поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
26.11.2013 Җәмгыять

“Матур ялган” буламыни?!

Уйлаганыгыз бармы: иң дәрәҗәле кеше кем ул? “Зур гыйлемнәр туплаган, олы ачышлар ясаган галим”, - дисезме? Әйе, бу зур дәрәҗә. Әмма моңа һәркем ирешә алмый. Ә һәркем ирешә алырдае нинди була соң аның? Хезмәттәшем сөйләгән көндәлек тормыштагы шушы кечкенә генә бер очракта да әлеге сорауга җавап тоемлана сыман...

“Бер көнне 3нче сыйныфта укучы кызым шаккатырды әле мине. Тәнәфес вакытында бик шукланып киткәннәр. Ручкаларын атышып уйнаганнар. “Бездән ике парта алда утыручы Гүзәлнең ручкасы партадашым Наиләнең сумкасы эченә үк килеп төште, - дип сөйләп китте кызым. - Наилә алып бирергә дип сумкасын актара башлаган иде, шулчак дәрескә кыңгырау шалтырады. Гүзәл: “Кирәк түгел.Үзеңә булсын, минем тагын бер ручкам бар”, - диде дә партасына килеп утырды. Мин Наиләгә: “Үзе риза булып бирде ич, сиңа калсын”, - дидем. Ә укытучы сыйныфка килеп кергәч, Гүзәл соравы барлыгын белдереп, кулын күтәрде. Укытучы “тыңлыйм сине” дигәч: “Апа, Наилә минем ручкамны алды да, бирми. Ул аның сумкасында”, - диде. Без аптырап калдык. Апа яныбызга килде дә: “Ник бирмисең?” – дип сорады. Наилә хәлне сөйләп күрсәтте. Укытучы ышангандырмы аңа, юктырмы, ручканы Гүзәлнең кулына тоттырды да дәресне башлап җибәрде. Башка бер сүз дә әйтмәде”. Кызымны тыңлагач мин, әни кеше, үзем дә сүзсез калдым әле. Нәрсә әйтергә тиеш идем икән аңа? “Син андый булма. Кешеләрне алдама. Ялганларга ярамый”, - дипме? Бик коры сүзләр. Бала күңеленә “ялган – яман эш” икәнен нинди тәэсирле сүзләр әйтеп сеңдерим соң?”

Тимерне кызуында сук дигәндәй, бала күңеленә тәэсир итү өчен иң җайлы вакыт – нәкъ менә аның үзе белән булган хәлне бөтен хисләрен эшкә җигеп сөйләгән вакыты. Мондый мизгелләрне кулдан ычкындырырга ярамый.

Ата-ана булу вазыйфасының шундый катлаулы яклары да бар шул. Баласына дини тәрбия бирүче әти-әнигә җиңелрәк. Чөнки ул шунда ук ялганның зур гөнаһ, хәрам эш булуын аңлата башлаячак. Әмма баласына нинди сүз сөйләсә дә, нинди эш эшләсә дә ялганламаска, киресенчә, тугры булырга кирәклекне өйрәтәчәк. Иманлы бала үзе дә кешеләрне алдап булса да, Аллаһны беркайчан да һәм берничек тә алдап булмаганны белеп үсә, тугры булырга тырыша. Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Аллаһка ышан һәм һәр эшеңдә тугры бул”, - дигән.

Бер уйласаң, тугры, ышанычлы кеше булу өчен зур гыйлемнәр туплап, олы ачышлар ясап торасы юк, аның кагыйдәсе бик гади: сүз бирсәң – сүзеңдә тор, вәгъдә итсәң – үтә. Бу эшне теләгән һәркем булдыра ала бит. Әле бу мактаулы эшне, дәрәҗәне, дип тә әйтергә кирәк. Ул чынлап та зур дәрәҗә, чөнки тугрылык хакында “ул – пәйгамбәрләр сыйфаты” диләр.

Балага динебездә ялганларга рөхсәт ителгән очраклар булуын да әйтегез. Шуларның берсе, ачуланышкан ике кешенең арасын төзәтү, дуслаштырып җибәрү өчен. Моны үпкәләшкән ике дустын килештерер өчен балагыз үзе дә куллана ала. Матур ялган дип атагыз сез аны. Ниндидер сәбәп белән иптәшләре үзара сөйләшми башлаган икән, сиздермичә генә бер-берсенә “ул синең хакта шундый, шундый яхшы сүзләр, фикерләр әйтте” дип алдашу рөхсәт ителә.

ГМ белешмәсе


Ислам динендә дүрт очракта ялган сүз сөйләргә рөхсәт ителә:

- Үпкәләшкән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерү өчен;
- Сугышта дошманны алдар өчен;
- Кемнең дә булса җанына, малына, диненә һәм намусына хаксызлык белән зарар килгәндә, аны коткару өчен;
- Авыру кешеләргә яшәү көче бирү өчен.
 


Нурия ӘЛМИЕВА
Гаилә һәм мәктәп
№ 4 |
Гаилә һәм мәктәп печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»