|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.12.2011 Мәдәният
Казанда “Нур” татар театр студиясе ачылаМ. Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында “НУР” балалар татар театр студиясе ачыла. Студиянең сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган, Татарстанның халык, Г.Камал театрының әйдәп баручы артисты – Наилә ГӘРӘЕВА. “НУР” театр студиясенә татар телен белгән 7 яшьтән 12 яшькә кадәр балалар чакырыла. Заявкалар М.Сәлимҗанов исемендәге актерлар йорты Щапова урамы 37нче йорт адресы буенча 2012нче елның 13нче январенә кадәр кабул ителә, шулай ук, (843) 236 77 31 телефоны буенча да язылырга мөмкин. Театр студиясенең барлык дәресләре дә Актерлар йортында узачак. Беренче дәрес 2012нче елның 16 январендә була дип көтелә.
«Нур» студиясендә укыту өч төркем-юнәлештә алып барылачак: «Актерлык осталыгы нигезләре», «Ритмопластика» (Сәхнә хәрәкәте) һәм «Музыкаль тәрбия». Әлеге театр мәктәбендә үз эшенең остасы булган мастерлар белем бирәчәк, мәсәлән: Фирая Әкъбәрова, Татарстан Республикасының атказанган артисты, шулай ук, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты; Марсель Мәхмутов, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты; Мария Моргунова, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера балет театрының балет труппасы артисты; Әлфия Бикчәнтәева, Әүхадиев исемендәге Казан музыка ущилищасы мөгаллиме, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе.
“Нур” студиясендә укучылар, дәресләрдән кала, Казан театрлары спектакльләренә йөриячәкләр, сәхнә артына экскурсияләр ясап, театрлар эшчәнлеге, эчке төзелешләре хакында якыннанрак танышачаклар.
Фәрит Бикчәнтәев, Театр эшлеклеләре берлеге рәисе: "Бүгенге көндә Казанда рус телендә дәресләр алып барылган театр мәктәпләре күп. Шуңа да без балалар өчен татар театр студиясе ачуны үзебезнең бурычыбыз дип санадык. Анда Татарстанның танылган артистлары һәм әйдәп баручы уку йорларыннан мөгаллимнәр белем бирәчәк “Нур” студиясенең төп бурычы – төпле фикерле, актив, үз халкының сәгатен яратучы, сәгатьнең теләсә кайсы өлкәсендә эшләргә сәләтле булган кеше тәрбияләү".
* * *
Студиянең “НУР” дип аталуы безгә 1912нче елда легендар артистка Сәхибҗамал Гыйззатуллина-Волжская тарафыннан оештырылган икенче татар театр студиясен хәтерләтә. 1912нче елда оешкан “Нур”ның әйдәп баручы артистлары Бари Тарханов, Касим Шамил, Мөхтәр Мутиннар булган.
|
Иң күп укылган
|