поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.02.2012 Җәмгыять

Ачык хат

«Хөрмәтле баш мөхәррир Равил әфәнде! Рәфикъ Юнысның «Берләшик!» исемле мәкаләсе белән килешеп үк бетмичә, менә шушы җавапны язарга булдым һәм, дөньяга чыгуына әлләни өметләнмәсәм дә, Сезгә җибәреп карыйм. Мәшәкатьләвем өчен гафу сорыйм. Р.ШӘРӘФИЕВ. Сентябрь, 2011 ел».

КЕМ БЕЛӘН БЕРЛӘШИК, РӘФИКЪ ЮНЫС?

 

«Казан утлары» журналында Рәфикъ Юнысның «Берләшик!» исемле язмасы басылып чыгудан соң байтак вакыт узса да (2011 елның июнь саны), аны хуплап та, авторга каршы килеп тә фикер белдерүче күренмәде (Интернетта яшерен исем белән чыккан репликалар исәпкә керми). Хәер, «берләшик!» дигән чакыруга кайсыбыз гына каршы килер икән? Күп бәлаләребезнең бердәмлек җитмәүдән килеп чыгуын беләбез ләбаса. Кемгә кем белән һәм нинди максат өчен берләшергә — мәсьәлә шунда гына. Хокукларыбыз, байлыгыбыз, җәмгыятьтәге урын-дәрәҗәләребез, максатларыбыз һәм карашларыбыз гына дип әйтмим, хәтта татарлыгыбыз да төрле-төрле бит инде, бу каршылыкларны ничекләр генә җиңәргә соң?

 

Сезнең язмада, Рәфикъ Юныс, моңа җавап бар да кебек: «бер-беребезнең ялгыш фикерен ипләп кенә кире кагарга» да татулашырга чакырасыз. Болай жиңел генә үзе. Ләкин менә Президент атлы баш түрәнең ялгышын күрсәтеп, өстәвенә, кире кагып кара әле син! «Түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга» да өндисез әле. Ялгышын күрсәттерделәр, кире кактырдылар, контрольдә тоттырдылар ди сиңа, бар! Баш түрәне синдәй-миндәйләр белән беркайда күрештермәячәкләр, фикеребезне бер газетада да чыгармаячаклар, хәтта депутатларга һәм хәтта (иң демократияле!) парламент мөнбәреннән дә әйттермәячәкләр бит (үз вакытында хөрмәтле Фәндәс Сафиуллинның ничә йөз тапкыр микрофонын өзделәр?) Тегеләйме-болаймы, әйтә калсак та, безнең сүз Президентны хурлау, аңа басым ясарга маташу, шәхесенә кагылу саналырга мөмкин. Ә болар өчен каты жәза каралган һәм, сабак өчен, кулланылып та тора. Ник сүзне Президенттан башладык әле, дияргә телисезме? Чөнки бездә аннан башка берни дә эшләнми: җил дә исми, яфрак та селкенми, (тарихи «Болгар» кунакханәсе дә җимертелми), ул теләмәсә, бернинди берләшү дә булмаячак, байлар-түрәләр, зыялылар, милләт жанлылар, битарафлар аерым-аерым төркем булып яши бирәчәк, ә бәлки, аралар ерагая гына барачак. Чөнки, берләшә күрмәсеннәр дип, бу төркемнәрнең арасын махсус та ерагайталар — хакимнәргә шулай кирәк. Бөтен халык бер йодрыкка тупланып карасын әле! Туксанынчы еллар бердәмлеге матур үрнәк кенә түгел, гыйбрәтле сабак та бирде аларга.

 

Менә сез мәкаләгездә бер эпизодны язасыз. Янәсе, Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди. Алайса, нигә безнең җитәкчеләр халыкны урамнарга чыгудан һәрвакыт тыеп киләләр? Нигә халыкның ул чакта мәйданнарга чыккан кадәре — иреккә, гаделлеккә сусаганнар, милләт җанлылар, каләм ияләре — Татарстанның ирешкән, яуланган кадәр мөстәкыйльлегеннән, кулына алган кадәр байлыгыннан өлешсез калдырылды гына түгел, матди керемнәре тоталитар хакимият чорындагыдан да начарайды? Күптән түгел ТНВның бер тапшыруында мәшһүр балалар язучысы(!) депутат Роберт Миңнуллин сөйли: элек үзе эшләгән, иҗатчыларга гонорарны иң шәп түләгән газетада шигырен чыгарып, каләм хакы алудан ул да мәхрүм икән. Менә сиңа күпләребез көнләшеп караган «гомерлек депутат»! Әле генә «Татарстан яшьләре» газетасында «депутатларны тыңлаучы, алар сүзенә колак салучы юк бу илдә» дип язган Туфан Миңңуллин мең кат хаклы икән, алайса. Сталинчы-Путинчы хакимнәр аларны да үз кирәкләренә файдалану өчен генә тота булып чыга.

