поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.05.2014 Милләт

Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясендә яңа рәис сайланды

18 апрельдә Т.Новгородның Тимерьюлчылар мәдәният сараенда Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе конференциясе булып үтте. Бу мөһим чарада барлыгы 92 кеше катнашты һәм шуның 60ында тавыш бирү хокукы бар иде.

Әйтергә кирәк, хөрмәтле кунаклар арасында Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Гөлүсә Низаметдинова, Федераль милли-мәдәни автономия вәкиле Миләүшә Шарипова, Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте вәкиле Дамир Гизатуллин, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министры Анатолий Мигунов һәм К.Октябрь районы башлыгы Халит Сөләйманов, К.Октябрь һәм Пильна районнарының хөрмәтле гражданины Нәим абый Абдуллинның булуы, “Татарстан – Яңа гасыр” телетапшыруы журналистларының җиң сызганып эш-ләүләре бу чараның зур әһәмияткә ия икәнен һәм аның актуальлеген дәлилләп торды.

Кунаклар буш кул килмәгәннәр иде. Мәсәлән, БТКның Башкарма комитеты исеменнән Гөлүсә Мәлик кызы озак еллар милли-мәдәни тормышта игелекле хезмәт иткән милләтпәрвәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулар арасында безнең укучыга яхшы таныш булган шәхесләр Рифат абый Ибраһимов, Алим-җан абый Орлов, Зәки абый Валемеев та бар иде.

Күңелле бүләкләү церемониясендә без дә “Ел хатын-кызы-2013” Дипломын һәм матур хатын-кыз сынын иясенә – Рәзилә Ардинат кызы Ахмадуллинага тапшырдык. Исегездә булса, “Туган як” гамәлгә куйган бу исемгә моңа кадәр Мәскәүдән Лемма Гыйрфанова һәм Сергачтан Тәнзилә Паламарчук кына лаек булганнар иде. Сизеп алганыгызча, өченче лауреат та шәһәрдән. Ә бит авылларыбызда да бу исемгә лаек булучы хатын-кызларыбыз юк түгелдер? Әйдәгез, мөлаем ханымнар, вакыт бар әле, бар сәләтегезне, белемегезне һәм тәҗрибәгезне милләтебез өчен кызганмагыз, татарлыгыбызны саклап калуга һәм үстерүгә аларны юнәлтегез. Үз күлмәгем тәнемә якынрак дигәндәй, төп темадан читкә тайпылуымны гафу итегез.

Шунысын да ассызыклап үтмичә мөмкин түгел, Дамир Халилулла улы шәех Равил Гайнетдинның җылы теләкләр һәм үгет-нәсихәтләр белән сугарылган юлламасын делегатлар һәм кунаклар игътибарына җиткерде, ә Гаяз хәзрәт Закировны, озак еллар дини юнәлештә агарту эшләре алып барганы өчен, Равил хәзрәт исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ә Гаяз Салех улы, үз чиратында, автономия эшчәнлегендә кайнаган бер төркем милләттәшләребезне, абруйлы шәхесләребезне Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде. Аеруча олы хөрмәтен Роза ханым Хәйретдиновага белдерде.

Ниһаять, конференцияне алып баручы Попечительләр Советы рәисе Рамил Әхмәт улы Салих-җанов ерак юлны якын итеп килгән барча кунакларны җылы сәламләгәннән соң, сүзне эчке сәясәт министры Анатолий Мигуновка бирде.

- Хөрмәтле татар җәмәгатьчелеге, - дип сүзен башлады Анатолий Николаевич, - безнең өлкәдә күп милләт вәкилләре яши, шактый иҗтимагый оешмалар бар, әмма сез иң активлардан булып торасыз, төбәктә миграцион сәясәтне тәртиптә тотуда да сезнең өлеш зурдан. Бүген менә сез яңадан бергә җыелдыгыз һәм бергәләшеп кабул иткән карарларыгыз барысы да халкыбыз файдасына, төбәгебезнең алга баруына, милләтара дуслыкны ныгытуга булсын иде, - дип тәмамлады сүзен министр.

Шуннан соң автономия рәисе Гаяз Закиров үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлегенә исәп-хисап бирде.

