поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.05.2014 Җәмгыять

Үги әни назы

Балалар бакчасында әниләр бәйрәменә җыелдык. Читтә елап торган кыз балага күзем төште. Кызым белән бер төркемгә йөрүче Самира бит бу. Сабый янына килмичә булдыра алмадым. “Бәйрәмгә әнием килми. Варя әнием дә күренми”,– ди кызчык.

Самираның әтисе Шамил, әнисе Айсылу икәнен белә идем. Варя турында бөтен­ләй ишеткәнем булмаганга, аптырашта калдым. Бәйрәм башланып китте. Күзем үз баламда түгел, иртәдән күз яшьлә­рен түк­кән Самирада гына. Ба­ла­ның кәефе юк. Ишеккә үрелеп, кемнедер көтә. Биш минут тирәсе узмады, залга гафу үтенеп, яңа туган сабыен тотып, мөлаем гына хатын кер­де. Шулчак Сами­ра­ның йөзе кояштай балкып китте. Кызчык рә­хәтләнеп биеде, җырлады. Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясалган бүләк­ләрен әнилә­ре­нә тапшырды. Самира да үз чә­чәкләрен соңга калып кер­гән теге ханымга тоттырды.

Баксаң, Шамил белән Айсылу аерылышкан икән. “Шамил белән очрашканда Айсылу башка иргә киткән иде. Мин аның ике кызы барлыгын белгән килеш кияүгә чыктым. Олы кызы авыру, аны махсус интернатта укыталар иде. Шамил белән яшь араларыбыз шактый булса да, тәвәккәл­ләдем”, – дип сөй­ли Варвара ханым.

Очрашулары да гадәти булмаган аларның. “Бервакыт юлда балаларын күтә­реп торучы ирне утырттым. Аның машинасы ватылган. Әмма сабыеның теше сызлаган икән. Табибка ашыгулары иде. Ир-атка ярдәм итәргә булдым”, – ди ул.

– Шамил олы кызы белән табибка кереп киткәч, кеч­кенәсен куеныма алдым. “Әниегез кайда соң?” – дип сорамый булдыра алмадым. “Ул кияүдә, дядя Толик белән яши”, – димәсенме! Балаларны кызгандым. Әти-әнием минем әлеге гаилә белән дуслашуыма каршы иделәр. Әмма кызчыкларны күргәч, үзләре үк аларны якын итте. Дуслашып йөрү озакка бармады, без бергә яши башладык. Ирем шундый әйбәт, тырыш, гаилә җанлы кеше булып чыкты. Кызлары өчен өзелеп тора. Ә мин аларга үз әниләре бирмәгән назны бирергә тырыштым. Икесен дә кибеткә алып барып, матур күл­мәк­ләр алып бирдем. Чәчләрен тарап үрдем. Алар миңа шулкадәр якын кешегә әй­ләнде. Күптән түгел үзем­нең дә кызым туды. Хәзер апалары белән мәш килә­без,– диде ул.

Айсылу әллә нигә бер булса да балалары янына килеп киткәли икән. “Без аның белән дуслар. Кайчак кызларны мәктәптән, бакчадан ала алмаганда аңа шалтыратам. Бәйрәмнәрдә бер-бере­безне котлыйбыз. Беркайчан да кызларны әни­ләренә каршы куймадым. Аларны бик яратам”, – дип сөйли Варя.

Хәзер бакчада Самирадан да бәхетле кызчык юк кебек. Матур күлмәкләр кия. “Бөр­чекле күлмәкне кечке­нә вакытта Варя әнием кигән булган. Шуңа матур мин”, – ди ул.

Ә менә татар хатыны булган Айсылуның кыланмышы бөтенләй башка сыймый. Ничек инде үз балаларыңны ташлап, башка иргә китәргә була? Ярый ла, Шамилгә рәтле хатын очраган. Әгәр ул ше­шәгә үрелгән булса, ба­ла­ларның язмышы ничек хәл ителер иде? Кайчак без, мил­ләткә карап, килен-кияү сайлаган булабыз. Шушындый язмышлар турында ишеткәч, хикмәт кешенең милләтендә түгел, күңелендә, тәрбия­сен­дә икәненә тагын бер кат ыша­насың. Кечкенә вакытта кызларга бигрәк тә ана назы ки­рәк. Үзең исән-сау булып та, газиз­ләреңне чит кеше үсте­рү – башка сыймаслык хәл! Аның каравы Айсылу өен тутырып эт асрый икән. “Бөтен вакытымны дүрт аяклы дусларыма бирәм. Балаларымны ирем­нең икенче хатыны карый. Шамилне көйләп, 11 ел вакытым болай да бушка узды инде. Үземчә яшисем килә”, – ди ул.

Айсылуның үз туксаны – туксан, сүз куертудан мәгънә юк. Әмма кызгандым мин аны. Балалары да үсәр, кеше булыр, үзләрен үстергән Варя әниләренә игелек күрсә­тер, ә менә Айсылу картаймыш көнендә нишләр соң? Гомер бик тиз уза. Картлык дигәнең аның да ишеген шакымый калмас. Менә шулвакытта сабыйлары исенә төшәр. Ә бала күңеле үс­кәндә кичергән авырлыкларын онытмый, рәнҗүләрне саклый бит ул! 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 71 |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»