|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2012 Бәйрәм
Сызран хатын-кызларын хөрмәтләп... (Бәйрәм кайтавазы)Бу бәйрәмгә Сызран шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе әгъзалары озак һәм ныклап әзерләнделәр. Кичәне үткәрүгә Илсур Гаяз улы Гыйльманов һәм агалы-энеле Рәхмәтуллиннар тарафыннан матди ярдәм күрсәтелде. Бәйрәм Төзүчеләр Мәдәният сараеның иркен һәм яхшы жиһазландырылган залында узды. Кунаклар килүгә табынга төрле сый-ашамлыклар, чәй-сулар куелган иде инде. Кайсыбер апалар үз күчтәнәчләрен өйләреннән төрле тәм-томнар: бәлеш, кыстыбыйлар, пешереп алып килгәннәр.
Ә аларны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме белән котлап, кичәне Илдус Гаяз улы Гыйльманов ачып җибәрде. Аннан сүз кичәне алып баручы яшьләргә - Суфия Әмирова белән Рөстәм Туктаровка бирелде. Алар бер-бер артлы чыгыш ясаучыларны чакырып, игълан итеп тордылар. Программа буенча кунаклар хөрмәтенә Галия Юнысова, Румия Муськина һәм Сәкинә Ибраһимовалар - Сызран сандугачлары, күп моңлы җырлар башкардылар. Кичәнең ямен күмәкләшеп биюләр бигрәк тә күтәреп җибәрде.
Менә шулай Сызран татарлары хатын-кызлар бәйрәмен шаулатып-гөрләтеп үткәрделәр.
Милләттәшләребез - бәйрәм табыны артында.
Галия ЮНЫСОВА.
Югарыдагы фотода Румия МУСЬКИНА Сызран шәһәре.
Рәис БИГЛОВ |
Иң күп укылган
|