|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.12.2008 Җәмгыять
ТАТАР АРМИЯСЕ БУЛЫРМЫ?Татарстанда көзге чакырылыш тәмамланды. Чәршәмбе көнне соңгы егетләрне Мари Иле, Архангельск һәм Саратов якларына алып киттеләр. Кичә исә Министрлар Кабинетында республика чакырылыш комиссиясенең утырышы узды. Нәтиҗәләрнең былтыргыдан яхшырак булуы әйтелсә дә, бигрәк тә югары уку йортларында җитешсезлекләрнең күп булуы телгә алынды. Һәрвакыттагыча, армиягә җибәреләсе егетләр саны буенча Татарстан планны 100 процентка үтәгән. "Солдатка киткән егетләрнең физик һәм рухи әзерлеге яхшырган булып чыкты, – дип сөйләде Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов. – Егетләргә белгечлек бирү мәсьәләсендә дә алга китеш бар. Әмма барыбер армиягә китүчеләр арасында 1778 кешенең бернинди дә һөнәри белеме юк иде". Киләчәктә андыйларны нинди дә булса һөнәргә өйрәнерлек частьларга җибәрү күздә тотыла. Моратов тагын бер уңай үзгәреш дип министр һәм башка эре түрәләрнең улларын армиягә җибәрүен телгә алды.
Тулырак мәгълүматны Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде. Көзге чакырылыш барышында 31 мең 579 егет чакыру алган. Аларның 98,9 проценты комиссариатларда тикшерү узган. Эзли торгач, качып йөрүче 2 мең 826 егетнең эзенә төшкәннәр. Армиягә исә барлыгы 6 мең кешене җибәргәннәр. Аларның 1183е хәрби-исәп белгечлегенә ия. "План үтәлде, чакырылыш барышында кимчелекләр булмады", – дип хисап тотты генерал. Әмма сүз югары уку йортлары, дөресрәге, вуз бетерүчеләрнең армиягә бару-бармавы мәсьәләсенә килеп җиткәч, сораулар да булды. Быел Татарстанда армия яшендәге 5 мең 377 кеше диплом алган икән. Яз көне солдатка югары белемле 1 мең 466 егетне озатканнар. Ә көзен – азрак. Бу аңлашыла да. Хәрбиләр язгы чакырылышны 15 июльгә кадәр сузып, диплом алган егетләрне шунда ук армиягә озатуны максат итеп куйды. Ә көзгә кадәр аларның кайсы кая югалып бетә.
"Кайбер вуз җитәкчеләре югары белем алган егетләр армиядә хезмәт итмәсә дә була дигән фикерне алга сөрә, – дип сөйләде Моратов. – Әгәр вузларда белем алучы егетләрнең армиягә китүе түгел, ә аларның кулларына комиссариатка чакыру тоттыруыбыз белән мактанабыз икән, безнең башкарган эшебез дә шул кадәр генә". Соңрак КДУ ректоры Мәкъзүм Сәләхов повестка тапшыруның чыннан да җиңел түгеллеген, әмма соңгы вакытта бу мәсьәләдә уңай үзгәрешләр барлыгын әйтте. Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасарын тагын бер нәрсә гаҗәпләндергән икән. "Ни өчендер коммерция вузларын тәмамлап армиягә китүчеләр саны дәүләт уку йортларыныкына караганда күбрәк, – дип аптырады ул. – Ә бит беренчеләре үз хисабына белем ала, димәк, аларның армиягә китмәү ысулларын табу өчен акчасы да күбрәк булырга мөмкин. Икенчеләре исә дәүләт акчасына укый да, аннары дәүләт каршындагы бурычларын үтәми". Моратов бу хәлне парадокс дип бәяләде. Икенче парадоксны исә генерал Погодин уйлап тапты. Комиссарны вузда белем алучыларның сәламәтлеге башка егетләрнекеннән начаррак булуы гаҗәпләндерә. Әллә "яшеренгән авыру"ларны ачыклау мөмкинлеге күбрәк микән? Гомумән алганда исә, Татарстанда армия яшендәге егетләрнең 73 проценты хәрби хезмәткә яраклы булып чыккан.
Билгеле булганча, соңгы елларда Татарстан егетләренә бер тирәдәрәк хезмәт итү мөмкинлеге бирергә тырышалар. Бу – армиядә якташларыбызның проблемалары азрак булсын өчен эшләнә. Күптән түгел, мәсәлән, Тоцкидан берьюлы 16 егетне Самарага күчерделәр. Кайбер матбугат чаралары исә әлеге вакыйганы милли частьлар төзү дип бәяләде һәм "татар роталарының барлыкка килүе"ннән куркуларын сиздерде. "Ахмаклык бу, – дип үз сүзен әйтте Равил Моратов. – Республикадан армиягә китүчеләрнең ничәсе татар, күпмесе урыс милләтеннән булуын да белмибез хәтта. Алар барысы да Татарстан егетләре. Нишлисең, безгә игътибар күп бирелә. Чөнки эшлибез, кимчелекләр бар икән, төзәтәбез".
Илнар ХӨСНУЛЛИН |
Иң күп укылган
|