|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2012 Сәясәт
Президентны он-лайн режимда сайлыйбызСайлау ачык үтсен өчен, Татарстанда барлык участоклар веб-камера белән тәэмин ителәчәк. Әлеге сәяси чарадан соң бу җиһазларның мәктәпләргә калуы ихтимал. 4 мартта үтәчәк Россия Президентын сайлауга әзерлек илдә инде күптән бара. Сайлау участокларын техник яктан әзерләү эшләре дә соңармый. Быелгы төп яңалык — һәр участокка веб-камера урнаштыру. Җитәкчеләр әлеге адымны сайлауның гадел узуын тәэмин итү теләге белән аңлата.
Камералар сайлау участокларында нәрсә булганын он-лайн режимда төшереп, яздырып барачак. Халык үзе дә нәрсә төшерелгәнен биредәге ноутбук йә видеостенадан карый алачак. Хәзерге вакытта «Ростелеком» оешмасы төбәкләргә веб-камераларны тарата.
Алдан теркәл дә, сайлау барышын күзәт
19 гыйнварда Казан, Мәскәү, Петербург журналистлары әлеге мәсьәләгә багышланган телекүпер оештырды. Татарстан башкаласыннан элемтәгә республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чыкты.
Министр Татарстанның барлык 2753 сайлау участокларына икешәр камера куелганын хәбәр итте. Камераның берсе участокның гомуми планын төшерәчәк, икенчесе урналарга таба юнәлдерелгән булачак. Шулай итеп президентны сайлау он-лайн режимда барачак.
«4 март көнне Россиянең барлык участокларында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр язылган мәгълүматны бер кешегә карап чыгу өчен 250 ел (!) таләп ителәчәк. Күрәсез, бик күләмле мәгълүмат. Һәр россияле махсус сайттан теләгән участокны ачып, анда сайлау барышын карый алачак», - дип ассызыклады Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров. Ләкин моның өчен алдан махсус сайтка кереп, теркәлергә туры киләчәк. Портал 2012 елның 1 февралендә эшли башлаячак.
Авылга интернет килә
Татарстан участокларының 96,5 проценты сайлауны он-лайн режимда уздыруга бүген үк әзер. Он-лайн тапшыру ябык типтагы сайлау участокларын — 56 төзәтү колониясен генә читтә калдырачак. Анда сайлау барышын гади халык карый алмаячак.
4 мартка кадәр интернет әле кертелмәгән авылларны да бөтендөнья мәгълүмат челтәренә тоташтыру каралган. Андый җирлекләрдәге участокларда бу эшне сайлауга кадәр башкара алмасалар, сайлау барыбер видеога төшерелеп барачак. Соңыннан, кирәге чыкса, бу тикшерү эшен җиңеләйтәчәк.
Сайлаудан соң видеокамера кала
Сайлау уза да китә, ә участок урнашкан мәктәп, мәдәният йортларында видеокүзәтү җайланмалары калачак. «Россия күләмендә чит илдән камера сатып алып, төбәкләргә җибәреп, аннан сайлау участокларында монтажлауга барлыгы 13 миллиард сум тирәсе акча тотыла икән, веб-камераларны кире кубарып алып, аларны кайтару – мәгънәсез эш. Шуңа «Ростелеком» аны участокларда калдыру яклы», ди министр Николай Никифоров.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Анатолий Фомин әйтүенчә, Татарстанда сайлау участоклар челтәре бик киң. «Мәскәү шәһәрендә дә 3 меңнән артык участок бар. Бездә дә аларның саны 3 меңгә тулып килә», - ди ул. Димәк, веб-камералы мәктәп-мәдәният йортлары төбәктә күбрәк булачак.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренә караганда, президент сайлау нәтиҗәләрен барлау вакытында әлеге камералар төшергән язмалар кирәк булырга мөмкин. Алар ярдәмендә сайлау вакытындагы төрле канун бозу очракларыннан арынырга телиләр. Ләкин кайбер экспертлар фикеренчә, бу ысул гына сайлау барышындагы барлык алдашу очракларыннан саклый алмый.
Миләүшә ЗАКИРОВА |
Иң күп укылган
|