|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2014 Милләт
Шартнамә: алга бару, әллә артка чигенешме? (Сораштыру)15 февральдә Татарстан белән Россия арасында беренче Шартнамә төзелүгә 20 ел тулды. Аның беренчесе – 1994 елда, икенчесе исә 2007 елның 26 июнендә имзаланды. Ул 2010 елда гамәлдән чыгачак. Анда: “Татарстан үз Конституциясен, салымнарын, Милли банкын булдыра, республика ватандашлыгын гамәлгә кертә, башка төбәкләр, дәүләтләр белән аралашып, тышкы икътисад мөнәсәбәтләрен үзе оештырып, эшен алып бара ала”, – дип язылган иде. Россиядә, Татарстаннан кала, Федераль үзәк белән мондый федератив килешү төзегән башка төбәк булмады. Шартнамәгә карата төрле караш яши: берәүләр аны сәяси тормышның феномены дисә, икенчеләр моны артка чигенеш буларак кабул итә. Ә сез ничек уйлыйсыз: Шартнамәнең файдасы булдымы?
Рафаил ХӘКИМОВ, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры:
– Бу эштә катнашкан кеше буларак, ике якны да килештереп, Шартнамәне имзалау никадәр авыр булганын яхшы беләм. Без Мәскәүдән кайтып кермәдек, каршылык зур иде. “Ничек инде Татарстан белән шундый документ имзалансын?!” – дип аһ-ваһ килделәр. Дөрес, безнең яктан башта таләпләр күп һәм алар катгый иде, ләкин тарткалаша торгач, кайбер маддәләрдән баш тартырга туры килде. Ельцинга басым көчле булды. Безгә Сергей Шахрай, Станкевич бик каршы иде. Ләкин аннары алар да сынды, килеште.
Василий ЛИХАЧЕВ, РФ Дәүләт Думасы депутаты:
– Бүген дәүләт белән бер урыннан бер кеше тарафыннан идарә ителә. Мондый сәясәт моделе яши алмый. Ил җитәкчеләре дә дәүләтнең бу шартларда үсә, алга бара алмаганына төшенә бара. Бу очракта Татарстан белән Россия арасындагы төзелгән Шартнамә, аның нигезендә барлыкка килгән мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе бик тә ярап куяр иде.
Флюра НИЗАМОВА, журналист, хәзер Башкортстанда яши:
– Миңа Шартнамә әллә бар, әллә юк. Татарстан республикадан читтә яшәүче милләттәшләргә ярдәм итәргә хокуклы, дип язылган. Менә монысын гамәлдә мин дә, авылдашларым да әллә ни сизми. Гап-гади мисал: китапханәгә барасың, яңа китаплар юк. 60-70 нче елларда чыккан татар китапларын күз карасы кебек саклыйлар. Башкортстандагылар Казанга карап, Татарстанның амбициоз проектлар башкаруына, “Менә бит Мәскәү Татарстан белән исәпләшә”, – дип соклана. Ә мин кайчак ТР Дәүләт Советы сессиясен тыңлыйм, гел Мәскәүне кабатлау, алар әйткәнне эшләү кебек тоела. Белмим, бәлки, чыннан да, федератив рәвештә яшәү мөмкинлеге булса, Татарстан аяк терәп хокукларын яклый алыр. Әлегә Мәскәү агаен тыңларга туры килә.
Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы:
– Әгәр дә тулы мөстәкыйльлек ягыннан карасак, Шартнамә имзалау – чигенеш. Ә федератив моделен булдыруда, ныгытуда Татарстан белән Россия арасындагы Шартнамәне зур адым итеп кабул итәм. Татарстан белән мондый Шартнамә төзеп, Россия федератив дәүләт буларак халыкара стандартларга якынлашты. Бездән соң 3 ел дәвамында башка төбәкләр дә шундый Шартнамәләр булдырды. Ләкин сәяси вертикаль аркасында килешүләр юкка чыкты. Өченче Шартнамә төзелмәсә, каршы чыксалар, Россия унитар дәүләткә әйләнәчәк.
|
Иң күп укылган
|