поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.10.2011 Дин

Тарихи мәчет – шәһәр күрке

19 октябрьдә Самара мөселманнары Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәчетнең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

1891 елда Сембер бае Тимербулат Акчурин тарафыннан төзелгән бу мәчет тиз арада Самара шәһәре татарлары арасында шөһрәт казана. 1902 елда мәчеткә имам булып килгән Мөхәммәтфатыйх Мортазин эшли башлагач, Аллаһы йорты татар тормышының үзәгенә әверелә. Биредә балалар өчен мәктәп, имамнар әзерләү өчен мәдрәсә ачыла. Мөхәммәтфатыйх Мортазин татар телендә “Икътисад” дип аталган калын журнал чыгара башлый. Анда татарларга сәүдә итү, эш башлап җибәрү өчен кирәкле мәгълүматлар белән беррәттән Рәсәй сәнәгате, авыл һәм урман хуҗалыгы, икътисад өлкәләренә кагылышлы эшлекле материаллар бастырыла һәм губерниягә генә түгел, Рәсәйнең башка төбәкләренә дә таратыла. Анда Самара татарлары тормышын яктырту өчен дә урын табыла. Мөхәррир Алексей Толстой, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан кебек кешеләр белән очраша, хатлар алыша.

 

Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм мәхәлләнең актив кешеләре Мәхмүт Баишев, Алихан Букейханов шәһәрнең сәяси тормышында да катнашалар, хәйрия эшләре белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта мәчетне үзгәртеп кору, аңа манара кую эшләре белән дә йөриләр.

 

Кызганычка, революция бу эшләргә чик куя. Егерменче еллар ахырында Совет хөкүмәте дингә каршы көрәш башлый. Ничек кенә Советлар хөкүмәтенә ярарга тырышсалар да, руханилар мәчетне саклап кала алмыйлар. Коммунистлар аны ябалар һәм мәчет бинасын балалар бакчасына бирәләр, ә Мөхәммәтфатыйх Мортазинны, хөкем ителгән имамнар өчен хәйрия җыйганга, сөргенгә җибәрәләр. Ул аннан тиз арада кайта, ә 1937 елда аны һәм тагын кырыклап татар кешесен янә кулга алалар һәм “контрреволюцион ислам оешмасы” оештыручылар исемен тагып, атып үтерәләр...

 

Мәчет балалар бакчасы булып 90нчы елларга кадәр хезмәт итә. Ә инде үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Самара өлкә мөхтәсибәте идарәсе 30нчы елларга кадәр мөселман өммәте милке булып саналган биналарны кайтару эшен башлап җибәрә. Әмма Җәмигъ мәчетен төзү мәшәкатьләре бу эшне тоткарлый. Тик 2003 елда гына Тарихи мәчет комплексы кайтарылу турында карар чыга, ә 2005 елда биредә бишенче санлы мәхәллә барлыкка килә.

 

Менә шулай илебезнең шаулы чоры аша үтеп, Тарихи мәчет XXI гасырга аяк басты. Ул бүген элеккеге төсен алган: биредә яхшы ремонт ясалган, хәтта китапханә һәм музей да булдырылган. Имам Әүхәдетдин Канюкаев, Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингин мәхәлләләрен ишәйтү өстендә эш алып баралар, мәдрәсә бинасын ремонтлау, мәктәп, балалар бакчасы ачу, милли-мәдәни үзәк төзү хыялы белән яшиләр.

 

Бәйрәмгә җыелган мөселманнарны шушы зур бәйрәм белән котларга килгән Самара өлкә хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Иван Скрыльник халыкка губернатор Владимир Артяковның котлау сүзләрен җиткерде. “Бүген Тарихи мәчет архитектура истәлеге буларак шәһәребезнең бер бизәге. Бу бинаны төзекләндереп, сез тарихны саклыйсыз. Мәчетнең халыкка тагын күп еллар хезмәт итүен теләп, мөселманнарны шушы зур бәйрәм белән котлыйм һәм кылган догаларыгызның кабул булуын телим”, - диелгән губернаторның котлау адресында.

 

Шәһәр башлыгы урынбасары Игорь Кондручев, өлкә хөкүмәтенең дини сәясәт буенча баш консультанты Дмитрий Грешнов, Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та, Казан мәчете имам-хатыйбы Сөләйман Зарипов, Ширван Керимов мөселман динендә булган милли автономияләрнең җитәкчеләре исеменнән халыкны һәм мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинны бәйрәм белән котлап, бу мәчеттә милләтара толерантлык кына түгел, ә, бәлки, дуслык мөнәсәбәтләре дә урнашуын теләделәр.

 

Әйе, мәчетләребез татарлар өчен генә түгел, башка милләт мөселманнары өчен дә Аллаһы йорты булып хезмәт итә хәзер. Тик шулай да, Тарихи мәчеттә дә, башка мәчетләребездә дә татар мөселманнары саны арта барса, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазинның, аның кебек дин юлында гомерләрен фида кылган руханиларыбызның рухы тагын да шат булыр иде, дип ышанам.

 

Рәсемдә: (сулдан уңга), Игорь Кондручев, Иван Скрыльник, Вагыйз Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 43 | 22.10.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»