22.05.2014 Җәмгыять
Табыннар бушап калмасмы?
Украина һәм Кырымдагы хәлләргә җавап итеп, Европа берлеге илләре, аеруча Америка Кушма Штатлары Россиягә каршы төрле санкцияләр куллана. Чикләүләр инде илнең егермегә якын компаниясенә карата гына түгел, аерым шәхесләргә дә кагыла. 48 түрәгә Европа берлеге илләренә баруны тыеп, аларның исәп-хисап счетларын ябарга җыеналар. Украина барысыннан да уздырмакчы: киләчәктә хәтта Россия газыннан баш тарту белән яный.
Түрәләрнең күпмедер вакыт кайбер илләргә бара алмый торуы, кайбер компанияләрнең эш-гамәлләренә матди зыян килү мөмкинлеге күңелне тырнаса да, бу кадәресенә чыдарга була анысы. Ахыр килеп, долларга бәйле рәвештә, Россия кешеләренең һәркайсы диярлек мондый тыю, чикләүләрдән күпмедер күләмдә югалту кичерүенә дә түзәрбез, шәт. Тик менә планетаның 12 мең предприятиесеннән Россиягә ел саен 1 триллион 600 миллиард сумлык азык-төлек кертүне чикләсәләр, ни эшләрбез?
Арттырасы урында... киметәләр
Табыннарбызда чит ил продуктларының артканнан-арта баруы бер бүген генә килеп туган хәл түгел. Илдә барган үзгәртеп коруларның, төгәлрәк итеп әйткәндә, алдын-артын уйлап тормыйча, көймәсе комга терәлгән хуҗалыклар белән беррәттән, гөрләп эшләгән колхоз-совхозларны да бер селтәнү белән юк итүнең аяныч нәтиҗәсе бу. Хәзер инде, узган эшкә салават, диюдән башканы әйтеп булмаса да, Татарстан җирлегендә төрле юллар белән саклап калынган күмәк хуҗалыклар мисалы, аерым алганда, Әтнә, Балтач, Арча, Актаныш һәм башка район хуҗалыклары мисалында бу тагын да ачыграк чагыла. Югыйсә эре инвесторларның миллиардларча сум акчасы хисабына түгел, төгәлрәк әйткәндә, башка хуҗалыкларга да тиешле дәүләт ярдәмен үзләштереп, муеннан бурычка батмыйча гына, үз көчләре белән яши андыйлар.
Хәер, бөтен гаепне инвесторларга гына сылтап калдыру да дөрес булмас иде. Урыны белән инвесторларның да уңай эшләре байтак булды. Хикмәт инвесторда да, күмәк хуҗалыкта гына да түгел. Россиядә авыл хуҗалыгының һаман саен түбән тәгәрәве – ил җитәкчелегенең, йомшак итеп әйткәндә, “керделе-чыктылы” сәясәте нәтиҗәсе дә ул. Хәтта ки аеруча алга киткән илләр дә үз авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәмен ел саен арттыра барганда, Россиядә авыл хуҗалыгына бюджет ярдәме соңгы вакытларда ике тапкыр кимегән.
Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, хуҗалыклар башлыча кредит исәбенә яшәргә мәҗбүр. Бүген хуҗалыкларның гомуми бурычы 2 триллион сумнан арткан. Бәяләр гаделсезлеге дә авылның чабуына ябышкан. Хуҗалыкның ел буе күз текәп үстергән уңышы бер комбайн алырга да җитми. Гаделсезлек күзгә күренеп арта. 2010 елда бер тонна солярка алыр өчен хуҗалык 3 тонна ашлыгын сатса, 2006 елда ул 6 тоннага җиткән, ә бүген 10 тонна гәрәбәдәй бодаен чыгарып бирергә мәҗбүр. Авыл хуҗалыгына кагылышлы нинди генә техника, ягулык-майлау материаллары, запас частьлар, ашлама һәм башка төр кирәк-яракларга бәяләр чамадан тыш югары булсалар да, бүген дә әледән-әле югарырак үрмәләргә маташа. Ә иткә һәм сөткә киресенчә, җае чыгу белән бәяләрне киметергә тырышалар. Хуҗалыкларга табышлы эшләү түгел, очын-очка ялгап бару да авырлаша.