- Без эшләдек, эшләмәдек түгел: газета да чыгардык, китаплар да бастырдык, гомумроссия конференцияләр дә, рухи укулар да, сабантуйлар да, мәдәни конкурслар да уздырдык. Билгеле, эшләмәгән генә хата кылмый. Җитешсезлекләребез дә булгандыр. Шул ук вакытта планда булган кайбер мөһим эшләребезнең дә очына чыга алмадык. Шулар арасында татар якшәмбе мәктәбен яңадан ачып булмады, Ислам үзәге төзелеше тукталды һәм башкасы, - дип сөйләде ул үзенең дәвамлы чыгышында. Ә менә Ревизион комиссиянең исәп-хисабы кыска булды. Узган елда 833 мең сум акча кая тотылганны гына әйтеп үттеләр диярлек.

Уставка үзгәрешләр кертү турында һәм Автономиянең Советына әгъзалар сайлау хакында фикер алышканнан соң, күпчелек тавыш белән алар кабул ителде. Бары тик исемлек буенча Советка тәкъдим ителгән 20 кандидатка тагын ике өстәлде: К.Октябрь районы башлыгы Х.М.Сөләйманов һәм хөрмәтле аксакал Н.А.Абдуллин.

Көн тәртибендә булган сорауларның иң мөһименә - Автономия рәислегенә кандидатлар тәкъдим итүгә җиткәч, бер төштә утырган яшьләр үзләреннән Равил Сәйфетдиновны тәкъдим иттеләр, ә өлкә Диния нәзарәте – Надир Хафизовны, ООО “ЭкоГрад” директорлар Советы рәисен.

Т.Новгород татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Хәмзә улы үз чыгышын кыска тотты. “Яшьтәшләрем минем кандидатурамны бу вазифага тәкъдим иткәч, баш тарта алмадым. Икенчедән, бу юнәлештә аз гына тәҗрибәм дә бар, дусларым да ярдәм ышандыралар. Миңа ышаныч белдерсәгез, мине сайласагыз, хәлемнән килер дип беләм”, - дигән үтенеч-мөрәҗәгать төсмерендә тәмамлады сүзен ул.

Надир Мансур улы һәр сүзен уйлап һәм үлчәп сөйләде кебек. Янәсе, барысы да сүземнең төбен аңласын дип, ашыкмыйча фикер йөртте ул. Шәхсән мин шуны аңладым, олыгая барган саен ничектер милләтеңә, динеңә якыная барасың икән. “Газиз милләтем өчен мин һәрвакыт кайгырып, халкымны кайгыртып яшәдем һәм яшим дә. Әмма соңгы вакытта миңа һаман бер уй тынгы бирми: “Хәлемнән килгән кадәр бөтен мөмкинлекләремне дә бу юнәлештә кулландыммы икән соң?” – дигән сорауга канәгатьләндерерлек җавап таба алмыйм. Чөнки кайдадыр, кайчандыр бу өлкәдә булган мөмкинлекләремне тулысынча файдаланмаганмын дигән хис-тойгылар күңелемне борчып тора. Шуңа күрә өлкә Диния нәзарәте һәм Автономия рәисе Гаяз хәзрәт Закировның хәер-фатихасын алып, мин бу иҗтимагый оешманы җитәкләргә карар кылдым. Бүген мине Автономия рәисе итеп сайласагыз, ышанычларыгызны аклар өчен барысын да эшләячәкмен”, - дип сөйләде Надир Хафизов.

Бу урында шунысын әйтергә кирәк, хәзер Автономия рәисе дүрт елга түгел, ә ике елга гына сайланачак. Уставка керткән үзгәрешләрнең тагы берсе – Башкарма директор вазифасын булдыру иде.

Кандидатлар чыгыш ясаганнан соң, делегатлар Равил Сәйфетдинов өчен 6 тавыш бирделәр, ә Надир Хафизов өчен калган 54 кеше мандатларын күтәрде.

Яңа сайланган рәисне тәбрик иткәндә, Гаяз хәзрәт түбәндәгене ассызыклап үтте: “Бу вазифа тоткасыз чемодан кебек – күтәреп барырга да авыр, ташлап калдырырга да жәл. Моны мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм һәм Надир Мансур улына уңышлар телим”.

