• 18.02-20.02 "Казан" бию ансамбле концерты. Камал театры, 19.00
  • 21.02 "Туган тел" әдәби-музыкаль очрашу. 15.00
  • 25.02 Ваһапов йолдызлары фестивале. Филармония. 18:30
  • 27.02 "Бәхет кошы" мюзиклы Әтнә дәүләт театры. Казан. "Әкият" курчак театры сәхнәсе. 18.30
  • 28.02 "Туган тел" телеканалы концерты. Казан. Филармония. 18.30.
  • 02.03-04.04 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". Уникс. 17:00
  • 02.03-07.03 Фирдус Тямаев "Җиде малай идек". КСК "Уникс"
  • 10.03 Раяз Фасихов. "Пирамида". 17:00
Туган көннәр
  • 20 Февраль Булат Бәйрәмов
  • 20 Февраль Булат Сруров
  • 21 Февраль Аммар Аль-Анси
  • 22 Февраль Эльза Хамматова
  • 22 Февраль Илназ Кадыйров
  • 22 Февраль Әзһәр Шакиров
  • 23 Февраль Айдар Галимов
  • 23 Февраль Госман Садә (1949-2014)
  • 23 Февраль Флүн Мусин (1939-2009)
  • 23 Февраль Әнгам Атнабаев (1928-1999)
  • Казан, Дементьева ур., 31 йорт адресы буенча урнашкан булмэне "снимать итәргә" бирәм. 7 мең сум. 89274419792 Тулырак: http://matbugat.ru/ads/
  • Оренбургский тракт 140г йортында урнашкан фатир арендага бирэм. Ор яна жиhазлар - натяжные потолки, 2х спаль кровать,кресло, 2 шкаф купе,телевизор, микроволновка, стираль машина, яна кухонная гарнитура, холодильник, остэл, урындыклар. Бэясе 14 мен+ квартплата. Тел. 8927 40 95375
  • Сдам или продам комнату в коммуналке после ремонта.на ул. Бр.Касимовых.рядом рынок,остановка,магазин пятёрочка, сбербанк.на длительный срок.без посредников. 89510640840.
  • 2 кыз Казанда Назарбаева яки Павлюхина урамнарында вакытлыча торыр очен гостинка эзли. 6-12 мен тирэсенэ. 89503282206 Риэлторларга борчымаска
  • Рено Дастер сатыла. Передний привод. 2013 елгы. 93 мен км. Бер хужа. Яхшы хэлдэ. 460 мен сум. 89046605908 ватсап.
  • Кул Гали тирэсеннэн 1-2 булмэле квартира эзлим 89083480943
  • Актаныш. 1С 8.3 программасында бухгалтерияне алып бару тэртибен ойрэтэм. Авыл хужалыгы, тозелеш, бюджет оллкэсендэ эш тэжрибэм бар. Бэясе килешу буенча. Телефон номеры +79088618406.
  • Каклаган урдәк кирәк иде ике данә. тел 89172568152
  • Сатам электроплитэ (идель) Арзан 89173931425
  • Лаеш, Имәнкискә. Үгез ите сатыла: ботлап та, өлешләп тә. Телефон: 89178754552

 

 
Архив
 

23.12.2013 Җәмгыять

Идеаль ир нинди була? (Сораштыру)

Татарстан хатын-кызлары өчен идеаль ир кешенең нинди булуын ачыклаганнар. Бу хактагы сораштыруны “Head­Hunter” порталы уздырган. Нәтиҗәләрдән күренгәнчә, рес­публикада яшәүче гүзәл затлар идеаль ир кеше җи­тәкче яки директор, эшмәкәр, дәүләт хезмәткәре, юрист, программист, табиб, баш инженер, йөртүче яки энергетик вазыйфаларын башкарырга тиеш, дип саный икән.

Алай гына да түгел, хатын-кызларның 21 проценты фике­ренчә, ул аена 50 мең сумнан да ким булмаган күләмдә акча да эшләргә тиеш. Гүзәл затларның 28 проценты 24 меңнән 32 меңгә кадәр акча эшләүче ирләрне дә идеаль дип саный. Өч проценты исә идеаль булу өчен ир кеше аена 100 мең сумнан артыграк акча эшләргә тиеш, дип белдергән. Ә сез ничек уйлыйсыз, идеаль ир-ат нинди була?

Гүзәл УРАЗОВА, җырчы:


– Идеаль ир кеше, берен­чедән, хатын-кызны яратырга, аңа, гаиләсенә, балаларына карата игътибарлы булырга тиеш. Икенчедән, тормышка карашы төпле булып, гаи­ләсен тәэмин итә алуы мөһим. Тәртипле, уңган-булган кеше акча эшләү ягын карый инде ул. Күләменә килгәндә, ул һәр гаилә өчен төрлечә. Акча күп булса да бетә, аз булса да җитә. Кайбер кешеләр күп булуына карамастан, канәгать түгел. Кайбер кешеләр 50 мең сумга да рәхәтләнеп, шатланып, бәхетле булып яши. Өченчедән, ир кешенең яраткан эше булсын. Бөтен кеше җитәкче булып бетә алмый. Кемдер заводта да эшләргә тиеш. Иң мөһиме – ул эш ир-егетне ир итеп күрсәтергә тиеш. Минем өчен идеаль көчле зат ул – минем ирем. Илдар – безнең театрның директоры да, минем махсус җитәкчем дә, продюсерым да. Без һәр­вакыт бер-беребезнең күз алдында.

