поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 

Азнакай

← Бөтен районнар

Исем:
Кайсы авылдан:
Текст:
 
№47641 / 17.06.2012 14:04:01

авыл эчендэ бал корты тотырга ярыймы, нинди орган контрольдэ тота, урамга да чыгып булмый

№47631 / 17.06.2012 10:46:59

Бу мәзәк юктан гына чыкмаган инде. Авырып китеп сырхауханә юлларында йөри башласаң, мәзәген дә, гыйбрәтен дә күрәсең. Уткән-суткән чирне аяк өстендә генә хәйләләп уздырып җибәрәсең инде аны. Әмма каты итеп эләктерсә, ансат кына котыла алмыйсың икән. Алай итеп карадым, болай итеп карадым - бу юлы чирнең китәргә уенда да юк. Атна-ун көн җәфаланганнан соң пошаманга төштем. Аптырагач, күрше Люба түтәйдән кайсы поликлиникага караганыбызны сорадым да, Аллага тапшырып, Казандагы 7 нче поликлиникага юнәлдем. Ишеген ачып, коридорга керү белән кая барырга, кемнән нәрсә сорарга белмичә бераз аптырап торганнан соң, зур гына бер тәрәзә янына өелгән халык янына барып:"Ктопоследний?"-дип сорагач та җавап бирүче булмады. Аптырагач, татарчалатып сорадым. Җавап юк. Болай да җавап ишетмәгәч чират артына ба-' стым да, тагылып килә торгач; теге тәрәзә пыяласына килеп төртелдем. Регистратурада утыручы ханымга үземнең чиремне сөйли башлаган идем, ул кашына кадәр зәңгәргә буяган күзләрен акайтып, яшелле-зәңгәр тавышы белән: "Ничәнче участок, кая дәфтәрең?" - дип кычкыра башлагач каушавымнан еларга җитештем. Аннан,бераз исемне җыйгач, беренче тапкыр гына килүемне әйтеп, мондагы тәртипләрне, җүн-ләп аңлатуын сораган идем: "Мин сиңа белешмә бюросы түгел!" — дигән җавап ишеттем һәм "зәңгәр" кыз минем белән бүтән сөйләшергә теләмәде. Чиратымнан чыгып, кешечә сөйләшә торганы юк микән дип, икенче тәрәзә тишегенә башымны тыккан идем, анысы тегесеннән дә уздырып җикеренде. Читкәрәк китеп: "Бер килгәч, табибка күренергә кирәк бит. Инде нишләргә соң?"- дип аптырап басып тора идем, гардеробта эшләүче апа: "Үскәнем,син кайсы урамда торасың? Әнә, тегендә урамы белән участок номерлары язылган, кабул итү сәгатьләрен дә шуннан кара! Аннары табибка кергәндә өеңнән башланмаган дәфтәр алып кил..." -

дигәч, бу җылы сүздән яшиселәр килеп китте. Чыннан да, читтәрәк

расписание эленеп тора икән, караңгы булгач күрмәгәнмен генә.

Икенче көнне кирәк-ярагымны алып, тагын киттем үзебезнең 7 нче поликлиникага. Тагын теге тәрәзә тишегенә башымны тыктым. Шул ук кырыс йөзләр, бөрешкән иреннәр, җимерелгән кашлар. Бу юлы инде беренче курс студенты кебек калтырап басып тормадым. Шалт-шолт итеп кенә җавап биреп торам... Кулыма тоттырган кәгазе белән үзебезнең участок табибы утырган бүлмәне эзләп, көч-хәл белән баскычка тотына-тотына, икенче катка менеп киттем. Коридордагы халыкның очы-кырые юк. Тынчу. Сәгатьләр буе түгел, минут та торырлык түгел. Бер атлаулары мең үлем кебек. Монда түгел,ә өченче катта утыра икән безнең врач. Анда да шул ук хәл. "Ярар, чиратын ничек тә көтәрмен әле..." - дип, кабинетны тапканыма куанып, бер буш стенага барып сөялдем. Чират дигәнең дилбегә буе. Җитмәсә, ике участокка бер кабинет."Берсе дә рәхәттән килмәгәндер инде монда. Шулай булмаса, бу кадәр интегеп, кемнең торасы килсен", —дип, авыруларны күзәтәм. Кабул итә башлау сәгате җитсә дә табиб күренми. Чирле икәне йөзенә чыккан бер яшь кыз сәгатенә карады да, тотынды участок табибын сүгәргә! Җитмәсә, бер хатын чиратсыз керергә чамалый. Әлеге дә баягы теге кыз моны сизеп, һөҗүмгә күчте. Китте талаш, китте акырыш... Әзмәвердәй абыйларның йодрыклары төйнәлгән. Чираттагы һәр кеше үз хокукын яклый башлады. Ярты сәгатькә соңарган табибның тере гәүдәсе күренмә-сә, монда бәрелеш башланасы көн кебек ачык иде...