Автономия рәисе урынбасарларына өлкә Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров, “Старый Нижний Новгород” территориаль-инвестицион компаниясенең ябык типтагы акционерлык җәмгыяте генераль директоры Валерий Камальдинов, билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты Рамил Салихҗанов, Т.Новгород һәм Дзержинск татарларының җирле милли-мәдәни автономияләре рәисләре Равил Сәйфетдинов һәм Мостафа Фатыйхов, Нижгар татарлары кон-грессы рәисе Гаяр Хәсәнов һәм өлкә “Туган як” милли-мәдәни үзәге рәисе Марат Юнисов тәкъдим ителгәч, Гаяр Абдрахманович Автономия рәисе урынбасары булудан баш тартты һәм аның урынына делегатлар “Туган як” газетасының “Ел хатын-кызы-2013” исемен алган Зилә Ахмадуллинаны сайлады.

Үзәк ревизион комиссия кандидатлары буенча бәхәсләр купмады: Дамир Абызовны (ООО “ЭкоГрад юрист-консультанты), Илнар Колясовны ("Уралсиб" банкының төркем җитәкчесе) һәм Наилә Шигинаны (“РОСТ” кадрлар бизнес-үзәге генераль директоры) бертавыштан сайладылар. Ә Автономия Советы әгъзаларының исемлеге түбәндәгечә:

Зилә Ахмадуллина – Автономия рәисе урынбасары, Олег Әндәрҗанов – “Туган як” газетасы баш редакторы, Зәки Валемеев – билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе вице-президенты, Марат Закиров – “Мама+Я” ачык типтагы акционерлык җәмгыяте (ААҖ) генераль директоры, Гаяз Закиров – өлкә Диния нәзарәте рәисе, Рушан Идрисов – Сергач районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе, Харис Исмаилов – Зур Рбишчадагы Абдулхамит мәчетенең баш имам-хатибы, Валерий Камальдинов – Т.Новгород өлкәсенең Иҗтимагый палата әгъзасы, Шамил Мансуров – “Татарстан - Т.Новгород Сату йорты”ның ААҖ генераль директоры, Шамил Нуриманов – Сафаҗайның Киров исемендәге СПК рәисе, Рамил Салихҗанов – билбаулар белән өлкә көрәш федерациясе президенты, Марат Сафин – Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Равил Сәйфетдинов – Т.Новгород татарларының җирле автономиясе рәисе, Айрат Усманов – Т.Новгородта Татарстанның сату-икътисади вәкиле, Җәфәр Фәйзрахманов – өлкә Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мостафа Фатыйхов – Дзержинск татарларының җирле автономиясе рәисе, Гаяр Хәсәнов – Нижгар татарлары конгрессы рәисе, Надир Хафизов – “ЭкоГрад” ААҖнең директорлар Советы рәисе, Тимур Шарафутдинов – эшмәкәр, Марат Юнисов – өлкә “Туган як” үзәге рәисе, Халит Сөләйманов – К.Октябрь районы башлыгы, Нәим Абдуллин – К.Октябрь һәм Пильна районнарының хөрмәтле гражданины. Халит Мөхәммәтовичны залдан тәкъдим иттеләр, ә Нәим Абдуллович, кыскача әйткәндә, үзе соралды.

Көн тәртибендә булган 10 нчы сорау буенча Зилә Ахмадуллина сүз тотты. Ул кыскача гына Автономиянең киләчәк эшчәнлегенә тукталып үтте. Билгеле сәбәпләр буенча тукталып торган “Мәдинә” нәшрият йорты эшчәнлеген җанландыруны якындагы максат итеп билгеләде, басуга әзер булган һәм әзерләнеп килгән мәрхүм Йолдыз апа Алимова белән хөрмәтле Рифат абый Ибраһимовның китаплары турында әйтеп үтте, 25 нче Т.Новгород сабан туен зурлап уздырырга кирәклегенә тукталды һәм башкасы...

Шуннан соң делегатлар Т.Новгород белән Дзержинскта сабантуйларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен оештыру комитетын булдырдылар һәм аның составын кабул иттеләр.

Конференция тәмамланганнан соң Надир Мансурович Автономия Советы әгъзаларын җыйды һәм аның рәислегендә Автономиянең Башкарма директоры итеп Рамил Әхмәт улы Салихҗановны сайладык. Ә Советның киңәйтелгән күчмә утырышы май урталарында Уразавылда узарга тиеш.

1

2

3
 


О.ӘНДӘРҖАНОВ
Туган як
№ |
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»