поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.05.2014 Милләт

Казанда «Печән базары» флэшмоб-акциясе узды (ФОТО)

Бүген көн дәвамында Казанның Иске Татар бистәсендә «Печән базары» флэшмоб-акциясе узды. Чарага килүче һәр кешегә Иске Татар бистәсе тарихы турында язылган брошюра бирде.

Акция уздыручыларның шартлары буенча, һәр кешенең киемендә бер милли элемент булырга тиеш иде. Андый кием кимәгәннәргә катыргыдан эшләнгән кәләпүш һәм калфак өләштеләр. Әмма “Печән базары”на килүчеләрнең күбесе оештыручыларның шартын үтәгән: чигелгән калфаклар, кәләпүшләр, камзуллар, читекләрдән килгән.

Флешмоб-акциясе өч мәйданда бара.

Беренчесе — ярминкә мәйданы. Базар булгач, күз алдына шау-шу, алыш-биреш, сату-алу килә. Әлеге акция дә шундый форматта уза. Бүген Казанның Иске Татар бистәсенә килүчеләрнең милли бизәнү әйберләре, күн аяк киемнәре, самоварлар һ.б. бик күптөрле кул эшләнмәләрен карау һәм сатып алу мөмкинлеге бар иде.

Тамагы ачкан кешеләргә элеккеге рецептлар буенча пешерелгән татар милли ризыклары, хәләл шашлык та сатыла.

Белемен арттырырга теләүчеләр өчен китапханә мәйданы булдырылган. Ул Кабан күле ярында урнашкан. Монда теләгән китапны укырга яки үзең белән алырга мөмкин иде. Китапларны “Ялкын” яшүсмерләр журналы редакциясе хезмәткәрләре һәм мөмкинлекләре булган барлык кешеләр дә алып килгән.

Акция иртәнге 9да ук башланды. Төшкә кадәр балалар өчен мәйданчык эшләде. Чараның иң кызган вакыты көннең икенче яртысына туры килде. Көндезге икедә уку паркы дип аталган мәйданда әдипләр Фәйрүзә Мөслимова һәм Рабит Батулла белән очрашу оештырылды. Шулай ук акция кысаларында Халисә Ширмән, Марат Кәбиров, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Әхмәдиев һ.б. каләм ияләре белән очрашулар оештырылачак. Алар чарага килүчеләргә үзләренең әсәрләрен укый, аларның сорауларына җавап бирәчәк.

Иҗади мәйданда ирекле микрофон урнаштырылган һәм теләгән кеше аның алдында чыгыш ясый ала.

“Печән базары”на килүчеләргә шигырьләр генә түгел, ә яшь башкаручылар Энҗе Әхмәтҗанова, Фирүзә, Эльнар Байназаров, “Axelle” төркеме җырларын да тыңларга мөмкинлеге булдырылган.

Акцияне, Казан шәһәре хакимияте, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты ярдәме белән, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм «Ялкын» үсмерләр журналы оештыра.

“Безнең бу чараны оештыруыбызның берничә максаты бар. Беренчесе — без татар милли киемнәрен популярлаштырасыбыз, аның ялтыравыклы, алъяпкычлы чүпрәк кенә булмавын, андый күлмәкләрне, аяк киемнәрен көндәлек тормышта да киеп булуын күрсәтәсебез килә, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Гөлназ Бәдретдин. - Икенче теләгебез − Казанда татар урамнарын популярлаштыру. Иске Татар бистәсен, башка тарихи биналарны яңарта башлагач, “Печән базары” тирәсен бөтенләй “онытып” калдырдылар. Ә бит ул урыннар турыдан-туры Тукай белән бәйле. Без, менә шул әйберләрне онытмас өчен, нинди дә булса акция оештырырга кирәк дигән фикергә килдек һәм инде менә икенче ел “Печән базары” флешмоб-акциясен уздырабыз. Былтыр ул Печән базары мәйданында узган иде. Әмма, анда машиналар күп йөрү сәбәпле, быел үткәрү урыны Каюм Насыйри урамына күчерелде”.

Кул эшләре белән шөгыльләнүче, татар милли әйберләрен торгызучыларга ярдәм итү, аларның эшләрен халыкка күрсәтү дә акцияне оештыручыларның максаты булып тора.

Фото: Ильнар Тухбатов


Лилия ЛОКМАНОВА
Татар-информ
№ --- | 23.05.2014
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»