поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
17.09.2008 Мәдәният

ХӘЗЕР БАЛЕТКА ИСКИТМӘЛЕ АВЫЛ БАЛАЛАРЫ КИЛӘ

75 яшен тутырган даими авторыбыз Дамир ага Рәфыйков, Оренбург өлкәсендәге Сорочинск шәһәрендә яшәвенә карамастан, безне сокландырып, бер-бер артлы кызыклы әңгәмәләр оештыра. Шуларның чираттагысы – күренекле милләттәшебез, шәһәрдәшебез, атаклы балерина Нинель Юлтыева белән.

– Нинель апа, мин әтиегез Даут Юлтыйның тууына 115 ел тулуга багышлап  Оренбург өлкәсенең Красногвардия районындагы Юлтый авылында үткәрелгән тантанада катнаштым. Шуңа кагылышлы сорауларым бар иде.

 

– Сәламәтлегем какшап торганга, Юлтый авылына бара алмадым, ә сорауларыгызны рәхим итеп бирегез.

 

– 115 ел әллә ни түгәрәк дата түгел. Кем ниятләде икән бу чараны?

 

– Кем ниятләгәнен тәгаен әйтә алмыйм, Уфада исә бернәрсә дә үткәрелмәде. Красногвардия районы үзе оештыргандыр дип фаразлыйм. Чынлап та, түгәрәк дата түгел бит.

 

– Әтиегезне Сез бик кечкенә вакытта кулга алганнар. Аны хәтерлисезме?

 

– Аны кулга алганда мин инде мәктәптә укый идем һәм бу хәлне яхшы хәтерлим. Кайбер күренешләр бүгенгедәй исемдә.

 

– Әлеге тантана ару гына оештырылган иде: төрле яктан кунаклар, хакимият вәкилләре килгән; ә шул райондагы ике татар авылының берсеннән дә кеше чакырылмаган. Татарлар юк иде диюем. Әтиегез әллә татарлар белән аралашмый идеме?

 

– Сез татар ич, ә тантанага чакырылгансыз...

 

– Без анда Сорочинск шәһәр хакимияте башлыгы Гозәер әфәнде Шамбазов белән чакырылдык – Даут Юлтый безнең Сорочинскида татар мәдрәсәсен тәмамлаган, шул сәбәп булды. Шулай да әтиегезнең милли карашы нинди иде?

 

– Әтидә татарларга бернинди дә каршылык юк иде. Әни Бозаулык татары булгангамы, гаиләбездә гел татарча сөйләшенде. Әтигә бик күп зыялылар, җитәкчеләр килеп йөри иде – мин аларның башкортча сөйләшкәнен хәтерләмим.

 

– Уфада булгач, араларында башкортлар да булгандыр лабаса?

 

– Бар иде. Бигрәк тә әдипләр, артистлар күп килде. Тик алар һәммәсе дә татарча укыган, шуңа аларга татарча сөйләшү кулайрак булгандыр, күрәсең. Башкорт телендә сөйләшү авыр ич, фикерне җиткерү кыен. Күрәсең, шул сәбәп булгандыр.

 

– Әниегез башкортча белә идеме?

 

– Мин моңа җавап бирә алмыйм. Әмма аның башкортча сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Уфада кулланышта татар теле, ул татар шәһәре иде. Башкорт телен анда бик сирәк кулландылар. Безнең әни исә белемле, мәдәниятле ханым иде.

 

– Әтиегезнең якын дусларын, фикердәшләрен әй­тә аласызмы?

 

– Аның дуслары, фикердәшләре күп иде. Шулай да иң якыны Мәҗит Гафури булды. Безнең гаиләләр бер табактан ашап яшәде дисәм, арттыру булмастыр.

 

– Димәк, ике башкорт уртак тел тапкан?

 

– Мәҗит абый башкорт түгел, саф татар иде. Аның гаиләсе дә – татар гаиләсе.

 

– Алай булгач, нишләп соң Башкорт драма театрына татар әдибе исемен кушканнар?

 

– Аңа таң каласы түгел – Уфада театрны татар театры буларак оештырганнар. Анда һәрвакыт татарлар алдынгы булды. Менә хәзер Оренбургта эшләүче Рифкат Исрафиловны гына алыйк – ул үзе бер данлыклы шәхес. Шуңа күрә ул театрның татар әдибе исемендә булуы мантыйкка сыя.

 

– Нинель апа, өфелеләр Мәҗит Гафурины бөззең башыкорт диләр.

 

– Шулайдыр. Тик аннан ни мәгънә, кемгә файда...

 

– "Сәйяр" труппасын оештыручыларның берсе Вәлиулла Мортазин-Иманскийны да башкорт диләр, мин исә аның туганы.

 

– Шул шул менә, анда хәзер күпләр башкортка әйләнде.

 

– Үткәрелгән чарада бер башкорт түрәсе Сезне дә, Рудольф Нуриевны да башкорт биючесе дип тәк­рарлады.

