09.01.2014 Икътисад
Казаннан чәчәк ясап буламы? (Эшмәкәр Таһир Дәүләтшин белән әңгәмә)
Мәскәү белән Казанны тоташтырырга тиеш булган тизйөрешле тимер юл магистрале тирәсендәге бәхәсләр куера бара. Казан эшмәкәре, икътисад белгече Таһир Дәүләтшин исә, магистраль төзүгә каршы килмәсә дә, аның Татарстандагы өлешен үзгәртергә тәкъдим итә. Моның нәтиҗәсендә Казан киңәеп, икътисадый яктан үсәчәк һәм ахыр чиктә Югары Ослан районы Казанның иң матур районына әйләнәчәк. Үзенчәлекле проект авторы белән сөйләшеп алырга булдык.
– Таһир Габдрәшитович, Татарстан тагын бер зур масштаблы федераль проектта катнашырга ниятли. Дөрес, ул кызу бәхәсләр һәм шау-шу да тудырды, тик киләчәктә әлеге тимер юл магистрале барыбер төзеләчәк дигән ышаныч бар. Кайберәүләр моңа аяк терәп каршы булганда, Сез проектның файдасын күрәсез. Нәрсәдән гыйбарәт соң ул?
– Бер тәүлек эчендә Казан станциясе аша ерак арага йөрүче 30лап пассажир һәм 80гә якын шәһәр яны поезды уза. Товар ташучылары йөздән артык, аларның һәрберсе 50-60 вагон өстери. Пассажир поездларын уздырып, товар ташучы составлар Казан янында бик күп вакытын әрәм итә. Россиядә аларның уртача тизлеге сәгатенә 7 чакрым булса, Казан тирәсендә ул җәяүлеләр тизлегеннән дә түбәнрәк – якынча 2не генә тәшкил итә. Моны хәл итү өчен, экологик халәтне һәм Казанның үсешен күздә тотып, пассажир һәм йөк ташу поездларын шәһәрдән чыгару мөһим. Әйтик, М7 трассасыннан төньяккарак китеп, Яшел Үзән янындагы Кызыл Яр бистәсеннән башлап Биектауны узып, Калинино авылына кадәр 60 чакрым юл төзесәк, без әлеге проектның нәтиҗәсен күрәчәкбез. Болай эшләү поездларның йөрү тизлеген арттырыр һәм Казан тирәсендәге юлны бушатыр иде. Ә Казан эчендәге тимер юлларны шәһәр җәмәгать транспорты буларак кулланырга кирәк.
Бу проект киләчәктә Мәскәү–Екатеринбург тизйөрешле магистрален төзү өчен менә дигән башлангыч булып та торачак әле. Тәкъдим ителгән проект башкала янында 40 чакрымга сузылган уникаль сәнәгать мәйданы төзергә мөмкинлек бирә. Вакыт узу белән әлеге мәйданда Казанның күпчелек сәнәгать оешмалары күченергә мөмкин. Предприятиеләр заманча логистикалы урында урнашачак, чөнки янәшәдә генә федераль трасса белән тимер юл була. Әлеге урын Коры Елгадан бераз төньяктарак М7 трассасы белән кисешкән җирдә булыр дип күз алдына китерәм. Анда Казанның төп тимер юл вокзалын торгызып, метро төзү зарур. Болар тормышка ашса, башкаланың яңа генпланын күз алдына китерергә була.
– Бүгенгесе ярамыймыни?
– Генплан ул – шәһәрнең алга таба үзгәрүен күздә тотучы документ. Безнең түрәләр исә аның ел саен яңасын төзи. Казанны читләтеп узган тимер юл аның эчендәге күп кенә сәнәгать предприятиеләрен читкә чыгарачак. Ә алардан бушаган җирләргә күп кенә объектлар һәм парклар төзергә булыр иде, димәк шәһәр үсәчәк, матурланачак дигән сүз. Казаннан 20 чакрымга кадәр булган Идел яры буйлап та төрле объектлар сафка бастырырга мөмкин. Шулай иткәндә башкаланың Идел буе һәм Киров районнары инвесторлар өчен кызыгырлык урынга әвереләчәк. Бу проект Казанда булган һәм алга таба төзеләчәк тимер һәм автомобиль юлларын, метроны күздә тотып, уңайлы шәһәр транспорты системасын булдырырга ярдәм итә. Яңа тимер юл магистрале Яшел Үзән белән Биектау районнарының сәнәгать үсешенә зур йогынты ясар иде.
