поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
23.11.2013 Мәдәният

Театрга кай тарафка?

Соңгы елны «Алтын битлек» театраль премиясенең эксперты сыйфатында Россия театрларының барысын да йөреп чыккан кеше буларак шуны әйтә алам: бүгенге Россия театрларының хәле, без, театраль җәмәгатьчелек, уйлаганча ук яхшы түгел. Провинциальлек Мәскәү һәм Санкт-Петербург театрларының да күбесендә тамыр җәйгәндә, кече шәһәр театрлары хакында әйтеп тору артык булыр иде.

«Бөек рус психологик мәктәбе!», «Станиславский васыятьләре!», «Репертуар театрына кагылмагыз!». Бу сүзләр инде ниндидер бер әфсен-төфсен кебек яңгырыйлар, ләкин үзебездән кала кемне алдамакчы соң без? Күп шәһәрләрдә театрлардан тәгаен искелек исе килсә дә, алар әле һаман үз-үзләренә гашыйк һәм һавалы. Ләкин аларның бу гашыйклыгы яман шеш күзәнәкләренең сәламәт театр организмына булган мәхәббәтенә тиң. Бары шул гына. Чын иҗатчы канәгатьлек пәрәвезенә чорналып яши алмый, ул бары тик ач, һәрдаим канәгатьсез, шикләнә-шикләнә булса да яңалыкка омтылучан була ала.

Акча китерми торган һәм сәнгать ягыннан сыйфатсыз театрларны ябу турындагы сүзләр юк- юк та ишетелеп тора. Кайчак Ленин язып калдырган «Аз булсын, яхшы булсын!» дигән лозунгны алга этәрүчеләргә каршы әйтергә аргумент та табылмый. Хәер, бер ышанычлы аргумент бар үзе – театрларны шул ысул белән киметү хакында сөйләүчеләр бер әйберне оныталар: Россиядә андый өстән кушып эшләнгән «яхшылыклар» туарга өлгермәгән баланы үтерүгә тиң. Бу гасырлардан гасырларга шулай булган. Мин театрларның ябылуын теләмәс идем. Театрның фикерләү рәвеше һәм ул фикерен халыкка җиткерү формалары үзгәрергә тиеш. Театр директорлары һәм баш режиссёрларның театрга гомерлеккә дип килүе дә һәрчак уңышка китерми. Булдыра икән, әлбәттә, эшләсен! Яше йөзгә җитеп килүче Юрий Любимовның талантына, батырлыгына, профессиональлегенә беркем дә кизәнә алмас. Өлкән яшьтә булуына карамастан, күңеле, тормышны аңлау рәвеше белән гаҗәеп яшь ул. Ләкин мондый бәхетле очраклар тормышта күп түгел.

Репертуар театрларына европа системасын кертү, минем фикеремчә, идеаль карар булыр иде. Ул система буенча театр җитәкчелеге, режиссёр икән – сәнгать, директор икән маркетинг программасы белән, эшкә биш елга гына килә. Биш елдан соң исә – аттестация. Биш ел элек куелган бурычларың үтәлгән икән – тагын биш ел эшли аласың. Юк икән, гафу ит, дус кеше, Питер Штайн яки Роберт Уилсон булсаң да, башка эш эзләргә туры киләчәк.

Бу системаның нәтиҗәсе бар. Мәскәүнең XX гасыр кануннары һәм гадәтләре белән яшәүче Гоголь исемендәге театры бар иде. Начар театр түгел иде, тик резонанс ясарлык премьералары булмау сәбәпле, тамашачы өчен кызыксыз театрга әйләнгән иде, заллары да һәрчак ярым буш булды. Театрга Кирилл Серебренников килеп «Гоголь-центр» төзеде. Бу үзәк хәзер Мәскәүнең иң яхшы театр мәйданнарының берсе. Серебренников, бер елдан азрак вакыт эчендә бар яктан да артта барган театрны уңышлы театрга әйләндерде. «Театр наций»да шулай ук яхшы яңалыклар! Маяковкага Карбаускисның килүе дә – вакыйга! Зур театрга илнең иң яхшы театр менеджерларыннан саналган Уринны директор итеп билгеләү дә дөрес булды. Ил күләмендә алганда, иң дөрес театраль сәясәт бүген Мәскәү хакимнәре тарафыннан ясала. Ә без, татарлар, яхшыга битараф түгелбез. Үзебез бер дөрес юл уйлап тапмасак, уйлап тапканнардан күчерербез. Ничек кенә булмасын, бу – өстәге җитәкчеләргә дә, еллар буе бер урында таптанган театр башлыкларына да уйланырга сәбәп. Бүген барлык театр директорлары һәм баш режиссёрлар үз урыннарын лаеклы тоталармы? Бәлки кайберләрен яшь һәм инициативалы яңа кадрларга алыштыру вакыты җиткәндер. Капыл түгел, сак һәм уйланган адымнар белән. Ләкин мин озак еллар эшләгән театр җитәкчеләренең яңача фикерли башлавына да ышанам әле. Бу, әлбәттә, театр дөньясы белән бәйле кешеләрнең җыелып сөйләшеп хәл итәргә тиешле проблемасы.

Земфира Гыйльметдинова тәрҗемәсе
 


Нияз ИГЪЛАМОВ
Сәхнә
№ 11 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»