Уйлап карасаң, депутатлар йөзенә дә шактый аяк сөрттеләр иңде. Бик авыр көрәш аша, сабыйларча куана-куана кабул иткән Конституцияне, һич аңлашылмаган сәбәп белән, депутатларның үзләреннән үк кире сүттерделәр. Гарьлеге ни тора моның! Кабул иткән чакта берләшеп тавыш биргән йөзләрчә депутат түгел, тавыш бирмәгән бердәнбер «кире депутат» Васильев хак җиңүче булып калды түгелме? Аерым бер шәхес мәнфәгате өчен Төп Канунны кат-кат үзгәрттерү дә уйлы депутатлар күңелеңдә мәңге җуелмас төер булып калмагандыр дисезме? Шундый очракларның соңгысында хөрмәтле Туфан Миңнуллин парламент утырышыңда «Конституцияне үзгәртми калып булмыймы соң?» дип ничек ачынып сөйләде. Хакимнәр чакырса, шуңдый эшләргә кабат күнәрләрме алар? Икенең берсен сайлау алдында калсалар, властька, контрольсез хакимлеккә хирыс түрәләр белән берләшерләрме, әллә, ниһаять, вазифалары кушкан урында — җәберләнгән халык ягыңда булырлармы? Сез бу хакта ни уйлыйсыз, Рәфикъ Юныс?

 

Мәкаләгездән «түрәләрнең һәр эш-гамәлен контрольдә тотарга» өңдәвегезне укыгач, мин «бу Рәфикъ Юныс үзен Штатларда яшим дип белә, ахры» дип уйлап куйдым. Шунда Һелсинки хәрәкәте эшлеклесе, 16 ел мөһажирлектә яшәгән мәгълүм Людмила Алексеева сүзләре искә төште. «Америка халкы үз түрәләренә контрольлек итми башласа, ярты елдан ул илдә яшәрлек тә булмас иде» дип язды ул бер газетада. Түрә – кайда да түрә, кайда да азгын, Штатларда халыкның матбугат, электрон мәгълүмат чаралары аша контрольлек итүе генә аларны «кеше кыяфәтендә» тота, күрәсең. Бездә, киресенчә, матбугат чаралары үзләре каты контроль астында, «симереп хуҗасына ябышмаслык» ач паекта утыра, аны шулай утырта алучылар хөрмәттә йөри.

 

1901 елда Ленин бабай партияне төзү эшен нәрсәдән башларга дигән сорауга «бөтен Русия күләмеңдә газета чыгарудан» дип җавап биргән иде. Шул вакытта илнең җитәкчесенә булачак фиркане төзешкән, акча табышып яшәткән, аннары миллионлы-миллионлы тиражы белән миллиардлар эшләп биргән, соңрак үзгәртеп кору дигән нәрсәне дә кайнатып чыгарган матбугатка яңа заман «зирәкләре» тиңе булмаган гаделсезлек күрсәттеләр: партиянең этен-бетен диярлек дәүләт хезмәткәре дигән өстен сыйныфка күтәрделәр, ә каләм ияләрен, дәүләттән читкә тибәреп, ярык тагарак янына чылбырлап куйдылар. Язсагыз — түләүсез языгыз, язмасагыз — тагын да әйбәт, диюләредер. Ә сез «Казан утлары»нда Тукай елъязмасы биреп, гонорар түләмәүнең әнә шул фәкыйрь заманнарда да, сирәк булганын һәм гадәттән тыш хәл саналганын искә төшерәсез. Әйтегез менә, Мәскәүләрне дә көнләштерерлек йөз меңле тираж белән, ил түрәләренә хәйран акча эшләгән журналда хәзер авторларыгызга күпмерәк түлисез яки түли аласыз? Нигә мин, пенсиядәге журналист, 1969 елдан СССР Журналистлар берлеге әгъзасы, Матбугат отличнигы, җәмгыятьтәге үзгәртеп коруларны кыйнала-кыйнала хуплап язган кеше, үзем тоташ 34 ел эшләп чыккан газетага язмалар биреп (әйе, кулдан килгәнчә эшләп тә!), матбугатка язылырлык булса да өстәмә акча эшләүдән мәхрүм? Хезмәтебез чорында бик күп акча эшләп зур мая тупладык мәллә? Тагын кайсы тармак пенсионеры бар мондый хәлдә? Теге елларда «чукындыгыз шул сувереныгыз белән» дип йөргәннәр бүген әнә икешәр пенсия ала. Бер милләттәш сеңлебез җырлаган сүзләр белән әйтсәк, «без әллә ямьсез кызлармы, ямьсез малайлар мәллә»? Нигә безнең Журналистлар берлеге матбугатның отыры хөртиләнә барган хәленә карата мөнәсәбәтен белдереп чыгыш ясамый (каләмдәшләрне туплап урамга чыгу турыңда әйтмим дә), пенсиядәгеләр тормышы белән кыэыксынмый? Берлек җитәкчесенең рәсми хакимият белән артыграк берләшеп ташлавыннан түгелме бу? Ә бит хөрмәтле Римма ханым Ратникова бу вазифадагы эшен аңа кадәр күрелмәгән күркәм гамәлдән — үзсүзлелеге өчен xакимият һәм каләмдәшләре тарафыннан кыерсытылучы гап-гади журналистны ачыктан-ачык, матбугатка язып яклаудан башлап җибәргән иде. Ул чакта, газетадан мәкаләсен укуга, яңа рәисебезгә чылтыратып, аңың кыюлыгына һәм Арча журналистын гадел яклавына соклануымны белдердем. Шунда Римма ханым ачылып китеп: «куркак кеше түгел лә мин үзе, шулай да моңдый язмалардан соң куркып та калам» — дип әйтеп салды. Иңде куркыныч түгелдер, шәт.