 

– Алай икән! Ләкин мин үземне бервакытта да башкорт санамадым һәм мине татар балеринасы дип беләләр. Рудольф Нуриевка килгәндә, ул бөтен дөньяга "канатлы татар" исеме белән мәгълүм. Моңа тагын ни өстисең?!

 

– Бәлки Сезнең Ленинградта башкорт төркемендә укуыгызны, әүвәл Уфада эшләвегезне күз уңында тоталардыр?

 

– Ленинградтагы төркемгә килгәндә, анда башкортлар гына түгел иде. Галия Измайлова гомере буе Ташкентта эшләде, тик аннан беркем дә үзбәк ясамый, ул татар булып йөри. Гомумән, азмыни читтә эшләгән татар зыялылары?! Алар татар санала.

 

– Әтиегез репрессия корбаны булуга карамастан, Сез чит илләрдә йөрдегез. Коммунистлар хакимиятенең хәттин ашкан вакытында диюем.

 

– Ул вакытта инде әти акланган иде. Шулай да кара мөһер тиз генә җуелмады. Чит илгә җибәрергә эш белгән кеше кирәк. Мин исә ул вакытта дөньякүләм танылган балет остасы идем. Мине СССР Мәдәният министрлыгы җибәрде, министр үзе тәкъдим итте.

 

– Сез ышанычны аклый алдыгызмы?

 

– Четерекле сорау, мактану була.

 

– Шулай да?

 

– Әгәр акламасам, мине аннан соң да чит илгә җибәрерләр идеме?! Өстәвенә анда мин тәрбияләгән балет осталарыннан шушы көнгәчә котлаулар, тәбрикләүләр килеп тора.

 

– Исрафиловны искә алдыгыз. Без аның Уфадан Оренбургка ни сәбәпле күчеп китүенә һаман төшенә алмыйбыз.

 

– Моны мин дә аңлап бетермәдем. Тик шунысы хак: ул Оренбургның инде җан тәслим кыла язган Рус драма театрын дөньякүләм танытып өлгерде. Ә Уфада ул киткәннән бирле әллә ни зур казанышларга ирешә алганнары юк.

 

– Сез инде ничә еллар дәвамында балет осталары әзерләп, Казанны бер данлы үзәк итеп таныттыгыз. Бу – салпы якка салам кыстыру түгел, чынбарлыкны тану. Хәзерге катлаулы заманда хәлләрегез ничек?

 

– Һәр заманның үзенчәлеге бар. Элек тә кыенлыклар күп иде, хәзер дә шактый. Шулай да хәрәкәтләнсәң, эш бара. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди халкыбыз. Хәл кадәри эшлибез, кул кушырып утырган юк.

 

– Шулай да балет сән­гатендәге хәлләрне ничек бәяләр идегез?

 

– Кызганычка каршы, Муса Җәлил исемендәге театрдагы хәлләр сөенерлек түгел. Тик моңа замана үзгәрүне сәбәпче димәс идем. Андый хәлләр төрле театрларда элек тә булгалады.

 

– Гафу итегез, оныта язганмын: Ленинградта башкорт төркеме сугышка хәтле үк әзерләнде, шулай да Уфада балет Казанныкыннан алдынгы була алмады. Сәбәбе нәрсәдә?

 

– Уфада да уңышлы гына эшләүчеләр, ару гына биючеләр бар иде. Казаннан арттарак йөрүенең сәбәбе шул – Уфада мәдәният тирәсендә ниндидер ялгыш сәясәт алып барыла, минемчә. Анда мәдәният хезмәткәрләренә ирек җитмәде, иркенлек булмады. Тиеш түгелләрне күтәрергә омтылу, уңыш казанганнарга юл куймау гадәти хәл иде. Шул ук Исрафиловны гына алыйк. Китеп баручы ул гына булмады.

 

– Киләчәккә нинди өметләр бар, Нинель апа?

 

– Өметсез – шайтан, дигәннәр. Изге өметкә нигез юк димәс идем. Казанда балет белеме бирү югары дәрәҗәдә, укырга сәләтле яшьләр килә. Тир тамызып эшләргә кирәк.

 

– Килүчеләр арасында татар яшьләре бармы?

 

– Казанда татар яшьләре бик күп укыды, үзләрен сәләтле итеп танытты, уңышларга иреште... Әллә кайларга эшкә китеп урнашты. Кайда гына юк алар һәм араларында ниндиләре генә юк! Күңел әрни! Хәзер дә һөнәр үзләштерүче яшьләр арасында татарлар артта баручылардан түгел. Тик кайдагы сәхнәләрдә күрербез икән аларны? Кызыгы шунда: моңарчы балетка зыялыларның һәм түрәләрнең балалары килә иде. Хәзер исә авылдан, өстәвенә искитмәле сәләтлеләр килә.

 

– Йончыттым ахры, Нинель апа. Әниегезнең туган шәһәре Бозаулык татарларына, әтиегезнең туган авылы Юлтый башкортларына хәл-әхвәлләрегезне ирештерермен.

 

– Изге ниятегез өчен рәхмәт. Оренбурглыларга күп сәлам тапшырыгыз.


Дамир РӘФЫЙКОВ
Ватаным Татарстан
№ 196 | 16.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»