Лилия КАДЫЙРОВА, “Татаркино” оешмасының матбугат хезмәте җитәкчесе:


– Минем өчен булачак иремнең иҗади кеше булмавы, төпле белемле булып, җирдә нык басып торуы мө­һим иде. Шуңа күрә танышканда аның һөнәренә игътибар иттем: ул төзелеш институтын тәмамлаган. Үзем кебек үк иҗади булган, һавада очып йөргән кеше белән тормыш кора алмас идем. Ә хез­мәт хакына гомумән дә игътибар итмәдем. Хәзер дә күпме хезмәт хакы алганын төгәл белмим. Ул акчасын тиененә кадәр гаилә өчен тота. Күпме булса, мин шуңа риза. Ир ке­шенең яхшы эш хакы алуы, әлбәттә, гаилә өчен дә, хатын-кыз өчен дә әйбәт инде. Әмма 50 меңнән ким ала икән, аның белән тормыйм, дип әйтмәс идем. Мине лаеклы яшәтер­лек шартлар тудырса, шул җит­кән. Минемчә, кеше зур хез­мәт хакы алып, җитәкче урында эшләсә дә, яратма­саң, аның белән яшәп булмыйдыр. Һәрвакыт минем һәм балабызны аның өчен беренче урында булуын бе­ләм. Шунысы – иң мөһиме.

Нәфисә ХӘЙРУЛЛИНА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:


– Ир кешенең күпме акча эшләве мине гомумән кызыксындырмый. Иң мө­һиме – ул интеллектауль яктан югары үсештә булырга, бу сыйфаты буенча миннән югарырак дә­рәҗәдә торырга тиеш. Аның ныклы терәк була алуы мө­һим. Янәшәмдә һәрвакыт ышанычлы җилкә барлыгын тоярга телим. Акчага килгән­дә, миңа әллә ни күп кирәкми. Бу тормышта лаеклы итеп яшәвемне тәэ­мин итәрлек булса, шул җиткән.

Сәвия ГАЛЛӘМОВА, шәхси эшмәкәр:


– Булачак иремнең үзем­нән күбрәк акча эшләвен һәм үзе чын-чынлап яраткан эшне башкаруын телим. Танышканда моны махсус белешәчәк­мен. Ир кешенең гаилә өчен җаваплылыкны үз өстенә алуы мөһим минем өчен. Хә­зер хатын-кызлар машина да йөртә, җитәкче вазыйфалар да башкара, хәтта гаилә башлыгы вазыйфасын да үз кулларына ала. Хатыны иреннән күбрәк акча эшләп, ире – хатын, хатыны ир урынында торган гаиләләрне беләм. Бу – шулкадәр ямьсез күренеш. Мин хатыннарның үзе телә­гән эш белән шөгыльләнүенә, шәхси эш алып баруларына да, машина йөртүләренә дә каршы түгел. Әмма үзләренең хатын-кыз булуларын оныталар кайчак. Моңа юл куюлары белән ирләр дә гаепле. Шуңа күрә минем өчен идеаль ир ул – ир булып тора белгән, үзенең дә, хатын-кызның да бәясен белә торган, миңа ир-ат вазыйфаларына якын да килергә рөхсәт итми торган, мине яратучы, тырыш, гадел кеше. 


Ватаным Татарстан
№ 218 | 21.12.2013
Ватаным Татарстан печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№108 (865052) / 01.01.2014 16:12:21

мин бит берни аңлатмадым, № 68гә № 70 аңлаткан белән килештем генә. Бернинди сүзлектә ул сүз юк дигәнгә генә җавап бирдем.

№107 (865049) / 01.01.2014 15:14:20

син умничат итеп утырма,выкрутаслар язып. кәнкритне итеп, татарча аңлат,алай белгеч булгач.идеал ир турында сүз. идеаль сүзенең кайсы төркемгә кеүе турында түгел,диссертасия язганда язарсың теркемнәрең турында...
татарча яз. словарьдан мин үзем дә укый алам,батаник.

№106 (865047) / 01.01.2014 14:36:29

/Идеал - ул исем сүз төркеме: Минем идеалым бар. Мой идеал.
Идеаль - ул сыйфат сүз төркеме. Русчадан калька. Идеальный мужчина. Идеаль ир./ бик дөрес аңлатылган. 1956 елда чыккан русча-татарча сүзлектә дә шулай язылган. Кемгәдер ошау-ошамау - икенче мәсьәлә.
Идеаль кеше буламы-юкмы турындагы бәхәскә килгәндә, минем уйлавымча, "идеаль" камил дип тәрҗемә ителә алмый. Һәркемнең үз идеалы була. Кем өчендер тыныч холыклы ир идеал,кем өчендер сугып ега, суырып үбә торганы кирәк. Кемгәдер озын буйлылыр ошый, кемдер бик озыннарны шыксыз дип саный. Камил "ул-фэрештэлэр кебек гонаhысыз,дию пэрие кебек эшчэн,Чынгыз хан кебек батыр h.б"

№105 (865041) / 01.01.2014 14:15:13

Мыруда идеал ир-Р.Закиров,идеал хатын-Иркэ!

№104 (864806) / 29.12.2013 15:00:06

кайгырма,Далвастукта марҗалар җитәрлек. бүген кытайның ничә мең ире Далвастукта марҗа белә яшәп яталар. так ышту рәсәй халкы арта башлар.

№103 (864786) / 29.12.2013 06:54:12

ИР, мактанма. Болай әйткәндә Россияда яшәвегезгә сөенеп кенә торыгыз. Кытайда 200 миллион иргә хатын җитми икән, УЗИ аркылы карап, кыз булса аборт ясыйлар, малайларны гына табалар ди, шулай булгач аларда бөтенләй хатын-кыз калмаска мөмкин, Һиндстанда да шул ук хәл, ирләр гомер буе хатынсыз яшиләр. Юкка анда тумаганмын, бер ирне дә якын китерми кукраеп йөрер идем.

№102 (864783) / 29.12.2013 01:23:23

Үләм, ялгышкандыр син Гүзәл, "5 меңгә дә рәхәтләнеп яши" дип әйтүеңдер))

№101 (864780) / 29.12.2013 01:01:57

АВЫЛЫГЫЗГА кайтсам,барлык авыл катыннарын кәнәгәтләндерә алырмын төсле. Үгез булдырганны нигә әле мин булдырмаска ДИ.

