поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.01.2014 Җәмгыять

Ике хатын алган – башы чәчсез калган

Психологлар, әйләнә-тирәләрендә хатын-кызлар күп булганда, ирләргә яшәве рәхәтрәк булуын раслаганнар. Чөнки ирләр, ни дисәң дә, хатын-кызларга караганда азрак. Гаилә башлыгын – әти (ир) кешене хатыныннан тыш кызлары, үз әнисе, каенанасы, хатынының сеңлесе (балдызы), апасы, үз сеңлесе һ.б. (чын хәрәм – гарем!) чорнап ала. Һәм алар, кагыйдә буларак, барысы да аны үзенчә ярата, хөрмәт итә.

Психологларның әйтүенчә, ир-ат ул хәрәмдә яшәүгә күнеккән, тик, кызганычка, кайбер ирләр аңа чит-ят хатынны да кертүгә каршы килмиләр икән. Монысы инде башкарак нәрсә, аны күп хатынлылык дип (киңрәк мәгънәдә алганда) атарга мөмкин.

Соңгы вакытларда күп хатынлылык турында еш сөйлиләр. Кемгәдер ул бары тик кызык кына, кем өчендер әһәмиятле, ә кемгәдер җан җәрәхәте салучы мәсьәлә. Бер үк вакытта берничә хатын белән яшәүне яклаучылар төп аргумент итеп ирләрнең табигатьләре белән полигам булуларын китерәләр. Хәләл җефетеннән тыш, тагын бер-ике сөяркә тотучылар өчен менә дигән сылтау бу. Димәк, шулай тиеш, дип фикер йөртәләр алар. Ә ул ирләрнең хатыннары шулай тиеш дип кабул итәме соң әлеге хәлне? Кайбер очракларда хәтта бер-берләренең барлыкларын да белмәскә мөмкиннәр алар. Сөяркәләр, белгән очракта да, түзәргә мәҗбүрләр, чөнки алар, килер бер вакыт һәм ул, үзенең хәләлен ташлап, миңа өйләнер дип өмет итәләр. Нәтиҗәдә, никахсыз балалар туа. Алар турында олылар иң соңгы чиратта гына уйлыйлар. Менә бу безнең россиячә күп хатынлылык була инде.
Шагыйрьләр тарафыннан «кешелекнең иң гүзәл яртысы» дип күкләргә чөелгән хатын-кызның иренең гомерлек, бердәнбер яры буласы килә. Тормыш иптәшенең башка хатын-кыз белән чуалуына, бик сирәк очраклардан тыш, ризалашучылар юк. Хатын-кызларның бик азы гына, байлыкны беренче урынга куеп, җитәрлек күләмдә акча кайтарып торса, иренең читләр тирәсендә бөтерелүенә күз йома. «Мал да ашаган җиренә кайта» дигән гыйбарәне төп принцип итеп алган хатыннар да бар. Бу очракта шулай ук беренче урынга матди кызыксыну чыга. Ә гомумән алганда, күпсанлы сораштырулар нәтиҗәсендә, Россия хатын-кызларының ирләрен башка берәү белән дә бүлешергә теләмәгәнлекләре ачыкланган. Ләкин шулай булса да, Дәүләт Думасы депутатлары, алар арасында В.Жириновский да бар, ирләргә беренче хатыннарыннан аерылмаган хәлдә икенче, өченче хатын белән рәсми рәвештә никахка керү мөмкинлеген хәл итүне сорап тәкъдим белән чыкканнар. Төп дәлил итеп, депутатлар илдә хатын-кызларның ирләргә караганда 11 млн га күбрәк булуын, нәтиҗәдә 300 меңгә якын баланың никахсыз дөньяга килүен китерәләр. Рамзан Кадыйров күп хатынлылык мәсьәләсен уңай чишү яшь тол хатыннар һәм гаилә кору өчен лаеклы ир таба алмаган хатын-кызлар мәнфәгатьләрен яклауга ышанычлы адым булыр дип саный. Рәсми яктан чын мәгънәсендә бу мәсьәлә бары тик гарәп илләрендә генә хәл ителгән. Әмма аларда халыкны социаль яклау системасы һәм икътисад гаилә алып баруның нәкъ менә шушы үзенчәлегенә яраклаштырып корылган. Россиядә бөтенләй башка вазгыять һәм ул бер мизгел эчендә Гаилә кодексына мондый хәлиткеч үзгәрешләр кертергә мөмкинлек бирми.

