26.06.2013 Җәмгыять
Мәскәү – Казан арасы...3,5 сәгатьтә
Тиздән поезд белән Казаннан Мәскәүгә бару өчен 12 түгел, ә 3 сәгать ярым вакыт та җитәргә мөмкин. Ике шәһәр арасында төзеләчәк югары тизлектәге тимер юл магистрале турындагы сөенечле яңалык республика халкында кызыксыну уятты.
Россиядә тизйөрешле тимер юл магистрале булдыру турында сөйләшүләр инде күптән бара. Аның белән бәйле имеш-мимешләр дә күп булды, шуңа күрә соңгы арада халык Мәскәү-Казан арасында тизйөрешле поездларның барлыкка киләчәгенә өметен өзеп, әлеге тема турындагы сөйләшүләргә игътибар итми башлаган иде. Тик менә күптән түгел генә Россия Президенты катнашында узган Россиядә югары тизлектәге тимер юлларны җәелдерүгә багышланган киңәшмәдән соң, әлеге мәсьәләгә тулы ачыклык кертелде кебек. Җыелышта катнашучылар беренче тизйөрешле поездлар Мәскәү һәм Казан арасында хәрәкәт итәчәк дигән уртак фикергә килде.
25 июнь көнне Россия Дәүләт Думасында әлеге темага кагылышлы парламент тыңлаулары узды. Чараны Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Александр Жуков алып барды. Анда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Җитәкчеләр һәм депутатлар проектны тормышка ашыру юллары һәм әлеге тимер юлны төзүнең нинди нәтиҗәләргә китерүе турында фикер алышты.
Футбол буенча дөнья чемпионатына - тизйөрешле поезд юлы?
Россиянең транспорт министры Максим Соколов сүзләренә караганда, әлеге югары технологияле трасса 2018 елга, ягъни Россиядә узачак футбол буенча дөнья чемпионатына ук төзелеп бетәргә мөмкин. Тик моның өчен проектны быел ук әзерли башлау мөһим. Тимер юлның Владимир, Түбән Новгород һәм Чабаксар шәһәрләре аша узачагын да билгеләп китү кирәк.
Илдә югары тизлектәге тимер юл магистрале төзү турында фикер алышуларның озак елларга сузылуы юкка түгел. Ник дигәндә, әлеге төр төзелеш эшләрен алып бару бик зур чыгымнар таләп итә. Казан-Мәскәү трассасын ясау өчен генә дә 928 миллиард сум күләмендә акча таләп ителә. Тик шул ук вакытта әлеге эшчәнлекнең иң эре инфраструктура проектларыннан булуын да истән чыгармаска кирәк.
Шулай да, җитәкчеләр әлеге поездларга билет бәясе 1 километр өчен 10 сумнан да кыйммәт булмаячак, дип ышандыра. Ягъни, билет бәясе 800 сумнан башланачак һәм гади поездагы плацкарт вагондагы урыннар бәяләреннән дә түбәнрәк булачак (хәзерге вакытта, мәсәлән, Казаннан Мәскәүгә плацкарт вагонда бару уртача 1200 сум тора).
3,5 сәгать юл өчен 2 мең сум да жәл түгел
Әлеге яңалык Татарстан халкында шунда ук яклау тапты. Күпләр билет бәясенең 800 сум гына булачагына ышанмый-ышануын. Хәер, Мәскәүгә 12 сәгать урынына 3,5 сәгатьтә барып җитү өчен кайберләүләр 2-3 мең сум түләргә дә риза икән. «Соңгы елда Мәскәүгә эш буенча еш барырга туры килде. Поездга кичке якта утырсаң уңайлы. Иртән йокыдан торуга Мәскәүдә буласың. Бер тапкыр көндез кайтырга туры килде - әлеге 12 сәгать озак һәм бик авыр узды. Гомумән, ерак араларга еш йөрү ардыра. Әгәр дә киләчәктә тизйөрешле поезд юлы ачсалар, 2-3 мең сум акчамны да жәлләмәс идем», - дип сөйли күптән түгел генә Казанда үз эшен ачып җибәргән шәхси эшмәкәр Азат Илдаров.
Халык югары тизлектәге тимер юл магистрале төзелә башлауны көтә
Дмитрий Ильясов исә гади студент. Инде 4 ел дәвамында Мәскәү Дәүләт университетында белем ала егет. Ул поездларда йөреп интекми, ә самолетта оча. Аның сүзләренә караганда, әгәр дә ике шәһәр арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале сузсалар, ул самолетны поездга алыштырырга риза.
«Аэропортта самолетка кереп утырганчы тикшерү уза-уза хәл бетә. Җитмәсә, ике сәгать алдан килеп утырырга кирәк. Поездларда аның ише белән баш катырмыйлар, тик баруы озак. Шуңа күрә, әгәр дә Казан-Мәскәү арасы 7-8 сәгатькә «кыскарса», мин рәхәтләнеп шул поезд белән генә йөриячәкмен», - дип үз фикерләре белән уртаклашты Дмитрий.
Әлеге югары тизлектәге поездларга халык тарафыннан ихтыяҗның зур булачагына җитәкчеләр дә шикләнми. Әгәр дә тимер юл 2018 елга чыннан да ачылса, 2019 елда пассажирлар саны 7,4 миллионнан артык булачак, дип фаразлый алар.