Ниһаять, чират миңа да җитте. Бер кечкенә генә бүлмәдә өч-дүрт кеше утыра. Шунда ук ниндидер шкаф сыман нәрсә, кушетка өстендә - кәгазь өеме. Янган лампочка утына кадәр мондагы фәкыйрьлекнең ни дәрәҗәдә икәнен күрсәтә төсле. Табибәсе дә, башын күтәрмичә генә нидер язган булып: "Нәрсә борчый?" —

дип битараф кына сорап куйды. Аңа җавап бирергә онытып: "Ничек күңелегез үсеп монда эшлисегез килә. Бу кадәр дә ямьсез җир күргәнем юк иде", - дигән идем, бу миңа башын күтәрде дә: "Дурдом. Ә кая барасың? Эшлисең инде, башыңа төшкәч", -диде. Аннан ничек авырый башлаганымны тәфсилләп сөйләп бирдем. Кан басымын үлчәп караган иде, шаккаттым: гомергә туксанга җитмеш белән йөргән җирдән кай арада йөз иллегә кадәр күтәрелгән. "Зинһар өчен, дару яза күрмәгез! Монда йөреп кенә шулай булды ул!"- дигәч ризалашты тагын. Аннан бер кочак кәгазь тоттырды да: "Менә шуларга талон алырга кирәк булачак..."-дип шәфкать туташы янына җибәрде...

Эш сәгате чыгып килә иде инде. Миңа дигәндә (һәр кеше шулай уйлый торгандыр инде) алдагы көннәргә талоннары да калмаган булып чыкты. Кайсы көнгә калган, шуларны алып киттем. Кайтышлый ук врач кушкан дару-уколларны алырга даруханәгә кердем... Шулар белән оер атна дәвалангач, анализлар бирер көн дә килеп җитте. Анда баргач та шундый ук күренешкә тап булдым. Ата - улны, ана кызны белми дигәндәй, кеше өстендә кеше. Хәлдән тайган, йөзләре кәгазь төсенә кергән авырулар,битараф карашлы лаборанткалар... Анализларым ничек булыр инде дип, икенче көнне көчкә көтеп алдым да табибка кердем. "Барысы да яхшы", - диде ул. Шулай булмыйча. Атна буе көчле дарулар алып ятта, аннан соң анализ бир. Медицина өлкәсендә эшләмәсәм дә, алай булырга тиеш түгел икәнен беләм бит инде. ЭКГга бер айдан, УЗИга икенче айга килергә кушып, кайтарып җибәрделәр... Инде бу вакытта, Аллага шөкер, чирем узган иде инде. Бармадым. Ул поликлиника ягына яңадан борылып карарга да куркам.

Җәмәгать, менә шулай куелган ул бездә бушлай медицина. Югыйсә, табиблар булган җирдә чисталык, яктылык хөкем сөрергә тиеш тә (ат врачлары утыра торган урын боларныкы янында

- дип юаттым үзен. Үзе дә н икән. Берәү булса, кулына ш

язуны тоттырган көнне үк: "М\< дә рак, үләм икән!" - дип кы£ лага таба аягын сузып яткан I лыр иде. Мондый сүзне ишетү | лән табиб яныннан өеңә кайт җиткәнче куркуыңнан яман и. дигәннәре килеп чыгарга да м< кин бит. Кайдан килә ул таб1 ларга шулкадәр битарафл Аның хәзер юньле белгечләре бармак белән генә санарлык.1 иптәш кызым йөри торгач тань лык белән бик яхшы бер таб ны тапты. Яман шеш түгел, пүчтәк авыру гына икән аңар;

Соңгы вакытта милиция (әй, полиция инде) тетмәсен теләр. Имеш, алар шунд имеш, алар тегенди... Назар ның үлеменнән соң, безнеке генә түгел, бөтен Русия полиь лары микроскоп астына элә "Шул кирәк иде аларга. Ичма< әзрәк кикрикләре шиңде", -әй сөенеп тә куйды инде xа^ Юк, җәмәгать, алар кәкәй, бе. тәй дип сөенеп утырырга ө^ иртәрәк. Медицина өлкәсеңс шул тәртипсезлек, мәгарифт; Башкалары турында әйтеп тә мыйм инде. Инде егерме бе| че гасырда яшибез дип, кук кагып мактанырлык нәрсә бар?! Матди яктан гына тү рухи яктан да бик фәкыйрь без. Илгә сәламәт кечеләр К1 түгел. Ярты гарип, ярты исән, мокытлар белән дөнья ту нишләрбез?

