01.12.2012 Җәмгыять
Нурулла Гариф киңәшләре
Вак кешеләр, әйберләр турында сөйләшеп, вакланмагыз...
Кешенең кешелеклеген милләтенә эшләгән хезмәте белән үлчәгез.
Акыллы кеше китап укыгында, аннан хәреф хатасы, җөмлә төзелешендәге чатакны түгел - мәгънә эзли, китап укып гыйбрәт ала!
Тамырсыз, халкы өчен бармакка бармак сукмаган татар баласын күрсәгез сүкмәгез – бәхетсезләрне җәлләргә кирәк...
Дингә хезмәт итү урынына - динне үзләренә хезмәт иттерү өчен тырышучылардан саклан.
Дәүләткә хезмәт итмә, дәүләтне халыкка хезмәт иттер.
Дәүләт югалса – халыкның яшәеше язмыш кочагына ташлана...
Рәсәй мәгариф системасында белем алучылар арасында наданлыкларын таный, таныса ояла белмәүчеләр бар. Шундыйлардан саклан...
Туган тел шатланып җырлар, кайгырып елар, моңланыр өчен кирәк. Урыс теле татар баласына сөйләшер өчен генә кирәк. Әмма аның белән дөньяга чыгып, аны яулап булмый...
Бер телле халык, үзенең тар карашына бәйле күп теллелекнең тәмен белми, файдасын күрми. Шул сәбәпле алар дөньялыкта артта сөйрәлә һәм башкаларны да шул хәләттә тотарга омтыла.
Күңелендә кешеләргә ярдәм итү, булышырга теләү хисе булмаганнар әдам баласының иң бәхетсезләредер.