|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2013 Дин
Зиратта, кабер янында Коръән уку рөхсәт ителәме?Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү ниятеннән Татарстанның көньяк төбәге казые, Чистай районы имам-мөхтәсибе Алмаз хәзрәт ШӘРИФУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек. Изге Коръән мөэмин-мөселманнарга күрсәтмә, шифа, рәхим-шәфкать һәм җитәкчелек буларак иңдерелгән. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Кем Коръән укый, аның мәгънәсен аңлапмы-аңламыйчамы, һәрбер укылган хәреф өчен – ун савап, ә Коръәнне уку үзе үк гыйбадәт”, – булыр дигән. Ә аны мәрхүмнәргә Аллаһның рәхим-шәфкатен һәм Коръән шифасын җиткерү өчен укырга буламы соң? Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) яки сәхабәләрнең бу турыда ни дә булса әйткән сүзләре яки гамәлләре бармы? Әллә инде бу гамәлләр, кайберләрнең әйтүе буенча, уйлап чыгарылганмы?
|
Иң күп укылган
|