|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.03.2008 Ир белән хатын
ЭХ, КЛАССТАШЫМ...Бүгенге көндә фәлән кеше хатыныннан аерылган, яки кемнеңдер хатыны киткән икән дигән хәбәр белән беркемне дә шаккатырып булмый, дип уйлый идем. Ник дисәң, статистика мәгълүматлары буенча гына фикер йөрткәндә дә, соңгы елларда аерылучылар саны ике тапкырга арткан. Ә иң күбен, төгәлрәк итеп әйткәндә, аерылучыларның 40 % тирәсен 18-30 яшьлекләр төзегән гаиләләр тәшкил итә икән. Сәбәпләрен төрлечә күрсәтәләр: иртә өйләнешү, юл куя белмәү, ирләрнең эчүгә сабышуы һәм башкалар. Боларны мин ничектер гади хәл кебек кабул итә идем. Ләкин классташымның матур гына яшәп яткан җирдән, хатыныннан аерылып, авылга кайту хәбәре мине уйланырга мәҗбүр итте. Хәер, матур гына яшәп яткан җирдән, дип бик дөрес әйтмим бугай. Ник дисәң, аның өйләнүе үк безнең барыбызны шаккатырган иде. Ул безнең арада иң яше, әйе, үз-үзен тотышы, эш-гамәлләре белән дә балалыктан аерылмаган кебек тоела иде әле ул 11 классны тәмамлаганда. Ләкин үз гомерендәге соңгы кыңгырау яңгырап, ирек тою белән, ягъни мәктәпне тәмамлаган җәйдә үк өйләнеп куйды ул. Без моңа бик аптырадык, чөнки ул бит әле үзе бала-чага, ничек гаилә башлыгы булыр дигән уй безгә тынгы бирмәде. Шикләнүләребез урынлы булып чыкты. Дөрес, берничә ай алар бик матур яшәделәр. Һәрхәлдә безгә шулай тоелды. Ләкин бераздан егетебез авылга ялгыз гына кайта башлады, кичләрен дә әле яшьлекләренең кадерен белеп, өйләнмичә яшәүче дуслары белән клубта уздыра иде ул. Шул вакытта хатыны өйдә. Күрәсең, яшьлек үзенекен итә, шаярасы, кем әйтмешли, уйныйсы-көләсе килгән чак шул әле. Ә гаилә башлыгы булып ниндидер карарлар кабул итәргә иртәрәк иде аңа. Шулай да без аның җитдиләнүенә өметләнә идек, “менә балалары булыр, бала гаиләне бәйләр”, дидек. Ләкин белмим нәрсә дип атарга, язмыш сынавымы, әллә ниндидер ялгышлары өчен җәзамы, аларның мәхәббәт җимешләре (әллә мәхәббәт түгел) авыру булып туды. Егетебез бераз җитдиләнгән кебек булып китте, кайгы кешене берләштерә, диләр бит. Алар да балаларын сәламәтләндерү теләге белән якынайган кебек тоелдылар. Тик бу да озакка бармады. Баланың гомере буе гарип булып калачагы билгеле булгач, ул тагы гаиләсеннән читләште. Хатыны авыру баланы карап өйдә ятканда, ул тагы кичләрен дуслары белән клубта уздыра башлады. Берничә ел шулай узды, аерылмадылар да, бер гаилә булып та яшәмәделәр. Ә менә соңгы ел эчендә егеткәй бераз акылга утырган иде. Гаиләсенә якынаеп, баласына да күңелен биреп яши башлады. “Йә, Хода, моңа да акыл керер икән, Аллага шөкер, гаиләләрен таркатуга барып җитмәде”, дип сөендек без. Инде менә бу хәлләр турында онытып та бетергән идек. Алар бәхетле, дигән фикергә үзебез дә ышанып беткәч кенә, менә сиңа мә: аерылып, авылга кайткан. Әйе, үзем дә күрдем мин аны: колхозда эшкә урнашкан, олыгаеп киткән, дисәм дә ярый, һәм, әлбәттә инде, бераз гына салмыш. Классташымны бу кыяфәтә күрү авыр тәэсир итте. Әле бит аңа 25 тә тулмаган, ә ул инде... Ярый да киләчәген матур һәм дөрес итеп кора белсә. Ләкин белмим, әнә бит, ул инде кайгыларын шешә белән дуслашып онытмакчы. Азмы шулай үз тормышларын җимерүчеләр? Ник шулай килеп чыккан, киләчәктә ни булыр – бу сорауларга җавап бирә алмыйм. Бу хәл килеп чыгуына аны гаепле дип тә күрсәтәсем килми. Бары тик классташымның киләчәген матур итеп күрәсем килә.
Гөлгенә ВӘЛИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|