поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№40542 / 25.01.2012 20:16:20



Табигатьтә.

Чаңгы тагып, су буйларын
Әйләнеп кайттым әле.
Туган авылым табигатен
Шулай күзәттем әле.

Малай чакта шуган таулар
Шулай тәбәнәк калган
Тәбәнәк булсалар да гәрчә,
Күңелне курку алган....

Малай чакта җилне куып
Йөргән юлга эз салдым.
Бамбук таяк, такта чаңгы эзен.
Кабат торгызырга уйладым.

Чаңгылар да юкса, агач түгел
Таяклар да үтә җиллеләр.
Җилкәдәге еллар баса күрәсең
Алар менә җиңел түгелләр.

Салган юлым, үтә озын чыкты
Такта чаңгы эзе тарайган.
Җилләре дә каршы тора бүген,
Беләктә көч сизәм, азайган.

Хәлем бетеп кайтып аудым,
Йөрәк тибә, тыным кысыла.
Тик күңелдә тибә яшәү дәрте
Тагын чыгым Аллаһы боерса!

№40529 / 25.01.2012 13:13:50

махатмаааааааааааааа!!! ???????????, 

№40528 / 25.01.2012 12:49:40

Асыл кош. Чубайс та мәткәсен алыштырган. Фото фокустан кара. Ә без нәрсә, рыжие что ли ?

№40523 / 25.01.2012 07:43:57

махатма,сүзләренә кушылам,бөтенесе беләндә,ләкин хатын-кыз гына гаепле түгел ир-ат та бик күп өлеш уйный.Хатын кыз елмаеп йөрсә,кеше белән чын күнелдән аралашса,ир-ат та сиңа карата шик туа теге ??? язгандагы сыекчасы буленеп чыга башлый,бердә тартынмыйча тәкъдим итә башлыйлар,сине ул кызыксындырамы юкмы анысын алар уйламылар….
бер шигырь дэ куеп жибэрим эле.
Күңелеңне кинәт моң-зар басса,
Чит-ярларга сөйләп бушанма.
Ышан бары йөрәк авазыңа,
Бер минутлык хискә ышанма

№40522 / 25.01.2012 07:24:33

???,синнэн сораганнар ди кытыршымы,шомамы дип астына синен кебеклэр очен язып куелган ТУКАЙ САЙТЫ дип кердэ шунда яз комен-ялэрене,кая элэсем килсэ шунда элэм !!!!!!!

№40521 / 25.01.2012 07:18:13

Феромин, мелотин имеш. Табигатъ үзе әйтә. Бу ике кеше кавышса таза бала туачак ди. Үзе төрмәдә утырып,үзе тугыз тапркыр өйләгән кешене күрсәттеләр. Хатын кызлар менә дигән ирләрен ташлап шуның янына киләләр. Бу мәсәләгә килгәндә ирләрең физиологиясе шул, аларга булсын гына, пионеркамы анда пенсионеркамы. Чит илләр дөрес эшли фәшихәханаларны япмыйча. Бездә барысы йозак астында, уен автоматлары да шул заведениялар да, каян килә җинаят диеп шак катабыз. Хатын кыз психологиясен ул яктан фән әле аңлата алмый. Әмерекәдә бер хатын ике баласын машинага утыртып суга батыра. Бер мәхлүк ир өчен. Үзең белә гомер иткән хатыныңны беләм диеп әйтү ахмаклык диләр.

№40513 / 24.01.2012 21:47:25


Ул мәддәне кайсы тишектән бүлеп чыгаралар соң ?

№40511 / 24.01.2012 21:07:12

син, чын чыннан башың белән дус түгел икән, асыл кош, кешенең чирли башлавы, була! булып чыга бит инде. Ә бу хикәягә охшаган, тапталган сюжетлы нәрсәңне ник дип монда астың? Кызык түгел, эшләнеп бетмәгән, кытыршы җөмләле сүз боткасы

