поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
10.12.2012 Җәмгыять

Тормышым җайланса да, әнине эзләмәячәкмен - 2

“Тормышым җайланса да, әнине эзләмәячәкмен” дигән язмабыз (25 октябрь саны) бер генә укучыбызны да битараф калдырмады дисәң, ялгыш булмас. Берничә атна дәва­мында телефоным тынып тормады. Авыр хәлдә калган ике бала анасы Мария Дулкайга әйбер­ләтә һәм акчалата булышырга те­ләү­челәр редакциягә дә килде.

Бу хәлләрдән соң җәмгыя­тебездә битарафлык, кансызлык һәм мәрхәмәтсезлек артты, дигән сүзләрнең бик үк дөреслеккә туры килмәвенә инанып шөкер иттек. Бүлмәбездә җыелган әйбер­ләрне Мариянең үзенә тапшыру максаты белән Балык Бистәсенең Тәберде Чаллы авылына кабат юл тоттык. Җирле хакимияттән бу гаилә язмышы белән һәрдаим кызыксынып торсак та, аның хәлен үз күзләребез белән дә күрәсе килде.

Баксаң, Тәберде Чаллыда яңа кеше яши башлаганын, аның нинди нужа күргәнен авылдашлары “Ватаным Татарстан”ны укып кына белгәннәр икән бит. Бу хакта безгә урамда очраган Миңнур апа искәртте. “Газетагызны укыгач, үзе­бездән арткан урын-җирне Ма­риягә кертеп бирдем. Бича­ра­ларның йокларга урыннары да юк иде. Мин биргән матраста идәндә йоклый башладылар. Мария үзе – бик акыллы, чиста-пөхтә хатын. Инде бүтән ялгышмасын”, – ди ул.

Мария исә чып-чын авыл хатынына әйләнгән. Без килгәндә мунча ягып ята иде. “Бераз мичнең тишек-тошыкларын сылап алдым. Мунча әзер булуга тиз-тиз генә юынып чыгабыз. Бик эссе булмый инде”, – ди ул. Өйгә уздык. Кечкенә Арина­ның һәр көнне яңа “һөнәр”ләре арта. Абыйсы Сережа укырга керергә әзер­ләнә. Хәрефләр танырга өйрәнеп утыра.

– Газетада язма чыккач, миңа бик күп ярдәм килде. Район социаль яклау бүлегеннән дә булыштылар. Улыма укырга барырга мәктәп формасы китерделәр. Хәрефләр таный, язарга өйрәнә башлады. Күршеләребез бик әйбәт кешеләр булып чыкты. Миңнур апа, Кадрия апа гел ярдәм итеп торалар. Кайвакыт Кадрия апага мунчага да керәбез. Гел кешедә йөреп булмас дип, үзебезнекен ягып карадым әле, –ди ул.

Мария балаларына тиешле акчаны да ала башлаган. Район социаль яклау бүлегеннән матди ярдәм дә тигән. Әле беркөнне генә Котлы Бөкәш урта мәктәбеннән укытучылар да килеп киткәннәр.

– Сезгә күпме генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр кебек. Кеше кайгысына битараф булучылар җитәрлек. Хәтта туганнар да, авырлык килгәндә, ташлап китә бит. Ә монда миңа бөтенләй чит кешеләр чын күңелдән ярдәм итте. Газетагыз аша аларга зур рәхмәтемне белдерәм, – ди ул.

Туганнар димәктән, Мария­нең әнисе Галина, газетадан укып белепме, кешеләрдән ишетепме, кызын табып, Тәберде Чаллыга килеп киткән. Анасы трамвай депосында эшләгән, тулай торакта яшәгән, әмма пенсиягә чыккач, яшәү урынын югалткан икән.

– Әни кеше бит, мин аңа үпкә саклый алмыйм. Гәрчә беркайчан да гафу итмәм кебек иде. Әни башка эчмим, дигән була. Белмим инде, ышануы авыр. Бер килеп киткән иде, әлегә хәбәре юк. Ләкин мин аны үз янымда тота алмыйм, – ди Мария.

Апасы турында исә Мариянең бөтенләй бер хәбәре юк.

Яшь хатынның тынгысыз туганнары авылга аның янына урнашып, балаларының тынычлыгын алмасмы, дигән борчылу да урынлы, әлбәттә. Тәберде Чаллы авыл җирлеге башлыгы Илдар Фәт­хетдинов белән сөйләшкәндә дә бу мәсьәләгә кагылып үттек. (Сүз уңаеннан, Илдар әфәндегә дә рәхмәт әйтергә кирәк: Мария­нең тормыш-көнкүрешен җайга ките­рү өчен ул шактый тырышлык куйган.) Аның сүзләреннән аңлашыл­ганча, тәртипсез тормыш алып барган кешеләрнең анда пропис­кага кертелүләре бик шикле.

– “Ана капиталы” белән йорт алып кайтучылар шактый. Әмма күбесенең тәртип ягы начар. Ә авыл халкы тынычлыкны ярата. Шуңа күрә кайткан гаиләләр тәр­типле яшәсен, авылның йөзенә тап төшермәсен өчен чара кү­рәбез, – ди авылдашларын кайгыртучы җитәкче.

Ахырдан исә укучыларыбызга тагын бер яңалыкны белгертик. Күптән түгел кечкенә Ари­наның әтисе Айрат Мария янына кайткан. Никах укыту теләге барын әйтәләр. Айрат пилорамга эшкә урнашкан. Бу гаиләнең язмышы хәерле булсын, дип те­ләргә генә кала. Без кулдан килгәнне инде эшләдек, калганы үзләреннән тора. 


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 141-142 | 07.12.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»