поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№44447 / 21.03.2012 10:33:34

азнакайны и мактыйлар ничэ еллар шундайордек 4 елдан сон барган идем кешенен карашы карангы ,ул вакзалыгына ни тора кафесына кереп утырырлык тугел салкын пешергэн ризыклары атна буе торган ризык саталар гыйбрэт....ике кон буе чирлэдем ашаганнан сон...район башлыгы кая карый микэн ...азнакйны матурлыйсыз бит шул бер вокзалны карап булмый микэн ул мин анда 2006 елда булдым шулук хэлдэ хаман да

№44429 / 20.03.2012 21:00:21

Н.Эхмэткә: Бер картлыкта, бер яшьлектә менә шушы була инде ул.

№44428 / 20.03.2012 20:59:56

Н.Эхмэткә: Бер картлыкта, бер яшьлектә менә шушы була инде ул.

№44396 / 20.03.2012 14:10:04



Егерме яшьтэ дэ алтмыш яшьлек кеби яшэучелэр бар. Сиксэндэ дэ егерме яшьтэге кебек гомер итучелэр буа буарлык. Рэхмэт, дуслар. Кемгэ ничек кабул итэ инде, менэ тагын бер яшьлеккэ кайтып килдем эле. Соңгы кич

Кич иде ул, икәү идек, хәтереңдәмсең...
Биек ярдан карап тордык киң Иделгә.
Вак дулкыннар биештеләр безнең алда,
Акчарлаклар канат какты шул мизгелдә.

Тыңладык без сүзсез генә нарат шавын...
Бик ерактан сәлам бирде Елан тавы...
Йолдызлар да анда-санда күзен кысты,
Куаклыктан ниндидер кош чыгып очты.

Тын гына без икәү озак басып тордык.
Йөзәр яшьле төз наратлар шаулап алды.
Кинәт искән җилдәнме ул хәбәр алды?
Тик хәбәрдән икебез дә өнсез калдык...

Идел какты ыңгырашып дулкыннарын,
Төз наратлар моңаешып иңен салды...
Киттем кайтып, ярда калдың моңсу гына.
Кул болгавың әле булса күз алдымда.

Өннәремдә бүләккә дип язган шигырь,
Төшләремдә саубуллашкан соңгы кичем.
Ул чакларда ник әйтмәдем, нигә түздем,
Өзгәнәнеп ни файда бар инде бүген?

Ерак калган ул вакытлар килеп баса,
Һәр мизгеле яшь вакытның үзе дәва.
Нишләсәң дә кайтмый кире, ерагая
Ярый әле вакыт бара, йөрәк таза....




№44380 / 19.03.2012 20:36:11

Нэфис, яшь барган саен яшэрэсен ахыры...хислэнэсен...илэслэнэсен...

№44367 / 19.03.2012 15:37:57

Нәфис, дустым, әле дә син бар әле, аклы-каралы бу дөньядан хет шигырьләрең белән булса да оныттырасың сине хөрмәт итеп, яратып, сабакташың Лиза.

№44365 / 19.03.2012 14:19:09

Ник аптырыйсың. Хәзер ялкау гына шигырь язмый, ялкау гына җырламый. Комган хәтле әйбер асып, колакларына алка тагып ирләр канал саен аш-су пешерергә өйрәтә. Хатын-кызлар чирканып карыйбыз диләр бу тапшыруларны, ирләрне әйтәсе дә юк. 59 елда атом ледоколы ясаган ирләр, 60 нчы еларда космоска очканнар. Бүген күрсәттеләр: Юрий дигән егет өчен бер кыз иптәш кызына пычак белән кадаган, чынында Юрий Юлия икән.

№44354 / 19.03.2012 12:29:35

Кемнәрдер чаң суга,кемнәрдер шигырь укып хисләнеп утыра,ник анда бөтен дөньясы аркылыга буйга килми,шулаймы?

№44333 / 18.03.2012 19:04:52

 Н.Әхмәт, чыннан да кичә, бүген көннәр бик матур булды, мондый аклыкны быел кыш буена күреп булмады бит. Шагыйрьләр күбесе бүгенге көндә матур-матур шигырьләрен язганнардыр, кышка карата дим...

№44331 / 18.03.2012 18:57:14

ураааа ак барс чемлион........

№44289 / 16.03.2012 21:00:58

Кышкы урман аша уздым бүген
Тирә-як тын, матур тамаша.
Агачларга тәнкә сибелеп чыккан
Яктысыннан күзләр камаша.

Мондый матурлыгын кышның
Күрмәгәнмен моңа кадәр ничек?
Кар кызлары элгән алкалардан
Бәллүр чыңын ишетәмен кебек.

Тәнкәләрен генә күр син әнә,
Әйтерсең алар лә саф бәллүрдән.
Мондый гүзәл хозурлыкны
Күрәлмәмдер башка һич тә бүтән.

Табигатьнең андый могҗизасын
Күреп булмый елын-елын да.
Миңа калса, мондый матурлыкны
Беренче очрату, гомер юлымда.

№44288 / 16.03.2012 20:50:36

ДКга шалтыратып булмый, бар телефон өзек. Түләмәгән өчен өзелде дип җавап бирә телефон. Андый урында түләнсә, түләнмәсә дә дежур телефон өзелергә тиеш түгел!!! Кешеләр язмышы белән уйнау кем башына җитеп бетми? Җыен башсыз.... Азнакай җитәкчеләре, тагын кыңгырау шалтырагач кына йөгерешә башларсызмыни?

№44269 / 16.03.2012 08:47:10

Кичэ ДК га авылларның заключительный концертына бардык,бик яхшы булды,ләкин шунысын аңламадык,әллә утка экономия итәләр,әллә шулай тиеш,кич буена сәхнәдәге ут бик тонык булды,җырчыларның йөзләрен дә,үзләрен дә танымадык...

№44251 / 15.03.2012 20:47:13

 Н.Әхмәт,тә уянган, яз якынлашуы,килүе, җитүе хактыр ахрысы,
шигырең аптыраганнан гына язганга охшап тора,
Сыерчык та тансыклаган,
Армый-талмый суза җыр. килгәннәрмени соң әле алар? Иртәләгәнсең әле, дускай...

№44238 / 15.03.2012 17:56:29

Озын кыштан чыгып килә
Йокысын туйдырган җир.
Сыерчык та тансыклаган,
Армый-талмый суза җыр.

Агачтагы бөреләрдә
Иртәнге язгы йокы.
Иртә уянмасыннар диеп,
Шым гына тама сыкы.

Түбәләрдән шуып төшә,
Кунаклаган кышкы кар.
Тамчыларда яз тавышы
Туар көнгә өмет бар.

Каргалар да ояларга
Чыбык җыя ашыгып.
Вакыт кыска, ашыктыра
Елга кичен ташыды.

Бар тереклек пышылдаша,
Уянган йокыдан җиһан.
Табигатнең серле чагы,
Җиргә кабат кыш килгән!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»