№40508 / 24.01.2012 20:37:31

Чэнечкеле…….. Роза голе. 02:07
Куптэн шэхэргэ чыкканы юк иде инде Искэндэр картнын…
Житмешкэ житеп килгэн, эле типсэ тимер озэрдэй олы йорэкле бу Кешене хич кенэ дэ «карт, бабай» дип атыйсы килми эле.
Ике ел элек карчыгын жирлэп, шэхэрдэге фатирын Царицино поселыгындагы кечерэк кенэ авыл оенэ алыштырганнан бирле, Искэндэр абзый оеннэн чыкмаска эйлэнде. Азык-толекне ял арасында кияве белэн кызы жыештырып китерэ иде. Куп кирэкмени ялгыз кешегэ. Бер узе утырып, салкын чэен эчэ дэ, йори шунда бакчада кортлары арасында.
Карчыгы Оркыя авыл оенэ кучеп яшэргэ телэмэде шул. Авылда туып ускэн кыз булса да, бакчада кайнашырга яратса да, ботенлэй кучугэ каршы килде. Гомер буе уз ое белэн яшэргэ хыялланган, бакчадагы алмагач, чия, грушаларга хозурланып, бал кортлары тотарга уйлаган картнын телэге тормышка ашты. Тик ялгызлык кына бик алжыта иде аны.
Бал аертыр вакыт житте… Э анын кирэк-ярак нэрсэлэре житеш тугел эле. Менэ ул, яшьлэр белеп алмаслар,-дип, узе узэк базарга килде буген. Ни генэ юк монда. Энэ белэн башлана, йорт жихазлары белэн бетэ… Узенэ кирэк эйберлэрне тиз тапты Искэндэр абзый. Барын да жыештырып, кайтыр юлга юнэлде.

Ах, бу ис! Хушбуйларын бер кырыйда торсын… Башы эйлэнеп китте картнын.
Роза чэчэге исе иде бу. Ниндилэре генэ юк: агы да, кызылы да, алы да, арада катнаш тослэре дэ бар. Менэ, менэ….сарысы да бар икэн бит. Тузмэде карт, бер роза чэчэге сорап алды сатучы кыздан.
-Бик матур букет ясап, елтыр кагэзьгэ тореп бирим эле, бантиклар да остэрмен,-дип елмайды сатучы.
Бабайларнын чэчэк сатып алганын кургэне юк иде эле кызнын. Искэндэр абзый сатучыга каршы килде. Бер бортек чэнечкеле роза голен тотып, экрен генэ тукталышка китте ул.
Роза …Чэнечкеле Роза голе…
Исеме генэ тугел, узе дэ роза чэчэге кебек сойкемле иде шул Роза.
Искэндэр партия комитетынын сэркатибы булып эшли иде ул чакта. Иллене ваклаучы ирнен куате ташып, йорэге ярсып торган чагы иде. Оендэ генэ бик анлап бетермилэр иде аны. Шуна бик урсэлэнэ иде кунеле.
Ана ярдэмче итеп молаем бер ханымны билгелэделэр.
Кузлэре янып торган 35-40 яшьлэрдэге бу хатын узен :
-Мин Роза булам,- дип таныштырды.
-Роза голе кебек матур гына тугел, чэнечкелесездер дэ эле,- дип шаяртты ул чакта Искэндэр. Йорэгенэ нидер кадалган кебек булды анын.
-Торле чак булгалый. Кешесенэ карап, вакытына, вакыйгасына карап инде,- диде Роза, азрак унайсызланып.
Эшлэре бергэ булгач, уртак сузлэр куп булды. Торле очрашуларга, кунакларны каршыларга да бергэ йорергэ туры килде аларга. Искэндэр тыштан сер бирмэсэ дэ, эчтэн яна иде. Розанын сойлэшулэре, молаем елмаюлары, кеше белэн аралашучанлыгы, ботен эшендэ дэ булышырга эзер булуы узенэ тарта иде аны. «Ул кеше кешесе, минем дэ гаилэм бар»,-дип, бик озак газапланды ир уртасы булган Искэндэр.