– Тәкъдим ошар дип уйлаган очракта да, ирексездән, моны төзү өчен никадәр акча кирәк булачак соң, дигән сорау туа. Тагын да күбрәк инвестицияләр сорала дибезме?
– Россиядә бер чакрым тимер юл төзү 50-300 миллион сумга төшә. Димәк, әлеге проектны тормышка ашыру өчен 10-20 миллиард сум кирәк булачак. Масштабын исәпкә алсак, ул кадәр зур акча түгел бу. Моның өчен республика һәм инвесторлар акчасын куллану әйбәт булыр иде. Cоңыннан исә “Россия тимер юллары” белән килешеп, шәһәр эчендәге тимер юлларны Казан карамагына тапшырырга була. Казан читендәге предприятиеләргә йөк составларын төнлә – башкаланың электр транспорты эшеннән туктагач кына кертергә тәкъдим итәм.
– Хакимият тарафыннан тәкъдим ителгән проект Сезгә нәрсәсе белән ошамый? Түрәләр белми әйтмиләрдер бит инде?
– Әлеге проект башкалабызны Иделдән тагын да ныграк аерачак, ә безнең төп байлыгыбыз – шул елга ярлары. Казанны Иделдән ераккарак итеп Биектау һәм Лаеш районнарына таба киңәйтү торак-коммуналь хуҗалык инфраструктурасын һәм транспорт схемасын төзүгә авырлыклар тудыра. Моңа өстәп, Иннополис һәм Смарт-сити сыман проектларның да шәһәр архитектурасына тискәре тәэсир итәчәген әйтергә кирәк. Ә менә Идел елгасы буенча җәелдергән очракта, Казанны зурайтмыйча да ярты миллионга якын кешене шунда урнаштырырга була. Аның өстеннән Югары Осланга таба күпер төзү дә күп кенә проблеманы хәл итәчәк. Алга таба барыбер ул Казанның бер районы булыр иде. Яңа тимер юл Елга портының язмышына да уңай тәэсир итә ала. Аны Юдино бистәсе тирәсенә чыгарып, шунда заманча бизнес-үзәк ясарга була. Элеваторы белән елга порты, тимер юл станциясе, М7 автомобиль трассасы – болар барысы бер урында булса, Казан уникаль мегаполиска әйләнәчәк. Ә инде хәзерге Елга портыннан алып Победилово һәм Юдино бистәләренә кадәр җирләрне төзесәк, аэропорттан шәһәрнең иң ерак читенә дә тиз арада килеп җитәргә мөмкинлек ачыла. Проект башлангычында аз күләмдә бюджет акчасы сорый, ул шәхси инвесторлар өчен бик кызыклы булачак. Бүген тизй өрешле тимер юл магистрален төзергә яки төземәскә дип бәхәсләшергә кирәкми, без мондый кыйммәтле проектларда катнашырга әзер түгел. Хәзер моннан да мөһимрәк, аз чыгымнар сорый торган, әмма зур нәтиҗәләр бирәчәк эшләр бар.
– Таһир Габдрәшитович, хәзерге вакытта болай да төзелешләр тукталмый бит, Татарстан төрле проектларны тормышка ашыра. Әйтик, шул ук Иннополис һәм Смарт-ситига өметләнәләр...
– Бүген Идел елгасының Юдинодан алып Победилово бистәсенә кадәр яры сугыштан соңгы вәзгыятьне хәтерләтә. Без һаман да шул Казансудан әллә ни ерак китә алмыйбыз. Иннополис белән Смарт-ситины искә төшердек, ә бит аларның Стратегик инициативалар агентлыгыннан килгән финанс чыганакларын кулланырга мөмкин. Акчаны дөрес кулланган очракта, 5 елдан соң инде без бөтенләй икенче төрле Казанны күрербез. Ул инновацион шәһәрчекләрнең бернинди техник-икътисадый нигезләмәсе юк. Кама Аланы районында һәм Дәрвишләр бистәсендә калкып чыгарга тиеш булган фән шәһәрчекләрен генә искә төшерик. Әгәр без шушы Иннополис һәм Смарт-сити проектларын Казан тирәли төзеләчәк тимер юл магистрале белән Идел елгасы яры буенча башкаланың үсеш генпланын бәйли алсак, федераль дәрәҗәдәге уникаль проект эшләр идек. Бу тормышка ашса, Казан дөньяның иң матур һәм яшәү өчен уңайлы шәһәрләрнең берсенә әйләнер иде.