29.10.2013 Җәмгыять
Әни кирәк миңа да!
Беркөнне Гөлфия исемле танышым өебезгә килеп керде дә тыела алмыйча елап җибәрде. Нәни бала сыман үксергә үк тотынды.
“Ни булды, ник елыйсың?” – дим. Ул һаман туктый алмый. Соңыннан, азрак тынычлана төшкәч кенә сөйләп бирде: “Әнинең бүген юбилее, 50 яшен тутырды. Мин аны котлап, радиодан җыр тапшыруларын сорадым. Котлавымны шундый матур итеп җиткерделәр. Әнидән шалтыратып, тыңладыңмы, дип сорадым. Ә ул, битараф кына: “Бездә радио тотмый”, – диде. Югыйсә кичә шалтыратып, алдан ук кисәтеп куйган идем. Ә ул радионың тотмаганлыгын әйтмәде, ярар, диде дә трубканы куйды...”
Ул көнне Гөлфия озак сөйләде. Аңа тыңлаучы, юатучы кирәк иде.
– Ирем гел әйтә килде: “Араңны өз инде, кирәкмисең син аңа. Ул сеңлең Люция өчен генә борчыла, аны гына күрә, аны гына кайгырта”, – диде. Әмма күңел ышанмады. Мин дә аның күкрәк астында 9 ай йөртеп тапкан баласы бит! Инде утызымны тутырсам да, әни кирәк миңа да! – ди Гөлфия.
Мин аның саен аптырашта. Гадәттә, ана күңеле – балада, баланыкы – далада, диләр. Монда киресе килеп чыга. Гөлфия, минем ышанырга-ышанмаска белмичә карап торуымны күргәч, янә дәвам итте:
– Булачак ирем Азат гап-гади эшчеләр гаиләсеннән. Әни белән таныштырырга дип алып кайткач, бай булмаганын белде дә, киткәнче ачык чырай күрсәтмәде. Ул вакытта мин университетның соңгы курсында укыйм. Сеңлем Люция, укырга керә алмагач, кибеткә эшкә кергән иде, озак эшли алмады, өстенә бурыч җыелды да кудылар. Әни кредит алып, шул бурычны каплады. Шуннан сеңлемә тагын эш эзли башладылар. Урнашып, аз гына эшли дә, “чп” булып, тагын китәргә туры килә. Әни гаепне гел сыра эчеп, эшкә соңга калып, егетләр белән йөргән Люциядән түгел, ә ул әйткәнчә, кешелексез хуҗалардан күрә. Мин дөреслеккә күзен ачмакчы булам, тыңларга да теләми. Соңыннан ярты көн сөйләшмичә йөри. Азат белән таныштыргач та, мунча почмагына кысып: “Юньлерәк кеше тапмадыңмыни? Бу бит ни миңа, ни сеңлеңә ярдәм итә торган кеше түгел, хәерче бете”, – диде.
Күңелем төшсә дә, Азатка күрсәтмәскә тырыштым. Чыннан да, ярлырак гаиләдән инде ул. Әмма аның ни гаебе бар? Әти-әнисе туйны уздырырга бурычка акча җыйганнар. Балдакларга гына җитмәде. Шуннан мин әнидән бурычка акча сорап тордым. Эшкә урнашуга кайтарып бирәм, дидем. Күңелдә исә, әни кеше бит, кире сорамас әле, дигән өмет бар иде.
Тормышыбыз бик авырдан башланды. Яңа гына укуны тәмамлаган белгечләрне беркайда да кочак җәеп каршы алучы юк. Азат каравылга керде, мин балалар бакчасына урнаштым. Тиздән балага уздым. Бик авыр күтәрергә туры килде. Гел косам да косам, баш әйләнә. Шундый авыр көннәрнең берсендә әни шалтыратты. Үзе үкереп-үкереп елый. “Люция кеше өчен кредит алган булган. Ә теге кеше түләмәгән. Менә хәзер өебезгә көн саен приставлар килә. Җыйган акчам бар иде, чыгарып түләдем инде”, – ди. “И, әни, – дим, – Люция өчен һаман акча түгәсең, барыбер кадереңне белми”, –дим. Кызгандым әнине. Бу сөйләшүдән соң ике көн дә үтмәде, әни тагын шалтыратты. “Без Люция белән хәзер Казанга килеп җитәбез. Сеңлеңнең өстенә курткасы юк, базарга барырга кирәк”, – ди. Мин инде алып барырга кирәктер боларны, юлны белмиләрдер дип уйладым. Әмма эш башкада булып чыкты: “Кызым, хәтерлисеңме, балдакларга дип акча биреп торган идем. Син аны миңа кайтармадың бит әле. Шуны бирә алмассыңмы икән?” – диде әни. Аның бу сүзләреннән тораташ катып калдым. Беренчедән, кулымда андый акча юк иде. Икенчедән, Люциягә курткага дип миңа – үзенең газиз кызына биреп торган акчасын кире сораганга әрнедем. “Ярар”, – дидем дә күрше хатынына йөгердем. Ул биреп торды.
Менә шулай, әни мине яратмый. Люция кияүгә чыкты. Үзе шикелле сыра эчеп, азып-тузып йөри торган кешегә. Кызлары туды. Әни көне-төне шул баланы карый. Тегеләре бер эштән икенче эшкә йөриләр. Әни акчасына яшиләр дисәң дә, ялгыш түгел. Әмма шул киявеннән дә яхшы кеше юк әни өчен. Тегендә кадак каккан, монда бер көрәк салам салган, янәсе. Ә минем Азатым кайткан саен сумка-сумка продукт ташый, хастаханәгә килсәләр, әнине кемнәргә генә йөртми дә кемнәргә генә күрсәтми. Соңыннан илтеп тә куя. Аллага шөкер, хәзер бөтәйдек. Ипотекага фатир алдык, машинабыз да бар. Әмма әнинең безнең өчен беркайчан да сөенгәне юк. Килгән саен гаеп таба, килгән саен Азаттан кер эзли. Ул бухгалтер булып эшли, кулына шактый акча ала. Әмма балаларыма – үзенең ике оныгына йөз тәңкәлек тә уенчык тотып килгәне юк. Җәйләрен балаларны авылга бик тә кайтарасым килә. Дәү әни дия-дия авыл һавасын суларлар иде, дим. Әмма бер тапкыр бу хакта сүз чыккач: “Кеше балалары белән утырырга вакытым юк минем, сабырлыгым да җитми”, – диде. Кеше дигәне – мин, кызы лабаса!..
Карап торышка Гөлфия башкалардан берни белән дә аерылмый: чибәрлеге дә, үткенлеге дә бар. Ул бик ярдәмчел. Хәл итеп булмастай тоелган әллә никадәр авыр хәлдән чыгарга булышканы бар үземә дә. Әмма беркемнең дә итәге буш түгел, диләр. Күңел ярасы, әнисенә булган үпкәсе зур аның. Бүген шалтыратып, ярдәм итче, кызым, дисә, ул бүген үк әнисенә булган үпкәсен онытачак инде анысы...