поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.07.2013 Ир белән хатын

Хатын түгел, хезмәтче мин

Яшьлек, юләрлек. Әллә язмышмы? 18 яшемдә кияүгә чыктым. Әмма бер генә бәхетле көн яшәгәнем юк. Каенана белән уртак тел таба алмыйбыз.

Иремә ул вакытта 24 яшь иде, ул – төрек. Мин рус гаилә­сеннән. Шуңа әнисе безнең кавышуга башта ук каршы булды. Ләкин без монда, Казанда яшибез, ул Төркиянең Самсун шә­һәрендә торды. Шуңа беренче вакытта аның тәэсире әллә ни сизелмәде. Ни дисәң дә, телефоннан аралашып тору – көн саен күрешү түгел инде. Өйлә­нешкәч, барысы да яхшы булды. Ирем мине күрер өчен төшке ашын ашарга да өйгә кайта иде. Ә ярты елдан соң әнисе Төр­киядән безнең янга күчеп килде, 2 яшьлек оныгы белән. Аның олы малаенда куркыныч чир, шуңа хатыны аларны ташлап киткән, баласын да калдырган (әллә каенанасы бирмәгән – монысы миңа караңгы).

Шул көннән гаиләбездә яңа тормыш башланды. Ул миңа ирем белән бер бүлмәдә торырга да рөхсәт бирми. Ике катлы йортта яшибез, мине үзе һәм оныгы белән бер бүлмәдә йок­ларга мәҗбүр итә. Инде 8 ай буе мин иртәнге сәгать 6да бала елавына уянам, ул сабыйга ашарга пешерәм, өйдәге эшләр­не эшлим һәм укырга китәм. Җәй көне исә бар вакытымны шул балага багышлыйм, урамга чыкканда да аны үзем белән алырга кирәк, кибеткә барганда да. Әбисе аны карарга җыен­мый. Ирем белән берәр кая барырга җыенсак, аны үзен генә җибәрә. “Нигә “моны” үзең бе­лән өстерәп йөрисең, өйдә утырсын”, – дип мине чыгармый. Оныгына чәчен үрсәм, сүтеп, үзенчә җыеп куя. Өйдә җыештырганда, артымнан йө­реп, чат саен бармагы белән төртеп күрсәтә. Ашарга пешер­гән ризыкларны чүп чиләгенә ыргытып, яңадан пешерергә мәҗбүр итә.

Түзә алмыйча, ирем белән бу хакта утырып сөйләштем. Әй­берләрне җыеп, фатирга чыгып киттек. Бер ай чамасы яшәдек. Шул вакытта мин балага узуымны белдем. Туачак сабый хакына булса да татулашырга кирәк дип, кире каенана янына кайттык. Ләкин килешү барып чыкмады. “Балаң да, үзең дә кирәкмисең!” – ди ул миңа. Минем йөклелегемне исәпкә алмаганда, барысы да искечә калды. Мин шулай ук һәр көнне сәгать алтыда торып, теге баланы карыйм, йорт эшләрен башкарам. Кичке сәгать 9-10нарда аякларым тотмый башлый, ләкин йокларга ятып булмый. Каенанам төнге икеләргә кадәр телевизор карарга ярата, аның янында утырмасам, тавыш чыгара. Янәсе, ул минем белән аралашырга тели, ә мин, аны ташлап, йокларга ятам.

Мөнәсәбәтләрнең шундый булуында иремнең дә гаебе бардыр. Сизәм, ул әнисеннән аерым яшәргә теләми, мин бала тапкач та күчеп китәргә исәбе юк. Әйе, 18 яшемдә үземә шундый ирне сайладым. Яшьлегем, юләрле­гем, тәҗрибәсезлегем аркасындадыр. Ятим үстем, мине әбием карады. Бәлки шуңа кияүгә иртә чыкканмындыр. Ләкин бүген мине бу тормышта берни дә кызыксындырмый, йокыдан уянасым килми. Ирем белән дә юк-бар аркасында телгә килә башладык. Бердән­бер өметем – әле тумаган сабыем. Бу гаиләдә алга таба ничек яшәргә – шуны аңлый алмыйм. Каенана янына кире күч­кәч, һа­ман аның белән бер бүлмәдә торам.

18 яшемдә мин өйдә утырырга әзер идем. Ләкин яраткан ирем өчен, мине күралмаган каенана өчен түгел. Йортта хез­мәтче булудан туйдым. Киңәш алудан бигрәк бушану өчен яздым...

Исемем редакция өчен генә 



Ватаным Татарстан
№ 121 | 28.07.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»