• 27.04 Кариев театры. Н.Сафинның иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан бинефис-спектакль "Супер кияү". 18.30
  • 28.04-29.04 Кариев театры. Бенефис-спектакль "Мәхәббәт күгәрченнәре" ("Любовь и голуби") Ф.Зиннәтулинаның 50 еллык юбилее.
  • 17.05 Элвин Грей концерты. Казан. Спорт сарае. 19:00
Туган көннәр
  • 27 Апрель Хәлим Җәләл
  • 27 Апрель Зөһрә Сәхәбиева
  • 27 Апрель Рөстәм Исхакый
  • 28 Апрель Рафаэль Ильясов
  • 29 Апрель Йолдыз Нигъмәтуллина
  • 30 Апрель Илфар Кәримов
  • 30 Апрель Ильвина
  • 01 Май Вакыйф Нуруллин
  • 01 Май Мөршидә Кыямова
  • 01 Май Мөҗип Низамиев
  • Казанда барлык җиһазлары белән бүлмә сатыла. Квартира статусында. Ремонтланган. су кергән. Т.89196307461
  • Үз хуҗалыгыбызда устерелгән бройлер чеби тушкәләре сатыла 89372817099
  • Перевод текста с русского на татарский и с татарского на русский. Все через интернет. Качественно, недорого. 8 903 318 72 87
  • Арча районында кызыл тәмле бәрәңге сатам. Базда сакланган. Бәясе 20 сум тел 89179251728
  • Умарта оялары сатыла. 89173980249
  • Актаныш. Кайнатмалар (вареньелар) сатам: 3 литры банкасы: алма кайнатмасы 160, чия, груша кайнатмалары 180 сум 3 литры банкасы. Сатулашу мөмкин. 8 903 318 72 87
  • Сүтеп алу шарты белән 5х6 метрлы усак бурадан өй сатыла. Яхшы хәлдә. 80 000сум. тел 89083357408.
  • Продаю VW POLO Sedan.Двигатель 1.6, 105 лс.Пробег 94000. Подогрев передних сидений и лоб стекла.Магнитола, кондиционер.Сигнализация Ширхан 9, автозапуск. Колеса летние на литых дисках. Зимние на машине. Цвет черный.Коробка автомат.Масло менялось в январе 2018 года. 400 тыс. торг. Один хозяин.89172548054
  • Актаныш. Сатам опгс пгс 8987422 7660
  • Казан шәһәре Бертуган Касыймовлар урамы 22/7 йортта (тулай торак) 18 кв.м.лы бүлмә озак вакытка арендага бирелә. Бүлмәдә диван, шкаф, телевизор бар. Кухняда шкаф һәм өстәл һәр бүлмәнең аерым. Коридор чиста, күршеләр тыныч. Бәясе аена 10 мең. Йорт янында медучилище һәм автотранспортный техникум. Шалтыратыгыз 89274406462

 

 

 
Архив
 

               

14.08.2013 Мәгариф

Кесәң генә чыдасын - вузларда кабул итү кампаниясе тәмамланып килә

БДИ баллары ярдәмендә теләгән уку йортына керә алмаган абитуриентларга түләүле бүлектә уку мөмкинлеге бирелә. Хәбәрчебез югары уку йортларындагы быелгы бәяләр белән кызыксынды.

Әлеге уңайдан Казан дәүләт медицина университетының “Стоматология” белгечлеге иң кыйммәтлесе булып чыкты. Монда бер ел уку 132 000 сумга төшә. “Дәвалау эше”н дә очсыз дип әйтеп булмый – 121 000 сум.

Икенче урында, ничек кенә сәер тоелмасын, Казан дәүләт энергетика университеты. Биредәге энергетика, энергетик машина төзелеше һәм электротехника факультетында бер ел уку өчен 127 700 сум акчаңны чыгарып салырга кирәк.

“Иң кыйммәтле” югары уку йортлары өчлегенә Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (элеккеге КХТИ) да керә. Анда иң югары бәя - дизайн һәм программалы инженерия факультетында – 120 200 сум.

Дүртенче урында - Казан федераль университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты. Аларның икесендә дә “дизайн” белгечлеген үзләштерү 118 160 сумга төшә.

Бишенче урында - Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты (элеккеге КАИ) һәм Казан дәүләт аграр университеты. Биредә иң кыйммәтле бәя – 112 000 сум. КАИда мондый бәяне ике факультетта (хәзер алар институт статусы алды) - Авиация, җир транспорты һәм энергетика, шулай ук Информатика һәм исәпләү техникасы институтларында сорыйлар. Ә Аграр университетта “транспорт-технология машиналары һәм комплексларны эксплуатацияләү” юнәлешен шулай бәяләгәннәр.

