• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
  • 10.03 Раяз Фасихов. "Пирамида". 17:00
Туган көннәр
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • Казан, Дементьева ур., 31 йорт адресы буенча урнашкан булмэне "снимать итәргә" бирәм. 7 мең сум. 89274419792 Тулырак: http://matbugat.ru/ads/
  • Оренбургский тракт 140г йортында урнашкан фатир арендага бирэм. Ор яна жиhазлар - натяжные потолки, 2х спаль кровать,кресло, 2 шкаф купе,телевизор, микроволновка, стираль машина, яна кухонная гарнитура, холодильник, остэл, урындыклар. Бэясе 14 мен+ квартплата. Тел. 8927 40 95375
  • Сдам или продам комнату в коммуналке после ремонта.на ул. Бр.Касимовых.рядом рынок,остановка,магазин пятёрочка, сбербанк.на длительный срок.без посредников. 89510640840.
  • 2 кыз Казанда Назарбаева яки Павлюхина урамнарында вакытлыча торыр очен гостинка эзли. 6-12 мен тирэсенэ. 89503282206 Риэлторларга борчымаска
  • Рено Дастер сатыла. Передний привод. 2013 елгы. 93 мен км. Бер хужа. Яхшы хэлдэ. 460 мен сум. 89046605908 ватсап.
  • Кул Гали тирэсеннэн 1-2 булмэле квартира эзлим 89083480943
  • Актаныш. 1С 8.3 программасында бухгалтерияне алып бару тэртибен ойрэтэм. Авыл хужалыгы, тозелеш, бюджет оллкэсендэ эш тэжрибэм бар. Бэясе килешу буенча. Телефон номеры +79088618406.
  • Каклаган урдәк кирәк иде ике данә. тел 89172568152
  • Сатам электроплитэ (идель) Арзан 89173931425
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552

 

 
Архив
 

27.12.2013 Җәмгыять

Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

Россиякүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре үткәргән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Россия халкының күпчелеге (85 процент) Яңа елга смартфон яки планшет бүләк итүләрен тели. Респондентларның 15 проценты яңа ноутбук йә булмаса фотоаппарат турында хыяллана.

Шул ук вакытта Россия халкының бәйрәмнәрдә якынча 8 мең 113 сум акча сарыф итәргә җыенулары да ачыкланган. Узган ел бу сумма 7 мең 428 сумны тәшкил иткән. Әлеге акча, нигездә, бүләкләр алуга (2 мең 853 сум), бәйрәм табыны әзерләүгә (2 мең 824 сум) тотылачак. Россия халкының 30 проценты җитәкчесеннән дә бүләк (премия) өмет итә икән. Сораштыруда катнашучыларның өчтән бере (35 процент) җитәкчеләреннән премияне үзләре сорап алмакчы. Ә сез Яңа елга нинди бүләк көтәсез?

Алисә Җамалиева, “Татар радиосы” ди-джее:

– Аллага шөкер, бар әйберем дә бар. Алай, бу кирәк, теге кирәк, дип сайланып йөрмим. Нәрсә бүләк итсәләр дә ризамын. Тик үз-үземә бүләк ясарга өлгер­дем инде. Машинаның штатный сигнализациясе генә бар иде, ә автозапуск куйдырырга башта кирәк дип тапмадым, аннары җае чыкмады. Ниһаять, шушы көн­нәрдә,тәвәккәләп, шушы бик уңайлы әйберне ясаттым. Бүләк бирү – ул бик күркәм күренеш. Кайчакта кечкенә генә әйбер бирсә­ләр дә, сөенәсең бит. Шуңа күрә, бәйрәм төсмере кертү өчен, бүләк бирүне дә, бү­ләк алуны да хуплыйм. Яңа елда акча санаганым юк. Чама белән генә тотарга тырышам. Без дә премия көтәбез инде. Ә менә “премия” ди­гән бүләк бармы-юкмы икә­нен без гыйнвар аенда гына белербез, мөгаен. Премияне үзем сорап алмас идем.