 

Торалар да бер сүзне кабатлыйлар: имеш, чит илләрнең берсендә дә хакимият газета-журнал чыгаруга, китап басуга, язучыларга акча бирми. Гаҗәп, нигә иң башлап каләм ияләре чит илдәгечә яшәргә тиеш икән? Нигә үрчепме-үрчегән дәүләт түрәләре, рәтле илләрнең берсендә дә юк дип, үзләренең галәмәт зур өстенлекләреннән баш тартмыйлар? Байлар белән ярлыларның (яки эшләүче гади халыкның) матди кереме арасында бездәгедәй зур аерма беркайда да юк дип нигә берсе дә байлыгын бүлешми, әле кайберсе каләм иясенең бик хәләл хезмәтеннән дә үзенә табыш көрәмәк була? Менө сез, Рәфикъ Юныс, «Казанькомпрессормаш»ның элекке җитәкчесе Әхмәт Галиевнең (тарихында иң мәшһүр җитәкчесе, Татарстан байлыгын республика халкы файдасына эшләтү өчен янып-көеп көрәшкән, милексез, әдәбият-сәнгать әһелләрен дә жанына якын күреп аңлаган зур шәхес дип әйтү дөресрәк булыр иде) айга директор чакта 330 сум алып эшләвен язасыз һәм «Хәзерге директорларныкы күпме икән?» дигән сорау куясыз. Ә хәзерге газеталарның баш мөхәррире күпме ала да, эшләүче журналистына ничегрәк түлиләр? Аерма никадәр? Коллегаларны язасыгыз килмиме? Белмәсәгез, укырга йә тыңларга киңәш итәм: боларны яңа романында Камил Кәримов та язды, телетапшыруда Роберт Миңнуллин да әйтеп узды. Шулай итеп, газеталарның баш мөхәррирләре белән «баш булмаганнар» арасына да ихлас берләшә, якынлаша алмаслык киртә корылган, тигезсезлек упкыны уелган инде. Менә нилектән хәзер газеталарда бар да әйбәт. Хактырмы-юктырмы, «одна бабушка сказала» радиосыннан шундый хәбәр дә ишеткәнем бар: янәсе, җаны әрнүле («Болгар» кунакханәсе жимерттерелгәч «Әрнү» исемле шигырь язуын истә тотам) Равил Фәйзуллин милли әдәбиятның һәм матбугатның аяныч хәле турында сөйләшү өчен бергәләп Президентка керергә тәкъдим иткәләгән, әмма бер мөхәррир дә күнмәгән, аның Президентка күмәк хат язу тәкъдименә дә кушылучы булмаган диләр. Кушылалармы соң... Вәзгыятьтән бик канәгатъ, авторларга гонорар түләү, ягъни, редакция акчасын читләр берлә бүлешү «бәласеннән» коткарган өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтле кебек бит алар. Әйбәт хәтерлим: илдә Горбачев хакимияте чорында Балтачның район газетасы мөхәррире «үзгәртеп кору» дигән нәрсәне үз-үзенә фәрман язып хезмәт хакын бүтәннәрнекеннән күпкә арттырудан башлаган иде.

 

Мәйданда халык аз димәктән... ГКЧП вакыйгасыннан соң Татарстан башлыгына хәвеф янагач, язучы (шул риясыз җаннар инде, тагын кем булсын. Яраннары посып яткандыр, хәзер генә шәбәйделәр) Фәүзия Бәйрәмова халыкны әйдәп урамга чыкты һәм аның имин калуына ярдәм итте. Мондый чыгышларны хуп күргәч, Фәүзия ханымның үзенә куркыныч янаган, аның өстеннән хөкем барган көннәрдә ник Президентыбыз халыкны җитәкләп урамга да чыкмады, аны яклап матбугатта да берниңди белдерү ясамады? Болар аңа берни тормый иде ләбаса. Әҗәт — түләнүе белән мәгънәле бит. Югары хакимияттәгеләрнең берсе дә эшләмәде моны. Димәк, алар һәммәсе Фәүзия ханымның Президентны бәла-казадан саклап калуын өнәмәгәннәр, шулай булмаса, Илбашының милләт җанлы язучы, гади татар хатыны алдында әҗәтле калуына юл куймаслар иде. Чөнки әжәт бирүче белән аны түләми йөрүче арасында дуслык-татулык була алуы икеле. Әнә, зур түрәләребезнең өңдәвенә ияреп (кредит алыгыз, бөтен дөнья кредитка яши, янәсе. Алар шулай үз карамакларындагы банкларга олы капитал тупладылар) банклардан әҗәт алган һәм түләр хәле булмаганнар белән ниләр кыланалар!