№100 (864777) / 29.12.2013 00:29:03

курку хисе ЮК, сыер көтүенә дә бер үгез җитә!

№99 (864775) / 29.12.2013 00:24:49

Идиаль ир ЮК,Юк,ЮК

Кирәгегез дә юк.

№98 (864772) / 29.12.2013 00:10:10

Элбэттэ, бик дөрес!

№97 (864771) / 29.12.2013 00:10:09

Ят жаныем бик вакыт-хыялына ярата белгэн кешенне алып. Э шулай да эйтим эле hэр кеше узенчэ ярата-яратунын стандартлары юк hэм миллэттэн дэ тормый hэм карамый да.Ике кешенен фантазиялэре туры килуе генэ кирэк -вэт так. Хэерле тоннэр!

№96 (864766) / 28.12.2013 23:59:58

КАЯН КИЛСЕН ДИ ТАТАРГА ЯРАТУ.Вәт Марҗушкалар ярата беләәә.

№95 (864764) / 28.12.2013 23:50:42

Оендэ ни булсада унган хатын урамга чыгып жилпеми ул. Дурт аякл атта абына дилэрме -эле!? Берен ялгшканда -берен юл биреп акыллы гына тормышны жайлап жибэрэ алсалар ир белэн хатын менэ шунда була инде тату матур тормыш. Бер ата-анадан туган балалар да акыллары булмаса бересеннэн бересе гаеп табып ачуланышып йорилэр. Мондый мисаллар тормышта бик куп. Э ата -анага нинди хэсрэт бу очракта. Ир белэн хатын икесе ике мохиттэ тэрбиялэнеп усэ,шуна курэ дэ мэхаббэтлэрен саклар очен барлык чараларны да кулланырга тиешлэр. Бу ике якка да кагыла. Эгэр инде син тиеш тэ мин тиешкэ китсэ анда мэхэббэтнен эзе дэ юк минемчэ. Чонки яратышып гаилэ корасын икэн узен турында онытып анын турында уйлап яшэгэннэр куберэк ота. Гаилэ дэ нык,мэхаббэттэ ботен балалар да бэхетле hэм узлэре дэ эти эни мисалында бэхетле гаилэ корачаак мин мона бик ошанам чонки тэжрибэм житэрлек. Жырдагыча берен очен берен улэрлек итеп ярата белу узе бер бэхет.Э ярата белу ул сойгэнен очен яшэу.

№94 (864760) / 28.12.2013 23:33:52

91 мин хуплыйм сезне.шулай шул-бик азынды хатын кыз заты.Гупчем кубесе диеп эйтуем.

№93 (864759) / 28.12.2013 23:32:11

Син тилмерерсең. Вчю, мин әйттем.

№92 (864750) / 28.12.2013 23:06:55

Хай дивана №92,хатынга кем тилмерсен ди,алар белән колхоз кырындагы салам кебек бөтен җир шарын басты. АРттан чабалар,алдыбыздан чабалар,сезгә ни кирәк бездән,кайчан туктарсыз икән безнең арттан чабуыгызны. Безгә сезнең кебек хатын кирәкми,кирәк булса Европадан алып кайтабыз менә дигәннәрен. ВЧЮ !

№91 (864744) / 28.12.2013 22:39:22

ИР, синең хатынга тилмергәнеңне беләбез без. Ләкин хатын сиңа тәтемәс, үлгәнче күрмәссең.

№90 (864735) / 28.12.2013 22:29:26

Васаби,сыер сотсез булырга тиеш тугел.
Сыерны бит сот очен тотабыз.
Ит кенэ кирэк булса,угез генэ тотар идек.

№89 (864733) / 28.12.2013 22:24:37

Хатын-кызлар савучылар гына алар. Сөтсез сыер эләксә, кых итәргә әзер торалар. Һәм сөтлерәк сыер эзләргә китәләр.

№88 (864731) / 28.12.2013 22:20:41

"Ирне ир иткэн дэ хатын-юк иткэн дэ хатын"
Хатынын хур иткән дә ир, гүр(иясе) иткән дә ир.

№87 (864723) / 28.12.2013 20:53:07

Ир булган кеше, хатыны кеше итуен котеп ятмый ул,Берэу!
Аны ялкау ирлэр уйлап чыгарган.

Э кешелэр идеал була алмый берничек тэ.Идеал булмаган кое бер-беренэ карата ихтирамлы хэм туземле булу кирэк.

№86 (864677) / 28.12.2013 14:58:09

Берэу!

Идеаллар бәдрәфтә. Бәдрәфтә булмаганнарын бәдрәфкә кертеп мочит итәбез!

№85 (864675) / 28.12.2013 14:34:16

Мина калса идиаль ир генэ тугел,гомумэн идиал кеше юк. Чонки идиал кеше ул-фэрештэлэр кебек гонаhысыз,дию пэрие кебек эшчэн,Чынгыз хан кебек батыр h.б башка шундый капма каршы сыйфатлага ия булырга тиеш. Юкка гына "Ирне ир иткэндэ хатын-юк иткэн дэ хатын диеп эйтмэгэннэрдер инде борынгылар. Идал иттереп курсэтэ ала торган хатын лэксэ-тучно hэр ирдэн идеал ир чыга. Элбэттэ монын очен олы сабырлык hэм акыл кирэк. Чонкки hэр эдэм баласына ходай уз рухын биргэн. Менэ шул рухны куреп ала белер очен яннарына пар да яраткан. Араларыбызга шэйтан коткысы кермэслек итеп тату, матур, парлы булып яшэргэ язсын

№84 (864606) / 27.12.2013 22:19:07

Хатын-кызлар идеал ирләрне үз хыялларында гына тудыралар. Тормыш капма-каршылыклар белән үрелеп бара. Хыяллары бу каршылыкларга килеп бәрелгәч, идеал да чәлпәрәмә килә. Һавадан җиргә төшегез инде, хөрмәтле хатын-кызлар!