Ләйсән Әсхәтова, КФУның “Идарә һәм территориаль үсеш” институтының фәннәр кандидаты, укытучы:


– Яңа елда бүләк бирүгә уңай карыйм. Аеруча чын күңелдән һәм кешенең те­ләген үти алырлык бүләкләр тапшырырга яратам. Шәх­сән үзем Яңа елда бөтен те­ләкләремнең тормышка ашу­ын һәм өр-яңа матур машина бүләк итүлә­рен телим. Бәйрәмнәрдә якын­ча 10-15 мең сум акча тотарга исәп­лим. Бу айда премия алдым. Ләкин, бирмәсәләр, премияне үзе сорап ала торганнардан түгелмен.

Зилә Гыймазова, Татарстанның студентлар хезмәт отрядлары үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч:


– Яңа елда бүләк алгач, күңелләр күтәрелеп китә. Бү­ләк алышу бәйрәм рухы өсти. Яңа елда күңел могҗи­залар көтә. Шуңа күрә бүләк тә оригиналь булырга тиеш. Эш бәясендә түгел бит. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Бүләк сайлаганда акча санарга яратмыйм. Күңелемә охшаганын, кешенең рухына, хол­кына туры килә торган бүләкләр сайларга тырышам. Гадәттә, Яңа елга еллык премия бирелә. Аның күлә­ме җитәкчедән тора. Премия бирелмәгән икән инде, димәк, эшләвең дә шулайрак булган. Шәхсән үзем әлегә хезмәт хакы алмадым. Азрак премиясе дә булыр дип өметләнәбез.

Роберт Шәймәрданов, шагыйрь, автор башкаручы:


– Иҗатка, шигърияткә мөкиббән кеше буларак, Яңа елга яңа чыгасы китабым дөнья күрсә – миңа иң зур бүләк инде. Бәйрәмдә бүләк бирүгә уңай карыйм. Дистә еллар буе килгән балачак куанычы белән чыршы астыннан Кыш бабайдан бүләккә уенчык, тәм-том алу халыкта олыгайгач та югалмады. Бәйрәмнәрдә акчаны күпме кирәк, шуның кадәр тотарга уйлап торам. Пре­миягә килгәндә, көткән кеше көтсен. Миңа алай аерым бүләк бирүче булмады. Андый гадәт юк бит инде ул. Профсоюз оешмасыннан ба­лаларга биргән кебек уенчык йомшак ат белән кәнфитле пакет бирделәр. Шунысына да рәхмәт инде. Сабыйларча күңелне күрә беләләр.

Әлфия Сафина, тәрҗемәче:


– Яңа елда бүләк бирүне кирәк санамыйм. Яңа ел, гомумән, мөселманнар өчен ят бәйрәм. Шуңа күрә аңа әллә ни игътибар бирмим. Акча туздыруны әйт­кән дә юк. Ә менә премиягә килгәндә, аны бәйрәм алдыннан ел саен бирәләр. Быел да, алдык. Бирмичә калсалар да, сорап йөрмәс идем.  


Ватаным Татарстан
№ 223 | 27.12.2013
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№18 (864630) / 27.12.2013 23:38:07

Хэзер мэктэптэ урын юк бит инде. андагы укытучыларны урыннарыннан куптарып та алып булмый. мэктэп журналында эшлэгэн бар анысы...

№17 (864626) / 27.12.2013 23:12:23

журналист, сине мәктәп журналы көтә! журналист ич син!

№16 (864623) / 27.12.2013 23:07:43

Безгэ дэ юк пока булэк дигэннэре. котэбез. шундый кыйммэтле булэкне алгач соенербез инде. акча да юк, булэк тэ. китми булмас идэн жуарга.

№15 (864588) / 27.12.2013 21:33:54

Ха-ха-ха, Дүшәмбе 1нче апрель түгелдер бит!!! 21:34,

№14 (864586) / 27.12.2013 21:23:40

Татмедия нужэли булэк таратты?????
Кит аннан? Белми дэ калдык. Кемнэр алды сон!

