поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
04.04.2013 Милләт

Олы ялган ничек туа?

ТР Фәннәр академиясендә Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Әнвәр Нәҗип улы Хәйринең китабын тәкъдим итү булды.

Әлеге күңелле вакыйгада катнашкан күренекле галим­нә­ребезнең һәркайсы Әнвәр­гә олы рәхмәтләрен белдерде һәм аның “Әхмәд ибне Фад­ланның 921-922 елларда Болгар дәүләтенә килгәндә язган сәяхәтнамәсе” дигән китабын “ел вакыйгасы”, татар тарихын барлауда “алгарыш” дип бәяләделәр. Олы бәяне фә­кать олы хезмәт өчен бирә­ләр. Әнвәр Хәйри китабының олылыгы, зур вакыйгага әйлә­нү сере нәрсәдә соң? Хәер, монда әллә ни сер юк, хикмәт галимнең беренчел чыганак нигезендә ялган тарихны фаш итүендә.

Мәгълүм булганча, Х гасыр башында Бөек Болгарга килгән Баһдад илчелегенең җаваплы сәркатибе Әхмәд ибне Фадланның сәяхәтнамә­се дөньяның күп телләрендә берничә мәртәбә тәрҗемә ителеп басылып чыккан иде инде. Әмма, Әнвәр Хәйри әйтүенчә, ибне Фадлан хез­мәтен өйрәнергә һәм тәрҗе­мә итәргә алынучылар, гәрчә гарәп телен яхшы белсәләр дә, анда шактый ук дәрәҗәдә уйгур һәм борынгы төрки телләрдәге сүзләр булуына игътибар итмәгәннәр. Игътибар итсәләр дә, үзләренә таныш булмаган әлеге сүзләрне һәркем үзенчә аңлатырга тырышкан. Фән төгәллекне ярата. “Мөмкин”, “бәлки”, “шу­лай түгел микән” кебек сүзләр кулланылган төрле фаразлар, профессор Хатыйп Миннегулов әйтүенчә, олы ялганга әйләнеп, аннан соң “хакыйкать” дип кабул ите­лергә мөмкин.

Бу уңайдан, Әнвәр Хәйри китергән бер мисалга тукталыйк. Академик В.Бартольд­ның фәкать шикләнеп кенә язган: “Арабское слово, оз­начающее “славянин-саклаб или сиклаб (м.н.ч. сакалиба) заимствовано, вероятно (!) из греческого...” дигән сүзләрен күтәреп алып академик Д.Мишин: “Арабское слово “сак­лаби” представляет собой заимствованное из греческого “склабос, словянин” дип язган иде. Монда инде “вероятно” (“мөгаен”) сүзе кулланылмый һәм автор инде зур ышаныч белән бу сүз грек тамырларына барып тоташа, дип яза”, – ди Әнвәр Хәйри.

Әлеге дә баягы Д.Мишин 2002 елда Мәскәүдә “Сакалиба” (славяне) в исламском мире в средневековье” дигән 365 битле китап та бастырып чыгара.

Белмичә, абайламыйча җи­­бәргән төгәлсезлек – хата булса, белә торып җибәрел­гән хата олы ялганга әйләнә. Китапны тәкъдим итүдә катнашкан галимнәр арасында: “Һәр милләт үз тарихын үзе өйрә­нергә тиеш”, – диючеләр булды. Икенчедән, галимнәр әйтүенчә, тарих язу еш кына аерым бер идеологиягә хез­мәт итә. “Академик Х.Френ, профессорлар В.Григорьев һәм А.Ковалевский кебек шәрыкне өйрәнүче галим­нәр, мәсәлән, ибне Фадлан сәя­хәтнамәсен бөекдержа­ва­чыл шовинистик идеология карашларыннан чыгып тәрҗе­мә иткәннәр”, – ди Ән­вәр Хәйри. – Мәсәлән, Френ алдына болгар-татар тарихы­ның нигез ташы булган әлеге сәя­хәтнамәне славян-рус тари­хының чишмә башы итү бурычы куелган һәм ул бу бурычны үтәгән. Икенче галим А.Ковалевский да Х.Френны өлге итеп алып, әлеге бурычны хәтта арттырып үтәгән. Профессор Ф.Галимуллин әйтү­енчә, Ковалевский тәр­җе­мәсендә 107 сүз ялгыш мәгънәдә бирелгән. Күз алдына китерәсезме – хәтта бер ялгыш сан, бер ялгыш сүз дә тарихны әйләндереп күр­сә­тергә мөмкин. Ә монда болгар бабаларыбыз тарихына кагылган йөздән артык сүз­нең башка мәгънәдә би­релүе хакында сүз бара. Әнвәр Хәйри исә сәяхәтна­мәнең һәр сүзенә җентекле тикшерү уздырган, фәнни тәңгәллеккә, гаделлеккә омтылган.

Академик Индус Таһиров әйтүенчә, Әнвәр Хәйри гарәп телен яхшы белү өстенә милләт тарихыннан бик мәгъ­лүматлы галим. Ризаэддин Фәхретдин, Шиһабетдин Мәр­­­җани кебек шәхесләре­без хезмәтләрен өйрәнүе дә аңа фәнни төгәллеккә ире­шергә ярдәм иткән. Сүз уңа­еннан әйтим әле: Ә.Хәйри әлеге шәхесләребез хезмәт­ләрен күп­томлы итеп чыгаруга әзер­ли. Профессор Тәлгат Галиуллинның бер фикере дә кызыклы гына. “Язма мирасыбыз зур дип мактансак та, чыганакларыбызны өйрәнү җитми әле. Ибне Фадлан үз сәяхәтнамәсен, читтән күзә­теп йөрүче буларак, ни күрсә – шуны яза, язганнарында фантазиясен эшкә җиккән булырга да мөмкин. Шуңа күрә башка чыганакларны да өй­рәнеп, ибне Фадлан хезмәте белән чагыштырып карарга кирәк”, – дигән иде ул. Димәк, тарихчы галимнәребез алдында күпме эш тора әле.

Аннан соң галимнәр Ә.Хәй­ринең китапны ике тел­дә: татар һәм рус телләрендә чыгаруын хупладылар, бу Мәскәү галимнәре өчен дә фай­далы булыр, диделәр. Шул ук вакытта “сөземтәсен алып” киң катлау укучыларга аңлаешлы телдә аерым китап итеп чыгарырга да тәкъдим иттеләр, инглиз теленә тәр­җемә итәргә кирәк, диючеләр дә булды.

Әйбәт фикерләр бу, та­тарның кем икәнен бөтен дөнья белер иде, чөнки, га­лимнәр әйтүенчә, Ә.Хәйри китабы – татар тарихын, Болгар дәүләтенең югары дәрә­җәдә ислам культурасына кереп китүен өйрәнүдә алга таба бер яңа адым.  


Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ 54 | 03.04.2013
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»