 

Берләшеп урамнарга, мәйданнарга чыккан халыкның искиткеч көч булуы, аның белән хәтта Мәскәүдә дә исәпләшүләре безнең түрәләрне сокландырмады, киресенчә, шиккә төшерде бугай. Чөнки, «революцияне гамәлгә ашырып» (бер акыллы немецның «Революцияне даһилар уйлап чыгара, массалар гамәлгә ашыра, ә җимешен әшәке җаннар җыя» дигән сүзләре хәтергә килде), аларны властька күтәрешкән, хәтәр чакта урыннарында саклап калышкан гайрәтле көч бервакыт аларга каршы да эшләргә мөмкин иде. Җиңүдән соң злекке көрәштәшләрен төрле яклап көчсезләндерү, юкка чыгару тираннарның тарих буена килә торган чире. Якын тарихыбыздагы ике зур явызның — Гитлер белән Сталинның – аермасы да шунда: беренчесе, яман кансызлык белән, үзенә каршыларны гына юк итсә, икенчесе — үзенең иң көчле, халык белгән, яраткан көрәштәшләрен дә кырган. Җиңү казанышларын уртаклашмас өчен эшләнә бу. Яннарында көчле, йогынтылы шәхес тотасылары да килми. Әле шуларны уйлагач, матбугатыбыз өчен сөенеп тә куйдым: «революцион» җиңүдән соң таркату-җимерү, халык каршында дәрәҗәсен төшерү (әле сез бер газета-журналга йөзәр меңләп языласызмы? Ә без менә берсен дә укымыйча бөек булдык!), «богау кидерү» эшен матбугаттан башлаганнар икән, димәк, чыннан да көчле көрәштәш булган бит ул. Аннары аның белән ни генә эшләмәделәр: министрлыктан-министрлыкка, бер җитәкчелек формасыннан икенчесенә куалап йөртүләр, татар газета-журналының ни икәнен дә белмәгән төрле түрәләрдән талатулар — берсе дә калмады. Әле дә ничек җан саклый, кемнәргәдер акча һәм дан эшләп бирә. Соңгы ике дистә елда бүтән бер генә тармакның да болай талкынганы юк әле. Хәзер исә бөтен Россия күләмеңдә милли мәгарифкә тотындылар.

 

Бердәм күтәрелгән халык кына түгел, богауларын өзеп рухи иркенлеккә чыккан матбугат һәм бер сүздә булган каләм ияләре дә үзенең нинди көч икәнен күрсәтте шул аларга. Халык алдында кемнәр барды? Татарстанның, татар халкы язмышының иң хәтәр, хәлиткеч көннәреңдә ачлык мәйданнарына кемнәр чыкты? Республиканың мөстәкыйлълегеннөн файдаланып, тиздән исәпсез-сансыз мал эләктерәчәк дәүләт байлары да, чиксез хокуклар белән халык башына утырачак хакимнәр дә, матбугат муенына таш булып асылачак эшем ияләре дә түгел, әлеге дә баягы нечкә күңелле, рухи хөр, риясыз шагыйрьләр, фидакарь язучылар бит. «Суверенлыкны йота алган кадәр алыгыз!» дигән тарихи, инде бүтән беркайчан кабатланмаячак сүзләрнең дә, һәммәсен «булдыра» торган түрәләр мәҗлесендә түгел, нәкъ менә Язучылар йортында, каләм ияләре каршында әйтелүен истән чыгармыйк. Ләкин, максатларына ирешкәч, фидакарь җаннар кирәксезгә, хәтта куркынычка әйләңде. Нәкъ шуңа күрә матбугатның, каләмлеләрнең башына тимер кыскыч кидереп куйдылар. Татарстанда «сүндерелгән» «Азатлык» радиосы быел әллә ничек кенә Фәндәс Сафиуллинның: «Татарстандагы кебек каты цензура бүтән беркайда юк» дигән сүзләрен ишеттерде. Бәлки, ул, «гадәтенчә», арттырып җибәргәндер? Бәлки, сез дә «кыскычын кыскыч, шулай да бик кысмый ул, күнегәбез иңде» дияргә телисездер? Сәерләр бит без: үзебезне каты кыскан өчен «хуҗабызның» Мәскәүдән бүләк алуына да сөенә беләбез, газеталар аны тәбрикләп туя алмый. Тик Мәскәүнең татар милли матбугатын, мәгърифәтен, урысларныкыннан йөзләрчә елга борынгырак булган әдәбиятыбызны һәм матди, һәм рухи изгән, буйсындырган, киләчәк Ельциннары каршына үз таләбе белән бүтән беркайчан чыга алмаслык мескенләңдергән теләсә кемгә бүләк бирергә әзер икәнен, монда горурланырлык берни дә юклыгын истән чыгарабыз. Рефереңдумда яуланган мөстәкыйльлекне, милли-азатлык хәрәкәтен Татарстаннан торып буучылар әҗерсез калгандыр дисезме? Алар өчен дә шатланыйкмы?

 

