поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.03.2012 Җәмгыять

Миңнеханов һәм Метшин портретларын кемнәр ясый?

Бу яшьләр телевизорда көн саен чыгыш ясамый, әмма шуңа да карамастан, алар хакимият башлыклары һәм экран йолдызлары белән турыдан-туры элемтәдә. Аларга хәтта Энди Уорхолл белән Роберт Раушенберг көнләшеп бетерләр иде.

ХХнче гасыр башында рок-н-ролл, яңа буын киносәнгате янәшәсендә барлыкка килгән поп-арт жанры белән күпләр әлегә таныш түгел. Ә менә Казанның "Scut Carlos" иҗат берләшмәсе аның белән таныш кына түгел, ә әлеге сәнгатьне эшмәкәрлек белән дә бәйләргә булган.

 

Илдар Сөләйманов – гади татар егете, тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән. Мәктәпне тәмамлагач, башкаланы яуларга килгән. Яшүсмер вакытта “Сәләт” җыеннарында балкып алган, ә хәзер исә Казан федераль университетында интерьер дизайнеры белгечлегендә укый. Укудан тыш вакытта рәсемнәр ясый. Бу бары тик хобби гына, ди ул. "Scut Carlos" интернетта һәм яшьләр арасында популяр. Берләшмәгә кергән иҗади егет-кызлар гади кеше потретларын төрле якты төсләргә буяп, зур итеп үзгәртеп куярга сәләтле. Әлеге идеяның килеп чыгу тарихы да кызыклы.

 

“Күп кенә кешеләр алдында башкаларның туган көненә нинди бүләк ясарга дигән проблема тора. Мине дә шушы мәсьәлә уйланырга мәҗбүр итте. Озак кына уйламыйча, мин рәсем ясау сәләтемне кулланып, минем кебек ук проблема каршында калган кешеләргә ярдәм кулы сузарга булдым. Минем дустым Гөлнараның туган көне якынлашты, ә мин нәкъ шушы вакытта поп-арт сәнгатен үзләштерә идем. Шуннан башланды да инде. Хәзер безнең иҗат төркемендә 5 кеше. Ләкин мин бары сатулар белән генә шөгыльләнәм. Калганнар фәкать рәсем ясый”.

 

Шулай итеп элек бары тик хобби гына булган шөгыль бизнеска әверелә. Әмма ул һаман уңышлы барган дип әйтеп булмый. Мисал өчен, беренче 50 проектны Илдар шәхсән үзе башкарган. Аннан соң гына, азрак керем күзгә күренә башлагач, команда туплаган. Илдар Сөләйманов үзен эшмәкәр дип атарга куша. Үзенең "Scut Carlos" брендын инде франшиза итеп тә сатарга өлгергән. Хәзер Мәскәү, Чабаксар, Самара шәһәрләрендә дә стрит-арт рәсемнәренә заказ биреп була.

 

“Мәскәүдә дә, Чабаксарда да, Самарда да эшләүче коллегалар махсус белем алмаганнар. Алар берсе дә сәнгать мәктәбендә укымаган, һәрберсе үзешчән рәссам. Әмма бу җитешсезлек аларга рәсем ясау белән шөгыльләнергә комачауламый”, ди Илдар.

 

КВН буенча Югары лига чемпионнары (2011 ел), "СОК" командасы

 

"Scut Carlos" уңышыннан соң аларның көндәшләре дә күбәйгән. Әмма Илдар аларга битараф. Конкуренция арту - сыйфатны яхшыртуга этәргеч дигән фикердә тора ул. Башлангыч чорда чыгымнар күп булуын да ассызыклап үтте, әмма хәзер бу эш системага куелган, бизнес-план да алдан язылган.

 

Яшьләрнең тормышта үз урыннарын табу аеруча шатландыра. Бөтен кеше дә нефть чыгаручы яисә миллионер була алмый бит. Шуңа да, үз сәләтеңне тиешле суммада билгели белү – зур уңыш. Бигрәк тә идеяң уникаль һәм яңа булса. Ә "Scut Carlos" берлеге, һичшиксез, шундыйлардан. Ышанмасагыз, бу язмада китерелгән фотодәлилләргә генә күз салыгыз.

 

 

Шәһәр башлыгына бүләк

 

 

Татарстан Президенты белән очрашу

 

 

Доминик Джокер

 

 

Noize MC

 

 

Михаил Прохоров

 

 

КВН буенча Югары лига чемпионнары (2011 ел), "СОК" командасы

 

 

Диләрә Ваһапова


Ленар МӨХӘММӘДИЕВ
Интертат.ру
№ |
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»