Әйтергә кирәк, Казан федераль университетында күп кенә белгечлекләр буенча белем алу бәяләре, узган ел белән чагыштырганда, шактый арткан. Мәсәлән, анда “гамәли информатика”да бер ел уку хәзер 79 200 сум түгел, ә 84 000 сум тәшкил итә, “журналистика” 66 480 сумнан 68 040 сумга күтәрелгән. “Математика”, “физика” кебек техник белгечлекләргә - уртача 3-4 мең, юрфакта 15 мең сумга арткан.

Ә инде башкаладагы югары уку йортларында иң арзан бәяләр - Казан дәүләт медицина университетындагы “социаль хезмәт” һәм Казан илкүләм тикшеренү технология университетындагы “нәшрият эше” һәм “педагогик белем бирү” белгечлекләрендә – 45 000 сум.

Туполев исемендәге КИТТУда “менеджмент”, “реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә”, “психология”, “юриспруденция” һәм “персонал белән идарә итү” белгечлекләрен үзләштерү елына 57 000 сумга төшә.

Энергетика университетында иң арзан бәяләр – 60 200 сум - “менеджмент”, “җәмәгатьчелек белән элемтә” һәм “тарих-архив белеме” белгечлекләрендә.

КФУда “тарих”, “культурология”, “математика”, “филология”, “психология”, “физик культура” белгечлекләре - иң арзаны (63 200 сум). Архитектура-төзелеш университетында “менеджмент” һәм “транспорт процессы технологияләре”, ә Аграр университетта “менеджмент”, “дәүләт һәм муниципаль идарә”, “икътисади куркынычсызлык” белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин.

Төрле юнәлешләрдә белем бирүче югары уку йортларындагы бәяләрне чагыштыру бәлки дөрес тә түгелдер (юристка караганда, табибны әзерләү күпкә мәшәкатьлерәк бит), шуңа күрә без чагыштыру өчен түбәндәге үрнәкне сайларга булдык. Барлык университетларда да икътисад факультеты бар. Сезнең игътибарга КФУ, КДАТУ, КИТТУ-КХТИ, КИТТУ-КАИ, КДАУ һәм КДЭУда икътисад һәм менеджмент факультетында уку бәяләрен тәкъдим итәбез.

 

Казан вузларында икътисад факультетында уку бәяләре

Урын

Бәя

Университет

1

94 980 сум

КФУ

2

64 700 сум

КИТТУ-КХТИ

3

63 320 сум

КДАТУ

КДАУ

4

60 200 сум

КДЭУ

5

57 000 сум

КИТТУ-КАИ

 

 

---
Интертат.ру
№ --- | 14.08.2013
Интертат.ру печать

 
comments powered by HyperComments

Фикерләр

№2 (848602) / 15.08.2013 00:29:21

Вузларда кабул итүне кыскартырга кирәк.Училище,техникумнарда укуны көчәйтергә кирәк.Начар укучылар да вуз бетерә акча түләп, белемсез дипломлы кешеләр күп.

№1 (848512) / 14.08.2013 14:31:25

Бу илдәге вузларның 90 %-ын ябып бетерергә кирәк, алар вуз таләпләренә җавап бирмиләр, ә алар чыгарган белгечләрнең 99%-ының дипломнарын тартып алырга - аларның югары түгел, урта белемнәре дә юк.
Һәм бу вуз сәләмәләре безне бервакытта алга илтәчәк түгелләр, наданлык, профессионалсызлык, томаналык баткагына батырачаклар гына.
Кытайлылар дөрес әйткәннәр инде, илне юкка чыгару өчен, аның белән сугышырга кирәкми, ә аның өчен бу илнең иң ахмак кешеләрен җитәкче итеп кую җитә, алар үз ахмаклыклары белән теләсә кайсы сугышка караганда да илләрен ныграк җимерәчәкләр дип. Ә ул кешеләр ата бур да булсалар - иллләре бурлык оясына әйләнеп, тагын да тизрәк җимереләчәк, - дип тә әйткәннәр алар.
2000-че елларда килгән шыр надан хакимиятнең коррупсион дилетант Фурсенкосы гына да тулы бер мәгариф системасын юкка чыгарды бит.

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments