• 25.10-27.01 16-я специализированная выставка «ДорТрансЭкспо». «Казанская ярмарка»
  • 02.11-04.11 Гүзәл Уразова-Илдар Хәкимов. Эксклюзив программа концертлары. УНИКС, 18:30
  • 03.11-04.11 Филюс Каһиров концерты. Казан. Филармония.
  • 14.11 Азат Абитов концерты. Казан, Филармония. 18.30
  • 22.11-25.11 Российский Форум Маркетинга 2017. г. Москва, ул. Веткина, д.4, Ювелирный Дом «Эстет».
  • 24.11 Илһам Вәлиев концерты. Казан, БКЗ. 19.00
  • 25.11 Elvin Greyның 3D-шоулы концерты, Казан - Боз сарае. Башлана 19:00.
Туган көннәр
  • 23 Октябрь Ленар Сәйфиев
  • 23 Октябрь Марсель Зарипов
  • 23 Октябрь Дания Гыймранова
  • 24 Октябрь Рәис Шәйхелисламов
  • 24 Октябрь Софья Гобәйдуллина
  • 26 Октябрь Раил Өметбаев
  • 26 Октябрь Резидә Галимова
  • 27 Октябрь Фәрит Таишев
  • 27 Октябрь Рөстәм Вәлиев (1961-2014)
  • 27 Октябрь Мансур Кашапов
  • Продаю новый электрический водонагреватель Haier, 50 литров. Тел.89674628716
  • Продаю коляску. 2 в1 Коляска- трансформер.Все аксессуары,сумка-переноска, переходники. Универсальная коляска зима-лето Качество коляски отличное. Ручка коляски перекидывается! возможна доставка. 7000 руб тел 89274544590
  • Составлю иски, претензии, жалобы, отзывы и тд. любой сложности (по семейным спорам, защита прав потребителей, отзывы на исковое требования и тд.) ⠀ Обжалование штрафов гибдд, решения правоохранительных органов в том числе решения судов. Составление исков в арбитражный суд. Большой опыт работы с процессуальным документами. Звоните 89178559788
  • Готовим гуся на заказ. Украсим. 8-927-417-25-72
  • Актаныш. Норка туны сатыла, размер 46-48, тун озын, капюшонлы, кара төстә, яхшы сыйфаттагы тун, бәясе килешү буенча. 89625707653
  • Әтнә районында сатыла: Кама Evro185/65 R15 шипованный көпчәкләр, литой дискалар бн 89518982100
  • Актаныш. Үгез ите сатыла (бер ал, бер арт ботка хуҗа кирәк) 22 октябрьдә үгез суела. 89375757095
  • Арчада йорт сатыла. Кирпич 120 кв.м. Барлык шартлар да бар. Газ мунчасы өйдән керәсе. Сарай ,гараж. Бакчада бар да үскән. 2800000.тел 89656083354
  • Казаннын Ад.Кутуй урамында 18,4кв.м.,5/5 гостинка сатыла.89272469637
  • Пр.Победы тукталышы. Ике булмәле фатирның бер булмәсенә эшли торган, начар гадәтләре булмаган татар кызы эзлим. 89631201352

 

 

 

 
Архив
 

               

05.02.2012 Сәясәт

Болай яшәп булмый

Илдә, тәгаен алганда, Мәскәүдә башланган иҗтимагый-сәяси активлык Казанга, татар мохитенә дә килеп җитте. Һәрхәлдә, күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков­ның “Звезда Поволжья” (19 гыйнвар саны) басылып чыккан ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка атап язылган “ачык хаты” шундый тәэсир калдыра. Әлеге уңайдан хат авторына берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Дамир әфәнде, хатны үз исемегездән генә язган булсагыз да, табигый килеп чыгар иде. Татарстан, татар җәмәгатьчелегенә Сез болай да кыю, хөр фикерле галим буларак билгеле. “Җә­дитчеләр клубы” берләшмәсе координаторы дигәч, әлеге клуб-берләшмә хакында бераз мәгълүмат бирсәгез иде.

– Әлеге клуб бу көннәрдә генә барлыкка килгән оешма-берләшмә түгел. Татар иҗти­магый үзәге 90 нчы еллар башында үзгәрәк юнәлештә эшли башлагач оешкан иде ул. Аңа элек ТИҮ эшчәнлегендә актив катнашкан шәхесләр, бигрәк тә интеллектуаллар керде. Ул вакыт-вакыт җые­лып килде. Аның составын халыкка игълан итәргә җыенмыйм. Ул кешеләрне күптәннән беләм. Беренче чиратта, алар – аналитиклар. Шуңа кү­рә республикада власть алмашынганда яисә вәзгыять катлауланганда шушылай җые­лып киңәшләшә торган гадә­тебез бар. Клубның үзәген ун-унике кеше тәшкил итә ди­яргә мөмкин. Состав үзгәреп тора. Кеше күп булмаса да, барысы да – йогынтылы шәхесләр. Алар артында торучы башка структуралар да, арабызда интеллектуал булудан тыш, бизнес белән шөгыль­ләнүчеләр, гомумән, төрле дәрәҗә вәкилләре бар. Болар – фикердәшләр, татар милләтен үстерү турында кайгыртучы кешеләр.

– Сез әлеге хатта илдә революция алды вәзгыяте шәйләнә дип язасыз. Бу халәт беренче чиратта ни-нәрсәдә чагыла?

– Иң әүвәл шуны истә тотарга кирәк: элек алып барылган сәясәтне алга таба дәвам итү мөмкинлеге юк. Россия дәрәҗәсендә властьта утыручылар, без шундый-шундый яхшы эшләр эшләдек, дип ничек кенә мактанса да, чагыштырып караганда, әллә ни алга китеш юклыгы яхшы аңлашыла. Киресенчә, артка китү күзәтелә. Путин, халыкның уннан бере генә фә­кыйрьлектә яши, дисә дә, Европа стандартлары бар. Шул стандартлар нигезендә ха­лыкның 70 проценты фә­кыйрьлектә яши. Ничек телә­сәләр, шулай саныйлар. Безне алдалап ышандырмакчылар, әмма акыллы кешене алдалап булмый. Халыкара стандартлар бар, реаль саннарны да беләбез. Шул күзлектән караганда, Россиядә бернинди дә алга китеш юк. Үзеңне күршеләр белән дә чагыштырып карарга кирәк. Кытай елга 7–10 процентка үссә, бездә үсеш 4 кенә процент. Болай барган очракта, бу илнең ки­ләчәге юк, димәк. Хәзерге заманда бөтен дөньяда модернизация күренешләре күзәте­лә. Ә бездә модернизация­нең башланганы да юк. “Алар безгә реформалар башларга вәгъдә итә, моңарчы нәрсә эшләделәр соң?” – дип язып чыкты күптән түгел генә бер акыллы кеше. Путин ун елдан артык вакыт властьта утырды. Нишләп шул чорда эшләмәгән соң ул аны? Нигә хәзер генә вәгъдә итә?

Бүген килеп чыккан кризисның тамырлары бик ти­рән. Бу – беренче чиратта, социаль-икътисадый кризис. Ләкин эш аның белән генә төгәлләнми. Чөнки экономик яктан бәйсез кешеләр күбәя башлагач, халык арасында иң әүвәл кешегә ихтирам һәм ирек мәсьәләсе килеп туды. Бу Мәскәү тарафына гына хас нәрсә түгел. Татарстанда да шул ук хәл. Мин бик күп кеше белән аралашам. Татар иҗти­магый хәрәкәтендә катнашкан кеше буларак, төрле даирәләрдә булырга туры килә. Хәзерге тормыштан бай татарлар да риза түгел. Чөнки чын демократия, үсеш өчен социаль баскычлар юк. Кеше югарырак күтәрелә алмый. Бу бит коточкыч.

Мин еш кына яшь галимнәр белән очрашам. КФУда, Фәннәр академиясендә дә күреп торам: кешегә үсү мөмкинлеге юк. Ул мескен яшь галимнәр картларның үлгә­нен көтеп утыра. Шул урынга кереп утырып, хәлебез яхшырмасмы, диләр. Соңгы вакытта чынлыкта КФУда хезмәт хаклары түбәнәйде. Чөнки укытучылар күбәйде, ә укыту сәгатьләре кимеде. Яшьләргә перспектива да юк. Ситуацияне ничектер үзгәрткән кебекләр, әмма эченә кереп кара­саң, эчтәлеге буш. Үкенечкә, Россиянең бер кисәге булганга, без беркая да китә алмыйбыз. Ризасызлык менә шуннан килеп чыга. Димәк, демократия булмый торып, татарга да үсү мөмкинлеге тумаячак. Шуңа күрә Мәскәүдә сәяси активлык дәвам итәчәк, Татарстанга да моның, һич­шиксез, тәэсире булачак.

– Сез язганча, татар мә­дәнияте, мәгарифенең хәле шул кадәр мөшкелмени?

– Мин берничә генә сан китерәм. Күптән түгел генә “Казан утлары” журналы ре­дакциясендә утырдык. Шул редколлегия советы утырышларында һаман бер сүз: гонорар түләргә акча юк. Гадәттә 2 миллион, 2,5 миллион сум тирәсе акча кирәк; шулкадәр сумма булса, без яхшы гына гонорар түли алыр идек, диләр. Шуны ишеткәч, эчем поша башлый: Татарстан өчен 2 миллион сум шулкадәр зур акчамыни инде?! “Казан утлары” – безнең төп журналыбыз бит.

Инде менә үзебезнең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтыннан мисал китерәм. Еллык командировка планнарын төзеделәр. Баш­та төзелгәнендә бер ке­шегә елына 5 мең сум командировка акчасы туры килде. Күптән түгел генә җыелыш булды да, шунда ике кешенең Мәскәүгә докторлык диссертациясе якларга барачагын әйттеләр. Шуңа күрә бездән алып, аларга акчаны күбрәк бирәчәкләр. Әйтик, мин өч урынга – Себергә, Оренбургка, Мәскәү тирәсенә сәфәр чыкмакчы идем. Шул якларга бару өчен, миңа 2 мең сум акча кала. Димәк, без фәнне үстерү өчен хезмәт хакыннан түләп сәфәр йөрергә тиеш булабыз. Бу бит – мыскыллау. Болай яшәп булмый.

Театр, телевидение, мәктәп турында сөйләшәсеңме – һәммәсендә бер үк хәл: акча юк һәм булмаячак. Югыйсә безнең җитәкчеләребез, алга киттек, икътисадый үсеш си­зелә, диләр. Безнең мәнфә­гатьләргә акча тотылмагач, нигә ул андый икътисадый үсеш?! Бәлки стадионнар да кирәктер, әмма стадионнар белән генә яшәп булмый, башка өлкәләр дә бар. Үке­нечкә, гуманитар өлкәләргә акча шулкадәр аз каралган – моны аңлатуы кыен. Әнә Америкада нормаль фәнни грант – 150-200 мең доллар. Бер кешегә, бер елга. Ә безнең Фәннәр академиясендә – 30 мең сум. Әле анысын да алуы кыен. Күз буяп күпме яшәргә була?!

– Сез хатыгызда республика җитәкчесе белән ту­рыдан-туры сөйләшеп, тә­га­ен тәкъдимнәр белән чы­гарга җыенуыгызны әйтә­сез. Икенче, өченче дәрә­җәдәге затлар кабул иткән сурәттә сөйләшүнең әллә ни мәгънә­се булмаячак, дип белдерәсез. Сер булмаса, ул тәкъдимнәрнең берничә­сен “ВТ” аша ирештерик әле.

– Чынлап та, мин кайбер мәсьәләләрне әйтә алам. Күптәннән республикабызда мәдәниятне үстерү буенча совет төзисе иде дигән сүз йөри. Әмма ул совет әле дә юк. Сер түгел: мәдәниятне үстерү өлкәсендә фундаменталь проблемалар бар. Мәдәният өлкә­сен финанслауга кагылышлы, хәл итү юллары күрелмәгән мәсьәләләр шактый күп. Мин хәзер шуларның берничәсен генә китерәм: ни өчен бездә гонорар шулай түбән? Хәтта күрше республикаларда да безнекеннән югарырак. Бу – бит дәүләт проблемасы. Моны безнең парламент хәл итәргә тиеш. Билгеле, моның өчен хөкүмәтнең теләге һәм карары кирәк. Бу бит – закон нигезендә эшләнә торган нәрсә. Бәлкем кемгә­дер гонорар мәсьәләсе вак нәрсә булып тоеладыр. Чынлыкта язучылар, журналистлар, фәнни китап-дәреслекләр чыгаручы галимнәр шул хисапка яши. Бу проблема түгелмени?! Бәлкем, башка өлкәгә түгел, нәкъ менә гонорар мәсьәләсен хәл итүгә акча салырга кирәктер.

Мин бер ел элек, федераль университет оешкан вакытта, андагы татар юнәле­шенең язмышы турында сөйләшергә парламент җитәкчесенә кермәкче идем, кабул итмәде. Безнең шактый җитди тәкъдимнәребез бар иде. Чын­барлыкта университет га­лимнәрен, профессорларын җыеп, татар мәсьәләсе турында бер тапкыр да югары дәрәҗәдә сөйләшү булмады. Күрәсең, югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр проблеманың ни­кадәр җитди икәнен аңла­мый. Мин үзем КФУ мәсьә­ләсен иң әһәмиятле мәсьә­ләләрнең берсе дип саныйм. Ул чынбарлыкта милли университет вазыйфасын башкарырга тиеш. Мәскәүдә шундый даирәләр бар: алар КФУда нәкъ менә татар юнәлешен үстерүгә каршы. Эш шулай бара да. Чынлыкта университет эчендәге татар сегментлары таркатылды. Тел – үзенә аерым, тарих үзенә аерым китте. Бөтен татар сегментын бер төшкә туплап, тюркология һәм татарны өйрәнү институты оештырырга кирәк дип тәкъдим иткән иде мәрхүм Миркасыйм Госманов. Ниш­ләп оештырылмады ул?

Ни үкенеч: Татарстаннан читтәге татар мохитендә бик начар процесслар бара. Бәлкем моны Татарстан җитәкчеләре белеп тә бетермидер. Читтә татар мәктәпләре күпләп ябылгач, 80 нче елларда төбәкләрдә ачылган вузларда татар укытучылары әзерләү­че бүлекләр дә бетерелә башлады. Әйтик, хәзер Төмән университетында һәм Тубыл педагогика академиясендә шундый критик ситуация. Татар төркемнәренә кереп укырга теләүчеләр бетте диярлек. Татарча укытуга андагы җитәкчеләр дә каршы түгел. Әмма татар мәктәпләре ябылгач, анда кем барып укыр?! Моны бит Татарстан җитәкчеләре кайгыртырга итеш. Чөнки татар милләтен турыдан-туры кайгырта торган башка сәяси үзәк юк.

Без бүген чирмешләр яки арлар, бөтенләй мәктәбе булмаган халыклар хәленә төшә алмыйбыз. Киресенчә, милли университетлар төзү турында уйларга тиеш. Ә без татар мәктәбен бетереп ятабыз. Хәзер җитәкчеләребезне шушы хакта уйланырга мәҗбүр итәргә, бу хакта киңрәк даирәдә фикер алышырга кирәк.

