поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.10.2013 Җәмгыять

Шайтан тартмасы яки эшлексез кияү

“Т.Я.”ның 21 сентябрь санында Казаннан Галиябану Хуҗиеваның интернетка башы белән кереп баткан эшлексез ирнең хатыны турында гыйбрәтле “Бәхет” атлы шигыре дөнья күрде. Шулай ук газетаның 29 август санында “Көлдергечләр” баганасында мондый мәзәк тә чыккан иде: “20 ел элек: минем улым бик башлы – иртәдән кичкә кадәр компьютер каршында утыра, хәзер минем улым акылга зәгыйфь: иртәдән кичкә кадәр компьютер каршында утырудан башканы белми”.

Баксаң, интернетка бәйлелек хакында көнбатыш илләре матбугатында инде чаң сугулар күптән башланган икән. Гәрчә бу бәйлелек рәсми рәвештә психик авырулар исемлегенә әлегә кадәр кертелмәсә дә, Америка галимнәре язуынча, тәүлегенә өзлексез 6 сәгатьтән артык интернетта утыручылар һөнәри психиатр-табиблар ярдәменә мохтаҗ. Һәм АКШта бу чирдән Брэдфорт медицина үзәгендәге клиникада 10 көн дәвамында дәвалану 10 мең долларга төшә, имеш. Безнең илдә мондый төр психлар белән шөгыльләнү рәсми дәрәҗәдә башланмаган да бугай. Ә бит бездә эштә дә, өйдә, урамда да тәүлек дәвамында шуңа җаны белән береккәннәр дачурта. Шушы җәһәттән, авылда яшәүче алтын куллы һәм шактый кырыс холыклы бер танышым сөйләгән кыйсса байтактан җанга тынгы бирми интектерә. Дөрес, аның үзеннән өсти, бүрттерә торган гадәте бар-барын. Тик ул юлы аның күзләреннән шаян очкыннар сирпелмәде. Ниндидер тирән моң, үлем сагышы димме, бөркелә иде аның чепи күзләреннән. Менә ниләр “сайрады” ул миңа.

– Былтыр кыш, ире атна-ун көнгә командировкага чыгып киткәч, кызыбыз балалары белән безгә – авылга кайтып торды. Атна уртасында кияү, җомга туйга чакырдылар дип, кызга чылтырата. Кыз: “Соң, кайтып ал, кулыңда машинаң бар ич”, – ди. Тегесе: “Командировкадан җомга кичкә генә чак кайтып җитешәм, берәр җаен үзең тап”, – ди.

Малларны карап торыгыз дип күршеләргә кереп әйттем дә, бер кичкә кер мичкә дип, такси яллап, һәммәсен төяп, киттек калага.

Барып җитеп, сигезенче катка менеп, беренче тимер ишеккә җитсәк, шыр ачык бу. Керәбез. Эчтәрәк тагын ике тимер ишек бар, берсе күршеләренеке, берсе боларныкы. Боларныкы ишеге тишегеннән бер көлтә ачкыч асылынып тора. Ызначытса кияү кайткан. Кайчан кайткан – анысы караңгы. Бусаганы үттек, сәлам бирдек. Кияү, компьютерыннан бүленеп, тиз генә безнең тарафка борылып “исәнмесез” диде дә, янә шул шайтан әрҗәсенә капланды. Әллә бар без моңа, әллә юк. Алай икән, минәйтәм, моңа әти-әни дә, хатын да, балалар да кирәкми, әмма уенчыгыннан мәхрүм итсәләр, асылынырга мөмкин. Бу бит кичә үк кайтып, шушы уенчыгыннан аерылмас өчен, гаиләсен китертүне миңа күчереп арканлаган лабаса! Шулкадәр ашыккан ки, хәтта ачкычлары да ишекнең тышкы ягында асылынып калган.

– Акча эшлиме соң ул компьютеры белән, берәр фәнни хезмәт язып фән докторы булырга чиләнәме? – дип бүлдерәм танышымны.

– Комнан бау ишә, иләк белән су ташый, – ди танышым кыза төшеп. – Олы кызларга баргач, онык үз компьютерын ачып, моның ни белән маташканын күрсәтте. Баксаң, ялгызлыктан интернетта юаныч табучы пенсионер әби-бабайлар белән “Мин татар түгел, болгар, сез ваһһабит, мин ханафит, сез надан, мин акыллы” дип ботка болгатып, әрләшеп ята икән. Ну, тегеләр дә буш итми, аның хакында ни уйлаганнарын ябыштыралар, мин әйтәсе килгән “йомры” “матур” сүзләрдән дә өлешсез калдырмыйлар.

