поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
06.04.2014 Авыл

Таякның авыр башы авыл халкына төшә

Авыл халкының хәле гасырлардан гасырларга аларның мал, хуҗалык тотуына бәйле булган. Ә соңгы елларда ул хәтта төп яшәү чыганагына да әйләнде. Авыл халкы гаиләсен тукландыру, балаларын киендерү, югары уку йортларында укытып чыгару өчен күпләп мал тотып, ит, сөт продукциясе сатып көн итә.

Агымдагы елның 1 маеннан исә авыл халкының гаилә бюджеты сизелерлек югалту кичерәчәк. Ул “Ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында”гы Таможня берлегенең техник регламентына төзәтмәләр кертелүгә бәйле. Әлеге документ шәхси хуҗалыкта суелган хайван итләрен сатуга чик куячак.

Регламент тудырган кыенлыклар

Әйе, регламентка кертелгән яңа кагыйдәләр күпләр өчен әлегә аңлашылып бетми, кемнәрдер ил җитәкчеләрен авыл халкына салкын карауда, кайгыртмавында гаепли, кемнәрдер канун гамәлгә кертелмичә калыр, дип өмет итә. Бүген авылда яшәүчеләрне 1нче майдан соң итне ничек сату мәсьәләсе, ә шәһәр кешеләрен исә ит һәм ит продукцияләре кыйммәтләнмәсме дигән сораулар борчый.

Әлеге мәсьәләне тулырак күзаллау өчен иң элек Интернет челтәрендәге мәгълүматларга күз салдым.

“Россия Федерациясе Таможня берлегенә керү сәбәпле, агымдагы елның маеннан илебездә мал сую һәм ит продукцияләрен сату буенча Россия авыл хуҗалыгы күзәтүенең яңа техник регламенты эшли башлаячак.

Иң беренче таләп - сатуга китәчәк хайван һәм кош ите махсус ясалган, уңай шартлар тудырылган мәйданда - мал сую пунктларында эшкәртелергә тиеш. Регламент кагыйдәләре буенча рәсми лицензияләре булган терлек чалу пунктлары кеше яшәгән урыннан 300 метр ераклыкта урнашкан булырга тиеш. Аның янында малны кабул итү урыны (скотоприемник) булу мәҗбүри. Шунысы да бар, авыру һәм агрессив хайваннар өчен аерым кабул итү пункты булырга тиеш. Ул гына да түгел суелган иткә экспертиза ясау, малны суяр алдыннан тикшерү өчен, әлеге территориядә ветеринар бүлмәсе булуы да шарт. Бер кат тикшерелгән һәм тамга (клеймо) куелган булуына карамастан, ит базарда кабат ветеринар-санитар экспертиза узарга тиеш,” - дип язылган бер чыганакта.

Гуманлык таләпләре дә фермерларда күп кенә сораулар тудырган. Гуманлык дигәндә, алар малны чалу алдыннан укол ясап йоклатылган булуны күздә тота. Шәхси хуҗалыкта хайванны газаплый-газаплый егып чалу әхлакый нормаларга туры килми дип саныйлар алар.

Газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап табу өчен республикада әлеге мәсьәләгә кагылышы булган белгечләргә мөрәҗәгать иттем.

Техник регламент ни өчен кабул ителде?


Аның әһәмияте нидә? - дигән соравыма Киров өлкәсе һәм Удмуртия республикасы буенча Россия авыл хуҗалыгын күзәтү идарәсенең эчке ветеринар күзәтү бүлеге җитәкчесе урынбасары Татьяна Белоцерковская түбәндәгечә җавап бирде:

“Ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында”гы Таможня берлегенең техник регламенты Белоруссия, Казахстан республикалары һәм Россия Федерациясе арасында бердәм принциплар һәм техник кагыйдәләргә таянып эшләү турындагы килешү нигезендә төзелде. Анда итне җитештерү, сую, саклау, бер урыннан икенче урынга күчерү, сату, маркировкалау, төрү һәм башка бик күп нечкәлекләренә кадәр уйланылган кагыйдәләр каралган.

Бу яңа форма ветеринар иминлекне саклауның Европа таләпләренә туры килә, базардагы тәртипне яхшырта. Базарга нинди ит килеп кергәнен ветеринар лабораторияләр һәм санитар эпидемиология хезмәте күзәтеп торырга тиеш. Әгәр терлеккә күптән түгел генә чебен-чирки сыман бөҗәкләрдән саклау өчен дару сиптерелсә, авырудан терелтү өчен йә булмаса тизрәк үстерү һәм симертү максатыннан махсус дарулар эчерелсә, әлеге дарулар малның организмыннан чыгып бетмичә, ул мал сату өчен суярга рөхсәт ителми”.

Удмуртия үзгәрешләргә әзерме?


Үзем мөрәҗәгать иткән җаваплы урыннарда утыручы белгечләр арасында 1нче майдан үз көченә керәчәк яңа техник регламентның эчтәлеге, “болай-тегеләй булырга тиеш” дигән су буедай яңа таләпләр турында сөйләргә әзер торучылар җитәрлек булды. Ә менә “Бу техник регламент эшли башлагач, Удмуртиядә авыл халкының хәленә керерлек берәр төрле әзерлек эшләре алып барыламы?” - дигән сорауга төгәл җавап бирү түгел, хәтта үз карашын белдерүче дә табылмады, “Әлеге сораулар минем башкарган хезмәткә кагылышлы түгел”, - дип, һәрберсе үтенечемне кире какты. Эзли торгач, Удмуртия кулланучылар берлегенең (Удмуртпотребсоюз) авыл хуҗалыгы азыкларын хәзерләү буенча баш белгече Анатолий Петрович Зайцевның кабинет ишеген шакыдым. Тагын да кире борып җибәрерләр дип өметсез генә янына үттем. “Яңарыш” газетасыннан икәнемне әйтүгә Анатолий Петровичның саф татар телендә аралашуга күчүен ишетеп гаҗәпләнеп калдым. “Милләтем буенча удмурт мин, Можгадан. Гомер буе татарлар янәшәсендә яшәдем, шуңа татар телен генә түгел, барлык гореф-гадәтләрен дә яхшы үзләштердем”, - дип сүз башлады әңгәмәдәшем. “Хәләл ит турында да беләсезме?” - дим килү максатыма якынлашу өчен. “Ансын да...” Базардан хәләл ит сатып алучыларның яңа канун турында борчылуларын әйткәч, баш белгеч, “Бернинди язуы, төрелгән тышлыгы булмаган, дуңгыз итләре белән янәшәдә сатылган, бер үк пычак белән киселгән итнең хәләл булуына ышанасыңмы?” - дип, көлемсерәп куйды. “Мондый ит сатып алу өчен махсус бер юнәлештә генә эшләүче оешмалар, мәчет бар”, - дип өстәде.

- Мине бигрәк тә авыл халкының хәле борчый. Авыллар белән янәшә мал сую пунктлары, суелган малны кабул итү урыннары да юк бит, - дим, төп мәсьәләгә күчеп.


- Әйе, килешәм, һәрвакыт таякның авыр башы авылга төшә. Бу регламентта да ит сатып, үзенә аз гына булса да табыш алырга теләгән авыл кешесенең мәнфәгатьләре бөтенләй искә алынмаган. Илебезнең башка төбәкләре кебек үк, Удмуртия һәм аның районнары үзгәрешләрне бер кыенлыкларсыз кабул итәргә әзер түгел. Бүгенге көндә республикада 41 мал сую пункты эшли. Аларның 3се - ит комбинатларыныкы, 8е - кече ит комбинатларыныкы һәм 20се шәхси хуҗаларның мал сую пунктлары. Удмуртия кулланучылар берлеге системасында ел дәвамында эшләүче 10 мал сую пункты бар. Болардан тыш ике мал сую пункты (Красногорск һәм Кизнер райполары) санитар таләпләр буенча бары тик җәйге вакытларда гына эшли. 8 райпода (Глазов, Яр, Юкамен, Селты, Завьялово, Воткинск, Сарапул, Каракүл районнарында) мал сую пунктлары бөтенләй юк. 2014нче елның май аеннан ит һәм ит продукцияләре куркынычсызлыгы турында регламентка үзгәреш керү сәбәпле, мал сую пунктлары һәм ит эшкәртү цехлары булмаган райполар килешү нигезендә үзләренә якынрак урнашкан башка райполарга беркетеләчәк.

- Анда алып бару өчен дә бит махсус транспорт кирәк, авыл кешесе аны кайдан алачак?


- Сую пунктына маллар ГАЗ-53 махсус автотранспорты ярдәмендә алып барылачак. Авыл кешеләре үзләре бер-берсе белән килешеп, суярга илтәсе малларын бервакытта илтү өчен транспорт чакыртса, ул аларга очсызгарак төшәчәк. Әкренләп бу үз җаена салыныр дип өметләнәбез. Транспорт хезмәте өчен түләү хакы прейскурант буенча булачак, суелган малның тиресе, эчке әгъзалары (субпродукты) белән хисаплашу варианты да бар. Мондый түләү ысулы малларын тапшырырга килүчеләрне канәгатьләндерә, шуңа күрә без бу мөмкинлекне чикләмәдек.