Э бер конне алар район комсомол оешмасына киттелэр. Розанын да, Искэндэрнен дэ оешмада очрашулары аерым иде, хэркем уз бурычын утэп, уз эшен башкарып кайтырга тиеш булды.
Белмим, эллэ язмыш, эллэ ялгыш, ул конне Искэндэрнен шоферы эшкэ чыкмады, рульгэ узе утырды. Эше беткэч, Розаны оешмадан кереп алды. Кайтыр юлда урман буендагы аланда ял итэргэ туктадылар, биреп жибэргэн кучтэнэчлэр белэн тамак ялгап алдылар.
Шунда Искэндэр машинасыннан куе-кызыл бердэн-бер роза чэчэге алып:
-Мин чэнчелдем инде, хэзер узен чэнчел бу чэнечкегэ,- диеп, Розага чэчэк булэк итте.
Розанын гажэплэнудэн кузлэре зур ачылды, чэчэкне шулай итеп булэк итулэренэ исе китеп, рэхэтлэнеп колеп жибэрде.
Чэнечкеле роза голе Искэндэрнен дэ, Розанын да йорэген яралады…
Сагышларга уралып, озелеп-озелеп бер-берсен яратсалар да, бик сагынып сирэк кенэ очрашсалар да, тормышнын уртасына житкэн ир белэн хатын сон очрашканнарын бик яхшы анлыйлар иде.
-Мин озын гомерлелэр токымыннан. Син бабай булып бал кортлары карарсын, мин эби булып синен кортларына чэчэклэр устерермен. Роза голлэрен, торле-торлесен… чэнечкелэрне,- дип, елмая иде Роза.
Бэхетле иде алар икэу бергэ булганда. Сойлэшеп сузлэре бетмэде, курешеп кунеллэре булмады. Ярты суздэн бер-берсен анлыйлар иде шул алар...
-Уз-узенне гомер буе гаеплэп яшэячэксен. Сине бик яратучы хатынын, алма кебек кызын… син аларны калдырып китеп, бэхетле булсан да, кунелен гел китек булачак синен. Мин мона юл куя алмыйм ,- диде Роза.
… Китте Роза. Искэндэрнен мэхэббэтеннэн качып китте. Улы, ире бэхете очен яшэргэ, дип, уз бэхетен таптап китте. Эшен алыштырды, телефонын узгэртте.
Чыбыксыз телефон хэбэрлэренэ ышансан, ул да ялгызы калып, улы, килене белэн яши,ди, имеш…
Автобус килеп туктады. Искэндэр карт ачык ишек янынарак килде. Тошучелэрне уткэреп, керергэ эзерлэнде.
Ишектэн чыгып килуче олы яшьтэге ханым туктап калды… Анын йозендэ гажэплэну катыш елмаю куренде. Кузлэрендэ яшь ялтырады…
--Син чэнчелден инде, хэзер минем чират чэнчелергэ бу чэнечкегэ,-дип, ул эсэрлэнгэн Искэндэрнен кулыннан роза чэчэген алды.
Искэндэр картнын янаклары буйлап бэхет яшьлэре тэгэри иде…ТУКАЙ САЙТЫ

№40506 / 24.01.2012 20:03:44

???,вот син надан узен мина фэнни анлатмасы кирэкми, дивана,кешенен бер курудэ гашыйк була алуы момкинме ,шул кызыксындыра 

№40504 / 24.01.2012 19:57:47

Авылда ялда
Авыл өе... ялгызым гына
Балачагым дөньясында йөзәм,
Башка килгән уйларымны
Күңел дәфтәренә тезәм.

Малай чагым монда үткән
Чирәмендә аунап үскән
Газиз әнкәй мине кочкан
Канат чыккач, моннан очкан.

Бүрәнәдән әти салган,
Мичләрендә тирес янган,
Тирес бетсә, салам калган
Әни шунда ипи салган

Балалар без - өчәү идек
Әни безне өйдә тапкан.
Уйнаганда, шаулаганда
Тараканнар чыгып качкан.

Ул гонаһсыз нәрсәләрне.
Тоткач, куып уйный идек
Тараканнар зурлар иде,
Ә, соңыннан...
Нишләткәнне белмим инде.

Үпкәләпме чабатага, әллә безгә
Мичне сүткәч, газы кергәч,
Югалдылар, “чабаталы” тараканнар...
Заман башка, кешеләр үзгә,
Юксына күк өй дә шуңа.

Көтеп ала ялда безне
Тынлык баскан әти өе.
Алар төсен саклый бүген,
Кайтырлар дип безне шуклар
Булмаса да өстәлендә
Әни пешергән мулдан сые.





№40503 / 24.01.2012 19:50:13

Әхмәт син кайда, аууу!

№40502 / 24.01.2012 19:44:21

Вәт надааааан! Аны америка галимнәре әллә кайчан ачкан иде инде. Кеше башында кече ми дип аталган нәрсә бар. Шуңа феромоннар бер береңә тәңгәл килгәндә мелатонин дигән мәтдә бүлеп чыгарылып мине каплап ала, уйларга тиешле миебез гел бер кеше турында гына уйлый башлый. Бу икенче төрле әйткәндә кешенең авыру хәле....Моны укучы бала да белә хәзер, надааан!!!

№40501 / 24.01.2012 19:30:51

бер курудэ гашыйк булуны ничек анлыйсыз?

№40499 / 24.01.2012 19:11:59

Әхмәт туган, син Әсәйнеке бит әле әйеме? Авылыгыздан теге инвестор алып киткән атлар кайтты микән? Судка бирерләр микән ул юньсезне...

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»