поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.03.2009 Җәмгыять

ӘСГАТ СӘФӘРОВ: “МИН КЫРЫС, ӘММА ГАДЕЛ”

ТР Эчке эшләр министры, генерал-лейтенант Сәфәров Әсгат Әхмәт улы Әтнә районының Яңа Шимбер авылында Үгез елында, Үлчәү йолдызлыгында туа. Йолдызнамәдә: “Андыйлар түзем, чыдам, аз сүзлеләр. Үзләренә ышаныч уяталар. Зур физик көчкә ияләр. Алар менә дигән адвокатлар, журналистлар, дипломатлар”, – дип язылган. Бу сүзләр безнең бүгенге кунагыбызга бик тә туры килә дисәм, һич ялгышмам. Үземнән шуны да өсти алам: Әсгат Әхмәтович – гади, тыйнак һәм таләпчән. Казан дәүләт университетын, Русия Федерациясенең ФСБ Академиясен тәмамлаган. Хатыны Луиза Вилсор кызы белән ике кыз – Диана һәм Элинаны, уллары Русланны тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Диана Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаган, Элина бүгенге көндә Англиядә архитектор белгечлегенә укый. Русланга биш яшь.

– Әсгать Әхмәтович, республикада Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы башланды. Эчке эшләр министрлыгы спорт ярышларында гел алдынгы урыннар яулый. Үзегез спортның кайсы төренә ныграк игътибар бирәсез?

 

– Кышын чаңгыда йөрергә тырышам, спиннинг белән кызыксына башладым. Футболга да битараф түгелмен. Соңгы арада волейбол белән “җенләндем”: һәр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе кичке сәгать җидедә мин спорт залында, ветераннар командасы белән икешәр сәгать уйныйбыз. Ат чабышларын карарга яратам. Гомумән,  атлар – минем куанычым һәм горурлыгым. Безнең ТР Эчке эшләр министрлыгының “Динамо” ат-спорт клубы республикада иң яхшылардан санала. Бүгенге көндә  Анчар исемле атыбыз Русиядә иң елдам ат дип табылды, ул безгә кубок алып кайтты. Бу әле беренче тапкыр! Һәр елны туган ягым Әтнә сабантуена ат чабышын карарга  кайтам,  җиңүче атның хуҗасына  махсус бүләк – ТР Эчке эшләр министрлыгының исемле сәгатен тапшырам.

 

– Туган  авылыгыз Яңа Шимбергә еш кайтасызмы?

 

– Елга кимендә бер тапкыр булса да кайтырга тырышам. Әтием шунда күмелгән. 9 май көнне аның каберен зыярәт кылам. Ә әнием Нәкия Фатыйховна, сугыш һәм хезмәт ветераны,  Аллага шөкер, исән-сау, бүгенге көндә Казанда яши. Яңа Шимбердә туганнарыбыз җитәрлек.

 

– Русиянең татарлар күпләп яшәгән район, авылларында милләттәшләребез арасында наркоманнар, авыр җинаять кылучылар бөтенләй юк. Мисалга Ульян өлкәсенең Иске Кулатка районын, Пермьнең Барда районнарын китерергә мөмкин.  Татарстанда татар авыллары ничек яши?

 

– Мин бу сорауга милли яктан гына чыгып карамас идем. Авылларда  гомер-гомергә тәртип, чисталык, бер-береңә ярдәм итү кебек матур сыйфатлар хөкем сөргән.  Авыл мохитендә  наркомания, авыр җинаятьләр кылынырга җирлек тә булмаган. Бу республикабыздагы  барлык авылларга да хас булган. Соңгы вакытта хәлләр бераз үзгәрде, чөнки наркоманнар авылда да күренә башлады. Монда авылларның шәһәрләргә якынаюы да, урбанизация дә, авыл яшьләренең шәһәр гадәтләрен үзләштерүе дә сәбәпче. Дөрес, узган ел нәтиҗәләре буенча Әтнә, Саба, Теләче, Апас районнарында наркотикларга кагылышлы бер генә җинаять эше дә кузгатылмаган. Бу сөенечле күренеш. Арча, Югары Ослан, Мөслим, Чирмешән кебек районнарда берәр эш теркәлгән. Ә менә Баулы, Менделеевск, Нурлат районнарында    наркотикларга кагылышлы җинаятьләрнең саны шактый.

