• 12.06-07.07 "Мәскәү йолдызлары". Цирк. 18:00
  • 15.06-31.08 "Kazan" театральләштерелгән фольклор тамашасы. Туган авылым. 18:00
  • 25.06 "Ленинград" рок-төркеме концерты. Татнефть-Арена
  • 12.07 "Диско" йолдызлары. Korston Club Hotel (Корстон). 22:00
  • 02.08-18.08 Салават концерты. 31 сезон. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 25 Июнь Кыям Миңлебаев (1929-2005)
  • 25 Июнь Наҗия Теркулова
  • 25 Июнь Венера Гәрәева
  • 25 Июнь Әнәс Бакиров
  • 25 Июнь Мансур Хәсәнов (1930-2010)
  • 25 Июнь Резидә Макуева
  • 26 Июнь Ләйсән Хафизова
  • 26 Июнь Ренат Шаһидуллин
  • 26 Июнь Асаф Вәлиев
  • 27 Июнь Алсу Сафина
  • Продается 2 комнатная квартира на Спартаковской 88Б (ЖК Сокольники)на 8 этаже с хорошим ремонтом,55кв.м.,мебель и бытовая техника остается, срочная продажа.т.89276766077
  • Казан, Вахитов районында 2 булмэле,яна йортта фатир сатыла. 2 нче этаж, 110 кв. м. Риелтор тугел. 89053163640
  • Казанда савин районында 2 булмэле фатир арендага бирэм.Яшэу очен ботен момкинлеклэрдэ бар .Кибетлэр ,мэктэп,остановка якын.Без посредников,татар кызлары булса яхшы. тел.89520460614
  • Казан Совет районында балконлы зур булмэ сатыла 18 кв.м 89509469991
  • Граммпластинкаларны да, заманча компакт-дискларны да уйната торган патефон сатыла. Илүзәгә мөрәҗәгать итәргә: 89172467252
  • Жинел машинага б\у прицеп сатып алам. 89083436877
  • Вахитов р-да снимать итеп торырга (суточно) бар унайлыклары булган 2 булмэле фатир сдавать итэм ял көннәренә тел 89393318928
  • Эксковатор очен ковш сатып алам, 1 м3. Казан, 89372895876
  • Зеленодольский шэхэрендэ мебельлэре белэн эр Яна гостинка сатыла:релтор тугел хужа узем;телофоным 89625521877 шалтыратыгыз;бэясен килешэбез.
  • Казан шэхэрендэ яшь гайлэ снимать итеп торырга бар унайлыклары булган 1 булмэле фатир эзли!10000+Ку. 89061113153

 

 

 
Архив
 

               

08.07.2012 Сәясәт

М.Шәймиев: "Матди һәм матди булмаган мирасны кайтару вакыты җитте"

Казанда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасының Яшьләр моделен уздыру кысаларында "Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турында"гы 1972 елгы Конвенцияне куллану механизмнарын яхшырту, Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын үстерүдә һәм танытуда яшьләрнең катнашуы турындагы мәсьәләләр буенча дискуссия булды.

Утырышта ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты әгъза-дәүләтләренең рәсми вәкилләре, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Парижда ЮНЕСКО каршындагы Россиянең даими вәкиле, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты рәисе Элеонора Митрофанова катнашты.

Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте. 

 "Россия өчен яңа этап башлана - безнең халык күпне күрде, ләкин бөтен җирдә дә булдыра алганчы материаль һәм материаль булмаган мирасны кайтара башларга, аны буыннан-буынга тапшыра торган итәргә кирәк", - диде ул.

ТР Дәүләт Киңәшчесе Татарстанның мирасны саклый алуына мисал итеп, Казан Кремлен китерде. Ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. Башкала кунаклары инде аны күреп өлгергән. 

 Алга таба форум кысаларында мәдәни объектларны реставрацияләү һәм саклауга масштаблы мисал сыйфатында кунакларга Болгар һәм Зөя тәкъдим ителәчәк.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы Комитеты рәисе Элеонора Митрофанова билгләп үтүенчә, Яшьләр моделен булдыру идеясе иң элек Россиядә туган, ә уздыру урыны - Татарстан Республикасы юкка гына сайланмаган. "Татарстан - ул төрле мәдәният һәм диннең бергә яшәү моделе. Шулай ук Татарстан ЮНЕСКО белән төрле мәьәләләр буенча бергә эшли", - дип билгеләде ул.

Элеонора Митрофанова Санкт-Петербургта үткән ЮНЕСКО Бөтендөнья мирас комитетының 36 сессиясенә нәтиҗәләрне әйтте. Шулай 50дән артык эш документлары нигезендә 241 резолюция кабул ителгән. Бөендөнья мирасы исемлеге 26 яңа объект белән тулыланган. Объектларның гомуми исемлегенә 962 объект кергән. 

Исегезгә төшерик, 21 ил вәкиле - бөтендөнья мирасын саклау мәсьәләләре буенча белгечлек алган 20-25 яшьтәге Комитет вәкилләре - профильле югары уку йортлары студентлары, аспирантлары, яшь галимнәр -Казанда 1-9 июльдә үтә торган Халыкара яшьләр форумында катнашучы булды. 

Юлия РЕВИНА
Татар-информ
№ --- | 08.07.2012
Татар-информ печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№7 (809307) / 09.07.2012 19:44:18

Эйе,рэхмэт хата ясагнмын икэк! Тэржемэсе -самими дэ була ала торгандыр эле

№6 (809298) / 09.07.2012 18:31:15

Наив дигән "сүз" куллана икән - татар язучысы дигән сүз. Бу "сүз" модага керде дә чыкмый.Урысның наивный дигәненнән умырык. Татарчасы-беркатлы, садә.

№5 (809297) / 09.07.2012 17:59:22

И Кигэвенкэй наиф та инде узен! Чэп итэсе килгэндэ дэ,кул кутэрелми узенэ!

№4 (809251) / 08.07.2012 19:19:18

№3

№3 (809250) / 08.07.2012 18:54:19

"Халыктан урланган, таланган - байлык, мираслар кире халыкка кайтарып тапшырылырга тиеш",

Гаделлек нигезендә, Аллаһ кушканча иншә Аллаһ!

№2 (809247) / 08.07.2012 16:58:32

син әйткәннәрне ишеткән ул...

№1 (809244) / 08.07.2012 16:24:48

"Матди һәм матди булмаган мирасны кайтару вакыты җитте".

Моннан да төгәл һәм үз вакытында кузгатылган темага сүз әйтүче сирәктер. Тулысынча килешәм.
Тик, шикләнәм: әйтүче - мин уйлаганнарны уйлап әйтмәгәндер сыман. Минемчә, эчтәлек менә мондыйрак булырга тиеш: "Халыктан урланган, таланган - байлык, мираслар кире халыкка кайтарып тапшырылырга тиеш".

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Urazova.ru
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
RAFINA/D
Милли Музей
Шаян
Ханский дом