Бурычлар каян килә?
Ким дигәндә, 500 миллион кешене азык-төлек белән тәэмин итәргә сәләтле ил табынындагы ризыкның яртысына якынының чит илләрдән кертелүе – төптән уйлап караганда, фаҗигагә тиң күренеш инде ул. Чит илләрдән азык-төлек кертүне чикләсәләр, бигрәк тә. Андый куркыныч исә көннән-көн күбрәк яный. Америка Кушма Штатлары бу алымны элегрәк елларда да кулланды бит инде. 1980 елда президент Картер СССРга ашлык сатуны чикләп карады. 1998 елда читтән кертелә торган ризык өчен түләү мөмкинлеге калмагач, Россия Америка һәм Европа илләренә гуманитар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Тик, белгечләр әйтүенчә, Россиянең бүгенге хәле андый ук түгел инде. Моңа өстәп, дөньяның күп илләре безнең белән хезмәттәшлекне өзүгә бармаячаклары да ачык. Чөнки чит илләрдә җитештерелә торган продукцияне дә кемгәдер сатарга кирәк бит. Моның өчен бездән дә кулайрак ил, дөньяда булса да, бик сирәктер.
Тик үзебез турында үзебез кайгыртсак, тагын да яхшырак булыр иде. Читтән 40 миллиард долларга продукт сатып алганчы, шулкадәр акча үзебезнең җитештерүче кулына керсә, бигрәк тә.
Мөмкинлекләргә килгәндә, иң беренче чиратта, хуҗалыкларга бурычтан котылырга ярдәм итәсе бар. Элегрәк елларда СССРдагы сыман кулланылган хуҗалыкларның бурычларын чигерү алымын кулланганда да начар булмас иде. Бурычның шулай күпләп җыелуы – аларның гына гаебе түгел бит. Ул бурычларда, иң беренче чиратта, төрле еллардагы дәүләт җитәкчелегенең сикәлтәле сәясәтенең дә өлеше зур. Аннан килеп, мондый ысул үз вакытында дөньяның башка илләрендә дә уңышлы кулланылган. Әйтик, Америка фермерларының бурычы хәттин ашкан бер вакытта килеп туган вәзгыятьне төрле яклап анализлаганнан соң, дәүләт бурычларны гына түгел, ә аларны барлыкка китерүче сәбәпләрне дә юкка чыгарырга карар итә. Уңай нәтиҗә үзен озак көттерми.
Икенче бер хәл. Россиядә банклардан алынган кредитларның процент ставкалары югары. Авыл хуҗалыгы өчен аларны башка илләрдәге кебек үк булмаса да, 8 процентка калдырганда да, максатка ярашлы булыр иде. Бүгенге кредит процентлары авыл хуҗалыгының муенына эленгән элмәк сыман бит.
Россиянең җитәрлек дәрәҗәдә әзерлеге булмаган килеш Бөтендөнья Сәүдә Оешмасына кушылып китүе дә авыл хуҗалыгына зур кыенлыклар өстәде. Чит илләрнең югары җитештерүчән техникасы һәм технологияләре, табигать шартлары, дәүләт ярдәменең бездәгедән шактый югары булуы үзара ярыш шартларында аларга күп өстенлек бирә. БСОга кергәндә бездә тракторларның 70 проценты, комбайннарның 55 проценты күптән инде үзләренең файдалану чиген узган иде. Бүген дә хәлләр шул чама гына.
Кыскасы, Россия авыл хуҗалыгы дәүләттән ярдәм көтә. Башкача булганда, ягъни Европа берлеге илләре, бигрәк тә Америка Кушма Штатлары янауларын гамәлгә ашырган очракта, чыннан да, шактый авыр хәлдә калуыбыз бар.