Зар-моңнарыма кире ка1 шуны әйтәсем килә. Казанда нче сырхауханә үзенең алтын лы хирург-табиолары белән публикабызда дан казан Анда дәваланып чыккан ав лар сырхауханәнең табибл; мактап туя алмыйлар. Бик кү үзләренә кабат гомер бүләк ләре белән бик рәхмәтле ал Сырхауханәнеңүзенәтел-те1 дерерлек түгел, әмма дә л поликлиникасы бер дә оша1\/ Әллә ремонт барганга тәрти әллә инде анда эшләүчеләр руларга битараф...

Дания ШӘРИП
' 4 бит *3 май, 2012 ел'

№47589 / 16.06.2012 06:55:14

Башка тобәкләрдән килгән кунаклар дип иртә куанасың. Алдагы,1950нче елларда Азнакайда Баку, Украинадан, Беларусь шәһәрләреннән килгән нефтьчеләр, врачлар, укытучылар күп иде. Алар пенсияларга чыгып яки кире үз якларына кайтып китүгә авылдан Файзуллин сыман килгән кешеләр эшли башлады НПУда. Врачлыкка, укытучылыкка да Азнакайның топ халкы һәм авылныкылар укып кайтты. Менә бүгенге кондә НГДУда бер чит шәһәрдән килгән белгеч бармы? Юк, әлбәттә. Бугенге кондә Азнакайлыларга югарырак социаль һәм тормыш шартлары кирәк, щәһәрдә булганына гына алар кәнагать түгел, шуна күрә яшьләр Әлмәт яки Казанга китә. Бер олкәдә дә бушлык була алмый ди физика законы - бушлыкны, элек шәһәрдән килгән белгечләрне азнакайлылар алышторган сыман, Бакалы, Октябрьск, Шараннан килгән белгечләр, эшчеләр тутыра. Алар Азнакайда шактый. УТТны алыгыз - безнең яшьләр эштән авырсына, простой рабочий буласылары килми, алар урынына Бакалы халкы килде. Жириновский шулай ди - Мәскәү базарына чыгып кара - анда 20% кавказ халкы сата. 10-15 елдан Мәскәү урамнарының \\\"бите\\\" бугенге базар \\\"бите\\\" сыман булачак, кавказ, Урта Азия халкы басачак илне. Чонки без яшьләрне ялкау итеп үстердек, барысы да югары белемле буларга тырыша, акылы булмасада. Ата-ана тырыша-тырыша түләүле институтка кертә баласын - имеш, безнең сыман простой рабочий булмасын. Акчага укыту нәрсәгә китерә икәнен күреп торабыз - нинди белгечләр кайта соң? Врачларга барсаң - куркыныч, акча тортеп кына укыган булса ул нәрсә белә соң? Укытучылар инде 90нче елларда да хата белән яза тораганнары шактый иде. Шуңа күрә Сабан туйда якын республикадан кунак итәргә килгәннәр дип куануың бик иртә, туган. Бу - диалектика, шәһәрләрне лимита баса һәм басачак - чонки халык яхшы булган саен яхшыракны эзли. Һәм бу табигый. Безнең Азнакай да озакмастан кире башкорт шәһәренә кирә әйләнәячәк. Мин әйттем!!!

№47549 / 14.06.2012 22:33:31

Сабан туен бер ай үткәреп буламы? Була!! Һәр организацияның качып посып Сабан туйлары үткәрү традицияга керде. Себердән, бүтән төбәкләреннән кайталар якткашлапр ялга. Бер көн сабан туен күрер өченме?? Гомүмән бәйрәмнәрне кичләрен җәй буе үткәреп буламы?? Була.!! Тик яткан Үзәк стадионның гына ишекләрен ачарга һәм эшмәкәрләргә тапшырыга кирәк! Әзер сату палаталары бәдрәфкә әйләнеп ята. Җырлаучы әбиләр һәм Сабан туе белән акча эшләп була дигән уй саташкан төшкәдә керми әле безнең........ Марат Әхмәтов: Авыл хезмәтчәннәрен менеджментка өйрәтергә кирәк…(Баш бит)