- Узган елда күпме мал үрчетелеп, аларның никадәре сатуга тапшырылуы турында мәгълүмат бармы?

- Дәүләт статистикасы мәгълүматларына караганда, 2013нче елда республикада 38,8 мең баш эре мөгезле терлек (сыерларны исәпкә алмаганда), 35 мең баш дуңгыз, 40 мең баш сарык асраганнар. Барлыгы 28-30 мең тонна ит җитештерелгән. Аларның 10 мең тоннасы сату өчен җитештерелгән. Итнең 30-32%ын кооператив оешмалар җитештергән, ә калганнарын шәхси хуҗалыклар тапшырган.

Моңа кадәр бары тик Кече Пурга, Шаркан, Кез, Дебес райполарында гына малны сую пунктлары эшләде. 2013нче елда түләүле рәвештә 1200 баш терлек суелган.

Ә менә май аеннан сатуга китәсе барлык терлек махсус сую пункты аша узачак. Әлеге хезмәт өчен - 1200 сум (эре мөгезле терлек), 700-800 сум (дуңгыз) түләргә кирәк булачак. Махсус транспорт белән тиешле пунктка кадәр илтү хакы суелганнан соң тәшкил иткән итнең авырлыгына бәйле - 1 кг 2 сум тәшкил итәчәк. Мал сую пунктында итне сатып алу бәясе уртача: сыер ите (симезлегенә карап) 1 кг -135-145 сум, дуңгыз ите 125-130 сум булачак.

- Әлеге үзгәрешләр ит һәм ит продукцияләренең бәясен бермә-бер арттырачак, дигән фаразлар йөри...


- Әлбәттә, мал сую пунктлары хезмәте түләүле булу сәбәпле, иткә хаклар да артачак, бигрәк тә сую пунктыннан ерак яшәүче районнарда. Алып килгән юл озынрак булган саен, ите дә кыйммәтрәк була. Бу беренче чиратта Каракүл, Яр, Селты, Сюмси, Завьялово районнарына кагылачак. Уртача алганда сыер ите 10-15 сумга, дуңгыз ите 8-10 сумга артачак.

Бүгенге көн авылларына күз салыйк. Аларның күбесендә хуҗасыз калып, тимер йозак эленгән йортлар күп. Хуҗалары булганы да элекке кебек берничә оя каз, әллә ничә баш сарык, сыер тотмый инде. Сәбәбен сорасаң: “Хәзер бит авылда яшь гаиләләр аз картлар инде мал карый алмыйлар, шуңа күрә көтүлектә хайван аз. җәен ике атна саен көтү чираты килеп җитә, көтүче ялласаң да, кыйммәткә төшә”, - дип җавап бирәләр. Моңа өстәп, авыл халкын көендерә торган закон-кагыйдәләр дә кабул итеп торсалар, авылларда кемнәр генә яшәргә теләр соң?!

Фикерләр


Базарда сату итүче ханым:
“Мин инде ничә еллар буе “Сенной”базарында ит сату белән шөгыльләнәм. Биредә ит сатучы һәркемнең ит белән тәэмин итүчесе бар. Әгәр яңа регламент эшли башласа, без итне кемнән алачакбыз, кем сату итәчәк, күз алдына китермим”.

Ит сатып алучы Вәсилә ханым:
“Без базарда һәрвакыт Флүрә исемле сатучыдан ит сатып ала идек. Хәзер нишләрбез. Татар кешесе суйган хәләл ит кайдан табарбыз?”

Мал сую, ит эшкәртү буенча шәхси оешмасы юулган Ринат әфәнде:
“Әлеге техник регламентка өстәлгән үзгәреш минем эшкә комачаулык итмәячәк. Киресенчә, ул миңа файдага гына. Чөнки малын суярга кирәк булган кешеләр миңа күбрәк киләчәк. Яңа регламент нигезендә, әлбәттә, таләпләр дә артмыйча калмады. Санитар кагыйдәләр үтәлешен, суыткычларның ничек эшләвен, җиһазларны – барысын да җентекләп тикшерәчәкләр. Минем оешма мондый таләпләргә әзер дип уйлыйм”.
 


Элмира НИГЪМӘТҖАН
Яңарыш
№ |
Яңарыш печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»