|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2009 Җәмгыять
ИРИНА НЕКРАСОВА: ТАТАР ТЕЛЕН ТЕЛӘП ӨЙРӘНДЕМТатар кешесенең рус телен өйрәнүенә исебез дә китми кебек, ә менә башка милләт вәкилләренең ана телебезне үзләштерүенә тел шартлатабыз хәтта. Андыйлар бик сирәк очраганга соклануыбыз югары дәрәҗәдәдер инде. Әлбәттә, Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясендә рус кызы Ирина Некрасованың татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирүенә битараф калып булмый. Бүген рус мохитендә яшәгән татарларның күбесе үз ана телендә сөйләшергә читенсенгәндә, Ирина, киресенчә, бу телне аралашу коралына әверелдерүенә бер дә үкенми икән. – Билгеле, чит телләрнең берсен дә җиңел генә буйсындыру мөмкин түгел. Беренче чиратта теләк кирәк. Теләк булса, тырышлык ничек тә табыла ул, – ди Ирина Анатольевна.
Татарча уку теләге Иринада һич уйламаганда гына уяна. Мәктәпне тәмамлаган кыз, дусларыннан очраклы рәвештә генә педагогика көллиятендә чит милләттән булган яшьләрне татар теле курсларына җыюлары хакында ишетә. Шуннан соң үзендә тәвәккәллек табып, әлеге тәҗрибәдә сыналырга була. Бөек рус әдәбияты классигы фамилиясен йөрткән кыз татар телен генә түгел, ә тарихын, мәдәниятен дә бик теләп өйрәнә. Татарча спектакльләр карау, җырлар тыңлау да аңа белем офыкларын киңәйтергә ярдәм итә. Татар язучыларыннан Мөхәммәт Мәһдиев, Фатих Әмирхан, Туфан Миңнуллин әсәрләрен яратып укый икән. Хәтта милли ризыклар пешерү, чигү эшләре белән дә мавыга башлаган ул. Көллиятне тәмамлагач, Казан гуманитар-педагогика университетының Чаллыдагы филиалында шушы юнәлеш буенча укуын дәвам итә.
Бүген Ирина гимназиядә рус балаларына татар теле укыта. Яшь мөгаллимә укучылар чит телне җиңел үзләштерсен өчен мәгълүматларны рус теле белән чагыштырып бирергә, халык авыз иҗаты әсәрләрен дә кулланып, дәресләрне кызыклы итәргә тырыша." Балада чит телләргә мәхәббәтне бервакытта да мәҗбүр итеп уятып булмый. Дәресләрне мавыктыргыч итеп үткәргәндә генә аларны җәлеп итеп булачак. Күп нәрсә укытучының үзеннән тора бит. Шуңа күрә татар теле белән кызыксынмыйлар дип уйдырма сәбәпләр эзләргә ярамый", – дип тәҗрибәсе белән уртаклаша 29 яшьлек педагог.
Чын күңел биреп башкарган эшнең һәрвакыт нәтиҗәсе була. Белем биргән укучыларының шәһәр күләмендә татар теле буенча үткәрелгән бәйгеләрдә җиңү яулаулары шуны дәлилли. Гомумән, Ирина Некрасова Татарстанда яшәгән һәркем татар телен белергә бурычлы дип саный. Татар мәктәпләрен ябу, милли-төбәк компонентын кыскарту кебек күренешләрен дә авыр кичерә Ирина."Чит телләргә хөрмәт белән карарга кирәк, аларның һәркайсы кызыклы, киләчәктә әлеге эшемнән аерылырга җыенмыйм", – ди ул.
Сәрия САДРИСЛАМОВА |
Иң күп укылган
|