 

– Әсхәт Әхмәтович, әледән-әле маньяклар, педофиллар кылган коточкыч җинаятьләр турында ишетеп торырга туры килә. Ничек уйлыйсыз, безнең илдә андый кабәхәтләргә карата хөкем җәзасы йомшак түгелме?

 

– Кызганыч, тик, чыннан да,  мондый җинаятьләрнең саны бездә генә түгел, дөнья күләмендә елдан-ел арта. Күп еллык тәҗрибә күрсәткәнчә, андый җинаятьчеләр беркайчан да туры юлга басмыйлар. Русиянең премьер-министры Владимир Путин да педофилларга карата хөкем җәзасын көчәйтү турында сүз кузгатты. Җинаять кодексының 132нче маддәсендә мондый җинаять кылучыларга 8 елдан 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган. “Бу статья эшләргә тиеш, бәлки аның түбәнге планкасын күтәрергә кирәктер”, – диде Владимир Путин. Минем фикеремчә, авыр җинаятьләр өчен үлем җәзасын кулланырга кирәк. Үлем җәзасын бетерү ашыгычлык белән кабул ителгән карар дип саныйм. Дөньяда  демократия үрнәге булып та үлем җәзасы кулланыла торган илләр бар.

 

– Сез кырыс министрмы?

 

– Кырыс, әмма гадел. Минем кул астында эшләүче хезмәткәрләр моны яхшы аңлыйлар. Әгәр дә алар тырыш, төгәл, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар икән, мин бик гадел. 

 

– Русиянең бер генә шәһәрендә дә Казандагы кебек интим хезмәтләр тәкъдим иткән стена язулары күрмәссең. Аларның очына чыгу шулкадәр авырмени соң?

 

– Килешәм, мондый игъланнар шәһәрне бизәми. Бу сезне генә түгел, барыбызны да борчый торган проблема. Ләкин ул язуларны бетереп йөрү безнең вазифага  керми.  Ул телефоннарны өзәргә тырышып карадык, Элемтә министрлыгына, "Таттелеком"га мөрәҗәгать иттек. Әмма закон буенча безнең моңа хакыбыз юк икән. Әлбәттә, без кул кушырып утырмыйбыз. Әлеге телефоннар аша хуҗаларын табабыз. Узган ел фахишәлек оештыру очраклары буенча 29 җинаять эше ачтык, фахишәлек белән шөгыльләнгән өчен 357 хатын-кызны административ җаваплылыкка тарттык.

 

– Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы каршында Иҗтимагый шура эшли. Аның эшчәнлеге белән дә таныштырып китсәгез иде?

 

– Иҗтимагый Шура Русия төбәкләрендә беренчеләрдән булып Татарстанда оешты. Аның эшчәнлегендә иҗтимагый, фәнни, мәдәни, дини оешмаларны дәүләт һәм җәмгыять куркынычсызлыгын тәэмин итүче төрле концепцияләр һәм программалар әзерләүгә җәлеп итү кебек максатлар каралган. Бүгенге көндә аның составына республикабызның танылган фән һәм сәнгать әһелләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, оешма җитәкчеләре,  танылган эшмәкәрләр керә. Елга ике тапкыр утырыш уздырабыз, эшләнгән эшләр турында сөйләшәбез.

 

– Сер булмаса, әйтегез әле, ул Шурага кергән шәхесләр арасында кемнәр бар?

 

– Сер түгел, нигә сер булсын. Халкыбызга яхшы таныш булган сәнгать әһелләре Салават Фәтхетдинов, Венера Ганиева, Равил Шәрәфиев, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма конгрессы рәисе Ринат Закиров... Мин бик күп таныш исемнәрне саный алыр идем, алар арасында төрле милләт һәм дин вәкилләре бар.

 

– Әсхәт Әхмәтович! Газета укучыларга теләкләрегезне дә ишетик инде.

 

– Хөрмәтле “Татарстан яшьләре”н укучылар! Татарстан милициясе һәрвакыт халык иминлеге һәм тынычлыгы сагында. Без халык ышанычын һәм ярдәмен тоеп эшлибез. Рәхмәт сезгә. Алда да бергә булырбыз дип ышанабыз. Чөнки явызлыкны бердәм булганда гына җиңеп була. Барыгызның  да йортларыгыз имин, кайгы-хәсрәтсез булсын!

 


Гөлназ ШӘЙХИ
Татарстан яшьләре
№ 24 | 26.02.2009
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»