№83 (864602) / 27.12.2013 22:11:00

Күзәтүләрдән чыгын шуны әйтергә мөмкин: идеал ирләр булмый. Бик кызганыч.

№82 (864527) / 27.12.2013 15:14:36

ир, син үзең дә 90 төрле исем белән язасың. Инде Тукранга бәйләнә башлагансың икән. Кешегә приказ бирәсе җиңел ул. Тормышыңны үзгәртәсең килсә, үзгәртүне үзеңнән башла.

№81 (864509) / 27.12.2013 07:48:53

сэлэм тукран,нихэллэр?кырык исем астында язасын,язуын матур гына,бер исем белэн генэ яз эле.

№80 (864507) / 27.12.2013 07:01:22

Идеаль ир, син бит виртуалда!

үз ана телен белмәгәннәр,урысча аңлата башлыйлар?! тел белгечләре татар телен белмиләр мени?
идиал - хыйялларда гына була торган, дип тәрҗемә ителә бугай...

№78 (864405) / 26.12.2013 09:37:24

Тукран, әйтәм ич мин бар!!!

№77 (864402) / 26.12.2013 07:52:16

Минемчә идеал - татарча "камил" була (совершенный), бөтен яктан да килгән. Мин үзем тыныч холыклы, акыллы, эчми-тартмый торган ирне идеал саныйм, тик андый ирне очратканым булмады.

№76 (864398) / 26.12.2013 02:01:35

Бу " идеаль" дигэн суз мина бер дэ ошамый , ни татарча тугел, ни урысча тугел, бернинди словарьдэ дэ юк узе, каян алып яздыгыз сон аны?
Эйе, матур анлаткансыз, кэнишне, лэкин мине ышандырмадыгыз.
Менэ карагыз
Идеал - представление о совершенстве, которое, будучи высшей целью и образцом, определяет способ мышления и деятельности человека.
Идеал- образ человека, являющегося образцом для других.
Татарча идеаль дип сойлэшергэ тиеш тугелдербез бит инде без.

№75 (864386) / 25.12.2013 22:30:50

Ычкырлы ыштанны салдырыр өчен,ирнең кесәсендә кайчы булырга тиеш. Үз ыштанын да сала алмаган катын,катын түгел инде ул.Марҗа кызларының ыштаны булмый,шуңа күрә аларны яратабыз.Ыштаны булмаса татар кызын да яратырбыз кебек тоела.

№74 (864385) / 25.12.2013 22:25:40

Юююююк шул,без идеаллар,тач идеаллар гына калдык.МАрҗа эзлибез,татаркадан туйдык.

№73 (864383) / 25.12.2013 22:20:18

Ирләр, бичаракай, синең бу язмаң үзе үк идеал булмаганың турында сөйли шул.

№72 (864381) / 25.12.2013 22:08:51

Татарстанда идеал ирләр генә калды,башкаларын хатыннары дөмектереп бетерделәр. КАлган ирләргә хатын табып булмый,чөнки идеал хатыннар Татар арасында юк.Так,что урыслардан эзләргә туры киләчәк.

№71 (864379) / 25.12.2013 21:40:01

Татарчасы - үрнәк ир.

№70 (864377) / 25.12.2013 21:37:45

гаҗәп, ә син белмисеңмени?
Идеал - ул исем сүз төркеме: Минем идеалым бар. Мой идеал.
Идеаль - ул сыйфат сүз төркеме. Русчадан калька. Идеальный мужчина. Идеаль ир.

№69 (864347) / 25.12.2013 12:07:06

Корриктыр булмаганга.

№68 (864340) / 25.12.2013 11:21:03

Нишләп "идеаль" соң ул, "идеал" түгел?

№67 (864317) / 24.12.2013 22:41:54

Сыбызгы, ир-егетләр белән танышырга хэзер мөмкинлекләр бар бит, нигэ, мэсэлэн, газетага белдеру биреп карамаска, танышу сайтына да язарга буладыр, дус хатын-кызларнын да ир туганнары бардыр бэлки.Таныштырыгыз эле мине берэрсе белэн дисэгез... бэлки эзлэгәнегезне очратырсыз.Кеше узенэ тиң кешене яшь чагында тапса бик эйбэт тэ, 30 яшенэ җиткэндэ сайларга кешесе дэ калмый инде аның, сайландыклары, я хатын аерганнар гына кала, бу эшне 25 тэн дэ сонга калмыйча хэл итэргэ кирэктер дип уйлыйм.

№66 (864316) / 24.12.2013 22:35:49

Идеаль ир минем шикелле була!!!

№65 (864311) / 24.12.2013 19:40:06

телэсэ нинди теманы ыштан тобенэ тошерэлэр узлэре дэ,аннан икенчелэр винауат булалар.

№64 (864307) / 24.12.2013 18:24:04

Тәрбиясез!

№63 (864303) / 24.12.2013 18:10:43

Белмим,+ =,Менә шул,бигрэк секс.озабочена икэнсен!

№62 (864301) / 24.12.2013 18:06:16

Ире алдында чишенергә оялган хатын-кызны чишендерә белми торган ирне лутчы шайтан алсын!

№61 (864278) / 24.12.2013 16:51:59

Ирләр подсознательный уровеньда,үзләре дә белмәстән матурны,ягымлыны,үзенә тартып тора торганнарны эзлиләр.)))))))
Эйе шул,эзлисез.
Тик сез андыйларны аннан ..ядь,-дип атыйсыз.
Ничек яраргадыр сезгэ...

№60 (864276) / 24.12.2013 16:35:54

Мондагы язмаларны укысаң,ирләр андый булырга тиеш,ирләр мондый булырга тиеш дип авыз суларын корыталар.Ә нинди соң бездә ирләр,әллә гаилә алып бара торган,тормышны тартып бара торган түгелме?

