поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.10.2013 Мәдәният

Бертольд Брехтның “Туй” галәмәтләре

Самара шәһәре башлыгы Дмитрий Азаров җитәкчелегендәге Идел буе шәһәрләре ассоциациясе һәм Россия Федерациясе Театр хезмәткәрләре берлегенең Самара өлкәсе бүлеге “Театраль Идел” беренче регионара театрлар фестивален оештырдылар.

Ул 15 сентябрьдә Самараның Горький исемендәге академия драма театры бинасында тантаналы рәвештә ачылып, шул ук кичне Казанның Качалов исемендәге рус академия драма театрының “Алтын фил” спектакле күрсәтелде. Ә Татарстанның икенче кунагы – Әлмәт татар дәүләт драма театры татар телендә спектакль алып килгән иде. Татар театры сәхнәсенә немец авторы Бертольд Брехтның “Мещан туе” пьесасын Санкт-Петербургның танылган режиссеры Искәндәр Сакаев сәхнәгә беренче тапкыр мендергән. Ул спектакльнең исеменнән “мещан” сүзен төшереп калдырып, XX гасыр башында күтәрелгән проблемаларның актуальлеген күрсәтә.

Тамаша башында шушы фестивальне оештыручыларның берсе - Россиянең атказанган артисты Владимир Гальченко һәм Әлмәт театры директоры, баш режиссеры Фәридә Исмәгыйлева спектакльнең бик үзенчәлекле булуын, кемнеңдер аны, бәлки, аңламавын да, ә кемнеңдер, киресенчә, яратып кабул итүен искәртеп үтте. “Безгә шушы фестивальдә катнашу теләге белән җибәрелгән күпсанлы видеоматериалларны карап чыгарга туры килде. Шулар арасында Әлмәт театрының “Туй” спектаклен күреп, таң калдык. Бу театр безнең өчен зур ачыш булды. Анда гел ниндидер эзләнүләр, яңа алымнар куллану эше алып барыла икән. Шуңа күрә алар бүген сезнең каршыгызда”, - дип тәкъдим итте спектакльне Владимир Гальченко.
Тамашаны трагикомедия, фарс, экспрессионизм яисә гротеск дип атарга була. Нәрсәсе беләндер ул Владимир Маяковскийның “Мистерия-Буфф” пьесасын да хәтерләтә. Бертольд Брехт та бит шул чорда иҗат иткән һәм “Мещан туе” да, “Мистерия-Буфф” кебек үк, социаль-көнкүреш әхлагы темаларын күтәрә.

Беренче бөтендөнья сугышыннан соң тормыш төбендә калган алман халкының кимчелекләрен күрсәтүче әсәрендә Брехт, ачылып килүче талант иясе буларак, Германия өстендә куерып килүче фашизм болытларын да күрә алган. Моны артистларның фашист сәламлавын бераз үзгәртеп кабатлауларыннан күреп була.

Спектакль алдыннан тамашачыларга сәхнәгә үтәргә тәкъдим итеп, туйга чакыралар. Анда куелган агач эскәмияләргә сызу каләме белән урыннар билгеләнгән, хәтта номерлары да язылган. Каршыдагы кара тактага да акбур белән шкаф, тәрәзә, ишек, карават сызымнары ясалган. Сәхнә уртасында өелеп ятучы агач урындыклар гына чын әйбер булып күренә. Ләкин алар да әле буялмаган һәм ышкып шомартылмаган. Ә өстәл бауга аска-өскә менеп-төшеп йөрерлек итеп элеп куелган.

Сәхнә яктыра башлагач, урындыклар арасында әллә курчаклар, әллә кеше мәетләре ятуын күрәсең. Читтәрәк утыручы тапер (алып баручы) шаулы инструментларына бәреп, “Башлана!” - дип кычкырып җибәрүгә алгы планда ятучы Килен (Эльмира Яһудина) һәм Кияү (Илсур Хәйретдинов) куркыныч зомбилар кебек акрын гына торып, урындыклар астыннан кунакларны: әти-әниләрен, апа-абыйларын һәм дус-ишләрен сөйрәп чыгара, урындыкларга утырта башлыйлар. Уянып килүче кунакларның хәрәкәте дә механик курчакларныкы кебек булуы белән куркыта. Өсләрендәге киемнәре дә ниндидер шыксыз: ирләрнең штаннары йә кыска, йә оекбаш эченә кыстырылган. Хатын-кызларның да күлмәкләре йә җилбәзәк хатыннарныкы кебек артык чуар, йә челтәр оеклары тишек булуы белән ниндидер уңайсызлык тудыра. Һәрберсенең аягында йон оекбаш һәм галуш. Галушка штиблет яисә туфли сызымы төшерелгән булу туйга килүчеләрнең һәм Килен белән Кияүнең ярлы булсалар да, бай булып күренергә тырышуларын күрсәтә.

