дэ э механизаторларга акча кирэкми дип уйлый алар хава сулап кына яшилэр бит

№48307 / 12.07.2012 00:40:40

5 цетнерлы ямь -яшел килеш янгырга элэктермичэ торелгэн люцерна белэн костер кушылган бик яхшы сыйфатлы печэн сатыла . Бэясе 1000 сум. тояп жибэрэбез.т. 8 987 420 08 10

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»