Ниндидер, тормышың төбендәгеләр бн барлык ирләрне дә салып бутамагыз инде.

Татар ирләре асылда акыллы,тормышны,гаиләне яратучан,кирәк икән гаиләсе өчен утка да ,суга да керә торган шәхесләр.

Кайдадыр кемнеңдер ире боламык булганга шәт хатын-кыз үзе гаепледер?

Секс мәсьәләсендә дә иркеше табигате буенча самец ул.Ажарга аталанырга гына булсын.Шулай булгач хөрмәтле хатын-кызларыбыз,зарланышып утырмагыз әле,ирләр импотент дип.Бәлки сез мавыктыргыч түгелсездер?Ирләр подсознательный уровеньда,үзләре дә белмәстән матурны,ягымлыны,үзенә тартып тора торганнарны эзлиләр.

№59 (864272) / 24.12.2013 15:22:25

урак, мин бик күп еллар ирне якын китермичә яшәдем, әллә үзләре дә миңа якын килергә теләмәгәндер. Интернет карый башлагач кына андый нәрсә белән кызыксына башладым, шулай да була икән дип, аңынчы башыма да килми иде. Кайчакта татып карыйсы килә ничек икәнен, ләкин мөмкинлек юк.

№58 (864265) / 24.12.2013 14:47:42

Ирлэр бит алар гаилэдэ, табучы, булдыручы булырга тиеш. Исереп хатын кыйнап, аракы эчеп - тэмэке тартып урамда йоруче ир беркемгэ дэ кирэкми инде ул! Ирлэрнен билгеле бер эш урыны булырга тиеш!Мин билгеле гаилэдэ ир дэ, хатын да эшлэргэ тиеш диеп уйлыйм.Хатын -кыз бит ул хезмэт хакын узе очен генэ тотса да яхшы. Э Ирлэр минемчэ, яхшы хезмэт хакы алып эшлэргэ, тырыш булырга, аракы белэн бик мавыкмаска, хатыннын хэм балаларын яратып хэм хормэт итеп яшэргэ тиеш!!! Хатын белэн икесе дэ бер-берсен анлап, хормэт итеп яшэгэн йортта гына тыныч, матур гаилэ була. Мондый ир белэн яратмасан да, яшэп буладыр минемчэ!

№57 (864257) / 24.12.2013 13:30:25

Сыбызгы, бик куп ирлэрнен булдыра алмаганын белгэч, анлашыла инде кем икэнең. Тулке семьяларны боза курмэ инде син яме туймас эйберен белэн.

№56 (864253) / 24.12.2013 12:37:14

Сыбызгы,зиначы-развратнисса икәнсең!
Сыбызгы, юҗный трассага чык,бәхет тә,акча да табарсың. күңлең дә булыр. вакытың да тиз үтәр.
әрәм булып ятма дип әйтәм.

№55 (864244) / 24.12.2013 07:17:47

Хәзерге ирләр интимны да булдыра алмый, бик күп еллар ирсез яшим, бер булдыра алган ир очратканым юк, фигурам да менә дигән, көн саен йога белән шөгылләнәм. Йорт эшләрен дә, бакча эшләрен дә эшлим, таныш-белешләр "кулыңнан килмәгән эш юк" дип мактап туя алмыйлар, ирдән генә бәхет юк, әллә кайдан урап узалар.

№54 (864243) / 24.12.2013 04:56:37

Lia,

№53 (864240) / 24.12.2013 04:03:49

бу В.Т. гәзетасы!!!

аннан да маладис АДМИН!


чәйни,яратып чәйни, торган теманы куйган Мручыларга...

№52 (864238) / 24.12.2013 00:54:19

Моннан 32 ел без ойлэнешкэндэ ирем мина да,-" Мин синнэн идеал хатын ясаячакмын"- дип эйткэн иде. Булмады, 15 ел узгач кулын селтэде, чыкмый синнэн идеал хатын дип. Анын каравы, мин синнэн идеал ир ясадым,- дим ана колеп. Житеш тормышта яшибез, акчаны ойгэ алып кайтасын, тартуынны ташладын, ни телим шуны алып бирэсен, бэйрэм саен чэчэк булэк итэсен,-дим.
Э бит тормыш барышында барысы да шома гына бармады. Кызу холыклы, башкисэр ир белэн компромисска барырга ойрэнмэгэн, хэйлэне белми торган хатын бергэ яшэп китсеннэр эле, житмэсэ икебез дэ туры сузле. Тормыш барысына да ойрэтте, аннан, яши торгач, яхшы якларыбыз да житэрлек икэне ачыкланды. Бер вакыттада тошенкелеккэ бирелми, ару- талуны белми торган оптимист ирем минем очен зур терэк булды, булган проблемаларны да мина жил- янгыр тидерми узе чишэ килде. Э мин, уземнен сабырлыгым, тыныч холкым белэн анын очен яхшы тыл булганмындыр дип уйлыйм. "Яшьлегем кире кайтса, барыбер сина ойлэнгэн булыр идем,- дип эйтмэс иде.

№51 (864236) / 23.12.2013 23:09:11

Аллага да шул сорауны биргәннәр ди
- Кызларны мин ясыйм, ә алардан хатыннарны сез ясыйсыз,- дип әйткән ди. Ирләр турында да шуны ук әйтеп була бит: ирне ир иткән дә, ирне чир иткән дә хатын!

№50 (864235) / 23.12.2013 22:34:01

Яшь чагында бар да матур була
Каян килэ ямсез хатыннар
Яшь чагында бар да батыр була
Каян килэ хатын кыйный торган батырлар
Ф. Яруллин

№49 (864231) / 23.12.2013 22:17:42

гаилэдэге баш булу акча кемдэ шунын кулына кучэ. )))))
Буш суз.
Акчаны гадэттэ билгеле урынга куярга кирэк.Бездэ шулай.Хэр тиен кирэк саен ирдэн акча сорау, рэхэтме эллэ хатын-кызга?
Нигэ ул,мина колготкига киткэн акчаны санарга тиеш? Мин машинага,гаражга киткэн акчаларны санамыйм бит.

