поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
15.09.2012 Җәмгыять

Халыкка нәрсә җитми?

Һиндстан халкы мәҗбүри рәвештә теш табибына йөрергә тиеш булачак. Илдә теш авыруларына каршы көрәш башланган. Андагы халык елмаерга бик ярата икән.
Ләкин сәламәтлекләрен ар­тык кайгыртмаулары аркасында, черек тешләрне күрсәтеп елмаючы индуслар туристларны куркыта башлаган. Хәзер алар даими рәвештә теш табибына йөреп, теш пастасын куллана башларга тиеш булачак. Ә сез халыкны нәрсәне эшләргә мәҗбүр итәр идегез?

Рафил НОГМАНОВ, Татарстан Дәүләт Советы Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары:

– Элек СССРда профилактика дигән нәрсә бар иде. Минемчә, ул хәзер тиешле дәрәҗәдә башкарылмый, бераз аксый. Сәламәтлек хәзер күбесенчә акчага корылган. Әнә шул ягы борчый. Ләкин, ничек кенә булмасын, халыкны елмаерга мәҗбүр итәр идем. Моның өчен, билгеле, өйдә – тынычлык, кесәдә акча булуы да кирәк. Икенче яктан караганда, елмайган кеше барлык максатларына җиңел­рәк ирешәдер ул.

Дина МАЙЛОВА, Татарстан Кулланучыларның хокукларын яклау комитеты­ның Казан бүлекчәсе башлыгы:

– Кешеләргә законнарны өйрәтү дәресләрен укытырга кирәк. Билгеле, бар кодекс­лар сатуда бар, ләкин халык аларны дөрес итеп аңлый һәм тормышта куллана белми. Безгә мөрәҗәгать итүче­ләрнең кү­бе­се законнар бе­лән таныш түгел. Комитет бу өлкәдә эшли, билгеле. Сатучылар, эшмә­кәрләр өчен семинарлар үткә­рәбез, санаторийларга барып, пенсионерлар белән эш алып барабыз. Мәктәпләрдә югары сыйныф укучылары белән аралашабыз – үз хокукларын шул яшь­тән үк белеп торсыннар. 1997 елдан бирле эшләү дәверендә кулланучыларның белемнәре бермә-бер артты анысы. Лә­кин бу гына аз. Куллану базарында көн саен диярлек яңа продуктлар пәйда була. Әнә шулар арасында адашып калып алданмас өчен, законны белү кирәк.

Габдулла ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстан Имамнар белемнә­рен арттыру үзәге директоры:

– Вуз укытучыларын ел саен ялган детекторын үтәргә мәҗбүр итәр идем. Бәлки әлеге алым алар арасында ришвәтчеләр санын киметергә ярдәм итәр. Зачет, имтиханнарны ничек алалар? Студентлар чыннан да бар фәннәрне үзләштереп, имтиханны үзләре тапшырамы? Хәер, детектор аша бүтән өлкәдә эшләүчеләр дә үтсә була. Риш­вәтне бездә вуз укытучыларыннан кала күп кенә бүтән белгечләр дә ала бит.

Антонина ШАКИРОВА, Казан дәүләт медицина университеты студенты:

– Һәркемне ел саен яман шеш авыруларына тикшерү үтәргә мәҗбүр итәр идем. Бер ай элек әлеге авырудан әнием вафат булды. Бер ел элек кинәт йөзләре саргаеп, ябыга башлагач, табибларга мөрә­җә­гать иттек. Ләкин ул вакытта авыру үз тамырларын җәйгән булган инде. Табиблар: “Баштарак белгән булсак, операция ясап, бәлки, җиңгән дә булыр идек”, – диделәр. Әнә хәзер әби-бабайларны компьютерда эшләргә өйрә­тә­ләр бит. Уку, белем алу өчен беркайчан да соң түгел. Ә авыру көтми. 



Ватаным Татарстан
№ 183 | 15.09.2012
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»