поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
01.11.2011 Язмыш

Рәнҗеш күсәге

Ике кыз җитәкләп чатыр чабып йөргән олы гына яшьтәге иргә, мин, әлбәттә, сокланып карадым. Аны инде балаларның әтиседер дип уйлау юк – оныклары белән мәш килүче бабайдыр дигән идем. «Әти, әти, әтекәй», – дип, муеныннан кечкенәсе кочып алгач кына ирнең бабай булмавы ачыкланды. Мин – кызымны, ул да кечкенә баласын таганга утыртып, атындыра башлагач, ничектер үзеннән-үзе гәпләшеп тә киттек. Таһир абыйга – 53 яшь, олы кызына – 5, кечкенәсенә 3 туласы. Икенче никахыдыр дип уйлап ялгышканмын – бәхет ирне әнә шулай соң эзләп тапкан икән.

– Яшь вакытта үзебезнең авыл кызлары белән йөреп туйгач, күрше авылдагы чуаш кызы белән йөреп киттем, – дип бәян итте миңа Таһир абый үз язмышын. – Чуашлар безнең кызлар кебек түгел – буш кайтармыйлар, кочаклары кайнар, телләре бал. Миңа, нәрсә, яшь чак – җүләр чак дигәндәй – шул гына кирәк. Баш тәмам әйләнде. Инәй, йөрмә, дип әйтеп карый, әти, талчыбык белән ярам, дип өркетә. Ә мин батыр, миңа барыбер. Шулай шәп кенә йөреп ятканда, армиягә чакыру кәгазе килде. Инәйләр җиңел сулады инде, имеш, армиядән йөреп кайтам да теге өстерәлчекне онытам. Оныттырмады ул кызый – армиягә язды, мин ике ел хезмәт итеп кайтуга, кочакка ташланды. Мин акрынлап өйләнү ягын караштыра башладым. Тиз генә туйлык мая тупларга кирәк, янәсе, якын-тирәдән шабашка белешә башладым. Мин аны тапкан да булыр идем, инәй авырып урын өстенә калды. «Ул йөргән кызыңның нәселе бозымчылар, улым, мине шул гына чиргә калдырды, ата-баба рухы өчен сорыйм: кит шуннан, тап үзеңә тиң ярны безнең диннән», – диде ул. Инәйнең ул сүзенә дә игътибар итмәгән булыр идем, мин очрашып йөргән Настя бертуктаусыз: «Әниеңнең хәле ничек соң, авырмыймы?» – дип сорап тора. Ул инде әнинең аны кабул итмәвен белә иде. Минем эчкә корт төште бит. Тукта әле, мәйтәм, сынап, ташлашыйк, дип әйтеп карыйм. Әгәр тыныч кына кабул итеп, миңа бәхет теләсә яки ташлама, дип өзгәләнеп еласа, ярата, әллә нинди сихер-михердә Настяның эше юк. Кичен, гадәттәгечә, матайга атланып, киттем моның янына. Келәттәге мәхәббәт уеныннан соң моңа җайлап кына әйтәм: «Нәчтүк, мин башканы ярата башладым, ахры. Үз уйларымны тәртипкә китерер, мөнәсәбәтләрне дә сынап карар өчен, берара очрашмый торыйк». Шул сүзләрдән соң нинди буран чыкты, мин сиңайтим! Бергә булган дүрт ел эчендә Нәчтүкнең болай тузынганын, зәһәрләнгәнен күргәнем юк иде. «Ах син, кабахәт, мин синең нәселеңне корытам, инәң буыннары сызлавыннан кәкрәеп үләчәк, бәхетең, мин җир йөзендә булганда, Каф тавы артына качачак...» Тагы әллә ниләр шунда. Киендем дә калган сүзен тыңлап тормый кайтып киттем.

 

– Димәк, сихер-михер диюләре хак булган?

 

– Инәй шул ятуыннан тормады, мескен. Сөякләрем тәмуг утларында яна бугай, дип ыңгырашып ята иде, бәгырькәем. Өшкерүче-төшкерүче карчыкларга да алып барып карадык, табиблар да карады: үтәр, диделәр, савыктыра алмадылар. Ун-унике ел яшәде, бахыр. Аннан бакыйлыкка күчте.

 

– Сез алар белән яшәдегезме?