№47535 / 14.06.2012 12:34:25

Сабан туй нәк былтыргы сюжет буенча эшләнгәне әллә кайдан күренеп торды. Башлык яңа булгач ярамаган аңарга иске сценарий дип эшләгәннәр мәдәният хезмәткәрләре. Тарихка керүе дә отышлы булмады - халык башын бутап кына бетерделәр. Безнең як халкы башкорт һәм ногай урдасыннан калган халык, һәм бу якларга Арча ягыннан Явыз Иваннан качкан халык килгән. Ә Сабан туенда безне болгарлар дип күрсәттеләр. Берәр юнне тарихчы табырга кирәк иде, ә сез һаман Знең ялгышлы тарихы буенча безне ойрәткән буласыз

№47500 / 12.06.2012 22:05:32

Сабан туй оештыруга күп көч куелган, анысына сүз әйтеп булмый! Әмма боткага да майны күбрәк тондырсаң ашап булмый башлый. Сабантуйда да шундыйрак күренешләр тап булдык. Шуларның беренчесе - прологның озынга сузылуы. Сәбәбе: капка янында регулировщик булмады. Аннан башлыкның котлавының отчетка әйләнүе, халыкны ялыктырды. Отчет җыелышы белән Сабантуйны ботамаска кирәк! Котлау ике минут күп дигәндә өч минуттан узса, ул барыбер тыңланмый. Доклад өлешен бу өлкәдә надан кеше эшләгән.
Глава сөйләгәнне алып баручылар кабаттан сөйләде. Доклад язучыга каты шелтә белдрергә!!! Халыкка наказание кирәкмәс, болай да тормышлары җиңелдән түгел...
Мәдәният йортындагы һәм музыка мәктәбендәге түгәрәкләрне мәйданга кертеп санап тору нонсанс!! Алар болай да халык алдында, сәхнәдә. Алар эштә булырга тиеш! Әгәр мәйданда алар белән таныштыралар икән, исемнәре кәгазьдә, чыгышларын халык күрми, димәк начар эшлиләр, ипилләрен эшләп ашамыйлар!!!
Ат ярышы чыннан да вакытында башланмады. Кояш кызуы астында торган халыкны уйлаучы булмады. Түбәле җирдә басып торуы түрәләргә аны булса да аңларга кирәк! Көрәш шулай ук халык күңелендә килешмәүчәнлек тудырды. Рәфис Миннехановның татар көрәшен тамырына кадәр җимергәне монда ачык күренде Көрәш җиңүчене алдан ук билгеләп куйганга харәмгә ошап калды. Сызгырулар, килешмичә кычкырулар моның ачык мисалы инде. Тагын бер мәзәк хәл-Сабантуйны Азнакай шәһәренең 25 еллыгына бәйләү. Әйтерсең, Азнакай иген игеп, ит җитештерә!? Азнакай авылының, бистәсенең түгел! Бистә булып ул 56 елда оеша!!!кабатлап әйтәм, авылына 250 ел!!! ике гасыр ярым алар иген иккән, мал асыраган!!!! Иң күңелсезе - халыкның мәйданга кереп тулып, утыручыларны урыныннан кубарды, шуның белән киш-миш башланды. Чыннан да татарда кунакчыллык тормышта зур урын алып тора. Тик Төрек кунакларын халыктан өстен кую, элекеге гадәт буенча, бер кешенең мәнфәгатен истә тотып эшәнгән ахыры. Төркиягә ялга барып бушлай ял итеп кайткан заманнарны әйтәм, шулай өйрәнгән гадәт калган... Ә болай тулаем алганда Сабантуй бәйрәм, ял, күңелле көн инде. Туй үпкәсез булмый анысында искәртергә кирәк!!!!!!