Ә «кыскыч» тиздән нык сиздереп кысар – сайлау гына килеп җитсен. Узган сайлау вакытларын онытмагыз. Рус булмаган халыкларның теленә, милли мәгарифенә, тарихына балта чаба торган, дустыгыз, Тукай бүләгенә лаек чын көрәшче шагыйрь Илдус Гыйлаҗев шәп бәяләгәнчә, «өчле-тугызлы» (309нчы) закон ашык-пошык әзерләнеп һәм кабул ителеп ятканда, матбугатыбыз тынны да чыгара алмаслык итеп кысылган иде түгелме? Мәскәүләр түгел, сез язганча, эш башына татар булган өчен куелган «үзебезнекеләр» булдырды моны. Эш узгач, тыпырчынып карадык каравын... Башта үзегез хупладыгыз бит, диделәр безгә. Дәшмәвебезне ризалык билгесе дип кабул иттеләрме, әллә житәкчеләребезнең хуплавы хак идеме — аңламадык та. Шуңа тавыш биргән Дума депутатларының берсен дә кире чакырып алмау төрле уйларга этәрә. Анысы татар теле түрәләребезгә баш авырту гына инде, һәммәсен бүген кисеп атарлар иде. Милли әдәбияттагы яшь өметебез Рүзәл Мөхәммәтшин («Моңлана белгән балаларыбыздан гайрәт көтеп юанабыз» — ди Мирхәйдәр Фәйзинең «Ак калфак» драмасындагы Хөсәй карт) «Идел» журналында юкка гына бер «баш»ның татарча белмәвенә ачына, чынлыкта «баш» өстендәге «баш»лар да белми һәм кирәксенми аны. Инде күпчелек татар шуларга иярде, түрәгә охшарга һәм ошарга тырышу дигәндә бердәм без, өндәп торасы да юк. Олыбыз-кечебез, баебыз-фәкыйребез, акыллыбыз-тилебез берзаман «Булдырабыз!» дип ничек бердәм кычкыра башлаган идек! Күп еллар элек андый сүзне Мирхәйдәр Фәйзи дә язып караган, әмма беркем күтәреп алмаган. Түрәләр татар газета-журналын, татар китабын укымый дип бөтенебез укудан биздек, янәсе, кайберәүләр кебек, «әдәбият укымыйча гына бөек» булмакчыбыз. Менә «Идел»нең тиражы 1805кә калды. Яшь каләм ияләренең һәм язу-сызулы ижатка тартылучыларның бөтен саны аннан күпкә зуррактыр, димәк, аларның да байтагы «Идел»гә язылмый. Заманында татарча яшьләр журналы чыгарырга рөхсәт алу өчен, ирекләрен куркыныч астына куеп, Мәскәү һәм Татарстан түрәлөре белән җан талашкан фидакарьләр каршында оят! Түрәләрдән күрмәкче, инде әдәби журналларыбызга татар әдәбияты укытучылары да язылмый, татар мәктәпләре дә алдырмый. Татарныкы кебек бөек әдәбиятта гына була алган, журналның меңенче саны чыгу уңаеннан нәшер ителгән «Сүнмәс утлар балкышы» исемле рухи хәзинәне дә әле һаман сатып бетерә алмадыгыз шикелле.

 

Алны-артны уйлап җиткермичә (әллә бик уйлап микән?) Мәскәүләрнең һәр эшен хуплау гадәтебез бар инде үзе. Конституцияләрне бозып, республикалар халкын үзенә җитәкче сайлаудан мәхрүм иткәч, Путинның шул гамәлен ничек сикереп төшеп якладык. Россия Президенты урынында без дә шулай эшләр идек, аңа үрнәкне Татарстан бирде, янәсе...

 

Ельцинның «Суверенлыкны «йота» алган кадәр алыгыз!» дип Кремльдә түгел, «ниндидер писакалар» каршында әйтүе, ягъни, үзләре мәңге әйттерә алмаячак сүзне каләм ияләренең, милләт җанлыларның әйттерүе и көнләштергән, и женләндергән, тәмам хәтерләрен калдырган икән «тегеләр»нең. Ельцин әйтә дә китә ул, без, моңда калучылар, күрсәтәбез әле сезгә мөстәкыйльлекне һәм сүз иреген, үчен кайтармый калмабыз бу җиңүегезнең, бик иртә куанасыз, диешеп утырганнар икән. Менә алалар үчләрен, чыда гына. Шулай да, беләсе иде: Равил Фәйзуллин кебек, заманыбызның зур шагыйрен, Туфан Миннуллин кебек, мәшһүр Гаяз Исхакыйларга тиң бөек әдипне мәңгелек әрнүләргә салырлык һәм шундый йөзләгән гамәлләре өчен аз гына да үкенү белдермәслек кем булган әле алар? Үзләрен кем дип уйлыйлар? Ни хаклары бар? Сез, хыялыгыздагы милли берләшү хакына һәммәсен кичерергә әзер Рәфикъ Юныс, боларга бер-бер аңлатма бирә аласызмы? Тәкәбберлекнең дә бер чиге булырга тиештер, ләбаса. Кайсы бәхетсез милләт үстереп кеше иткән аларны?..

 

Халык шагыйре Равил Фөйзуллинмы, бүтән бер мәшһүребезме мөхәррирләрне туплый алып Президентка күмәк хат юлласа да (хат Р.Фәйзуллин тарафыннан язылып һәм аның имзасы белән М.Шәймиевкә җиткерелде. – Ред.) әлләни уңай нәтижә булмас иде, минемчә. Һаман да шул «аларча булмасын әле, аларга бер тапкыр юл куйсаңмы!» дигән мин-минлекләре җиңәчәк бит. Андый хатларны «киредән уку» тәҗрибәләре дә бар, берсен сез дә әйбәт хәтерлисездер, Рәфикъ Юныс. Ун еллар элек бер төркем каләм ияләре, кулындагы матбугат басмасы аша коллегаларының байтак нервысын ашаган бер галим-мөхәррирне ипкә китерүдә ярдәм сорап, Татарстан Президентына Ачык хат юлладылар. Хатка кул куйган берничә дистә кеше арасында депутатлар, Тукай бүләге ияләре, хөкүмәт әгъзасы, фән эшлеклеләре, күпчелек татар газеталарының баш мөхәррирләре иде. Ә нәтижә нинди булды? Иң элек, иң югары мөнбәрдән, Ачык хатны дөньяга чыгарган газетаны ябып кую белән янадылар, янәсе, ул үзенеке булмаган эш белән шөгыльләнә. Бераздан әлеге галим-мөхәрриргә «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» исеме бирделәр. Ачык хатка кул куючыларны мыскылларга теләгәндәй, мактаулы исем бирү турындагы фәрманда… «матбугат өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәте өчен» дигән сүзләр бар иде. «Матбугатта нәтиҗәле эшләгән» эшлеклене соңрак Татарстан Язучылар берлеге үз сафыннан чыгарырга мәҗбүр булды, ул җитәкчелек иткән бик кирәкле басма матбугат кырыннан юкка чыкты. Әгәр Ачык хатта ипләп кенә әйтелгән фикерләргә вакытында колак салган булсалар... Бу сәер хәлләрнең дәвамы да кызык: түрәләр даирәсендә эшләп, Президентка Ачык хатны укытмыйча, якын дустына мактаулы исем бирү турындагы фәрман проектын төрткән каләм иясе барлык матбугат басмаларында да хөрмәттә йөри.