 

– Юк, Настя белән аңлашудан соң авылдан чыгып киттем. Шул чыгып китүдән ике еллап кайтмадым да. Инәйләр белән дә хат аша гына язышып аралашып тордык.

 

– Әниегезгә дигән ләгънәте дөрескә туры килгән, сезгә дигәне...

 

– Миңа дигәне аның тагын да көчлерәк булды. Кая гына бармыйм, кая гына эшкә урнашмыйм, эшләрем гел кирегә китә иде. Юктан гына җәнҗал чыга, юктан гына өстемә нахак гаеп өелә. Неудачник, диләр бит әле – нәкъ шул инде. Төзелештә дә эшләп карадым, ерак юлга йөрүче шофер да булдым, кичке мәктәптә укып чыгып, урта сыйныф хезмәтендә дә көч куйдым. Очрашып йөргән кызларым да булды, тик күңел ятмады, хис кабынмады, чәчләр бәйләнмәде шунда. Бер сүз белән әйткәндә, тормыш төпкә китә башлады. Бер эше дә барып чыкмаган ир нишли инде – эчүгә сабыша, дөньясына үч итеп, начарлыклар кыла башлый.

 

– Тормыш төбе рәшәткә арты булмагандыр бит?

 

– Шул рәшәткә артына эләккәч кенә айныдым бугай инде, аракыдан да, тормыш сөременнән дә. Үз-үземә, моннан исән чыксам, Настяны эзләп табам, гафу үтенәм, дип сүз бирдем. Урлашу, сугышу өчен 4 ел чәпәгәннәр иде, ел ярым дигәндә, амнистиягә эләгеп, иреккә чыктым. Үз сүземдә торыйм, дип, авылга кайтып киттем, кичен, тәвәккәлләп, Настялар авылына киттем. Настялар капкасын 11 яшьлек малай ачты. «Мин Настяның малае, әнине бер атна элек җирләдек», – диде.

 

– Ул малай сезнеке булмагандыр бит?

 

– Юк, минеке түгел. Настя кияүгә чыккан, иренә ике бала табып, каты авырудан – рактан дөнья куйган иде.

 

– Аның: «Мин үлгәнче, бәхетең Каф тавы артында торыр», – дигән сүзе дөреслеккә чыккан, ахры?

 

– Әйе. Аның рәнҗеше (сихер-бозымы дип әйтәсем килми, мин андый нәрсәгә хәзер дә ышанмыйм) мине ничәмә-ничә еллар бәхетсезлек илендә яшәткән булган. Настяның каберенә баргач, мин ихлас күңелдән кичерү сорадым. Бу вакытта мин инде 47 яшьлек ир уртасы идем.

 

– Настяны яраттыгызмы сез?

 

– Юк. Ул тән яратуы гына булган. Мин аның шулай икәнен хатыным Зиләне очраткач кына аңладым. Зиләне ярату ул башка иде – анда кайнар төннәр дә мөһим түгел, анда яраткан кешеңнең гомумән бар булуы, син яшәгән җирдән атлап йөрүе мөһим. Шул бер хистән генә син тилереп, бәхеткә кинәнеп йөрисең. Ярату ул башка, ул – югары хис.

 

– Настя үлеменнән соң бар да җайланды, алайса?

 

– 48 яшемдә Зиләне очраттым, эшкә урнаштым, шактый гына мантыдым, дисәм дә була. Зилә минем үткән тормышыма бервакытта да каныкмады – миңа торып басарга, кеше булырга ярдәм итте. Без хәзер икәүләп бер фирмада эшлибез. Эшләгәнебез яшәребезгә җитә. Менә күргәнегезчә, ике җимеш тә үсеп килә.

 

– Үткән тарихтан бары ачы сабак кына калдымы?

 

– Кешене рәнҗетеп китәргә ярамый, моны һәр кеше мыегына чорнасын иде. Үпкә җилгә оча ул, рәнҗеш исә адәм башына төшә. Минем башка ул утыз еллык күсәк булып төште. Әле ярый, Ходай Тәгалә пыскып сүнәрлек кисәү итмәде – миңа да бәхетле булырга, балаларымның менә шулай чыркылдашуын күрергә насыйп итте.

 

Ир ике кызы белән китеп баргач та, аның тарихыннан айный алмадым: дөнья дигәннәре, ай-яй, әллә ничә катлы икән лә, бер арты да бер алды белән борыла икән шул...


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»