|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2012 Юмор
Дөреслекнең алдындагы юлы – арттан ябык...Дөреслек үзе алдан барса да, дөреслекнең артында дөреслек булмаганга күрә, ул дөреслек дөрес түгел. Ул дөреслек дөрес булмагач, дөреслек бара торган алдагы юл да дөрес түгел. Дөреслек дөрес булмагач, дөреслекнең дөньяда яшәве дә дөрес түгел. Дөреслекнең дөньяда яшәве дөрес булмаганга күрә, дөреслекнең дөресме, дөрес түгелме икәнлеге турындагы безнең фикер йөртүебез дә дөрес түгел. Чөнки дөньяда булмаган дөреслекнең дөресме, дөрес түгелме икәнлеген дөресләп утыру ул үзе дөрес түгел. Шуңа күрә булмаган дөреслекне дөресләп утыручы берәр дөрес булмаган кешенең дөрес булмаган яки дөрес дип аталган фикерләрне дөресләп утыруын күрсәгез, аның бу фикерләрен дөрес дип тә, дөрес түгел дип тә әйтмәгез. Чөнки дөрес булмаган кеше дөрес итеп сөйләсә дә, үзе дөрес булмагач, аның дөрес итеп сөйләгән сүзләре дә дөрес булмаган була. Әгәр дә дөрес булмаган кешенең дөрес дип дөресләгән сүзләрен, сез үзегез дә дөрес дип тапсагыз, сез үзегез дә дөрес булмыйсыз. Сез үзегез дә дөрес булмагач, сезнең туган-тумачаларыгыз, балаларыгыз, апа-абыйларыгыз, әти-әниегез дә дөрес түгелләр. Алар дөрес булган булсалар, сезне дөрес кеше дип санамаслар иде. Сезне бөтен кеше дә дөрес дип санаганга күрә, бу дөнья үзе дөрес түгел. Дөнья үзе дөрес булмагач, дөреслекнең бу дөньяга кирәклеген яки дөрес булмауның кирәксезлеген дөресләп торганчы, дөреслекне дә, дөрессезлекне дә бу дөрес булмаган дөньяда юк дип санарга кирәк. Шуңа күрә дөреслекнең, алдагы юлы дөрес булмаган дөньяларда булмаса да, дөрес юлда булган дөньяда булган очракта да... дөреслек алдындагы юл – арттан ябык...
Яңабаштан.
Булат СӘЛӘХОВ |
Иң күп укылган
|