Эти,энигэ тиенгэ чаклы кайтарып бирэ иде. Эни талап алмады.Чонки эти акчасы булганда исэбен белмэгэнгэ генэ.Аннан, кирэк-яракка кибеткэ гел эни йорде бит. Тэмэкесен дэ тартмалап алып куя иде.Зур эйберлэрне бергэлэп алдылар.

№48 (864230) / 23.12.2013 22:10:23

Чын ир шундый була-бар эшлэгэн акчасын хатынына алып кайтып тоттырммый. Узе эшлэгэн акчаны хатыныннан сорап изэрлэнгэн ир бозау була. Чонки гомер гомергэ барлык жирдэ акча хокем итэ. Акчан хатынында булса гаилэдэге баш булу акча кемдэ шунын кулына кучэ. Кирэк чакта акча чыгарып бирэ алган ирнен hичшиксез дэрэжэсе зур.Ул гаилэнен чын хужасы. Мннэ шулай ханымнар-эфэнделэр. Купме эшлэсэндэ акча тота белми торган хатын ирен хормэт итэ алмый ул,чонки ул акчанын нинди ерак жирдэ торуын чамалый алмый. Ирлэр кинэшемне мыегыгызга чорнагыз.

№47 (864224) / 23.12.2013 21:49:18

Тегендэ дэ шулай диячэк,Абай.

№46 (864222) / 23.12.2013 21:37:37

Ай-хай тамак,тегендэ ни жавап бирергэ бу оят качулары очен?

№45 (864220) / 23.12.2013 21:35:24

Шәхәр дә торам бер үзем,ирем юк.Шунысы читен өстән төне буе шыгырдаталар.

№44 (864219) / 23.12.2013 21:32:43

Без катыннарны слуҗанка урынына тотабыз,итим өчен авылда карт кызлар буа-буарык. ЯРАТЫП ҮЛӘНМӘГӘЧ,сыер карага ярар дип кенә инде.

№43 (864217) / 23.12.2013 21:27:30

ИНтим булгач тамак туя бит инде,булмаса кибет яныннан үзып китәсең артыңны болгап.Файдасы бик зур,төнлә кем дә булса килми калмый.Алкашны саклап ятыйммыни түбәгә карап.АНдый заман үтте инде,оят качты.

№42 (864216) / 23.12.2013 21:23:56

Андый ирлэр вапшым жук бит ул. Талашып утырасыз инде,юк очен.

№41 (864215) / 23.12.2013 21:18:35

Әллә ниләр беләсең син))))

№40 (864214) / 23.12.2013 21:02:37

Менә шул,сүгенү сүзе түгел ул,латинча, кто что заслуҗивает кебегрәк яңгырый.)))

№39 (864213) / 23.12.2013 20:59:28

чын татар, № 20 үзең булдың ахры, сыбызгыга әллә ниләр әйткәнсең дә поскансың, Галиягә җавап урынына ни яздың соң анда, сүгенү сүземе?

№38 (864211) / 23.12.2013 20:51:24

Мин дә шулай интим өчен генә тотам. Урамнан кергән теләсә кем белән ятканчы үз ирем дисең инде.))))))

№37 (864209) / 23.12.2013 20:44:05

Синнэн башка нэрсэ булмагач,интим сорыйдыр инде.

№36 (864208) / 23.12.2013 20:41:58

Кончайте болтавню. Җенам только интим кирак тоне буе,башка берни киракми. МИН белам.

№35 (864206) / 23.12.2013 20:38:43

Хе,хатын кыйнап кулымны пычратканчы мин аны куып чыгарам лудче. СЕЗ ЯРЫК ТАГАРАК әкиятенә охшагансыз.Башта 50 мең акча,аннары 25 см лы тегесе,аннары тагы әллә ниләр сорыйсыз. ЛУЧШЕ КУЫП ЧЫГАРУЮ

№34 (864204) / 23.12.2013 20:37:04

Кафия, үзең әйткәнсең бит 20 меңне алып кайткач гайрәтләнә дип. Ә инде 50 меңне алып кайтса, ул бит монстрга әйләнә, шуны беләсеңме?

№33 (864202) / 23.12.2013 20:32:48

Сыбызгы,Suum cuigue

№32 (864201) / 23.12.2013 20:31:47

Элек ирләр хатын кызга кул күтәрергә ярамаганны белеп тәрбияләнгәннр, ))))))
Кайчан булган хэл ул Вакыт?
Дин буенча хатынны кыйнау рохсэт ителэ.
Бугенге динилэргэ дэ дэшми торган,кундэм те телэсэлэр дэ ути торган хатыннар кирэк.

№31 (864200) / 23.12.2013 20:28:41

50 мен акча алып кайтып бирсэ,мин аны ормэгэн урынга да утыртмас идем.Аена 20мен алып кайтса,Берлинны алгандай гайрэтлэнэ.Нэрсэ диим,Гузэл Уразова очен 50 мен акчамыни ул)

№30 (864197) / 23.12.2013 20:24:55

чын татар, синең мәңге айнымаган әшәке телле алкоголик белән интеккәнең юк, шуңа шулай дисең. Андый вакытта салкын сәке оҗмахларга тиң була.

№29 (864196) / 23.12.2013 20:23:02

Элфуныс абзан булыр 25!

№28 (864195) / 23.12.2013 20:22:15

ул син буласын,жонлы нокта

№27 (864193) / 23.12.2013 20:20:18

чын татар, № 20 җонлы нокта кем була инде, синеңчә?

№26 (864191) / 23.12.2013 20:17:18

№25 стерва-эгоистка монологы.)))