Әгәр җитәкчеләребез бу мөрәҗәгатькә колак салмый икән, безгә сәяси хәрәкәтләр оештыру хакында да фикерләшергә кирәк булачак. Хә­зерге Россиядә бу мөмкин нәрсә. Бу җәһәттә алга таба мөмкинлекләр тагын да зураерга тора.

Рәшит МИНҺАҖ
Ватаным Татарстан
№ 21 | 04.02.2012
Ватаным Татарстан печать

comments powered by HyperComments

Фикерләр

№24 (798755) / 15.03.2012 19:00:29

Дамир абый! Тизрәк тәмамла инде китабыңны! Синең белән бергә без дә картаябыз бит!! Гаҗәпләнеп утырып кына булмый бит!

№23 (798158) / 11.03.2012 12:34:13

беткәнмени рәсәйдә,эзлә,табарсың.

№22 (798107) / 10.03.2012 20:11:21

Әх,бергенә Нигерны минада бирсәгез иде ?

№21 (798100) / 10.03.2012 19:37:53

Кайсыдыр бер фильмда, ялгышмасам Джоди Фостер белэн бугай,бер фахишәне хөкем итәләр. Суд барышында шәһәрнең барлык элитасы,шул исәптән моны хөкем итүче судьялар да шул хатын хезмәтләреннән файдаланулары ачыклана.
Исем китте,син миңа шуны искә төшерәсең.
Файдаландык,файдаланабыз, ләкин фәнни нигезләүләр белән китап язырга рөхсәт бирмим!!!!
Баба Яга протиФФФ!!!!!

№20 (798098) / 10.03.2012 19:33:02

син япуннарны түгел,негер малайларын татып-тотып кара. менә кайда ул 8 мааарт!!!!

№19 (798094) / 10.03.2012 19:26:47

Аха хезмәттәшләр белән зина кылырга әхлак комачауламый!
Ә монда ниндидер укып,кулына тотып та карамаган китап өчен эхлак,норма мораль дип чәпченәсең!

Япунныкын белер өчен тотып карарга кирәк түгелдер. Адәм балалары бар да бер торле.

№18 (798092) / 10.03.2012 19:16:22

камасутраны шул хезмәттәшләр белән укып өйрәнәбез инде...

тәҗрибәң бар икән, баракта (бардакта) яшәп....

әллә япуннарны да тотып(татып) караганың бар?...

"Очсыз крыйсыз дөнья бит бу,ни булмас дисең бу дөньяда..."

№17 (798069) / 10.03.2012 14:56:12

Кем әйтә аны кеше алдына чыгарырга кирәк дип???Нәрсә хезмәттәшләр,күршеләр белән укырга һәм кулланырга,-ип язылган җире дә бармы әллә??
Чыгарма, закунны брактагы хатынны стенага терә дә,укыгыз бергәләп!

Япуннан алынган)))) Сон җаным япуннның да бөтен әгъзалары нәкъ безнекеләр урнашкан тирәдә бит!!!

Сонгы абцаз өчен авызыңа бал да май!!!

№16 (798065) / 10.03.2012 14:49:24

Иркә,баш биткә күч ,табарсың сердәш.

№15 (798061) / 10.03.2012 14:35:56

синең, иске татар төркиләренең,икәүдән-икәү генә кылганнарын кеше алдына чыгаруны,яңалык дип кабул итүеңгә.
бу яңалык түгел,баш бутау.
ир белән хатын арасындагыларны киң җәмәгәтчелеккә чыгарып,яшь баларны развратка өйрәтү бу.
мин каршы булмас идем,әгәр немец профессорының "Новая книга о супруҗской җизни" китабын бастырып яшьләргә бирсәләр. бусы аңлашыла.

аннан соң, татарлар өчен мөхимме бу күтәрелгән "тарихи" темалы китап???

бу развратка илтүче,дөреслекне кыйшайтып күрсәтүче китап булачак.
ул китапта мин яңалык тапмадым. япун камасутрасыннан алынган күп нәрсәләр кергән.коръән аятларын шәрехләп, шуларны төрки-татарныкы дип "әйтү",чып чи ялган.


