|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2008 Мәгариф
МӘКТӘП «МИНИМУМЫ» — 828 СУММәктәп укучыларының “кесә” акчалары күләмен ачыклау максатында РФ Мәгариф министрлыгы заказы буенча 6560 респондент белән социологик сорашу үткәргәннәр. Аның нәтиҗәсе һәр баланың ай саен юлга уртача 155 сум акча сарыф итүен күрсәткән. Язу-сызу кирәк яраклары сатып алу өчен дә шул кадәр акча тотыла икән. Компакт-дисклар сатып алу, интернетка түләү, өйдәге компьютерга кирәк-яраклар сатып алу өчен гаиләдә бер балага уртача 230 сум акча тотыла. Өстәмә уку әдәбияты 144 сумга төшә. Укудан тыш вакытта күңел ачу, кинога йөрү, класс белән экскурсияләргә бару өчен дә шундый ук сумма акча тотыла. Нәтиҗәдә, аена уртача 828 сум килеп чыга. Укучының кекс, печенье, чипсы яки жвачка өчен күпме акча исраф итүен якынча исәпләп чыгарып була. Шулай итеп, шәһәр мәктәпләрендә укучыларның көнлек “кесә” акчасы 40 сумнан 150 сумга чаклы. Нигездә, ул акчаны замана баласы (1970-80 еллардагы яшьтәшләре кебек үк) туңдырма белән сыйланырга тота. Ә жвачка икенче урынны алып тора.
828 СУМ: Транспорт — 155 Язу-сызу кирәк-яраклары — 155 Компакт-дисклар, интернет, компьютер кирәк-яраклары — 230 Өстәмә уку өчен әдәбият — 144 Күңел ачу, экскурсияләр — 144
АЛТЫ ЯШЬТӘ — АЛТЫ ДОЛЛАР... Америка психологлары балаларга кесә акчасын аның яшенә карап бирергә кирәк, дип саный. Алты яшьлеккә атнасына — 6 доллар, ә 10 яшьлеккә — 10. Ә Германиянең балалар һәм яшьләр эшләре ведомствосы ата-ана баласына күпме акча бирергә тиеш икәнен күрсәтеп, махсус таблицалар да эшләгән. 2дән 5 яшькә чаклы бәләкәчләргә атнасына — 50шәр цент, 6-7 яшьлекләргә — 2 еврога чаклы, 15 яшьлек үсмергә аена — 25-30 евро, 17 яшьлеккә 40 евро бирү каралган. Шунысы кызык, әгәр бу күрсәткечләр үтәлмәсә, теләсә кайсы бала әлеге ведомствога рәсми шикаять яза ала. Ул чакта ата-анага штраф түләтәчәкләр. Кесәдә акча йөртү — барлык алман баласының хокукы. — Һәр дүшәмбедә улыма 5 евро бирәм, ул көндезге дүрткә чаклы укый. Төшке аштан тыш буфетта да тамак ялгап ала, — дип сөйли Гамбургта яшәүче 14 яшьлек Артурның әнисе. — Һәр ай башында ул миннән һәм дәү әнисеннән “тәмлүшкәләр” сатып алу өчен 10 евро акча ала. Гадәттә, ул бу акчаларны тотып бетерми, җыелгач аңа уеннар язылган дисклар сатып ала.
Рәзинә ИСМӘГЫЙЛЕВА |
Иң күп укылган
|