поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.06.2014 Спорт

Унике елдан соң беренче ничья

Футбол буенча дөнья чемпионатында беренче тур уеннары тәмамланды. Унике елга сузылган тәнәфестән соң, мундиальдә, ниһаять, Россия җыелмасын да күрү бәхетенә ирештек.

Россия җыелмасының Көньяк Корея командасына каршы тәүге уенын безнең илдә яшәүчеләрнең күпчелек өлеше карый алмагандыр, мөгаен. Чөнки ошбу матч төнге икедә генә башланды. Социаль челтәрләрнең берсендә бер танышым язганча, мөгаен, уенны караган җанатарлар иртән үзләре дә кореялеләргә охшап калгандыр. Футболны, спортны үз иткән, җаны-тәне белән сөйгәннәр барыбер мондый вакыйганы игътибар үзәгеннән калдырмагандыр. Безнекеләрнең дөнья чемпионатларында күптән уйнаганы юк шул. Россиялеләр катнашында узган соңгы мундиаль Япония һәм Көньяк Корея кырларында моннан унике ел элек үткән иде.

Беренче тур кысаларында Россия җыелмасы иң соңгы булып уйнады (кызык: безнекеләрдән дә иртәрәк мәйдан хуҗалары инде икенче очрашуларын уздырды). Моның тискәре яклары да бар. Әйтик, плэй-оффка чыга калсак, безгә ял итәргә вакыт азрак калачак. Анысына гына түзәр идек (бирсен Ходай). Беркем дә каршы килмәс, мөгаен: беренче турда әйбәт, хәтта супер статусына ия матчлар аз булмады. Бразилия – Хорватия, Голландия – Испания, Германия – Португалия, Италия – Англия, Коста-Рика – Уругвай кебек матчларны караганнан соң, безнекеләрнең мәйдан буйлап акрын гына тупны бер-берсенә биреп йөрүләрен алдан фаразлаганга туган иде ул тискәре як турында уйлану.

Аннан килеп, без алдан ук шапырынырга яратабыз. Дөнья чемпионатына юллама алгач та, “кайнар башлар” россиялеләрнең Бразилиядә чыгышын төрлечә фаразлады. Кемдер тыйнак кына төркемнән чыгу турында уйланса, кайберәүләр дөнья чемпионаты башлангачы ярымфинал, финал, хәтта чемпионлык хакында хыялланды. Янәсе, сайлап алу турнирында Португалия кадәр Португалияне артта калдыру – ул уен эш түгел. Хәер, хыялларны да аңларга була. Унике ел дәвамындагы тәнәфестән соң, ниһаять, дөньяның иң яхшы командалары белән бергә чыгыш ясау мөмкинлеге алу – үзе дә зур нәтиҗә бит әле. Аннан килеп, вакыт-вакыт безнекеләргә дә уңыш елмаюын инкарь итеп булмый. Ирексездән, 2008 елгы Европа чемпионаты, бронза медальләр, бөтен ил белән шатланулар искә төшә.

Кореялеләр безнекеләрдән озынрак?

Акинфеев, Игнашевич, Глушаков, Кокорин, Березуцкий, Шатов, Жирков, Самедов, Фәйзулин, Ещенко, Комбаров – Көньяк Корея җыелмасына каршы очрашуга баш тренер Фабио Капелло әнә шундый составны чыгарды. Күргәнебезчә, составта Татарстан җанатарлары күрергә теләгән уенчылар юк иде. Казанның “Рубин” командасыннан капкачы Сергей Рыжиков та, “Рубин”дамы, “Зенит”тамы икәне төгәл билгеле булмаган, киләчәктә Аршавин дәрәҗәсенә җитәргә тиеш Павел Могилевец та, зур футболдагы тәүге адымнарын Чаллыда башлаган Алексей Козлов та, мөгаен, мәйданга бөтенләй чыга да алмаслар.

Күптән көтелгән уенның беренче таймы өметләрне акламады. Әйе, безнекеләр элеккечә акрын гына тупны бер-берсенә бирешә-бирешә мәйданда атлап диярлек йөрделәр. Өстенлек безнекеләр ягында булса да, кореялеләр тиз генә безнең капка янына килеп җитеп, ерактан булса да тибү мөмкинлегенә ия иде. Кызык: комментаторлар билгеләп үткәнчә, Корея сакчылары безнекеләрдән күпкә биегрәк икән бит! Игътибар белән күзәтә-күзәтә, мин дә көндәшләребезнең гөрнәдирдәй егетләр икәнен чамаладым. Шуның өстенә зур тизлектә уйныйлар, гел хәрәкәттә, елмаеп кына торалар төсле...

Кыскасы, беренче тайм ошамады. Янә югарыда аталган матчлар искә төште.

Кержаков чыкты, типте һәм кертте. Әмма...


Икенче таймга да Россия җыелмасы шул ук составта чыкты. Тайм башлануга бер-ике һөҗүм оештырсалар да, алга таба көндәшләр янә Акинфеев капкасына тибә башладылар. Һәм... уңышка да ирештеләр. Дөресен әйтик, җанатарлар ЦСКА капкачысының вакыты-вакыты белән аңлашылмаган гамәлләр кылуын күнегеп бетте инде. Дөнья чемпионатында да шундый ук хәлләр булудан курыкты алар. Булмады. Акинфеевның чираттагы ахмак ялгышы ярдәмендә көндәшләребез алга чыкты. Бары шуннан соң гына Капелло уенчыларны алмаштыра башлады. Алан Дзагоев та, Александр Кержаков та, Денис Глушаков та чыкты. Гол керттерү ярдәм итте: безнекеләр йөгерә башлады. Һәм гол да кертте. Авторы – унике елдан соң җыелма составта калган бердәнбер уенчы Александр Кержаков. Сүз уңаенда, әлеге гол ярдәмендә Кержаков җыелма командада моңарчы иң күп туп керткән Владимир Бесчастныхны куып тотты, хәзер алар исәбендә 26 гол бар.

Алга таба да безнекеләр тизрәк хәрәкәтләнде. Әмма... Унике елдан дөнья чемпионатларындагы беренче уен уртак нәтиҗә – 1:1 исәбенә тәмамланды. Ә бит Бельгия белән Алжирны һич кенә дә кореялеләрдән начаррак командалар дип әйтеп булмый. Бүген туган көнен билгеләп үткән, ләкин җиңү рәвешендәге бүләккә ия була алмаган Дон Фабиога нәрсәдер уйлап табарга кирәк булачак. 


Радик САБИРОВ
Интертат.ру
№ --- | 18.06.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»