минем ИЛнең фикерен ишетәсем килә. аааууу ИЛ син кайда?????


мин каршы түгел №14.
....... хоть стоя или раком,лишь было ЗАКОННЫМ БРАКОМ!!!!!

№14 (798054) / 10.03.2012 14:16:13

Нәрсәгә гаҗәпләнәсең? Татар халкы әйтерсең беркайчан да моның белән шөгыльләнмәгән!!!
Нигә бөтен кеше өчен җавап бирәсең! Сиңа кирәкмәсә,башкага кирәк булуы бар аның!
Аны неэбизэтельно ойдә Корьән киштәсенә менгереп куярга!
Чыгарсыннар,татарлар бөтен яңалыкка каршы килә торган халык булып тарихка кермәсен. Алайса,- ул безгә кирәкми!- дип әйтеп торган сәлперәйгән бабай-эбиләр кызганыч булып күренде..

№13 (798045) / 10.03.2012 13:51:47

бүген ТНВ карап. янәсе безнең мөхтәрәм тарихчыбыз,секс темасына яза башлаган. ялгышмасам, "татар төркиләрдә камасутра" дигән китап (исеме тучне түгел) чыгармакчы икән.
татар тарихчыларың юнәлешләрен үзгәртүе ни белән аңлатыладыр,мин белмим.

бубси,татарларга кирәкме ул камасутра? бар булганы җитмәгәнме?
шәһәр һалкына кирәкми,(сораштырулардан күренгәнчә),бары бер авыл хатыны кирәк диде.

тарихчылар демографиягә тотынгач,күрәсең халык саны кимүе,куркыныч чиккә җиткән булып чыга түгелме?

Дамир әфәнденең бу эшен хобби дип кабул итәм,но әднәке...


муҗет,кәнишне,үзем истирик булмагач,тарихны аңлап та бетермимдер алайса.
ярар чыгарсын китабын укып карарбыз...

№12 (794833) / 05.02.2012 19:40:32

сөрән, 


Менә без шуңа әйдзнеп кайттык.Бик вакытлы цитата.Рәхмәт.Иркә

№11 (794830) / 05.02.2012 19:25:13

Гафу үтенәм, минем А.П.Чеховны тәрҗемә итәргә кыюлыгым җитми.
А.П. Чехов. Что лучше? (Праздные рассуждения штык-юнкера Крокодилова)
В кабак могут ходить взрослые и дети.
Алкоголь замедляет обмен веществ, способствует отложению жира, веселит сердце человека. На все сие школа не способна. Ломоносов сказал: "Науки юношей питают, отраду старцам подают". Князь же Владимир неоднократно повторял: "Веселие Руси питие есть". Кому же из них двоих доверять? Очевидно - тому, кто старше.
Акцизные дивиденды дает отнюдь не школа.
Польза просвещения находится еще под сомнением, вред же, им приносимый, очевиден.
Для возбуждения аппетита употребляют отнюдь не грамоту, а рюмку водки.
Кабак везде есть, а школа далеко не везде.
Всего сего достаточно, чтобы сделать вывод: кабаков не упразднять, а относительно школ подумать.
Всей грамоты отрицать нельзя. Отрицание это было бы безумством. Ибо полезно, если человек умеет прочитать: "Питейный дом".
Йөз елда ни булса да үзгәргәнме?

№10 (794813) / 05.02.2012 18:27:17

Беләсезме, монда ни өчен коммент язасы килми.Мәкаләдә сөйләр әйбер юк.
Элек тә Дамир әфәнде иде политтехнолог, хәзер дә улмы? Дамир әфәнде үткән заман?!

Кайчан да булса бер коммунист булмаган кешеләр белән сөйләшәсе килә. Җитди әйберләр турында җитди итеп. Политехнолог- сәяси манипулятор ул.

