19.02.2014 Мәдәният
21 февраль - Раушания Юкачеваның бенефисы
21 февральдә 19 сәгатьтә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында Салават Юзеевның “Ут күршеләр” спектакле белән Татарстанның халык артисты Раушания Юкачева бенефисын билгеләп үтә. Бенефис актрисаның 55 яшьлек юбилеена багышлана.
Раушания Юкачева - татар театры сәнгате үсешенә шактый зур өлеш керткән Хафизовлар театраль династиясе вәкиле. 1981 елны актриса Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң Әлмәт Татар дәүләт драма театрына җибәрелә. 1983 елны Галиәсгар Камал театрының баш режиссеры Марсель Сәлимҗанов яшь артистканы үзенең данлыклы труппасына чакыра.
Чибәрлеге, таланты, сәхнәдәге үзенә генә хас сөйкемлелеге белән кыска гына вакыт эчендә ул яшьләрнең кумирына әверелә. Р.Юкачева башкарган Зөлфия – «Зөлфия» К.Әмиров, Гайни – «Бәхетсез егет» Г.Камал, Зөһрә – «Таһир – Зөһрә» Ф.Бурнаш, Гөлзирәк – «Кичер мине, әнкәй» Р.Батулла, Әминә – «Ләйсән ире Хәсән» Ю.Сафиуллин, Сәкинә – «Мирас» Г.Каюмов, Нина – «Тол ханымда тукталыш» Э.Лабиш һәм башка рольләр тәнкыйтьчеләр тарафыннан югары бәяләнделәр.
Раушания Юкачева төп рольне башкарган спектакльләр, гадәттә, озын гомерле була. Шундыйлардан актриса Фирдәвес ролен башкарган Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” һәм “Тагын казан егетләре”, Сәрби ролен башкарган Фәтхи Бурнашның “Яшь йөрәкләр”, Саҗидә ролен башкарган Туфан Миңнуллинның “Диләфрүзгә дүрт кияү” спектакльләрен атарга мөмкин.
Юкачева иҗади эшчәнлегеннән тыш административ хезмәттә дә уңыш казанды: ун ел дәвамында ул “Балачак” театр-студиясен җитәкләде, аннары театр директоры урынбасары һәм соңрак яңадан оештырылган Казан филармониясе директоры булып эшләде. Бүгенге көндә Раушания Хөснетдиновна Татарстан Республикасы театр эшлеклеләре берлеге рәисе урынбасары һәм М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты директоры.
Салават Юзеевның «Ут күршеләр» спектаклендә Раушания Юкачева Бикә ролен башкара. Бу спектакль Камал театрының күптән түгел булып узган премьераларыннан берсе һәм аның да гомере озын булырга охшап тора.