Ярый, хуш, кердек, өсләрне чишендек, урнаштык. Кичен болар туйга чыгып китте, мин оныкларны алып калдым. Шимбә иртән барыбыз бергә авылга кайтып китәбез дип, алдан сөйләшендек. Иртә җитте, тордык, юындык, чәйләдек. Тотындык җыенырга. Кызның бала әйберләре үзе бер олау, аларны җыйды. Аннары оныкларны ашатты-эчертте, киендерде. Ул да булмады, кечкенәсенең астын алмаштыру мәшәкате чыкты. Кияү утыра компьютерында, йоны да селкенми. Минем хәләл җефет бервакыт әйткән үзенә: нигә хатыныңа бер дә булышмыйсың дип. Бу: “Мөселманга хатын-кыз эше эшләү хурлык, тау халыклары да шулай кылана”, – дигән. “Алар бит ир-ат эшен булдыра, куллары синеке сыман артларыннан үсмәгән”, – дип ник әйтмәдең дидем хатынга. Хуш, кыз балаларның берсен җитәкләп, икенчесен кулына асып дигәндәй ишек катына килде. Мин инде күптән шунда. Кыз ипләп кенә иренә “китәбезме” дип ике тапкыр дәште. Теге селкенми дә. Аптырагач, түзмәдем, тешләрне кыскан хәлдә: “Китәбезме-юкмы, әллә такси яллыйсымы?” – дип сорадым. Бу шунда гына сикереп торып, мыгырдана-мыгырдана компьютерыннан аерылды. Ниндидер көйгә шыңшый-шыңшый ашык-пошык киенде. Һәм шулвакыт бәдрәфкә керәсе исенә төште. Терәлгәнче уйнап утырган, күрәсең. Анда кергәндә дә ноутбугын калдырмый. Минем йөрәк уйный, әйберләрне күтәреп башта – коридорга, аннары лифт белән төшеп, урамга чыктым. Тирән-тирән сулыйм. Ярты сәгать узгач, ике кулын селтәп, бу күренде. Бездән алданрак җитешеп, машинасын җылыта торса ару буласы да бит югыйсә. Багажнигына әйберләрне урнаштырып, кузгалып киттек. Утыргычларга суык сеңгән, балалар алмаш-тилмәш йөткергәли. Бу үзе дә лышык-мышык борын тартып, маңкасын ашап кайта. Җитмәсә, әле юл төзүчеләрне, әле бүтән машина йөртүчеләрне, кыскасы, күзенә ни чалына, шуны тәнкыйтьли: тегене тегеләй итмәгәннәр, моны болай итмәгәннәр... Кайтып җиткәндә буылып үләм дип торам. Әйдәгез, чәйгә керик дигән булам тагын. Бер торык койманы да төзәтәсе бар иде... “Рәхмәт, чәй кайнаганны көтәргә вакыт тар, безнең авылга китәбез, әти белән әни көтәдер, иртәгә китешли сугылырбыз, күчтәнәчләреңне әзерли тор, бабай”, – дип саубуллашты.

Өйгә кереп, мал-туар янына чыгарга дип өс-башны алмаштырганда тәрәзәдән күрәм: машиналары һаман кузгалмый да кузгалмый. Баксаң, кияү бахыркай безнең өй каршындагы алыштырасы бар койма торыгы буендагы чәчәкләрне телефонына фотога төшереп йөри. Тәрәзәне ачып, менә монысын да төшермисеңме дип, бер чүлмәк гөлне эләктергәнне хәтерлим...

– Томырдыңмы әллә?

– Әйбәт буласы иде дә... Йөрәк китереп кысты. Әле ярый карчыкның эше иртәрәк төкәнгән, ул кайтып кереп, идәндә таралып утырганны күреп, филшер кыз чакыртып, уколлар кадатып дигәндәй, алып калды...

Шушыларны яздым да, авыр сулап куйдым. Кадалгыры...Үземнең дә көнем шактый вакыт шул шайтан тартмасы хозурында уза лабаса.  


Зәет МИРЗАНУРОВ
Татарстан яшьләре
№ 42 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»