№9 (794811) / 05.02.2012 18:18:45


Көтүче булсаңда фикерең акыллы,минеке белән тәңгәл килә.

№8 (794810) / 05.02.2012 18:13:51

Даими мыручыларның бу мәкалә темасы буенча фикер әйтә алмауларына бер дә исем китми. Аларга кишер басуы, ике башлы бозаулар, әфсен-тефсен, күпхатынлылык кына кызыклы. Исем китми, ләкин бик кызганыч-татар халкының күпчелеге, яһүдләрдән аермалы буларак, шундый нигездә ятучы, проблемаларны күрә дә, чишә дә белми.
Бары тик бер көн һәм мал табу уйлары белән генә гомер итәләр.:(

№7 (794809) / 05.02.2012 18:12:17

Адәм көлкесе - 2000 сумга Оренбурга килеп тә кайта алмый бит кеше!

№6 (794790) / 05.02.2012 16:45:25


Дамир әфәнде язмасын Татарстанга кагыла дип укысагыз дөресерәк булыр.

№5 (794788) / 05.02.2012 16:41:46

Шэпшэ - мин белгән Шөпшә түгел,ул акыллы,аңлы хатын,син язгандай яза алмас иде!!!!

белемгә килгәндә,4класс с коридорами.

№4 (794784) / 05.02.2012 16:33:56


ШЭПШЭ,азрак булсада яазарга өйрән инде,язуың кеше көлкесе бит.Ничә класс бетердең ??????????

№3 (794774) / 05.02.2012 16:00:28

рәсәй влаче мафиозий кулларда икән,нинди гут бай була алсын.
беркатлылык белән хаталана күрмә.
влач кем кулында? вәйт вапрус.
эш башындагылар,ил башындагылар ирекле кешеләр түгел. булмастайны алардан тәләп итеп булмый....

№2 (794768) / 05.02.2012 14:45:52

Бик вакытлы язма, авторларга ряхмят! Ничаклы проблемнарны кузгаткан Дамир эфенде! Тик бу безнен жямгыятьнен авыруын ачыклау сыман гына, э бит авырунын сябяплярен дя белергя киряк. Дяулят Киняшмясендя хям башка эшлеклелярне \"якты ут\"ка чыгарып , эйляндереп карарга киряк. Кемняр алар? Каян килеп кяняфигя утырганнар? Нинди шяхеслярме, элля беряр мафиози клан "тэрткян" кешеме? Шуннан бэя куелыр - компетентныймы, юкмы. Юк икян - гут бай. Шунсыз булган проблемнарны хет боларга сэйля, хет баганага-хични узгярмячяк!Ягез жямягять, кемне \"коверга\" чыгарабыз? Бялки икътисад министрыннан башлыйбыз? Кем ул, кемняр ярдямчеляре хям ни уйлый фян кешеляре турында? Ник аларны акча ягыннан кысу бара?
Шул ук вакытта , бюджет оешмаларына коммерция эшляре тыелмый. Шул ук фянняр академиясендяге хезмяткярляргя район-авыл жирлярендя, узешчян артистлар белянме анда, тарих буенча тюляуле лекцияляр оештырсалар начар булыр идеме? Халыкка яхшы мягълюмат, узляреня бераз керем булыр иде. Хич югы уз вакытлары булмаса, лекция материаллары белян тяэмин итеп, узешчянняр белян хезмяттяшлеккя дя керергя буладыр. Бит, халыкта татар тарихына карата мягълюмят элляни юк, кызыксыну да чамалы...Районнардагы тарих укытучылары белян дя узара файдалы хезмяттяшлек булдырырга мэмкиндер.

№1 (794759) / 05.02.2012 12:04:19

Болтовня, бер нинди конкретика юк!!!!

▲ Өскә

 

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
ТНВ
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Туган як
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Яңарыш
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Gong-TV
Бөтендөнья татар яшьләре форумы
Себерке
Өмет
Диләфрүз
Татарстан Язучылар берлеге
comments powered by HyperComments