поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.12.2012 Җәмгыять

Чит илгә киткән акыллыбашлар аркасында Россия илле миллиард доллар акчасын югалткан

Җилгә очкан акчаны санарга яратабыз да инде. Бөтен тәмен белеп, гаеплеләрне төртеп күрсәтә-күрсәтә, ачудан шартлар дәрәҗәгә җитеп саныйбыз. Аның саннары да ишетелеп кенә тора. Күптән түгел Европа Советының мәгариф буенча комиссиясе исәпләп чыгаруынча, Россия соңгы ун елда илле миллиард доллар акчасын югалткан. Чит илгә эшләргә китеп барган акыллыбашлар аркасында.

Ватандашларыбызның чит илгә китү күренеше яңалык түгел. Рус телендә әлеге проблеманың менә дигән атамасы бар – «утечка мозгов». Таякның ике башы булган кебек, монда да берьяклап кына карарга ярамый. Чит илдә безнекеләрне яхшы эш, югары хезмәт хакы белән тәэмин итәргә әзерлиләр икән, димәк, Россиядә белем бирүнең сыйфаты дөньякүләм дәрәҗәдә сынатырлык түгел. Җитәкчелек тә күбесенчә таякның шушы очына тотына. Владимир Путин әйтмешли, чит илдән сорауның күп булуы югары мәктәпнең сыйфатлы продукт әзерләп чыгаруын күрсәтә. Мондый саллы дәлилдән соң илдәге белем бирү системасын сүгәргә җөрьәт итүчеләр саны бермә-бер кимергә тиеш тә бит инде югыйсә... Кимер иде, таякның икенче башы булмаса. Монысында инде авыз илдәге эш шартларын яманларга дип ачыла.

Техник хезмәткәрләр җитәрлек

Яшереп-нитеп торасы юк – эш шартлары белән артык мактана алмыйбыз. Хезмәт хакы белән дә шулай ук. Ел саен ничәдер тиенгә арттырып барсалар да, акча кесәне басмый әле. Мәсәлән, Көнбатыш илләрендә галимнәр Россиядәге коллегаларыннан 20-25 тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала. Бездә акыл хезмәте белән бәйле эшләр иң чүп һөнәр санала. Элекке КДУның физика факультетын тәмамлаган, 13 елдан артык Төркиядә яшәүче галим Булат Рәмиев әлеге проблема белән якыннан таныш. «Яшьләр чит илгә китмәсен дисәң, яхшы эш шартлары тудырырга кирәк. Белем бирү системасы тамырдан үзгәртүне таләп итә. Мәктәпне тәмамлаучылар киләчәккә өмет белән карарлык булсын иде», – дип, фикерләре белән уртаклашты ул.

Соңгы елларда дәүләт, техник хезмәткәрләр җитешми, дип чаң сугарга остарып китте. Инженер булып эшләүче бер танышым әйтмешли, илдә техник хезмәткәрләр җитәрлек. Менә үз эшенең остасы булган яхшы белгечләргә, чыннан да, кытлык. Чөнки аларның күбесе, укып бетерүгә, чит илгә таю ягын карый. Бездә ничек: эш эзләп, зур оешмаларның бусагасын атлауга, стаж таләп итә башлыйлар. Аны завод-фабрикаларда гади эшче роленә кереп җыеп булыр иде, әлбәттә. Әлеге дә баягы шартларга терәлеп калмаса. Чит илләрдә дә астан, «тормышның төбеннән» күтәреләсең үзе. Тик андагы «төп»нең матди һәм рухи мөмкинлекләре шактый зур югарылыкта шул.

Татарстанда «утечка мозгов» мәсьәләсенең торышын белергә теләп, ТР Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Шәймулла улы Зыятдинов белән элемтәгә кердек. «Бар инде ул проблема. Киткәннәр китә инде, кемдер кире кайта. Без яшьләрне җәлеп итү өчен төрле чаралар оештырабыз, грантлар да каралган», – дип сөйләде Азат әфәнде.

Проблеманың барлыгын таныйлар, шулай да артык хәвефләнүче, нәрсә дә булса эшләргә җыенучы күренми. Һаман да шул «белем дәрәҗәсенең югары булуы» белән мактанып тик утырабыз. Бу мәсьәләгә ныклап тотынганчы, бөтен «баш миләре» агып китмәсә инде...

Йөз мең жәл түгел сиңа...

Акыллыбашларны үзебездә калдыру турында бөтенләй уйламыйлар түгел анысы. Быел 131 нче лицейны тәмамлаган Михаил Григорьевка, Казанда калсын өчен, йөз мең сум тәкъдим итеп карадылар. Математика буенча халыкара олимпиадада ике тапкыр җиңүче булган егет кенә «сатылмады». Мәскәү физика-техника институтын күпкә дәрәҗәлерәк дип тапкан ул. Лицей директоры Әлфия Хәбибуллинаның сөйләвенчә, Михаил кебекләр берәү генә түгел. Шул ук 131 нче лицейны тәмамлаучыларның күбесе Мәскәү физика-техника институты, Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Югары икътисад мәктәбе кебек уку йортларына өстенлек бирә икән. Вуздан соң күбесе шунда ук аспирантурага кала, аннары Россиянең башка шәһәрләренә яисә бөтенләй чит илгә эшләргә китеп бара.

Яхшы укучыларның, оста белгечләрнең читкә китү проблемасы барлыгын җитәкчелек тә танырга мәҗбүр. Казан шәһәре мэры Илсур Метшин да: «Алар (чит төбәкләр – Авт.) яхшы тузан суырткыч кебек – Казанның, Татарстанның, якын Идел буеның бөтен «баш миләре»н суырып бетерделәр инде», – дип белдерде. Проблеманы тану белән генә эш бетсә...

Михаилга йөз мең сум тәкъдим итеп, республика җитәкчелеге харап булды бит әй! Математика буенча халыкара олимпиада җиңүчесе бит ул – саннарга башы яхшы эшлидер. Кайда укыса, күпме отачагын әллә кайчан санап чыгаргандыр инде егет. Бүгенге көн турында гына түгел, киләчәген дә уйлагандыр.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.12.2012
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»