поиск новостей
  • 19.03 "Ләйлә вә Мәҗнүн" Кариев театры, 18:30
  • 19.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.03 "Ут чәчәге" Кариев театры, 13:00
  • 20.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30
  • 21.03 "Анна Ахматова:Вакыт кайтавазы" Кариев театры, 13:00
  • 21.03 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.03 "Корт" Кариев театры, 18:30
  • 22.03 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 23.03 "Йосыф" Кариев театры, 18:00
  • 23.03 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 13:00
  • 23.03 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17:00
  • 24.03 "Әлифба:Хәрефләр дөньясында" Кариев театры, 13:00
  • 24.03 "Мәдинә" Тинчурин театры, 17:00
  • 26.03 "Мио, минем Мио!" Кариев театры, 18:30
  • 26.03 "Җилкәнсезләр" Тинчурин театры 12:00 һәм 18:30
  • 27.03 "Гөлчәчәк" Кариев театры, 19:00
  • 27.03 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Март
  • Татьяна Водопьянова - дәүләт эшлеклесе
  • Камил Гайнуллин - актер
  • Ренат Вәлиуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Илшат Вәлиулла - язучы
  • Гөлнур Корбанова - шагыйрә
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Кому требуется шпаклевка, обои, по городу Казани также Арск обращаться по тел +7 (917) 266-37-64.
  • Яр Чаллыда 2-бүлмәле фатир сатыла:Яңа шәһәр, 30 комплекс. Мәйданы 52 кв.м. Планировкасы әйбәт - распашонка. Җылы, яхшы хәлдә. Хуҗасы сата. Телефон:8-9631571216
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
Архив
 
13.03.2014 Авыл

Юл кешеләргә дә, кәҗәләргә дә кирәк (ФОТО)

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада барлыгы 3073 торак пункты булса, шуларның 2325е өсте каты юллар белән тәэмин ителгән. “2014 елда республиканың 68 авылына асфальт-бетонлы һәм өсте каты юллар салыначак. Авыл юллары программасы кысаларында 70 гаилә фермаларын юлларга тоташтыру максатыбызның бер өлеше булып тора”, - дип белдерде Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Гомумән алганда, быел Татарстанда 58 юл объекты төзергә ниятлиләр, 25 автомобиль юлы һәм 6 күпер төзекләндереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 2 миллиард сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары Илнур Гарипов билгеләп узганча, әлеге акчаларның 1 миллиард сумы Казан юлларын тәртипкә салуга юнәлдерелсә, калганы республика юлларын төзүчеләр карамагына тапшырыла.

Юл кәҗәләргә илтә

Саба районының Килдебәк авылы халкы авыл юлларына зарланып “Халык контроле” сайтына ачык хат юллаган. “Килдебәк авылы юллары бик начар хәлдә. Бигрәк тә яз һәм көз айларында хәл катлаулана. Тегермәнле урамының башында урнашкан 26нчы йортка кадәрге аралыкта машина белән түгел, җәяү дә үтеп булмый. Авылның кайбер урамнарына таш җәелгән булса да, безнең урам юлларына беркайчан да бернинди дә ремонт ясалганы юк. Асфальт юл сорамыйбыз, эшкә йөрерлек, машина белән чыгарлык итеп таш салсалар да риза булыр идек”, дип мөрәҗәгать итә авылның Тегермәнле урамы халкы.

Хат эчтәлегеннән аңлашылганча, авыл юлларындагы чокырларның тирәнлеге ярты метрга җитә. “Авыл башында яшәүче балаларга мәктәп, балалалар бакчасына барып җитәр өчен юлсыз 1,5-2 километр узарга кирәк. Язын, көзен картлар кибеткә йөрми башлый”, - дип авылдашларының хәлен җиткерә хат авторы. Узган елның ноябрь аенда язылган хатта авылдагы юлларның хәлен күрсәтүче фото да юлланган.



Хат авторы: “Фото юлны грейдер тигезләп киткәннән соң төшерелде” , - дип яза.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, быел республикада салыначак 68 авыл юлының берсе Саба районының Килдебәк авылында булачак. Авылны зур юл белән тоташтырасы төзелешкә 10 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелгән. Беренче карашка, юлсызлыктан интеккән Килдебәк авылы халкына быел бәхет елмая кебек. Чынлыкта, авыл халкына шатланырга иртәрәк әле, чөнки авыл юллары программасы кысаларында төзелеп тапшырылачак бетон өслек Килдебәкне түгел, ә авыл янында урнашкан кәҗә фермасын шәһәр белән тоташтырачак икән.