№47481 / 12.06.2012 05:42:42

Сабан туйларын оештыру елдан ел яхшыра. Бу Сабан туйларында алга китү сервис, акрынлап булсада, креатив һәм инициатив предпренимателләр кулына күчү белән аңлатыла. Шунысы кызык, елдан ел чит дәүләтләрдән һәм күрше Республикадан килгән халыкларның артуы. Монда вакытлыча эшкә килгәннәр генә түгел яшь семьялылыар да бар. Бу эш урыныныда конкуренцияне артырачак, һәм тәртипкә чакырачак. Куштирәктән Тымытыкка, Азнакайдан Тымытыкка асфалт юл салып киләләр. Кызлар юләр түгел, акрынлап шул егетләргә кияүгә чыга башларлар әле, безнекеләр күбрәк эшләмичә пиво эчеп йөрсәләр

№47469 / 11.06.2012 16:55:54

Позор, сабан туен оештыручыларга. Ат чабышын почти 40 минутка сона калыр башладылар.Тореклэр котэбез дигэн сылтау белэн. Нэрсэ, сабан туй узебезнен халык очен тугел, шул тореклэр очен оештырыла мени?Позор. Уз халкынны хормэт итэргэ кирэк, тореклэр килэрдэ китэр алар, э халык монда кала...

№47462 / 11.06.2012 00:59:13

Сабантуе бездэ кунелсез булды, Артистлар юк, алып баручы клуб"кызларынын" сузе анлашылмый, соннан кем тели шул алып барды. бэйрэм буе жырлаган Айгольгэ салфетка тоттырдылар кичкесен гел булмый дип сойлилэр, нишлэп башка авылларга артистлар килэ дэ акчалары да бар бездэ юк, клубларнын эшен бу юлы мэктэплэр эшлэп бирмэде шул .....

№47418 / 09.06.2012 10:18:29

Буран әбиләре турында ник язып интегәсез. Безнең "Хатирә"ләр бит татар җырларын гына башкара. Буран карчыклары менә дип рок-композицияләрне җырлыйлар, халык җырларына да заманча аранҗировка ясап куялар. Буген ул креативный подход дип атала. "Хатирә"леләр элек, яшь чакларында ничек җырланган, шул стильны сакларга тырышалар. Һәм бу мактаулы да.Удмурд әбиләрнең костюмнарын да карагыз - бик катлаулы бит алар. Бездә тоталар да шул атластан тегәләрдә -вәссәләм.Монсы беренчедән. Икенчедән. Бар иде Азнакаейда да бик креатив кешеләр. Әйтик, Алсу. "Ләйсан" ансамблен оештырды, Татарстан белән бетен СССРга танылганнар иде 1980нче елларда. Кем аны Азнакайдан китәргә мәҗбүр итте? Үзебезнекеләрне сакламыйча 1980-1990нче еллардан калдырдык мәдәният доньсын кәҗә тавышлы Мослим кешеләренә Згә һәм башкаларга. Бар булган талантларны бүген дә районнан куалар бит - баян һәм аккордеонда экстра-класс күрсәтүче Шакировлар кая соң хәзер? Чонки мин җитәкче булганга ничек инде миннән дә яхшырак җырлаучы булырга момкин? Юк, билгеле! Җитәкче генә иң яхшы шагырь, җырчы, реҗиссер һәм ...була ала! Башкалар башларын да күтәрмәсеннәр! Шуңа күрә булмаячак ул бездә буран әбиләр сыман Рәсәй, Аурупа күләменә чыгучы талантлар! Башларына сугучылар тиз табылар! Һәттә пенсиядә булсалар да һаман алардан уздыручыларны күрү белән главага кереп әләкләүдән тәмь табып яшәүчеләрне белеп, күреп торабызла, лабаса!

№47384 / 07.06.2012 20:39:05

БАШ КАЛА, СИН ӘЛЛӘ АКТҮБӘДӘГЕ ЯРДӘМЧЕЛ МӘКТӘПТӘ УКЫП КЕШЕ БУЛДЫҢМЫ? УКЫП КАРЫЙМ ДА БЕР ФИКЕР, БЕР АКЫЛЛЫ СҮЗ СӨРЕШЕ ЮК. КОМПНЫ БЕЛМИСЕҢ, ЯЗА БЕЛМИСЕҢ, КИРЕ СӨЙЛӘП УТЫРУДАН БАШКАНЫ БЕЛМИСЕҢ, КИТАП КИБЕТНДӘ АЛИФБА САТАЛАР, УКЫЙ БАШЛАСАҢ ҮЗЕҢӘ ДӘ, МруДА УТЫРУЧЫЛАРГА ФАЙДАҢ ТИЯР.