№13 (864585) / 27.12.2013 21:20:54

Эта была шутка! Душэмбе чын булэклэр булачак!!!

№12 (864583) / 27.12.2013 21:14:30

Татмедиа булэгенен нэрсэсенэ аптырадыгыз? Аннан тагын нэрсэ котэргэ була инде? Мин ул булэкне Тандем каршындагы чуп савытына ташладым да балама Карусельдэн кереп нормальный Кыш бабай булэге алдым!

№11 (864582) / 27.12.2013 21:11:42

кем аны бездән сорап торды соң. Кичтән юк иделәр, иртән уянсак, бар. Аксак Тимер явы кебек булды бит алар.

№10 (864576) / 27.12.2013 21:03:07

Татмедиа-үзегез чәчеп үстергән җиләк. Ни чәчсәң шуны урырсың. Шулай булгач, бизгайбә))))))))))))))))))

№9 (864574) / 27.12.2013 20:56:08

Канэгатьсез, син анлап бетермэгэнсен бугай. Алар аны узлэренчэ бик креативно, дип уйлыйлардыр инде. Еще без наданнар, шуны да анламыйбыз, имеш. Европада анлыйлар, дип сугэрлэр иде эйтсэн узлэренэ.
Минем беренче реакция: мыскыл итэлэр, дип уйладым. Аннан сон, берэрсенен чумарасы инде бу, дидем. Аннан сон, ышанмыйча, ботен жирен янадан карап чыктым: берэр билет юкмы циркка или Яна ел бэйрэменэ дип. Аннан сон, эйлэндереп-эйлэндереп карадым да, чэен пешереп эчеп карадым - обычный грузинский такта чэй.
Юмор оценили, господа, а где подарок-то?

№8 (864570) / 27.12.2013 20:37:09

Кем кирәк ди аларны. Тик алар яши бирә, үрчи бирә. Ашатып кына бетер, эшләп кенә өлгерт. Гәҗит-журнал алардан башка да чыга ул.

№7 (864567) / 27.12.2013 20:28:58

Канәгатьсез, кемгә кирәк ул Татмедиагыз? Беркемгә дә кирәк түгел! Паразитлар алар!!!

№6 (864564) / 27.12.2013 20:22:08

Татмедиа бүләге, дигәннән. Уйлап биргәннәрме соң аны, уйнапмы? Балаларга бер шоколад салсалар да ярар иде әле. Өйгә кайтырга оят. Балалар күчәнәч көтә. Иртәгә үз балаларын циркка алып барасылар, ди. Ястык кадәр күчтәнәчле капчык биргәннәр имеш үзләренекенә. Безнекеләргә ярар дигәннәрдер инде күчтәнәчсез дә. Сез әнә шул хәчтерүш ат, безгә реклама эшләгез, акча табыгыз, без аны туздыра белербез диләр микән. Балалар өчен бер мәртәбә чыршы бәйрәме оештырсалар да харәм булмас. Ай-яй саран икән бу Татмедиа.

№5 (864562) / 27.12.2013 20:15:31

Бүләк, шулкадәр дә юмартланма инде син!

№4 (864554) / 27.12.2013 20:05:08

Минем бүләк бирер кешем юк. Үзем дә бирмим. Бала-чагага пакет кына бирәм.

№3 (864548) / 27.12.2013 19:45:26

Гажэп бит э!
Эле премия бирэ торган урыннарда бар икэн.

№2 (864544) / 27.12.2013 19:27:15

Булэк дисэн дэ булэк булган ул! Минем ир курде дэ Эшендэ бигрэк хормэт итэлэр икэн, диде. Зато аларнын эшеннэн шундый кыйммэтлене бирделэр. Шунысы гына кыен булды.

№1 (864541) / 27.12.2013 18:43:53

Җәмәгать! Татмедианын яңа ел буләген курдегезме? Нишләп анда геркулес та салмаганнар, берәрегез белмиме?

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D