Бу спектакль турында театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: ”Без сәер һәм куркыныч заманда – чорлар чигендә яшибез. Дөнья күз иярмәслек тизлектә үзгәрә, һәм бу үзгәреш уңай якка түгел. Кеше кеше булудан туктый, индивидуальлеген югалта, сату-алу һәм куллану җәмгыятенең җансыз курчагына, шул җәмгыятьнең ихтыярсыз бер шөрепчегенә, кешелек асылын җуйган манекенга әйләнә”, - дип, тамашачыга режиссерның теләк-фикерләрен ачып бирә. Ә бау ярдәмендә аска-өскә йөрүче өстәлне ул җәһәннәм төбендәге дөньяга төшүче җиһаз итеп күрә. Димәк, спектакльдәге дөнья да, геройлары да тормыш төбендә яшиләр. Алар барысы да интеллектуаль яктан үсми калган кешеләр сыйфатына ия. Мәсәлән, өстәл төшерелгәч, дуңгызлар кебек ябырылып ашау, хәтта бер-берсенең авызыннан тартып алу, бармакларын ялау, туйгач, йөзләрендә ниндидер хайвани рәхәтлек хисе барлыкка килү туйга килүчеләрнең бушка ашарга яратуларын һәм бирән корсак булуларын күрсәтә. Бусы бер гөнаһ.

Спектакль барышында өй җиһазларын кияүнең үз куллары белән ясавы берничә тапкыр кабатлап әйтелә. Әмма сызымдагы шкафлар һәм ишекләрне берничек тә ачып булмый бит. Ә кунаклар оятсыз рәвештә кеше тормышына тыкшынып, шкафны ачып карарга маташалар, әмма булдыра алмыйлар. Коръәндә бу турыда “Кеше битен ертмагыз”, - дип язылган. Димәк, бу да гөнаһ.

Киленнең шкаф ачкычларын алдан ук яшереп куюы ачыклана һәм бу аның ныклы гаилә корырга теләге булуын, киләчәктә аңардан менә дигән хуҗабикә чыгачагын дәлилли.

Кунакларның урындыклары белән бергә йә бер рәткә тезелеп, уңайсыз паузада катып калулары, йә уртага җыелулары, йә тагын таралулары елан хәрәкәтләрен хәтерләтә. Алар үзләре дә нәкъ елан кебек бит. Яхшы гына салып алгач, кияү дусты (Динар Хөснетдинов) Килен артыннан, Егет (Раушан Мөхәммәтҗанов) кәләшнең апасы артыннан сөйрәләләр. Апасы (Мәдинә Гайнуллина) Егет белән беравык югалып торгач, кунаклар күз кысышып, ни булганына сөенеп торалар сыман. Шулай ук Киленнең киң туй күлмәген күреп, корсаклы булуына сөенүләре дә бер яктан кунакларның тыйнаксызлыгы, икенче яктан Киленнең гыйффәтле булмавы турында сөйли. (Ә мондагы гөнаһларны санап бетрерлек түгел, дип уйлыйм).

 Ир (Рамил Минханов) һәм Хатын (Наилә Нәҗипова) мөнәсәбәтләре дә бик үк яхшы булып чыкмый. Тыштан караганда матур гына булып күренгән гаилә турында Ир: “Өйләнешкәч кеше (ир дип укы) хайванга (хатынга) хезмәт итә башлый“, - дип әйтә.

Туй ахырында тәмам исереп беткән кунаклар талашып, сугышып бетәләр. Хуҗалар башта: “Кайчан китәрләр икән инде”, - дип карап торалар, ә халык таралышкач, инде үзләре дә талашырга тотыналар.

Сатирик гротеск стилендәге бу спектакльне ике яшь йөрәк кушылу бәйрәме дип түгел, ә бәлки бәндәләрнең кимчелекләре тантанасы дип атарга буладыр. Бездә, шушы туйда катнашучы кунакларда, бу ике мескеннең туе бер яктан кызгану хисе тудырса, икенче яктан гыйбрәт күрсәтте. Әллә без үзебез фәрештәләрме? Әллә шундый түбән мөнәсәбәтләр күрмәгән кешеләрме? Йөз ел элек Бертольд Брехт күтәргән проблемалар бүген дә көн кадагында тора бит. Һәм автор еллар аша безгә мөрәҗәгать итеп: “Бәндәләргә кеше булу өчен үз-үзләре өстендә әле бик күп эшләргә кирәк”, - дип әйтә сыман.

“Театраль Идел” фестиваленә 22 сентябрьдә йомгаклар ясалып, җиңүчеләр билгеләнде. “Туй” спектакле ике номинациядә бүләк алды. Кияү дусты образын гәүдәләндергән Динар Хөснетдинов - “Икенче пландагы ир-ат образын иң яхшы башкаручы” номанациясендә, ә спектакльнең режиссеры Искәндәр Сакаев “Иң яхшы режиссер эше” номинациясендә җиңүгә лаек булдылар.

 


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ |
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»