поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.11.2011 Аш-су

«Балтадан аш»

Борынны ярып кергән тәмле искә алданып, баскычтан күтәреләм. Тамакны туйдырып, көн яңалыкларын сөйләшә-сөйләшә чәй эчкән күренешне күз алдыма китереп, ирексездән елмаеп куям. Беренче кат, икенче, өченче... Менә хәзер, хәзер... Эх, булмады...

Авызга кабуга эреп китә торган коймакларны безнең бүлмәдә пешерәләрдер дигән яшерен өметем дүртенче катта өзелеп калды. Ачның ачуы яман булса, көне буе укып, ашарга вакыт тапмаган студентныкы икеләтәдер, мөгаен. Бөтен бишенче катны дер селкеткән музыка тавышы да, көлә-көлә телефоннан сөйләшкән күрше кызы да (шулай елмаерлык булгач, тамагы тук инде аның!) кызган табага май өстәгәндәй тәэсир итәләр. Бүлмәдәшләрем кайтмаган. Ашказанын тагын бераз түзәргә үгетләп, тамак туярлык берәр нәрсә әмәлләп атасы була инде.

 

Минем хәлемне үзләре тулай торакта яшәп, «студент шулпасы»н эчкәннәр генә аңлыйдыр. Заманабыз Мөхәммәт абый Мәһдиев әсәрләрендә тасвирланган еллардан шактый аерылса да, «Студентның һәрвакыт ашыйсы һәм йоклыйсы килә» дигән гыйбарә үз көчендә кала бирә. Бәхетеңне кәҗә сөзмәсә, йокыны автобуста теркелдәгәндә яисә укытучы күрмәгәндә арткы партада да туйдырып була аны. Ә менә ашау белән хәлләр катлаулырак. Әти-әниләр балаларын акчага тилмертмиләр, әлбәттә. Тик яшь чакта матур киенәсе, күңел ачасы, театр-кинога да йөрисе килә бит. Ике куянның да койрыгын тоту мөмкин эш түгел, шуңа күрә ашау (матурлык корбаннар сорый!) мәсьәләсен чын студентларча хәл итәргә кала.

 

Авылдан килгәннәргә рәхәт ичмасам: бәрәңгесен, итен, йомыркасын өйдән төяп җибәрәләр. Туган ягың якын булса, атна саен кайтып, запас туплап килә аласың. Дөя роленә керсәң-керәсең, аның каравы АШАРЫҢА була. Авылдан килгән күчтәнәчләр белән сыйланырга күршеләрне дә чакырасың. Тамак тук, кәеф шәп. Атнаның өченче-дүртенче көнендә суыткычның бушаганы сизелә башлый. Ашказанының моң-зарын бераз тыңлагач, «балтадан аш пешерү» ысуллары хутка китә.

 

Студентларның яратып һәм тәмен белеп әзерли торган традицион ашамлыгы – йомырка тәбәсе. Тик киребеткән ашказанына синең кем булуың мөһим түгел: көн саен бер үк ризыкны кабул итәргә теләми ул. Чын студент бәрәңгедән – 38, токмачтан 53 төрле ашамлык әзерли белә! Суган өстәсәң, «шедеврың»ның күләме геометрик прогрессия буенча үсә. Аш нәкъ әниең пешергәнчә булырга тиеш түгел бит инде, үзең уйлап чыгарсаң, тәмлерәк тә әле ул. Беркөнне бәрәңге ашы, икенче көнне токмачныкын, өченче көнне суган шулпасы әзерләргә мөмкин. Тоз-шикәрне, куе итеп ясалган чәйне зыянлы дип, үз-үзеңне тынычландырасың. Алардан башка да тамак туя бит.

 

Студентларның яхшы гадәте бар: әзерләгән ашамлыгын күршесе, таныш-белеше белән дә уртаклаша ул. Бер дә сыйлар әмәле калмаса, үзе белгән рецептларын булса да тәкъдим итә. Мин дә «кара көнгә» калдырылган берничә ысулны сезнең белән бүлешергә булдым.

 

«Көн һәм төн» бутерброды. Әлеге ризык туклыклы булуы белән җәлеп итә, арзанга да чыга. Юка гына («сабын опералары»ндагы кебек) итеп киселгән кара икмәккә шундый ук калынлыктагы ак күмәч куябыз. Бутерброд әзер (ә син нәрсә көткән идең?!). Кесә калынлыгыңны чамалап, араларына майонез сыласаң да була.

 

Йомырка ашы. Монысы – йомырка пешкән су. Ашы да, йомыркасы да булгач, әлеге ризыкны әзерләр алдыннан ашказаның буш булуы хәерлерәк.

 

Әлеге рецептлар гына ярамаса, студентлар принцибы буенча эш йөртергә тәкъдим итәм. Нинди дә булса чишелмәслек мәсьәлә алдында калсаң, кичекмәстән йокларга ят! Кем белә бит, бәлки, төшеңдә туйганчы сыйланырсың.


Фәнзилә МОСТАФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»