№25 (864189) / 23.12.2013 20:12:56

Салкын сәке җүнсез ирдән яхшырак. Ач тамагым, тыныч колагым дип рәхәткә чыгасың. Ишекне бикләп чыгып китәсе, бикле ишекне үзең ачып кереп, курчак кебек җыештырылган пөхтә өеңә сөенеп, ашасаң ашыйсң, ашамасаң вакытыңны үз җаеңа карап үткәрәсең. Җан рәхәте ул.

№24 (864187) / 23.12.2013 20:09:47

Акчага сүз бирелгәндә, хакыйкать эндәшми
(Әхсәт Баян)

№23 (864186) / 23.12.2013 20:08:01

Гармуннын да тавышсыз гына тынын чыгарасы килэ башлаган

№22 (864185) / 23.12.2013 20:04:38

ИРгә чыкканчы уртача күренә,ирле булгач чукына башлыйлар үләт себергән катыннар. Андый катыннар статуслы булсалар да салкын сәкедә төн куналар. Үзебездә шулай.

№21 (864184) / 23.12.2013 19:59:21

+, син язганнар иргә дә, хатын-кызларга да бата икән. Кайдан табарга шундыйны ә?))))

№20 (864183) / 23.12.2013 19:59:19

Хатыным өй эшен башкару өчен кирәк,сөяркәм бушаныр өчен,тәмле итеп ашап-эчеп чыгып китү өчен таң аткач.

№19 (864182) / 23.12.2013 19:58:58

Ни чәчсән, шуны урасың, яш чагында берегезгә дә акыллык тыйнак кызлар кирәкми, гел шул гайбәтче, крутой кызлар янында ураласыз, өйләнгәндә карарга иде кемгә өйләнгәнеңне.

№18 (864181) / 23.12.2013 19:56:01

Идеаль иргә идеаль хатын туры килсен дә бит кана, юк шул тормышта алай булмый ул. Яхшы ирләргә хәчтерүш хатыннар, яхшы хатыннарга җүнсез ирләр белән азапланырга кушылган. Язмышыңнан беркая да качып китә алмыйсың, качып китсәң дә, ул сине әллә кайлардан да эзләп таба, кара язмышың булып артыңнан сөйрәлеп бара. Аның бит әле җәмгыяте дә сәламәт түгел. Элек ирләр хатын кызга кул күтәрергә ярамаганны белеп тәрбияләнгәннр, ә хәзер кайсы каналны ачма, телевизордан хатын-кызга гөрзи кадәр йодрык барып төшкән кино рекламалыйлар. Янәсе шул урынны күргән кеше бу киноны шиксез карыячак. Менә нәрсәгә өйрәтәләр ирләрне киноларда!!! Моны караган ирләрнең сәләмәләре өендә хатын өстендә тәҗрибә үткәрә башлый, хатынының исемен оныта(назлы сүзләр турында әйтеп тә тормыйм), ул аны я сучка дип атап йөртә башлый,я кычкырган саен кушамат тагып, фәлән җүләре дип кенә җибәрергә гадәтләнә. Менә сиңа идеаль ирнең и кадәр дә абруе калмый, гаиләнең хрусталь савыты чәлпәрәмә килеп ватыла. Әгәр хатын шуннан соң да ир белән торуын дәвам итсә, күп санда кабатланып торган тәҗрибәләр үз эшләрен эшлиләр: хатын тән-җан, мораль газаплауларга түзә алмый башлагач, ул чәчәк кебек чагында теләсә нинди юллар белән үз-үзенә кул сала, кул салмаса, аны яман чирдән үлде диләр аннары. Һәр нәрсәне ачыктан-ачык үз исемнәре белән атый башларга вакыт, бик вакыт.

№17 (864180) / 23.12.2013 19:55:09

Хатыннарча,чын ир ул, көне төне пихат итүче.Сезнең бәягез шуннан гыйбәрәт.

№16 (864179) / 23.12.2013 19:52:48

Иң яхшысы - сөяркә. Өстен юасы юк, ашарына пешерәсе юк, көен көйлисе юк, атна саен мунча кертмисең, үзеңә кирәк вакытка килә дә, эшен эшләгәч чыгып китә. Тагын үз җаеңа яши башлыйсың, ишегеңне бикләп чыгып китәсең, үзең ачып керәсең, бер борчучы да юк.

№15 (864178) / 23.12.2013 19:52:30

МИн син теләгән ир.Шундый булсам да,үземне бер бәхетсез иргә саныйм.Хатыннан рәхәт кхргәнем юк.Үзе шакшы,үзе гәйбәтче,таныш-белешләре дә нәк үзе.Обшяга дә яшәгән авыл кызларын хатынлыкка алу иң зур ялгышларның берсе дип саныйм. Муеыныма да атландырмыйм,үзенә дә рәхәт күрсәтмим.Гел контролдә тотсам да акылына килми үләт себергән катын. КОРОЧЕ,гөмерем әрәмгә үтте.

№14 (864176) / 23.12.2013 19:35:17

Муенына атландырмыйча хатыннан-хатынга йоручелэр-чын ир булалар.
Телэсэ эшли,телэсэ айлар буе диванда ята. Телэсэ кайта,телэмэсэ юк.
Башына ни килэ шуны эшли.Э калганнар турында уйлап та карамый.Чын мужик,син эйткэннэрне мин шулай дип анлыйм.

Атландыруга килгэндэ хатын да иренэ атланырга юл куярга тиеш тугел.

Чын ир кеше-гаилэ мэнфэгатьлэрен беренче урынга куя.

№13 (864174) / 23.12.2013 19:18:24

Хатынын муенына атландырмый, уз урынында тота белгэн ир була.Калганнары бозаулар хэм эш атлары...

№12 (864173) / 23.12.2013 19:15:06

сөмбелә,

№11 (864172) / 23.12.2013 19:14:58

сөмбелә, каян алдыгыз бу сүзне? Начар холыклы, тәрбиясез, эчкече булса аның миллион, миллиард сум акчасы булса да кирәкми, акча белән яшәмисең бит, кеше белән яшисең, җан тынычлыгын акчага сатып алып булмый.