№47382 / 07.06.2012 20:28:39

Син, ахмак, пенсиягә чык та теләгән җирдә йөрерсең, ул яшькә башта җитеп кара!? Бөтен җирең сызлый башлагач, алай сайрсың микән... Монда ялган һәм кешелексезлек турында сүз бара. Азрак булса җилкәңдәге түгәрәк нәрсәңне эшләтергә кирәк, эшләү маховигының теше коелган ахыры! Атлас Г. тә, нач.Попов А. ка да үзләре дә пенсионерлар түгелме соң? Менә алар урынына күптән яшь, энергияле, аймакай-куркак булмаган, намуслы яшь кеше килсә начар булмас иде! Күпме эшлим туны киеп йөрергә була?

№47362 / 07.06.2012 15:23:20

Бу статьяны язганчы, һәм М.ру га күчергәнче иң башта Трудовой Кодексны карап чыгарга иде. Күпме эзләсәгез дә “пенсионер” дигән бер пункт бар, ул да булса эшләгән пенсионерлар 14 көн өстәмә ял алалар дигән. Эшлә әгәрнеки син кирәкле кеше икәнсең , тазалыгың бар икән, хет 100 яшҗкә кадәр, эш бирүчедән тора. Суыкта катып йөргән операторларны, ремонтникларны, буровикларны җылы кабинада утырган вечно мыр,мыр килгән шоферлар җыя иде, замана кысты аларны. Пенсионерлар өйдә утырмый, подачка көтеп, алар балыкта я бакчада, я охран торалар.

№47351 / 06.06.2012 20:32:48

Пенсия яше кемгә аз?
"Безнең гәҗит", 2012, №22 (6 июнь)
Соңгы вакытта, пенсиягә чыгу яше арта, дигән сүзләр йөри. Моңа карата халыкта төрле фикер бар. Гомер буе авыр физик хезмәт башкарган кешеләр өчен бу бик куаныч хәл түгел, әлбәттә. Ә менә җылы бүлмәдә генә утырып, эшләгән кыяфәт чыгарып йөргән җитәкчегә пенсиягә чыгу яше аз тоела кебек. Танышым Саша абый зарын тыңлаганнан соң шундый фикер туды. Ул кышкы суыкларда интегеп машина кабызуын, юлда күп тапкыр ватылып байтак тилмерүен сөйләде.
– Ягулык исен, машина төтенен сулап пенсиягә чыкканда, сәламәтлек калмаган иде! Безнең өчен аның 60 яше дә бик күп әле, – ди ул.
Ә ул эшләп чыккан Азнакай УТТ (технологик транспорт идарәсе) коллективында, пенсия яше җиткәч тә эшен дәвам итүчеләр бар икән. Президент сайлаулары алдыннан Саша абыйның өенә шул оешма җитәкчесе А.Попов белән профсоюз рәисе А.Ганиев килә. Максатлары – В.Путинны сайларга кирәклеген төшендерү. Ул аны сайлаган очракта, матди ярдәмгә һәм моңарчы күп тапкырлар йөреп тә ала алмаган юлламага да (шифаханәгә) өметен өзми яши алачак икән. Ә китәр алдыннан Александр Петрович, кичке якта «картлач»ка пакет белән күчтәнәч тә китерергә кушып, профсоюз җитәкчесенә әмер бирә. Атлас Ганиев, аның аркасыннан сөя-сөя:
– Кич белән киләм, абзый, – дигәч, «картлач» эреп китеп, В.Путинны сайларга да вәгъдә биреп ташлый.
Ләкин кич тә, иртән дә килүче генә булмый.
– Көтә-көтә яккан мунчама да керә алмадым, суынып бетте. Бер ышандыргач, барып В.Путинны сайладым инде, – ди Саша абый. – Мин ул пакетка калмаган, ләкин Азнакай УТТсының ике пенсионеры (теге җитәкчеләр турында әйтүе) эш вакытын сарыф итеп, башка пенсионерларны алдап, бимазалап йөрүе күңелемне рәнҗетте.
Әгәр һәр оешмада җитәкчедән башлап, гади эшчегә кадәр вакытны дөрес файдаланып, чын күңелдән бирелеп эшләсә, беркем дә пенсия яшен арттыру турында уйламас иде, дип фикер йөртә Саша абый. Чыннан да, оешмасын, файдаланылучы техникалары торышын һәм эшче мәнфәгатьләрен чын күңелдән кайгырткан җитәкченең мондый «шөгыльләргә» вакыты калыр иде микән?!
Равил АХУНОВ. Азнакай шәһәре.

a
№47332 / 05.06.2012 22:04:39

Продается дом в деревне Тумутук Азнакаевского района, сделан косметический ремонт, имеется баня, большой сарай, газ, вода тел.8-917-276-46-06

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»