поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.11.2013 Дин

Имамнар Кремльгә җыелды

7 ноябрьдә хөрмәтле имамнарыбыз Түбән Новгород Кремлендә узган өлкә мөселманнары съездында яңа бер срокка үзләренә рухи лидер – өлкә Диния нәзарәте рәисен һәм аның беренче урынбасарын сайладылар. Шулай ук көн тәртибенә Диния нәзарәте уставына үзгәрешләр кертү һәм яңа приоритетлы программалар кабул итү дә чыгарылган иде.

Корылтайда Россия мөфтиләр советы делегациясен җитәкләп килгән Россиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил хәзрәт Гайнетдин, губернатор урынбасары Сергей Потапов, шәһәр, өлкә хөкүмәте, православие чиркәве вәкилләре, татар авыллары администрацияләре башлыклары катнаштылар.

Изге Коръән аятьләрен укып дога кылганнан соң, съезд башланды. Чараны Гаяз хәзрәт Закиров алып барды. Делегатлар алдында беренче булып Равил хәзрәт Гайнетдин чыгыш ясады.

- Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте оешканга быел 20 ел була. Шул вакыт агымында байтак изге эшләр башкарылды. Өлкә Диния нәзарәтенең беренче рәисе Үмәр хәзрәт тә, аның эшен дәвам итүче Гаяз хәзрәт тә моңа зур өлеш керттеләр. Мәчетләр торгызылды, мәдрәсәләр ачылды һәм башка бик күп чаралар үткәрелде. Дәүләт органнары һәм илебезнең традицион конфессияләре белән уртак тел, хезмәттәшлек табылды. Нәтиҗәдә, Түбән Новгородның тарихи мәчете янындагы җир рәсми рәвештә мәчеткә бирелде, Марат урамында “Ярминкә” мәчетен торгызырга рөхсәт алынды. Менә ике дистә еллар “Маһинур” мәдрәсәсе эшләп килә. Бу уку йортында белем алган имамнарыбыз илебезнең барлык төбәкләрендә диярлек Ислам нурын тарата. Бүген Х.Фәесханов исемендәге Түбән Новгород ислам институты ишекләрен ача. Анда Түбән Новгород өлкәсе имамнарына гына түгел, илебезнең барлык руханиларына белемнәрен арттырырга мөмкинлек бар.

Мин Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән канәгать, шуңа күрә Гаяз хәзрәт Закировны бу постка икенче срокка сайларга тәкъдим итәм. Гаяз хәзрәт федераль дәрәҗәдә эшләргә лаеклы шәхес. Ә аның беренче урынбасары итеп Абдулбари хәзрәт Мөслимовны күрер идем, - диде мөфти.

Гаяз хәзрәт Закиров утырыш барышында ике тапкыр – исәп-хисап доклады белән һәм өлкә Диния нәзарәте рәисе постына бердәнбер кандидат буларак чыгыш ясады. Аның сүзләре буенча, бүгенге көндә Түбән Новгород өлкәсендә өлкә Диния нәзарәтен исәпкә алып 57 мәхәллә, өч уку йорты – барлыгы 61 мөселман дини оешмасы эшли. Татар авылларында, Бор һәм Дзержинск шәһәрләрендә мәчетләр төзелде, төзекләндерелде, экстремизм һәм радикализмга каршы күп төрле профилактик чаралар үткәрелә. Киләчәк биш елда өлкә Диния нәзарәте Түбән Новгород Ислам мәдәнияте үзәген ачарга, җирле уку йортлары базасында имамнар әзерләүне тормышка ашырырга, 2015 елда Түбән Новгородтагы Тарихи мәчетнең 100 еллыгын үткәрергә максат итеп куя, - диде Гаяз хәзрәт.

Дамир хәзрәт Гиззатуллин делегатларны Уставка кертелгән үзгәрешләр белән таныштырды. Аның әйтүенчә, Уставның кайбер статьялары Россия Федерациясенең “О не коммерческих организациях” законына каршы килгән, ә Уставның яңа редакциясе федераль кануннар нигезендә эшләнгән.

Делегатлар фикер алышканнан соң, сайлауларга керештеләр. Шуны да әйтергә кирәк, чакырылган 93 делегатның 85е съездда катнашты. Димәк, сайлаулар легитим. Нәтиҗәдә, яңа редакциядә Устав кабул ителде, Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп икенче срокка Гаяз хәзрәт Закиров (85 тавыштан 3 каршы, 6 битараф, калганнары риза), ә аның урынбасары итеп Абдулбари хәзрәт Мөслимов сайландылар.

Яңа Уставка таянып, Равил хәзрәт Гайнетдин үзенең карары белән баш имам-мөхтәсиб итеп Гаяз хәзрәт Закировны һәм имам-хатиб итеп Абдулбари хәзрәт Мөслимовны постларында раслады.

Равил хәзрәт белдерүенчә, Үмәр хәзрәт Идрисов Түбән Новгород Җәмигъ мәчетенең икенче имам-хатибы итеп билгеләнәчәк.

Съездның ахырында Равил Гайнетдин хәйрия өлкәсендә казанышлары өчен берничә якташыбызны “За заслуги перед Уммой” медале һәм мактау хатлары белән бүләкләде. Шулар арасында Кызыл Октябрь районы үзидарә башлыгы Халит Сөләйманов та иде.

Шуның белән соңгы вакытта өлкә руханилары арасында купкан бәхәсләр тынар дип ышанасы килә.

Автор фотосы.
 


Р.СӨННӘТОВ
Туган як
№ 46 | 15.11.2013
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»