№10 (864170) / 23.12.2013 19:02:20

Ирләрнең әйбәтлеге күпме акча алуы белән үлчәнә микәнни хәзер? Алай икән! Без малайларны кемгәдер эш аты булу өчен генә үстерәбез микәнни? Ә кешелек сыйфатлары: тәрбиялелеге,кешелеклелеге, гаиләсенең бөтенлеге турында кайгыртуы, хатынын һәм балаларын яратуы, әби- бабасын, әти-әнисен хөрмәтләве һ. б.шундый сыйфатл искә дә алынмый мени? Акча күп эшләсә ярата, акча аз булса яратмый, мәзәк икән. Хәзерге заман хатыннарының акча белән күзе томаланган инде. Юкка гына әйтмиләр инде: "Хәзерге хатыннарга денег пол мешка, х.. до кишка кирәк",- дип. Гаиләдә шулай килешенә инде:кемнең кулыннан нәрсә килә. Менә мин гомер буе акчаны үзем эшләдем, авыл җирендә хуҗалыкны ир кеше алып бара инде, авыр физик эшне ул башкара. Акчаны мин күбрәк алам дип беркайчан аны кимсеткәнем, балалар каршында аның дәрәҗәсен төшергәнем юк. Акча беренче урында булган гаиләдә тавыш чыгып кына тора ул.

№9 (864169) / 23.12.2013 18:57:37

50 мең сум акчаны күз алдына да китерә алмыйм, шул кадәр акча миңа кирәкми дә, көндәлек расходларга акча җитсә бик әйбәт.
Минемчә ир кеше 5 мең сум акча алса да ярый, барыбер эчеп бетерә, бер файдасы да юк, бары тик көн-төн җанны ашый. Акыллы, тыныч холыклы ирне идеал итеп күрәм, тик андый ирне очратканым юк кызганычка каршы, күпме акча эшләве мөһим түгел.

№8 (864168) / 23.12.2013 18:34:44

7!

Нэфисэ дэ кияугэ чыккач икенче торле сайрый башлар))))
Эйтмэ дэ!Энэ Уразова стартны 50 мен дип куйган.

№7 (864167) / 23.12.2013 18:28:30

Нэфисэ дэ кияугэ чыккач икенче торле сайрый башлар.Мондый сораштыруларны гаилэ корып, тэжрибэсе булган кешелэр арасында уткэрергэ кирэк, семьянын нэрсэ икэнен дэ белмэгэн, гаилэ тормышын китаплардан, кинолардан гына карап белгэннэрдэн тугел. Тормыш ул бик катлаулы эйбер.

№6 (864166) / 23.12.2013 18:22:35

Да жаным .Нэфисэнен эйткэнен мин шулай анладым,гаеп итмэгез-минем фикер генэ бит бу -э сез узегезчэ яшэгез жаным!

№5 (864165) / 23.12.2013 18:15:13

Энэ Нэфисэ дорес эйтэ-юкка гына-"Рай в шалаше "димэгэннэр бит инде. )))))
Нэфисэ шалаш турында берни дэ эйтмэгэн.
Бу тормышта лаеклы итеп яшәвемне тәэмин итәрлек булса, шул җиткән. дигэн))))
э лаеклы яшэу дигэндэ нилэрне куздэ тоткандыр,анысы билгесез.

№4 (864164) / 23.12.2013 18:10:51

Вэт дорес тугел фикерегез. Без гаилэдэ биш кыз.бергэ жыелгач узебезнен ирлэребезне мактап туя алмыйбыз. Мина калса минекеннэн дэ матур,минекеннэндэ унган,минекеннэн дэ кешелекле бу конгэ кадэр тумагаан эле. Улымныэтисенэ охшаган итеп устерэсем килэ. Э акча мэсэлэснэ килгэндэ гаилэдэ кемнен хэленнэн килэрэк шул жунэтергэ тиеш. Ирлэрнегенэ эш аты итеп кургэн хатын -кыз бэхеткэ туя алмый. Энэ Нэфисэ дорес эйтэ-юкка гына-"Рай в шалаше "димэгэннэр бит инде. Чын мэхаббэт ул бер беренне хормэт итудэ дэ чагыла.Хормэтлисен икэн парынны ул фэлэн мен алып кайтсын диеп котеп утырмыйсындыр инде минемчэ. Анарга ничек тэ булса ярдэм итэргэ булышырга ягъни тормышны икэу хыялланган руслага салу ул ир белэн хатыннын уртак бурычы диеп уйлыйм. Бу тезислар гына тугел .безнен тормышыбызнын чын чагылышы. Элбэттэ hэр гаилэнен уз законы.алайда hэммэгезгэ дэ олы мэхэббэттэ .барлыклы.таза тормыш телим.

№3 (864163) / 23.12.2013 18:09:11

Кайбер кешеләр 50 мең сумга да рәхәтләнеп, шатланып, бәхетле булып яши. )))))
Ну эйткэн,маладис скромница.
50 мен сумны кайбер гаилэдэ икэу эшлэп тэ таба алмыйлар.

№2 (864162) / 23.12.2013 18:07:36

Ирлэр дэ шулай бит кем бу!
Миннэн сорасалар да шулай дияр идем.
Чонки идеал кешелэр юк.
Бер-берсенэ яраклаша белучелэр бар.

№1 (864156) / 23.12.2013 17:39:29

Хатын - кызга чәчең белән җир себереп тә ярап булмый. Һәм минем шул яшькә ңитеп үзенең тормыш иптәше булган ир кешене мактаган хатын - кызны күргәнем юк әле..Бар хатын ирләрен сүгә, яманлый.. чит ирләргә комплимент әйтә, аларны мактый, аларга соклана

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
Түгәрәк уен
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D