Килдебәк авылында яшәүче үз исемен атамауны үтенгән ханым, авылдан ерак түгел урнашкан 12 000 баш кәҗәгә исәпләнгән ферманың әле күптән түгел - ике-өч ай элек кенә ачылуын сөйләде. Аның сүзләренә караганда, авылда өч катлы унбер сыйныфлы мәктәп, балалар бакчасы эшли. “Ел саен авыл эчендә берничә метр юлны рәтләп торалар, кыш көне кардан чистарталар, булдыра алганча карыйлар инде”, - дип авыл юлларыннан “канәгать” булуын сөйләде ханым.

Юлның булуы да начар

Саба районының Килдебәк халкы юлсызлыктан зарланса, Мамадыштагы Дүсмәт авылында асфальт юлның булуы халык өчен уңайсызлыклар тудыра.

Мамадыш районы белән Кукмара районын тоташтыручы региональ дәрәҗәгә ия булган юл аша хәрәкәт итүче автомобиль агымының төп өлеше – йөк машиналары. “Киров өлкәсенә дә, Уфага да, Казанга да безнең аша баралар. Машиналар бик зур тизлек белән йөри. Авыл уртасында сыер, тавык-чебешләр генә түгел, өлкән кешеләр дә, балалар да машина астына эләгә”, - дип сөйләде Дүсмәт авылында яшәүче Сания Митрофанова. Аның сүзләренә караганда, моннан егерме еллар элек авылны әйләнеп уза торган автомобиль трассасы салырга җыенганнар. Җир эшләре тәмамланып, балчыктан дамба да күтәртелгән булган. Су үткәргеч торбалар салып, юлның өске катламын гына җәясе калган. Ләкин төзелеш эшләре туктатылган. Intertat.ru газетасы корреспонденты ачыклаганча, Мамадыш районының Дүсмәт авылы аша уза торган юл GPS системасында авыл уртасыннан түгел, ә саланы әйләнеп уза. Димәк, чынбарлыкта төзелеп бетмәгән юл гамәлдә кулланыла торган юллар исәбендә санала дигән сүз.

Татарстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Дүсмәт авылының Татарстан урамы буйлап 1,6 километрга сузылган юлда куркынычсызлык чаралары күрелгән, киләсе елларда авылны әйләнеп уза торган юлны төзеп бетерү ихтималы бар дип белдерделәр. “Төзелеш эшләре районда салына башлаган юллар ясалып беткәч, финанслау күләме һәм юлның әһәмиятлелегеннән чыгып, планга кертеләчәк. Авыл уртасында җәяүлеләр юлны аркылы чыгу өчен махсус зебра бар, урамның ике башында автомобильләр тизлеген чикли торган, рөхсәт ителә торган максималь тизлек – сәгатенә 40 километр гына дигән юл билгеләре куелган”, - дип язып җибәрделәр безгә министрлыктан.

Бутыйларны салып аттык, хәзер туфли киябез

«Дәүләт авыл юлларын төзекләндерүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын яхшы аңлый. Бары тик юллар гына авылларны саклап калачак», - дип белдергән иде республика Премьер-министры Илдар Халиков үзенең бер чыгышында. Соңгы елларда авыл халкын юллар белән тәэмин итү мәсьәләсе үз чишелешен таба башлады. 2010 елга кадәр бу юнәлештәге эшләр сүлпән барса, соңгы өч елда гына да Татарстанда 165 торак пункт юллары яңартылды. Узган елны федераль һәм республика программалары буенча 60 авыл юлы төзелгән. Гомер гомергә юлсызлыктан интеккән авыл халкы юллы булуларына ышанып бетә алмый: “Хәзер авылда туфли киеп йөрибез. Бу көннәрнең киләчәгенә ышанмаган да идек. Урамның бер ягыннан икенче ягына чыгып булмый иде элек. Резин итекләргә ябышкан кызыл балчыкны әле дә онытып бетереп булмый, шул кадәр үзәккә үткән”, - дип искә ала элеккеге вакытларны Мамадыш районының Ташлыяр авылында яшәүче Полина Сергеева.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә караганда, республиканың барлык торак пунктларын төзек юллар белән тәэмин итү өчен тагын берничә ел вакыт кирәк. «Бу эшчәнлекне тулысынча без 2016 елның 1 гыйнварына кадәр төгәлләргә тырышырбыз», - дип ышандырды министр. Әмма шул ук вакытта авылларны юллы итү мәсьәләсе турыдан туры акчаларга бәйле булуын искәртә Ленар Сафин.


Алена НИЗАМОВА
Интертат.ру
№ --- | 12.03.2014
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»