Мөмкинлек булмау кануннарга гына түгел, ә яшәү шартларына да карый. Бездә ике (өч, дүрт) хатынына аерым йортлар, һич булмаса аерым фатирлар булдырып, һәрберсен дә бер үк дәрәҗәдә матди яктан тәэмин итә алырлык ирләр санаулыдыр. Булган очракта да алар шулай яшәргә теләрме икән?! Күп хатынлы ирләрнең хатыннарын барысын бер өйгә, хәтта бер бүлмәле фатирга җыеп яшәтү очраклары билгеле. Кайда монда романтика һәм бу төрдәге гаилә (әгәр шулай дип атап булса) кемгә дә булса күңел тынычлыгы китерәме икән?! Бер дустымның танышы – ислам динен тотучы татар кызы, институт тәмамлаганнан соң, гарәп егетенә кияүгә чыкты. Ире әйбәт кенә кеше булып, алар яхшы гына яшәп киттеләр. Озакламый көтеп алган кызчыклары да туды – дөнья түгәрәкләнде. Әмма көннәрдән бер көнне аяз күк йөзен болыт каплап ала – сөекле ире икенче хатын алырга теләвен, аны да хәләле кебек үк яратуын хәбәр итә. Яшь хатынның ул вакытта ниләр кичергәне билгесез, әмма ул, күпмедер уйлаганнан соң, ризалык бирә. Әллә ирен бик нык яраткан, әллә башка берәр сәбәбе булдымы – билгесез, әмма ике хатынлы гаилә барлыкка килде. Озакламый яшь хатын да бала тапты. Яшәү шартларын яхшыртырга мәҗбүр булдылар – ир өч бүлмәле фатир сатып алды. Тагын күпмедер вакыттан соң гаиләдә өченче хатын пәйда булды. Өчесе дә укыган, белемле, эш урыннарында мактаулы, дәрәҗәле кешеләр. Өч татар кызы, бер-берсен уздырышып, гарәп иренә бала алып кайта башладылар. Хуҗалыкта эшне бүлеп алып баралар икән: берсе ризык әзерләү өчен җаваплы, икенчесе балаларны бакчага, мәктәпкә илтә, дәресләрен караша, өченчесе өйдәге чисталыкны кайгырта. Ир-ат күзлегеннән чыгып караганда, идиллиядер инде бу. Ә хатын-кызлар? Җавап бирүе кыен.

Ислам дине бу мәсьәләгә бик четерекле якын килә. Коръәндә: «Күңелегезгә ошаган ике, өч яки дүрт хатынга өйләнегез. Әгәр дә барысына карата да бертигез дәрәҗәдә гадел була алуыгызга шикләнәсез икән, бары тик бер генә хатынга яисә кол кызга (аны коллыктан коткару максатында) өйләнегез», – дигән юллар бар. «Бик теләсәгез дә, сез бервакытта да берничә хатынга бер үк төрле карый алмаячаксыз». – Монысы да Коръәннән. Димәк, икенче гаиләне булдыру ул – бик җаваплы эш. Күпме генә гадел булырга тырышса да, ир кеше барлык хатыннарына карата бер үк төрле карый алмый, барыбер берәрсен ныграк яратачак. Шуңа күрә, ислам кануннары буенча иң дөрес һәм дини күзлектән чыгып караганда, иң акыллы никах бер хатынлы никах дип санала. Икенче, өченче хатынга өйләнү ислам хокукы тарафыннан рөхсәт ителә, әмма аңа карата билгеле шартлар куела. Яңа никах мөнәсәбәтләренә керү беренче хатын бала таба алмаганда, сугыш яки башка берәр афәт сәбәпле илдә хатыннар саны ирләр саныннан артып киткән яисә ир кеше беренче хатыны белән физиологик яктан туры килмәгән очракта мөмкин дип санала. Әмма төп шарт булып ир-атның ике гаиләне дә матди яктан бер үк төрле тәэмин итә алуы тора.

Татар халкы элек-электән күп хатынлы никахларга бик сак караган. Икенче хатын алуга чын мәгънәсендә ихтыяҗ булган очракларны калдырып, ир кешенең бары тик үз мәнфәгатьләрен, теләкләрен кайгыртуга караганнарын гына алыйк. 16-17 яшьлек кызларны, ирексезләп, 50-60 яшьлек картларга икенче, өченче хатынлыкка бирүне халык өнәп бетермәгән. Ә инде модага ияреп кенә икенчегә өйләнүчеләрдән, сөяркә тотучылардан ачы көлгәннәр. Татар халкында шундый мәкальләр бар: «Ике хатын алган каргыштан үләр», «Сөяркәне макта, хатын белән тор», «Аең-кояшың уртак булсын, ирең уртак булмасын» һ.б. Бу урында бер мәзәк искә төшә. «Бу буран буранмыни, менә минем өйдә буран дисәң дә буран!» – дип әйткән ди күз ачкысыз буранда күлмәкчән килеш урамга чыгып утырган бер агай. Ник дисәң, аның өендә дүрт хатыны чыр-чу килеп сугышалар ди... 


Лилия ГАЗИЗОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»