 

Менә сез, Рәфикъ Юныс, мәкаләгездә татар телен саклап калу, татар мәктәпләрен күбәйтү, татар җитәкчеләрен халык белән үз телеңдә сөйләшергә, ана телен санга сугарга өйрәтү юлыңда онытылмаслык эшләр башкарган урыс Семен Игнатьевны хәзергеләргә үрнәк итеп куясыз. Ә бит бу игелекле зат әлеге эшләрне нәкъ менә язучылар белән җыелып сөйләшкәннән соң, аларны тыңлап башлаган. Көенечебезгә күрә, Татарстанның шуннан соңгы житәкчелөре язучыларны ничек шәбрәк тыңлатырга дип кенә баш ваталар, тырышып-тырмашып шуның әмәлләрен эзлиләр. Шуңа күрә милли эшләрдә чигенүдән бүтән хәрәкәт юк.

 

Берләшик, дисез сез. Кем белән? Путинчы түрәләр ниндидер (кем белән сугышыргадыр?) фронтка берләште инде, тик анда синдәй-миндәйләрнең кирәклеге сизелми. Завод-фабрикалары, җирләре, газета-журналлары, китап нәшриятлары, милли мәктәпләре, мәгарифе, ана телендә белем алу хокукы тартып алынган юксыллар аерым берләшсәк тә хәтәр: Алла сакласын, безгә каршы берләштегез дип, «фронт»тагылар ут ачарга да күп сорамас. Телевизордагы чырайлары әнә нинди ачулы! Ачуланмаска, булдыксызлыгыбыз аркасында, аларга акчаны аз эшләп бирәбез ич. Без пенсиядәгеләр, вакытында үлмичә, алар дәүләтенең җилкәсен кимереп ятабыз.

 

Беләсезме, берләшик дигән чакыру сезнең кебек укучысыз кала барган бер каләм иясеннән түгел, ниндидер могҗиза булып, өстәгеләрдән килсә дә кушылучы аз булыр иде. Тагын кайсы рәхмәтсезенә власть, өлешчә булса да мөстәкыйлълек алып, дәүләт төзешеп бирергә чакыралар инде, дип уйлаячак туксанынчы елларда каты алданган, беркемгә ышанычы калмаган гаҗиз буын. Димәк, сез теләгәнчә түгел, түрәләр астыртын гына уйлаганча бара дөнья. Бигайбә!

 

Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ

 

 

ИҢ ӘҮВӘЛ ИКӘҮ БЕРЛӘШИК, АДАШЕТДИН!

 

Юк, синнән мондый хат килер дип көтмәгән идем, Рәфыйк. Моңарчы хуплау сүзләре генә ишетә идем бит үзеңнән. Һәрхәлдә, төп, принципиаль мәсьәләләрдә.

 

Гел аралашмасак та, журналистлар буларак танышлыгыбызга егерме еллап бардыр инде. Шуңа күрә синең күк «сез»ләп тормыйм, «син» дип кенә «дәшәм» менә. Җитмәсә, адашлар да. Синең белән исәнләшүем дә гел «Нихәл, Адашетдин!» була бит.

 

Хәер, безнең юллар күп элегрәк кисешкән инде. Мин эшләгән «Идел» журналы редакциясендә беренче кат бер-беребезне күреп, сөйләшеп утырганда белдем: сине заманында «Татарстан яшьләре»нә эшкә алырга вәгъдә итеп тә алмый калганнар икән бит. Шуны ишеткәч, уңайсыз, хәтта авыр булып китте. Мине, журналистика бүлеге студентын, үзем практика үткән «Социалистик Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары Шәех Зәбиров тәкъдиме белән, нәкъ шул урынга алганнар икән! Сиңа исә нәүмизләнеп кире Балтачка кайтып китәргә туры килгән. Кызганыч. Район газетасында да (ни икәнен беләм!) шулай хөр фикерле, көчле милләтпәрвәр журналист булып үсә алганны «минем» урында нишләмәс идең икән син?

 

Кереш сүзе озын булды моның, боргаланып-сыргаланып үткен мәсьәләләрдән качмакчы бит бу дип уйлый күрмә тагын. Халкыбызның һаман берләшә алмавы күпләр уйлаганча олы мәсьәлә генә түгел, күп-күп ваклыклардан торган үтә нечкә мәсьәлә дә ул. Һәм төп фикеремә нәкъ менә шулар аша килеп ятуым бу.

 

Теге сөйләшүдән соң, каршыңда кем утырганын белгәчтен дә, сөбханалла, миңа карата шул ук Шәрәфиев булып кала алдың син. Минем ирешкән азмы-күпме уңышларымны күрә белдең, аларның кайберләрен хәтта республика матбугатында да күрсәттең, ягъни син, милләт җанлы кеше буларак, аларга уртак сөенеч дип карый белдең. Ләкин син һәм синең кебекләр «татар холкы» дигән уртак кагыйдәдән матур чыгармалар гына бугай шул.

 

Эреләрне, асылларны үткәреп (теге дөньяга яисә төрмә-каторгага), ваграклар, мескенрәкләрне калдыра торган «кире иләк»тән гасырлар буена иләнә килгән халкыбызның шулай ваклана-затсызлана, мескенләнә баруы гаҗәп түгел. Киресенчә, 80нче еллар азагында Марат Мөлеков, Фәүзия Бәйрәмова, Фәндәс Сафиуллин, Рафаэль Хәким, Зәки Зәйнуллин, Индүс Таһиров кебек затларның көтмәгәндә «каяндыр» килеп чыгуы гаҗәп булды. «Фәүзия Бәйрәмова татарга кем тия ул?» дигән мәкаләмдә (2010, № 12) мин милли хәрәкәтнең 29 әйдәренең исемен атадым. Аларның күпчелеге кайда, нишли хәзер? Ә сафтагылары нигә үзара берләшеп, милләтне үзенең һәлакәтенә каршы тап-табигый көрәшкә туплый алмый соң? Чөнки шул ук «татар холкы» төрле микъдарда аларга да хас.

 

Алда саналган «олы бишлек»кә (мәрхүм М.Мөлековтан тыш бу) кергәннәр арасында да тирән каршылыклар, хәтта дошманлык галәмәтләре дә барлыгын беләм. Берсе хакында язганым да булды. Аларны бергә җыеп (үзләре җыелуны әйткән дә юк) олы эшләр эшләтү түгел, бер бүлмәдә төн кундыру да мөмкин микән әле? (Кулыннан килгәннәргә шул төн турында сәяси драма язарга тәкъдим итәм.)

 

Шөһрәт тансыклау, үз-үзеңне сөю еш кына милли гамьнән алдарак йөри. Син дә, әнә, адаш, берләшү һич мөмкин түгел дигән нәтиҗә ясыйсың кебек. Ләкин башка юл юк бит. Милләтебез исән калсын дисәк, безгә чыннан да бу авыр мәлдә мин-минлекне артка чигереп, вак-төякләрдән башлап иң олы мәсьәләләргә кадәр, дөрес уртак фикергә килергә өйрәнергә кирәктер.

 

Беребез дә фәрештә түгел. Үзеңчә уйламаганны, синеңчә яшәмәгәнне, сиңа мөкиббән китмәгәнне дошман күрмик. Бер-беребездән аерган якны түгел, уртак якны алга чыгарыйк, уртак кыйблага төбәлик. Шулай булмаганда безгә «Әнә ул гына гаепле!», «Юк, син гаепле!» дип бер-беребезгә төртеп күрсәтә-күрсәтә бер карабта бергәләп бату гына насыйп булачак бит.

 

Татар язмышын үз мин-минлегеннән өстен куйган ихлас милләтпәрвәрләр күп түгелдер. Бу авыр мәлдә алар бер-берсенең кадерен белеп, кайгы-сөенечләрен уртаклашып, бер-берсенә таяныч булып, уртак олы гамьгә төбәлеп яшәргә тиешләр. Безгә хәзер шулай берәмтекләп берләшергә генә калды бугай инде. Ләкин бу да өметсез юл түгел. Халыкны аны бербөтен булып тупланган берничә дистә кеше дә уята ала.

 

Менә без дә, Адашетдин, иң әүвәл икәү берләшик. Моның өчен фикер каршылыкларын күздән кичереп, уртак фикергә килергә омтылыйк. Миңа синең берләшә алмавыбыз фаҗигасен үз кайгың итеп, газапланып кичерүең ошады. Мәкаләмнең дөрес санамаган урыннарын күрсәтеп, җавап таләп итүең дә әйбәт. Мин дә шуннан башлыйм.

 

Менә хатыңнан бер өзек. «Янәсе, Шәймиев бер хәлиткеч мәлдә биек тәрәзәдән Ирек мәйданына бага да, «Халык аз бит!» ди. Алайса, нигә безнең җитәкчеләр халыкны урамнарга чыгудан һәрвакыт тыеп киләләр?» Болар икесе ике чор хәлләре бит, адаш. Язучылар берлегенең Тукай клубында да 1990 елның 9 августында Ельцин янәшәсендә баштагы Шәймиев утыра иде әле. Һәм ул син әйткәнчә каләм әһелләренә теш кайрап түгел, ихластан сөенеп утырды (ә очрашуны Язучылар берлеге рәисе, РФ Югары Советы депутаты булгач Ельцин белән шактый якынайган Ринат Мөхәммәдиев оештыра алды).

 

Үзгәреш Мәскәүдә, референдумыбызга таянып, безнең өчен бик тә уңай Шартнамәгә кул куелганнан соң, ягъни 1994 елны, һич көтмәгәндә башланды. Моның сәбәбен мәкаләмдә әйткән идем. Шуңа өстәп бер мәкаль дә китерим әле: «Татар түрә булса, чабатасын түргә элә». Моны күптән инде болай дип үзгәртү тиештер: «Татар түрә булса, түргә урыс чабатасын элә». Түрәләребезгә бәйле сорауларыңа шушы яңартылган мәкаль җавап була ала, минемчә...

 

Син хаклы, адаш, милли матбугат бары дәүләтнең, әлбәттә инде, авторларга тиешле күләмдә каләм хакы да түләргә җитәрлек, матди ярдәме белән генә яши ала (ярдәмне өзүчеләр аны үтерүчеләр була). Ләкин «богауларын өзеп рухи иркенлеккә чыккан матбугат» дип, «нинди көч икәнен күрсәтте» дип югары пафос белән язуың - гаҗәпләндерә. Журналистларыбыз, бик азларны гына санамаганда, коллык психологиясеннән арына алмады шул. Референдум алдыннан ике төрле җавапны яклап бер ай буена барган матбугат көрәшенә дә әнә татар журналистлары кушылган яки хупланган эш, әйтик, урып-җыю кампаниясе ише бер нәрсә итеп караудан әлләни ерак китә алмадылар. Язучылар, галимнәр, юристлар активлык һәм осталык күрсәтмәсә, без бу көрәшне һичшиксез оттырачак идек.

 

Казан алынганнан соңгы чорда татар тарихында иң олы вакыйгаларның берсе булган референдумны, аның яңа референдумнан тыш беркемнең дә юкка чыгарырга хакы булмаган нәтиҗәсен Татарстан хакимиятенең дә, татар матбугатының да бергәләп шулай тиз «онытулары» шаккатыра. Газета-журналларыбыз референдумны үтүенә 5, 10, 15 ел тулганда да искә алмадылар диярлек. 21 мартта менә 20 ел тула. Яңа Президентыбыз әнә үзенең Яңа ел котлавында син язганча «депутатларның үзләреннән үк кире сүттерелгән» Конституциябезнең 20 еллыгын да, Изге Казан иконасының киң танылуына 400 ел тулачагын да онытмады, референдум турында гына ләм-мим бер сүз әйтмәде.

 

Газета-журналларыбызның күбесе әле дә татарның (димәк, үзләренең дә) исән калу-калмау кимәлендәге хәп-хәтәр хәлен күрмәмешкә салыша, курка-мескенләнә икән, монда иң әүвәл журналистлар һәм, әлбәттә, баш мөхәррирләр гаепле. Баш мөхәррирләр эштән алынудан (атудан да, төрмәгә утыртылудан да түгел!) куркып дер калтыраганда татар матбугаты ирекле була алмый шул. Чын журналистика беркайчан да, беркайда да куркаклар эше булмаган...

 

Түрәләрне, иң югарыларын да, контрольдә тотыйк дигән фикеремнән баш тарта алмыйм. Тиешле мәлдә матбугат аша, кирәк булганда, әйе, мәйдан аша да, басым да ясыйк. Әгәр дә татар матбугатын, татар мәдәниятен, татар мәгарифен, тулаем татар милләтен саклый алмый икән, безгә урыс Игнатьевны сагынырга кала икән, мондый хакимият Татарстанга гомумән дә кирәкме әле ул? Шундый чакларда да «әдәп саклап», тәтиләнеп утырсак, йә, без үзебез кем булабыз инде?..

 

Хакимият дигәннән, түрәлекнең үзенә күрә бер сихере бар бугай аның, әйе. Моны мин үзем дә тойдым. Хәтерлисең микән, мин бит синең исемеңне үзгәрткән кеше, адаш! Шул ук «Идел»дә эшләгәндә, баксам, өстәлемдә өч адашның кулъязмалары тупланган. Берсен үзем, ягъни Рәфикъ, икенчесен син, ягъни Рәфыйк, өченчесен Рафикъ язган. Мин мондый тәртипсезлеккә чик куярга булдым. Хакым бар, янәсе, беренче урынбасар бит! Исемебез гарәптән кергән. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеген ачып карасам, анда минем вариант бирелгән. Шуннан сиңа шалтыратып, хәлне аңлаттым. Син исә, ярар, үзеңнекечә куй инде, дидең. Һәм мин, тавышыңдагы «агу»ны да тоймыйча, синнән «Рәфикъ Шәрәфиев» ясадым. Ләкин мәкаләң басылып чыккач, ялгышканымны аңладым. Мин бит сине укучыларың ияләшкән исемнән аерганмын. Ягъни синнән бүтән автор ясаганмын. Шуннан соң янә элекке исемең белән чыга башладың... Әгәр дә мин берәр зуп-зур түрә булып, 10-15 ел эшләсәм, миңа, бәлкем, хәтта халкыбызның язмышын үзем теләгәнчә үзгәртергә дә хакым бар кебек тоела башлар иде. Моңа тагын бераз Мәскәүдән шөлләү һәм нәфес дигәне дә өстәлә төшсәме?!

 

Әйе, менә шундый «нечкәлеге» дә бар бит тормышның...

 

Шушы урында күп нокта куйыйк, адаш. Татарның хәзерге хәле турында мәкалә әзерлим, кайбер җавапларны аннан да табарсың...

 

Рәфикъ ЮНЫС

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»